Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w04 1.9. 30-31 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Никах — яратучы Аллаһының бүләге
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Тормыш иптәше сайлаганда Алла җитәкчелеге
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Ни өчен Аллаһы үз хезмәтчеләренә имандашлары белән генә никахлашырга кушкан?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Бәхетле никахка әзерләнү
    Гаилә бәхетенең сере
Күзәтү манарасы 2004 ел
w04 1.9. 30-31 б.

Укучыларның сораулары

Паул 2 Көринтлеләргә 6:14 тә кемнәрне «имансызлар» дип атый?

2 Көринтлеләргә 6:14 тә без: «Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез»,— дип укыйбыз. Контекстны карасак, бу очракта Паулның мәсихчеләр җыелышының әгъзасы булмаган кеше турында әйткәнен ачык күрә алабыз. Бу сүзләрнең дөреслеген Изге Язмаларның башка шигырьләре дә исбат итә, анда да Паул «имансызлар» һәм «имансыз» дигән сүзләрне куллана.

Мәсәлән, Паул мәсихчеләрне «имансызлар алдына» судларга барганнары өчен шелтәләгән (1 Көринтлеләргә 6:6). Монда имансызлар — Көринт шәһәренең суд системасында хезмәт иткән судьялар. Үзенең икенче хатында Паул Шайтан «имансызларның акылын томалады» дип яза. Аларның күзләренә «бөркәнчек» капланган кебек, шуңа күрә алар яхшы хәбәрне «күрми». Паул аңлатканча, әгәр бу кешеләр Йәһвәгә таба борылсалар, бу бөркәнчек алынган булыр иде, әмма имансызлар Аллага таба борылырга теләми (2 Көринтлеләргә 3:16; 4:4).

Кайбер имансызлар законсыз эшләрдә һәм потларга табынуда катнаша (2 Көринтлеләргә 6:15, 16). Әмма аларның барысы да Йәһвә хезмәтчеләренә каршы чыкмый. Кайберләре хакыйкать белән кызыксына. Күпләренең тормыш иптәшләре мәсихче, һәм алар үз никахлары белән канәгать (1 Көринтлеләргә 7:12—14; 10:27; 14:22—25; 1 Петер 3:1, 2). Ләкин Паул эзлекле рәвештә «имансызлар» дигән сүзне «Раббыга иман китерүчеләрдән» торган мәсихчеләр җыелышының әгъзасы булмаган кешеләргә куллана, моның турында өстә әйтелгән иде инде (Рәсүлләр 2:41; 5:14; 8:12, 13).

2 Көринтлеләргә 6:14 тә язылган принцип мәсихчеләр өчен тормышның һәркайсы өлкәсендә кыйммәтле җитәкчелек булып хезмәт итә. Бу принцип тормыш иптәше табарга теләгән мәсихче өчен акыллы киңәш итеп еш кына китерелә (Маттай 19:4—6). Аллага багышланган һәм суга чумдырылу үткән мәсихчеләр үзләренә тормыш иптәшен, әлбәттә, имансызлар арасында эзләми, чөнки чын мәсихчеләрнең һәм имансызларның әхлакый нормалары, карашлары һәм максатлары бик нык аерылып тора.

Әмма Изге Язмаларны өйрәнгән һәм мәсихчеләр җыелышына йөргән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Әлегә суга чумдырылу йоласын үтмәгән вәгазьче булып хезмәт иткәннәр турында нәрсә әйтеп була? Алар имансызлармы? Юк. Яхшы хәбәр хакыйкатен кабул иткән һәм суга чумдырылу үтәр өчен адымнар ясаган кешене имансыз дип атап булмый (Римлыларга 10:10; 2 Көринтлеләргә 4:13). Көрнили, әле суга чумдырылу үткәнче, «диндар, тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркучан» кеше дип аталган (Рәсүлләр 10:2).

Әйтик, суга чумдырылу йоласын үткән мәсихче бу йоланы әле үтәмәгән вәгазьче белән очрашып никахлашырга йөри ди. Бу очракта Паулның 2 Көринтлеләргә 6:14 тә язылган киңәшен кулланып булмый, ләкин мәсихченең мондый тәртибе акыллы булыр идеме? Юк, акыллы булмас иде. Ни өчен? Чөнки Паулның мәсихче тол хатыннарга биргән киңәшен исәпкә алырга кирәк. Паул: «Кемгә теләсә, шуңа кияүгә чыгарга ирекле, әмма Раббыга иман итүчегә генә»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 7:39). Бу киңәш буенча, суга чумдырылу үткән мәсихчеләргә тормыш иптәшен «Раббыга иман иткәннәр» арасында гына эзләргә кирәк.

«Раббыга иман итүче» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Паул мондый кешеләр турында Римлыларга 16:8—10 да һәм Көлессәйлеләргә 4:7 дә яза. Бу шигырьләрне укып чыксагыз, сез Паулның бу кешеләрне «хезмәт итүче», «хезмәттә сыналып, яхшы дип табылган», «сөекле... туган», «ышанычлы хезмәтче», «хезмәттәш» дип атаганын күрерсез.

Кайсы очракта кеше «Раббы эшендә хезмәттәш» булып китә? Әгәр ул, үз-үзеннән баш тартып, хезмәтче эшләргә тиеш булганны теләп башкарса — шул чакта «хезмәттәш» була. Гайсә болай дип аңлата: «Кем Минем арттан барырга тели, үз-үзеннән баш тартсын, үзенең хачын алып, Минем арттан барсын» (Маттай 16:24). Аллага үзен багышлагач, кеше Мәсих артыннан бара һәм үзен Алла ихтыярына тулысынча буйсындыра. Шуннан соң суга чумдырылу үтеп, ул билгеләнгән хезмәтче була һәм Йәһвә Алла алдында хупланган кеше булып саналаa. Шуңа күрә «Раббыга иман итүче» белән никахлашу — үзенең иманын ачык итеп күрсәткән һәм «Аллаһы һәм Раббы Гайсә Мәсих колы» булган кеше белән никахлашу дигәнне аңлата (Ягъкуб 1:1).

Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән һәм рухи яктан үскән кеше мактауга лаек. Әмма ул үзен Йәһвәгә әле багышламаган һәм Аллага фидакарьлек рухы белән хезмәт итә башламаган. Ул әле кирәкле үзгәрешләр ясый гына. Аңа, үз тормышында никахлашу кебек мөһим адым ясар алдыннан, үзен Аллага багышларга, суга чумдырылу үтәргә — тормышында иң мөһим үзгәрешләр ясарга кирәк.

Әйтик, берәр мәсихче Изге Язмалар өйрәнүдә яхшы уңышларга ирешкән кеше белән очрашып йөри ди. Бу мәсихче, өйрәнүче суга чумдырылу үткәч, аның белән, бәлки, никахлашырга уйлыйдыр. Мәсихче ягыннан моны эшләү дөрес булмас иде. Изге Язмаларны өйрәнгән кеше суга чумдырылу үткән мәсихченең аның белән никахлашырга теләгәнен, әмма өйрәнүченең суга чумдырылуны үтәвен генә көткәнен белсә, өйрәнүчедә суга чумдырылу үтәр өчен дөрес булмаган сәбәпләр туарга мөмкин.

Кеше суга чумдырылу үтмәгән вәгазьче булып күп очракларда кыска гына вакыт йөри һәм йоланы үти. Шуңа күрә Паулның Раббыга иман итүче белән генә никахлашырга дигән киңәшен тоту авыр түгел. Ә никахлашу яшенә җиткән берәрсе, мәсихчеләр гаиләсендә үсеп, җыелышта инде берничә ел актив катнашып та, суга чумдырылу үтмәгән вәгазьче булып йөрсә — бу очракта нәрсә әйтеп була? Аңа үзен Йәһвәгә багышларга нәрсә комачаулый? Ни өчен ул бу адымны ясамый? Аның берәр шикләре бармы? Мондый кешене имансыз дип тә һәм «Раббыга иман итүче» дип тә атап булмый.

Паулның никахлашу турындагы киңәше безнең файдабызга бирелгән (Ишагыйя 48:17). Әгәр никахлашырга җыенган ике кеше Йәһвәгә үзләрен багышлаган булса — бу никахның яхшы рухи нигезе бар. Аларның тормышларында бер үк максатлар булачак, һәм алар бер үк әйберләрне кадерләячәк. Ә моңа күп яклардан никахтагы бәхет бәйле. Шулай ук Раббыга иман итүче белән генә никахлашкан кешеләр Йәһвәгә тугрылыкларын күрсәтә, ә бу мәңгелек фатихаларга китерә, чөнки Йәһвә «тугры белән тугры мөгамәлә итә» (Мәдхия 18:25, ЯД [17:26]).

[Искәрмә]

a Паул бу хатны иң беренче итеп майланган мәсихчеләргә язган булган. Алар өчен Раббы эшендә хезмәттәш булу — шулай ук Алланың уллары буларак һәм Мәсихнең кардәшләре буларак майлау алуны аңлата.

[31 биттәге иллюстрация]

Йәһвә тугры белән тугры мөгамәлә итә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу