Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 6 дәрес
  • Тормыш ничек барлыкка килгән?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тормыш ничек барлыкка килгән?
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Изге Язмалардан нәрсә белеп була?
    Уяныгыз! 2021
  • Аллаһы безнең өчен нәрсә ниятләгән?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Яратылыш 1:26: «Үзебезгә охшаш итеп кеше барлыкка китерик»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Балаларыгызга Аллаһыга нык иман үстерергә булышыгыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 6 дәрес
Дәрес 6. Бер үсемлек кояшлы көнне шытып чыга.

ДӘРЕС 06

Тормыш ничек барлыкка килгән?

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Аллаһыда «тормыш чишмәсе» (Зәбур 36:9). Сез моңа ышанасызмы? Кайбер кешеләр тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгән дип уйлый. Бу шулай икән, димәк, без очраклы рәвештә генә бар булганбыз. Ә тормышны Йәһвә Аллаһы булдырган икән, аның ниндидер максаты булырга тиеш, шулай бит?a Тормышның барлыкка килүе турындагы Изге Язмаларда язылган хәбәрне карап чыгыгыз һәм шулай ук бу хәбәргә ни өчен ышанып була икәнен белегез.

1. Галәм ничек барлыкка килгән?

Изге Язмаларда әйтелә: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде» (Яратылыш 1:1). Күпчелек галимнәр Галәмнең башлангычы булган икәне белән риза. Аллаһы аны ничек барлыкка китергән? Ул үз рухын — эш итүче көчен — кулланып, Галәмдәге бар нәрсәне, шул исәптән галактикаларны, йолдызларны һәм планеталарны, булдырган (Яратылыш 1:2).

2. Ни өчен Аллаһы Җирне барлыкка китергән?

Йәһвә Җирне «юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган» (Ишагыя 45:18). Ул безнең планетабызның уңайлы һәм даими йортыбыз булуы турында кайгырткан. (Ишагыя 40:28; 42:5 укы.) Галимнәр Җир уникаль планета дип әйтә. Билгеле булганча, Җирдә генә яшәү мөмкин.

3. Кешеләр хайваннардан нәрсә белән аерылып тора?

Җирне барлыкка китергәч, Йәһвә анда тормыш булдырган. Башта ул җирне үсемлекләр һәм хайваннар белән тутырган. Аннары «Аллаһы кешене үзенә охшаш итеп» яраткан. (Яратылыш 1:27 укы.) Кешене нәрсә үзенчәлекле итә? Без, Аллаһыга охшаш итеп яратылганга, аның сыйфатларын, мәсәлән ярату һәм гаделлеген, чагылдыра алабыз. Ул шулай ук безгә телләрне өйрәнү, матурлыкка соклану һәм музыка сөю сәләте биргән. Һәм, хайваннардан аермалы буларак, без Барлыкка Китерүчебезгә гыйбадәт кыла алабыз.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Тормыш барлыкка китерелгән икәненә һәм Изге Язмалардагы барлыкка китерү турындагы хәбәр нигезле икәненә дәлилләрне карап чыгыгыз. Кешеләрнең яхшы сыйфатлары Аллаһы турында нәрсә ачыклый икәнен белегез.

4. Тормыш барлыкка китерелгән

Кешеләр табигатьтән идеяләр алып, нәрсәдер уйлап чыгара һәм моның өчен дан казана. Ә табигатьне барлыкка китергәне өчен кем данга лаек? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Аллаһыга ышану» (2:43)

  • Инженерлар, табигатьне күзәтеп, нәрсәләр уйлап чыгарган?

Һәр йортны кемдер проектлаган һәм төзегән. Ә табигатьтәге бар нәрсәне кем «проектлап төзегән»? Еврейләргә 3:4 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Табигатьтәге нинди иҗади эшләр сезне таң калдыра?

  • Галәмнең һәм андагы бар нәрсәнең барлыкка китерелгәненә ышану акыллымы? Ни өчен?

Сез беләсезме?

Бу темага кагылышлы мәкаләләрне һәм видеороликларны сез jw.org сайтында «Иҗади эшләр» һәм «Тормышның барлыкка килүенә караш» дигән рубрикаларда таба аласыз.

«Әлбәттә, һәр йортның төзүчесе бар, ә бөтен нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе — Аллаһы»

Бер ир-ат тропикта сала торган йортының түбәсен бамбуктан ясый.

5. Изге Язмаларда язылган барлыкка китерү турындагы хәбәр дөрес

Яратылыш китабының 1 нче бүлегендә җирнең һәм андагы тормышның барлыкка китерелүе сурәтләнә. Бу хәбәргә ышанып буламы я ул риваять кенәме? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Галәм барлыкка китерелгәнме? (Өзек)» (3:51)

Коллаж: «Галәм барлыкка китерелгәнме? (Өзек)» дигән видеороликтан күренешләр. 1. Җирдән күзәтеп торучы карашыннан алты иҗади көн шулай итеп күренер иде. 2. Алты иҗади көн үткәннән соң җир йөзе: кояш яктырта, коры җир, су, үсемлекләр, кошлар, хайваннар һәм кешеләр.
  • Изге Язмалар җир һәм андагы тормыш алты 24 сәгатьлек көн эчендә барлыкка китерелгән дип өйрәтәме?

  • Сезнеңчә, Изге Язмаларда язылган барлыкка китерү турындагы хәбәр эзлеклеме һәм акылга ятышлымы? Аңлатыгыз.

Яратылыш 1:1 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Галимнәр Галәмнең башлангычы булган дип әйтә. Галимнәрнең бу карашы яңа гына Изге Язмаларда укыганнарыгызга туры киләме?

Кайбер кешеләр Аллаһы, тормышны барлыкка китерер өчен, эволюцияне кулланган дип уйлый. Яратылыш 1:21, 25, 27 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Аллаһы иң гади яшәү формасын булдырганнан соң, ул эволюция ярдәмендә балыклар, имезүче хайваннар һәм кешеләр булып үзгәргәнме? Изге Язмалар моңа өйрәтәме? Я Аллаһы тереклекнең бар төп төрләрен үзе барлыкка китергәнме?

6. Кеше — Аллаһының иң күренекле иҗади эше

Кешеләрне дә, хайваннарны да Йәһвә барлыкка китергән, әмма без хайваннардан аерылып торабыз. Яратылыш 1:26 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Без Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерелгәнбез икән, ярата һәм кызгана алуыбыз Аллаһы турында нәрсәне ачыклый?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Аллаһы Галәмне алты тәүлек эчендә барлыкка китергән»,— дип әйтә.

  • Ә сез ничек уйлыйсыз? Аңлатыгыз.

ЙОМГАКЛАУ

Галәмне һәм җирдәге тормышны Йәһвә барлыкка китергән.

Кабатлау

  • Галәмнең барлыкка килүе турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

  • Бар тереклек Аллаһы булдырган иң гади яшәү формасыннан эволюция ярдәмендә килеп чыкканмы я аларны Аллаһы үзе барлыкка китергәнме?

  • Кешене нәрсә үзенчәлекле итә?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Табигать Барлыкка Китерүченең барлыгын күрсәтә. Моңа кайбер дәлилләрне карап чыгыгыз.

«Табигать нәрсәгә өйрәтә?» («Уяныгыз!» 2006 ел, сентябрь)

Бер атаның үз малаена Изге Язмаларда язылган барлыкка китерү турындагы хәбәрне аңлатканын карагыз.

«Йәһвә бар нәрсәне яратты» (2:37)

Эволюция теориясе Изге Язмаларда язылганнар белән туры киләме икәнен карап чыгыгыз.

«Аллаһы тереклекнең төрле формаларын эволюция ярдәмендә барлыкка китергәнме?» (Интернет мәкалә)

Палеонтологик мәгълүматлар һәм фәнни тикшеренүләр тормышның барлыкка китерелгәнен яисә аның үзеннән-үзе барлыкка килгәнен күрсәтәме? Моны тикшерегез.

«Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (Брошюра)

a Аллаһының кешеләргә карата нияте 25 нче дәрестә каралачак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу