МАРК
Аңлатмалар. 1 нче бүлек
Марк: Бу исем Маркус дигән латин исеменнән барлыкка килгән. Марк Рс 12:12 дә «Яхъя» дип атала; бу аның Рим исеме булган. Аның әнисе Мәрьям Иерусалимда яшәгән һәм беренче шәкертләрнең берсе булган. Марк дип аталган Яхъя «Барнабның туганы» булган (Кл 4:10); Марк Барнаб белән, шулай ук Паул һәм башка беренче мәсихче миссионерлар белән сәяхәт иткән (Рс 12:25; 13:5, 13; 2Тм 4:11). Бу Яхшы хәбәрнең язучысы кем икәнлеге аның үзендә әйтелмәсә дә, б. э. II һәм III гасырларындагы язучылар бу Яхшы хәбәр Маркныкы дип күрсәткән.
Марк бәян иткән Яхшы хәбәр: Яхшы хәбәрне бәян итүчеләр үзләрен үз хәбәрләренең язучысы дип күрсәтмәгән, һәм андый исемнәрнең төп нөсхәдә булмаганы ап-ачык. Марк бәян иткән Яхшы хәбәрнең кайбер кулъязмаларында Эуанге́лион ката́ Ма́ркон («Марк бәян иткән Яхшы хәбәр [яки «Инҗил»]») дигән исем очрый, ә башкаларында Ката́ Ма́ркон («Марк бәян иткән») дигән кыска исем кулланыла. Андый исемнәрнең кайчан өстәлгәнен я кайчан куллана башлаганнарын төгәл әйтеп булмый. Кайберәүләр уйлаганча, бу б. э. икенче гасырында булган, чөнки озын исем кулланылган Яхшы хәбәр кулъязмалары икенче гасырның азагына я өченче гасырның башына карый. Марк китабы «Гайсә Мәсих — Аллаһы Улы турындагы яхшы хәбәрнең башы» дигән сүзләр белән башлана. Кайбер галимнәр әйтүенчә, шушы сүзләр, бәлки, бу хәбәрләрне сурәтләр өчен, ни өчен «инҗил» (сүзгә-сүз «яхшы хәбәр») дигән төшенчә кулланылганына сәбәп булгандыр. Андый исемнәрне язучының исеме белән бергә, бәлки, гамәли сәбәпләр аркасында куллана башлаганнардыр. Шулай итеп китапларны төгәл билгеләп булган.
Гайсә Мәсих... турындагы яхшы хәбәрнең: Грек телендәге бу сүзтезмәне «Гайсә Мәсихнең... яхшы хәбәре» дип тә тәрҗемә итеп булыр иде, ягъни Гайсә игълан иткән яхшы хәбәр.
Аллаһы Улы: Кайбер кулъязмаларда «Аллаһы Улы» дигән сүзләр төшереп калдырылса да, бу озынрак укылышны күбрәк кулъязмалар раслый.
яхшы хәбәрнең: Мт 4:23; 24:14 кә аңлатмаларны һәм сүзлекне кара.
Ишагыя пәйгамбәр болай дип язган: Бу сүзләрдән соңгы өземтә — Мл 3:1 һәм Иш 40:3 тән алынган пәйгамбәрлекләр. Бу ике пәйгамбәрлек тә Чумдыручы Яхъяга карата кулланыла. Малахидан алынган өзекне Ишагыя сүзләреннән җәяләр аерып тора; Ишагыядән өземтә 3 нче шигырьдән башлана һәм Яхъя хәбәренең эчтәлеген ассызыклый. Малахидан өземтә Яхъяның хәбәрче буларак роленә игътибар итә. Монда бөтен өземтә Ишагыянеке дип язылган, чөнки нәкъ Ишагыядән китерелгән өзеккә басым ясарга кирәк булгандыр.
Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иду́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.
Йәһвә: Иш 40:3 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.) Марк бу пәйгамбәрлекне «Чумдыручы Яхъяның» (Мк 1:4) Гайсәгә юлны әзерләр өчен башкарган эшләренә карата куллана. (Мт 3:3; Ях 1:23 кә аңлатмаларны кара.)
Аның юлларын тигезләгез: Мт 3:3 кә аңлатманы кара.
чүлдә: Ягъни Яһүдия чүле. (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)
Чумдыручы: Яки «Суга чумдыручы; Суга батырып алучы». Монда һәм Мк 6:14, 24 тә кулланылган хо бапти́зон дигән грек сыйфат фигыле «чумдыручы берәү» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Аның грек телендәге исем формасы баптисте́с Мк 6:25; 8:28 дә һәм Маттай белән Лүк хәбәрләрендә очрый. Бу ике форма бер-берсеннән бераз гына аерылып торса да, бер үк мәгънә йөртә. Шуңа күрә төп нөсхәдә Мк 6:24, 25 тә алар синонимнар буларак кулланыла. (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)
тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә: Сүзгә-сүз «тәүбә итү суга чумдырылуы». Суга чумдырылу гөнаһларны юып бетермәгән. Яхъя суга чумдырган кешеләр халык алдында Канунга каршы кылган гөнаһларыннан тәүбә итеп, үз тәртипләрен үзгәртергә тәвәккәл икәннәрен күрсәткән. Андый караш аларны Мәсихкә алып барырга ярдәм иткән (Гл 3:24). Шулай итеп Яхъя кешеләрне «Аллаһыдан килгән коткаруны күрергә» әзерләгән. (Лк 3:3—6; Мт 3:2, 8, 11 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Суга чумдырылу»; «Тәүбә итү» кара.)
Бөтен... бар халык: Монда «бөтен» һәм «бар» дигән сүзләр гипербола буларак кулланыла; бу Яхъяның вәгазе зур кызыксыну уяткан икәненә басым ясый. Бу Яһүдиядә һәм Иерусалимда яшәүче һәр кеше Яхъяны күрергә килгән дигәнне аңлатмый.
үз гөнаһларын ачык таныдылар: Мт 3:6 га аңлатманы кара.
суга чумдырып алды: Яки «суга чумдырды; суга батырып алды». (Мт 3:11 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Суга чумдырылу» кара.)
дөя йоныннан кием: Мт 3:4 кә аңлатманы кара.
саранча: Мт 3:4 кә аңлатманы кара.
кыр балы: Мт 3:4 кә аңлатманы кара.
көчлерәк: Мт 3:11 гә аңлатманы кара.
аяк киеменең: Мт 3:11 гә аңлатманы кара.
сезне суга чумдырдым: Яки «сезне чумдырдым». (Мт 3:11 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Суга чумдырылу» кара.)
сезне изге рухка чумдырыр: Яки «сезне изге эш итүче көчкә чумдырыр». Монда Чумдыручы Яхъя Гайсәнең яңа нәрсә кертәчәге: изге рухка чумдырачагы турында хәбәр итә. Аллаһы рухына чумдырылганнар аның рух белән тудырылган уллары булып китә; алар күктә яшәргә һәм җир өстеннән патшалар булып идарә итәргә мөмкинлек ала (Ач 5:9, 10).
Шул көннәрдә: Лк 3:1—3 буенча, Чумдыручы Яхъя «кайсар Тиберий хакимлегенең 15 нче елында», ягъни б. э. 29 елының язында хезмәт итә башлаган. (Лк 3:1 гә аңлатманы кара.) Якынча алты ай үткәч, б. э. 29 елының көзендә Гайсә Яхъя янына суга чумдырылу үтәргә килгән. (А7 кушымт. кара.)
күтәрелү белән: Грек сүзе эути́с Марк китабының 1 нче бүлегендә 11 мәртәбә очрый, һәм бу аларның беренчесе (Мк 1:10, 12, 18, 20, 21, 23, 28—30, 42, 43). Бу грек төшенчәсе контекст буенча «-у/-ү белән; тоткарланмыйча; шунда ук» дип тәрҗемә ителә. Маркның үзенең яхшы хәбәрендә бу төшенчәне еш — 40 тан күбрәк тапкыр куллануы аның хәбәрен тере итә һәм аңа ашыгычлык хисе өсти.
күкләрнең: Мт 3:16 га аңлатманы кара.
күкләрнең ачылуын: Аллаһы, күрәсең, Гайсәгә күктәге нәрсәләрне аңларга мөмкинлек биргән. Һәм, бәлки, шул мизгелдә Гайсә үзенең күктәге, җиргә килгәнчегә кадәрге тормышын исенә төшергәндер. Гайсәнең суга чумдырылганнан соң әйткән сүзләреннән, аеруча аның б. э. 33 елындагы Пасах бәйрәме үткәрелгән төнне чын күңелдән әйтелгән догасыннан күренгәнчә, ул шуннан бирле үзенең җиргә килгәнчегә кадәрге тормышы турында инде белгән. Ул дога шулай ук аның Атасыннан ишеткәннәрен, Атасы кылган нәрсәләрне һәм күктә ия булган данын исенә төшергәнен күрсәтә (Ях 6:46; 7:28, 29; 8:26, 28, 38; 14:2; 17:5). Бу хатирәләр Гайсә күңелендә ул суга чумдырылып, майланган вакытта яңаргандыр.
үзенә: Яки «үз эченә», ягъни аның эченә керде.
күгәрчен рәвешендә: Күгәрченнәрне изге хезмәттә дә кулланганнар, һәм алар символик мәгънә дә белдергән. Аларны корбан итеп китергәннәр (Мк 11:15; Ях 2:14—16). Алар мәкерсезлек һәм сафлык символы булган (Мт 10:16). Нух көймәдән очырып җибәргән күгәрчен кире әйләнеп кайтып, томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын китергән. Бу туфан суларының кимегәнен (Яр 8:11) һәм ял итү, тынычлык вакыты якын икәнен күрсәткән (Яр 5:29). Шуңа күрә, Гайсә суга чумдырылганда, Йәһвә күгәрченне, бәлки, аның Мәсих буларак роленә игътибар итәр өчен куллангандыр. Мәсих, Аллаһының саф һәм гөнаһсыз Улы, үз гомерен кешелек өчен корбан итәргә һәм үзенең Патша булып идарә итүе вакытында булачак ял итү һәм тынычлык чоры өчен нигез салырга тиеш булган. Аллаһы рухы, ягъни эш итүче көче, Гайсәгә, ул суга чумдырылганда, төшкәндә, бәлки, пырылдап очып үз оясына якынлашкан күгәрченгә охшаш булгандыр.
күрде: Яхъя 1:32, 33 тә күрсәтелгәнчә, Чумдыручы Яхъя да моны күргән, ләкин Марк хәбәрендә, күрәсең, Гайсәнең күргәннәре язылган.
күкләрдән... тавыш килде: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — беренчесе. (Мк 9:7; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)
Син минем... Улым: Рухи зат булганда, Гайсә Аллаһының Улы булган (Ях 3:16). Кеше булып туганнан бирле, Гайсә, нәкъ Адәм камил булгандагы кебек, «Аллаһының улы» булган (Лк 1:35; 3:38). Әмма монда Аллаһының сүзләре Гайсәнең кем булуын күрсәтүдән күбрәкне аңлата кебек. Беррәттән изге рух та иңгәнгә, Аллаһы бу сүзләре белән, күрәсең, шуны күрсәткән: Гайсә исемле кеше аның рух белән тудырылган Улы булып киткән, ягъни ул күктәге тормышка кайтырга өмет белән яңадан туган, һәм Аллаһының билгеләнгән Патшасы һәм Баш рухание булыр өчен изге рух белән майланган. (Ях 3:3—6; 6:51; шулай ук Лк 1:31—33; Ев 2:17; 5:1, 4—10; 7:1—3 белән чагыштыр.)
мин сине хуплыйм: Яки «мин синнән канәгать; син миңа рәхәтлек китерәсең». Шул ук сүзтезмә Мт 12:18 дә кулланыла; анда вәгъдә ителгән Мәсих турында сүз барган Иш 42:1 дән өземтә китерелә. Изге рухның иңүе һәм Аллаһының үз Улы турындагы сүзләре Гайсәне вәгъдә ителгән Мәсих итеп ап-ачык күрсәткән. (Мт 3:17; 12:18 гә аңлатмаларны кара.)
рух аны... китәргә дәртләндерде: Яки «эш итүче көч аны китәргә этәрде». Грек сүзе пне́ума монда Аллаһы рухын аңлата; бу рух, кешене Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндереп, этәргеч көч булып эш итә ала. (Лк 4:1; сүзлектән «Рух» кара.)
Шайтан: Мт 4:10 га аңлатманы кара.
кыргый хайваннар: Гайсә көннәрендә дөньяның бу төбәгендә бүгенге көнгә караганда күбрәк кыргый хайваннар яшәгән. Шул чүл кабан дуңгызы, сыртлан, леопард, арыслан һәм бүреләрнең яшәү урыны булган. Марк кына үзенең Яхшы хәбәрендә ул өлкәдә кыргый хайваннарның булганын искә ала. Ул күрәсең, үз хәбәрен башлыча Яһүд булмаган укучылар өчен, шул исәптән римлылар һәм башкалар өчен язган; аларның күбесе, бәлки, Исраилнең географиясе белән таныш булмагандыр.
Билгеләнгән вакыт килде: Бу контекстта «билгеләнгән вакыт» (грекча кайро́с) Гайсәнең җирдәге хезмәте башланган вакытны аңлата, шулай итеп кешеләргә яхшы хәбәргә иман итәргә мөмкинлек бирелгән булган; бу вакыт Язмаларда алдан әйтелгән булган. Шул ук грек сүзе Гайсәнең хезмәте китергән тикшерү вакытын (Лк 12:56; 19:44) һәм аның үлеменә «билгеләнгән вакытны» күрсәтер өчен кулланыла (Мт 26:18).
Аллаһы Патшалыгы: Төп нөсхәдә бу сүзтезмә Марк бәян иткән Яхшы хәбәрдә 14 мәртәбә очрый, Маттай бу сүзтезмәне 4 мәртәбә (Мт 12:28; 19:24; 21:31, 43), ә «күкләр Патшалыгы» дигән параллель сүзтезмәне якынча 30 тапкыр куллана. Патшалык Гайсә вәгазенең темасы булган (Лк 4:43). Дүрт Яхшы хәбәрдә Патшалык сүзе 100 дән күбрәк тапкыр искә алына, аларның күбесе Гайсә сүзләрендә очрый. (Мт 3:2; 4:17; 25:34 кә аңлатмаларны кара.)
Гәлиләя диңгезе: Мт 4:18 гә аңлатманы кара.
ятьмәләрен салучы: Мт 4:18 гә аңлатманы кара.
балыкчылар: Мт 4:18 гә аңлатманы кара.
кеше тотучылар: Мт 4:19 га аңлатманы кара.
аңа ияреп киттеләр: Мт 4:20 гә аңлатманы кара.
Зебеди: Мт 4:21 гә аңлатманы кара.
Ягъкуб белән Яхъяны: Мт 4:21 гә аңлатманы кара.
ялчылары белән бергә: Марк кына Зебеди һәм аның улларының балык тоту эшендә «ялчылары» булганын искә ала. Петер, күрәсең, аларның бу эштә хезмәттәше булган һәм Марк язганнарның күбесен үз күзләре белән күргән; Марк бу мәгълүматны аннан алгандыр. (Лк 5:5—11; шулай ук «Марк китабына кереш сүз» дә кара.) Зебеди һәм аның улларының кешеләрне яллаганы һәм, Лүк хәбәре буенча, аларның бердән күбрәк көймәсе булганы аларның эше үңышлы барганын күрсәтә. (Мт 4:18 гә аңлатманы кара.)
Кәпернаумга: Мт 4:13 кә аңлатманы кара.
синагогага: Сүзлекне кара.
аның өйрәтүенә: Бу сүзтезмә Гайсәнең өйрәтү рәвешен, өйрәтү ысулларын аңлата; моңа аның өйрәтүләре дә кергән.
канунчылар кебек түгел: Канунчылар гадәттә хөрмәтле раввиннарның сүзләренә нигезләнеп өйрәткән. Гайсә исә, Йәһвәнең вәкиле — хакимлеккә ия булган зат — кебек үз өйрәтүләрен Аллаһы Сүзенә нигезләп сөйләгән (Ях 7:16).
җен: Сүзгә-сүз «нәҗес рух». «Нәҗес рух» сүзтезмәсе җеннәрнең әхлакый һәм рухи нәҗеслегенә басым ясый һәм шулай ук аларның кешеләргә нәҗес тәэсир ясаганын күрсәтә.
ул... кычкырды: Монда әйтелгән кеше, 24 нче шигырьдә язылган сүзләрне кычкыргач, Гайсә нәҗес рухны — шул кешене сөйләргә мәҗбүр иткән җенне шелтәләгән (Мк 1:25; Лк 4:35).
сиңа бездән нәрсә кирәк?: Мт 8:29 га аңлатманы кара.
бездән... [...] Мин: 23 нче шигырьдә бер генә җен искә алынганга, бу кешене үз хакимлегендә тоткан шул җен, күрәсең, күплек санда «бездән» диеп, башка җеннәрне дә күздә тота, ә аннары берлек санда «мин» диеп, үзе турында гына әйтә.
Дәшмә: Сүзгә-сүз «Борынчык ки». Бу җен Гайсәнең Мәсих булганын белсә дә һәм аны «Аллаһының Изгесе» дип атаса да (24 нче шиг.), Гайсә җеннәргә үзе турында шаһитлек бирергә рөхсәт итмәгән (Мк 1:34; 3:11, 12).
Шимунның каенанасы: Лк 4:38 гә аңлатманы кара.
авырудан кызышып ята: Лк 4:38 гә аңлатманы кара.
кояш баегач: Кояш баегач, шимбә көне тәмамланган. (Лв 23:32; Мк 1:21; Мт 8:16; 26:20 гә аңлатмаларны кара.) Хәзер инде бөтен яһүдләр, тәнкыйтьләүдән курыкмыйча, үз авыруларын савыктырырга китерә алган. (Мк 2:1—5; Лк 4:31—40 белән чагыштыр.)
авыруларны һәм җенле кешеләрне: Җеннәр кайвакыт үз хакимлегендәге кешеләрне берәр нинди физик авырудан җәфаланырга мәҗбүр иткән (Мт 12:22; 17:15—18). Әмма Изге Язмалар гади авыруны җен китергән зыяннан аерып күрсәтә. Кешеләр авыруларының сәбәбе нинди генә булмасын, Гайсә аларны савыктырган (Мт 4:24; 8:16; Мк 1:34).
бөтен шәһәр: Марк 1:5 тәге «бөтен» һәм «бар» дигән сүзләр кебек, монда да «бөтен» дигән сүз, күрәсең, гипербола буларак кулланыла. Ул күп санлы кешене яхшы сурәтли.
алар аның Мәсих икәнен белә иде: Кайбер грек кулъязмаларында «алар аны белгән» дип әйтелә; моны «алар аның кем икәнен белгән» дип тәрҗемә итеп була. Параллель хәбәрдә Лк 4:41 дә: «Алар аның Мәсих булуын белә иде»,— диелә.
барысы да: Күрәсең, бу гипербола, һәм ул Гайсәне күп кешенең эзләгәнен ассызыклар өчен кулланыла.
бөтен Гәлиләя буйлап... вәгазьләп: Бу Гайсәнең Гәлиләя буйлап беренче вәгазь сәяхәтенең башлануын күрсәтә; ул үзенең яңа гына сайлаган дүрт шәкерте: Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән сәяхәт иткән. (Мк 1:16—20; А7 кушымт. кара.)
махаулы: Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.
тезләнеп: Борынгы вакытларда Якын Көнчыгышта тезләнү, аеруча дәрәҗәсе югарырак кешеләргә берәр үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, хөрмәт билгесе дип саналган. Яхшы хәбәр язучылардан Марк кына бу очракка карата шушы төшенчәне кулланган.
кызганып: Яки «жәлләп». (Мт 9:36 га аңлатманы кара.) Изге Язмаларның берничә хәзерге тәрҗемәләрендә «ярсып (ачуланып)» диелә. Әмма «кызганып (жәлләп)» дигән язылыш күпчелек борынгы кулъязмаларда, шул исәптән, борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда очрый. Шулай ук контекст та Гайсәнең бу очракта ачуланганын түгел, ә кызганганын раслый.
аңа кагылып: Мт 8:3 кә аңлатманы кара.
Телим: Мт 8:3 кә аңлатманы кара.
берәүгә дә берни сөйләмә: Гайсә, күрәсең, бу әмерне үз исемен данларга теләмәгәнгә биргән. Һәм шулай ук ул моны игътибарны Йәһвә Аллаһыдан һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрдән читкә юнәлтмәс өчен эшләгән. Аның шулай эш итүе Иш 42:1, 2 дәге пәйгамбәрлек сүзләрен үтәгән; анда Йәһвәнең хезмәтчесе «урамда үз тавышын ишетерлек итмәс» диелә, ягъни ул үзенә артык игътибар җәлеп итмәс (Мт 12:15—19). Гайсә «кешеләр күрсен дип... төп юлларның чатларында» дога кылырга яраткан икейөзле кешеләрне хөкем иткән, ә аның басынкы карашы аларныкына капма-каршы булган (Мт 6:5). Гайсә, күрәсең, кешеләрнең үзенең Мәсих булуына үз могҗизалары турындагы шаккатыргыч хәбәрләр нигезендә түгел, ә ышанычлы дәлилләр нигезендә инануларын теләгән.
руханига барып күрен: Муса кануны буенча, берәр махаулының савыкканмы, юкмы икәнен рухани тикшерергә тиеш булган. Савыккан махаулыга гыйбадәтханәгә барып, корбанга Муса кушканны китерергә кирәк булган (Лв 14:2—32).