Җәфалану баганасы
Грекча стауро́с. Тек куелган бүрәнә яки колга. Андый баганада Гайсәне җәзалап үтергәннәр. Бу грек сүзе Мәсихкә кадәр күп гасырлар дәвамында мәҗүсиләр дини символ итеп кулланган хачны аңлата икәненә һичнинди дәлил юк. «Җәфалану баганасы» дигән сүзтезмә грек сүзенең тулы мәгънәсен белдерә, чөнки стауро́с сүзе Гайсәнең шәкертләре газап, җәфа чигәчәген һәм мәсхәрәгә дучар булачагын күрсәтер өчен дә кулланылган (Мт 16:24; Ев 12:2). Багана к.