Евсевий Кесарийский
(б. э. як. 260 — як. 340) Тарихчы, галим һәм теолог. Ул, күрәсең, Кайсариядә (Исраил) туган. Евсевий чиркәү тарихчысы буларак билгеле булып киткән.
Ул шулай ук Евсевий Кесарийский һәм Евсевий Памфил дип аталган. Аны шулай дип Кайсариядәге чиркәү күзәтчесе Памфил хөрмәтенә атаганнар. Б. э. якынча 313 елында Евсевий Кайсариядә епископ булып киткән.
Евсевий хезмәтләре Изге Язмаларны тикшерүчеләр өчен бик файдалы. Алар бу хезмәтләрне Изге Язмаларда искә алынган кайбер географик урыннарны билгеләү өчен һәм Изге Язмаларның кайбер китаплары турында мәгълүмат алыр өчен куллана. Евсевийның «Чиркәү тарихы» дигән хезмәте б. э. якынча 324 елында чыккан һәм чиркәүнең иң мөһим һәм иң борынгы тарихы дип санала. Бу хезмәт хронологик тәртиптә беренче мәсихчеләрнең рәсүлләр вакытыннан алып Евсевий көннәренә кадәрге тарихын үз эченә ала. Евсевийның сүзләре буенча, мәсихчеләр, б. э. 70 елында Иерусалим җимерелгәнче, шәһәрдән һәм Яһүдия җиреннән Перея өлкәсендәге (Үрдүннең икенче ягы) Пелла шәһәренә качкан («Чиркәү тарихы», III том, 3). Аның хәбәре мәсихчеләрнең Гайсә кисәтүенә колак салганнарын раслый. Ул болай дип кисәткән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч... яһүдиядәгеләр тауларга качсын» (Лк 21:20—22).
Мәсих үз Атасына буйсына дигән карашта торганга, Евсевийны чиркәүдән чыгарганнар. Әмма б. э. 325 елында үткән Никея соборында ул капма-каршы караш яклы булып киткән, шуңа күрә чиркәүгә кайтарылган булган. Шуннан соң Евсевий император Константин I нең дини киңәшчесе булып хезмәт иткән һәм аның Мәсих һәм Ата бер дигән тәгълиматны таратырга тырышлыкларын хуплаган. Константин үлгәннән соң, Евсевий «Константинның тормышы» дип аталган хезмәт язган. Бу хезмәтне панегирик, ягъни мактау, дип атап була.
Евсевийның Никеядә үз карашын үзгәрткәне, күрәсең, аның күбрәк Изге Язмалардагы хакыйкать турында түгел, ә үз дәрәҗәсе турында кайгыртканын күрсәткән.