Эфестәге театр һәм аның әйләнә тирәсе
Бу видеороликта күрсәтелгән театр 25 000 кешене сыйдыра алган. Ул Паул көннәрендә Кече Азиядә иң зур театр булган. Бу театр Эфеснең ике төп юлының чатында урнашкан булган һәм шәһәр халкының тормышында мөһим роль уйнаган. Рим театрлары театраль тамаша күрсәтер өчен генә түгел, ә шулай ук сүз көрәштерер өчен кулланылган. Димитер исемле бер көмешче һәм башка һөнәрчеләр халыкны Паулга каршы күтәргәч, кешеләр Паулның юлдашларын нәкъ бу театрга өстерәп китергән (Рс 19:23—29).
1. Театр
2. Агора
3. Аркадий юлы
4. Гимназия (б. э. беренче гасырының азагында төзелгән)
Шушы шигырь(ләр) белән бәйле: