Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fy 10 бүл. 116-127 б.
  • Гаиләдә берәрсе авырганда

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гаиләдә берәрсе авырганда
  • Гаилә бәхетенең сере
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • СЕЗНЕҢ МОҢА КАРАШЫГЫЗ НИНДИ?
  • КӨЧ БИРҮЧЕ РУХ
  • ЭШЛӘРНЕ ДӨРЕС ОЕШТЫРУ
  • НИЧЕК БАЛАЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘРГӘ
  • ДӘВАЛАУГА НИНДИ КАРАШ БУЛЫРГА ТИЕШ
  • Әюб — сабырлык һәм сафлык үрнәге
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Йорт хуҗалыгын ничек алып барырга?
    Гаилә бәхетенең сере
  • «Өметеңне Йәһвәгә багла»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Аллаһыга тугры Әюб
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Гаилә бәхетенең сере
fy 10 бүл. 116-127 б.

Унынчы бүлек

Гаиләдә берәрсе авырганда

1, 2. Шайтан, Әюбнең сафлыгын җимерергә тырышып, ничек фаҗигаләр белән чирне кулланган?

ӘЮБНЕ, һичшиксез, бәхетле гаилә тормышын алып барган кешеләр арасында атап була. Изге Язмаларда ул «Көнчыгышның барлык улларыннан күренеклерәк булган» дип әйтелә. Аның ун баласы булган: җиде угыл һәм өч кыз. Әюб бай булган һәм үз гаиләсен бар нәрсә белән дә тәэмин иткән. Ә иң мөһиме, Әюб гаиләнең рухи эшләрендә җитәкчелекне үз өстенә алган. Ул, шулай ук, балаларының Йәһвә алдында яхшылар исәбендә булулары турында кайгырткан. Моның барысы ярдәмендә гаилә нык һәм бәхетле булган (Әюб 1:1—5).

2 Әюбнең тыныч һәм имин яшәвенә Йәһвә Алланың төп дошманы — Шайтан да игътибар иткән. Ул Алла хезмәтчеләренең сафлыгын җимерергә мөмкинлекне һәрвакыт эзләп йөри, шуңа күрә ул Әюбкә, аның бәхетле гаиләсен юк итәр өчен, һөҗүм иткән. Шуннан соң Шайтан «Әюбкә табан асларыннан алып баш очларына кадәр авыр махау чире биргән». Ул, фаҗигаләр һәм чирне кулланып, Әюбнең сафлыгын җимерермен дип өметләнгән (Әюб 2:6, 7).

3. Әюб авыруын сурәтләп бирегез.

3 Изге Язмаларда Әюб чиренең төгәл медик атамасы бирелми. Әмма ул авыруның тышкы билгеләре сурәтләнә. Әюб тәне кортлаган, тәненең тиресе кутыр белән капланган һәм үлекләгән. Әюбнең сулышы җирәнгеч булган, ә тәненнән сасы ис килгән. Әюб авыртудан интегеп беткән (Әюб 7:5; 19:17; 30:17, 30). Җәфаланып беткән Әюб көлгә утырган һәм үзен чүлмәк ватыклары белән кыра башлаган (Әюб 2:8). Чыннан да кызганыч күренеш!

4. Һәрбер гаиләгә нәрсә белән кайвакыт очрашырга туры килә?

4 Сез мондый авыр чир белән авырсагыз, үзегезне ничек хис итәр идегез? Безнең көннәрдә Шайтан Алла хезмәтчеләренә, Әюбкә кебек, чир бирми. Әмма шулай да, кешеләрнең камил булмавын, көндәлек тормышның басымын һәм тирә-як мохитнең начарлануын исәпкә алсак, кайвакыт гаиләдә берәрсе авырыячак икәненә әзер булып торырга кирәк. Без авырмас өчен кайбер чаралар күрәбездер, ләкин шулай да һәр кеше чирләп китәргә мөмкин, әмма Әюб кебек җәфа чиккәннәр күп түгел. Гаиләдә берәрсе чирләп китсә, бу чыннан да авырлыклар китерергә мөмкин. Шуңа күрә, әйдәгез, шуны карап чыгыйк: ничек Изге Язмалар авыруны — кешеләрнең барысына да таныш булган дошманны — җиңеп чыгарга ярдәм итә (Вәгазьче 9:11; 2 Тимутегә 3:17).

СЕЗНЕҢ МОҢА КАРАШЫГЫЗ НИНДИ?

5. Берәрсе кыска гына вакытка авырып китсә, гадәттә гаиләдәгеләрнең карашы моңа нинди?

5 Гадәткә кереп киткән тормыш рәвеше кайбер сәбәпләр аркасында үзгәрсә, моңа ияләшү авыр, ә бу үзгәрү озак вакытка сузылган авыру аркасында булса, ияләшү аеруча авыр булырга мөмкин. Хәтта авыру озакка сузылмаса да, нәрсәнедер үзгәртергә, ташламалар ясарга, үзеңне нәрсәдәндер мәхрүм итәргә туры килә. Бәлки өйдәгеләр, авыру кеше ял итә алсын өчен, тынычлык сакларга тиештер. Аларга берәр эшләрне калдырып торырга туры килер. Шулай булса да күпчелек гаиләләрдә хәтта кечкенә балалар да авырып киткән абыйсын, апасын яки әни белән әтисен кызганалар. Әмма балаларга игътибарлы булырга кирәклеген кайвакыт исләренә төшереп торырга кирәк (Көлессәйлеләргә 3:12). Авыру озак вакытка сузылмаса, гадәттә гаилә кирәклесен үтәргә әзер. Өстәвенә, гаиләдәге һәрберсе, ул чирләсә, аңа да шундый ук игътибар күрсәтерләр дип өметләнә ала (Маттай 7:12).

6. Гаиләдә берәрсе авыр һәм озакка сузылган чир белән авырый башласа, нинди хисләр кайвакыт туарга мөмкин?

6 Ә авыру бик җитди булса һәм тормышта катгый һәм озакка сузыла торган үзгәрешләр ясарга кирәк булса? Әйтик, гаиләдә берәрсен паралич суккан, Альцгеймер чире белән авырый яки башка берәр авырудан интегә ди, ул чакта ничек? Яки гаиләдә берәрсе психик авыру белән, мәсәлән шизофрения белән чирләсә, нәрсә эшләргә? Яраткан кешеңнең шундый нык газап чиккәнен күрү башта гадәттә кызгану, кайгыру хисе уята. Әмма аларны башка хисләр алмаштырырга мөмкин. Гаиләдәгеләр бер кешенең авыруы аларның тормышларын шулай кискен үзгәрткәнен һәм ирекләрен чикләгәнен аңлагач, аларның көчле ачулары чыгуы бар. Алар: «Ни өчен бу минем белән булды?» — дип гаҗәпләнергә мөмкин.

7. Әюбнең хатыны аның чиренә ничек караган, һәм нәрсә турында ул, күрәсең, оныткан?

7 Күрәсең, Әюб хатыны да шулай уйлаган. Шунсын искә төшерик: ул инде балаларының үлемен кичергән һәм мал-мөлкәтен югалткан. Бу фаҗигале вакыйгалар булып торган саен, аңа, һичшиксез, тагын да авыррак булгандыр. Ниһаять, үзенең кайчандыр эшчән һәм сәламәт булган иренең авыр һәм җирәнгеч чир белән авырганын күргәч, ул, күрәсең, бу барлык авырлыкларны капларга тиеш мөһим нәрсәне, ягъни үзенең һәм иренең Алла белән булган мөнәсәбәтләрен оныткан. Изге Язмаларда болай диелә: «Һәм [Әюбнең] хатыны әйткән аңа: син һаман да сафлыгыңда ныкмы! Алланы хурла һәм үл» (Әюб 2:9).

118 нче биттәге иллюстрация

Тормыш иптәше авырганда, мәсихчеләр үз яратуларының бөтен тирәнлеген күрсәтәләр.

8. Гаиләдә берәрсе авыр чирле булса, Изге Язмаларның нинди шигыре гаиләгә дөрес караш сакларга булыша?

8 Кешеләр, үзләренә берәрсенең чирләве аркасында тормышларында күп нәрсәләрне үзгәртергә туры килсә, еш кына канәгатьсезлек сизәләр, хәтта ачулары да чыга. Әмма килеп чыккан хәл турында уйланган мәсихче ахыр чиктә шуны аңларга тиеш: аңа үз яратуының эчкерсезлеген исбат итәргә мөмкинлек ачыла. Чын мәхәббәт «түземле, шәфкатьле... үз файдасын эзләми... барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм сабыр итә» (1 Көринтлеләргә 13:4—7). Тискәре хисләргә үзебезне җиңеп чыгарга рөхсәт итү урынына, аларны тыяр өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләү яхшырак (Гыйбрәтле хикәя 3:21).

9. Гаиләдә берәрсе авыр чирләсә, нинди ышандырулар гаиләгә рухи һәм эмоциональ яктан ярдәм бирә ала?

9 Гаиләдә берәрсе авырса, рухи һәм эмоциональ иминлек саклар өчен, нәрсә эшләп була? Әлбәттә, һәрбер авыру аерым, бу чиргә яраклы дәвалауны һәм карауны таләп итә, һәм бу сез укый торган китапта дәвалау яки авыруны карау буенча ниндидер киңәшләр бирү урынлы булмас иде. Шулай да рухи мәгънәдә Йәһвә «түбән егылганнарның барсын да торгыза» (Мәдхия 144:14). Давыт патша болай дип язган: «Ярлы кеше турында кайгыртучы бәхетле. Бәла килгән көнне Ходай аны коткарыр. Ходай аны саклар һәм аның тормышын да саклар... Чирләп яткан урында Ходай аңа ял [«көч», ЯД] бирер» (Мәдхия 40:2—4). Йәһвә үзенең хезмәтчеләрен, алар эмоциональ яктан бик нык газаплансалар да, рухи яктан сәламәт итеп саклый (2 Көринтлеләргә 4:7). Гаиләләрендә авыр чирдән газап чиккән кеше булган күпләр мәдхия җырлаучының: «Мин тормышымда бик күп газап күрдем, әй Ходай, сүзең белән минем тормышымны коткар»,— дигән сүзләренә кушылалар (Мәдхия 118:107).

КӨЧ БИРҮЧЕ РУХ

10, 11. а) Гаиләгә, чирне уңышлы җиңеп чыгар өчен, нәрсә аеруча мөһим? б) Ничек бер хатын иренең чирен кичерә алган?

10 «Рухи ныклык кешенең хасталыгын да җиңә,— дип әйтелә Изге Язмалардагы гыйбрәтле хикәядә,— ә рух какшаса, аны кем ныгыта алыр?» (Гыйбрәтле хикәя 18:14). Эмоциональ җәрәхәт кешенең «рухи ныклыгына» да һәм гаиләнең рухи ныклыгына да тәэсир итәргә мөмкин. Әмма «күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт» (Гыйбрәтле хикәя 14:30). Гаиләгә җитди авыруны уңышлы җиңеп буламы яки юкмы — бу гаиләдәгеләрнең моңа карашына, ягъни рухына күбрәк бәйле. (Гыйбрәтле хикәя 17:22 не чагыштырыгыз.)

11 Бер мәсихче хатынга бик күп газап чигәргә туры килгән. Ирен, аның белән нибары алты ел гына бергә яшәгәннән соң, паралич суга. «Бу иремнең сөйләшүендә бик нык сизелде, аның белән сөйләшеп тә булмый иде,— дип искә төшерә ул.— Аның сөйләшергә тырышуларын аңлар өчен, күп көч куярга туры килә иде». Ә ир турында уйлап карагыз. Нинди газаплар һәм нинди рух төшенкелеген ул кичергәндер. Алар нәрсә эшләгән? Мәсихчеләр җыелышыннан ерак яшәсәләр дә, апа-кардәш рухи яктан нык калыр өчен, барысын да эшләгән: оешмада барган бар нәрсәләр турында хәбәрдар булырга, «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналлары аша рухи ризыкны алырга тырышкан. Бу аңа рухи көч биргән, һәм бу көч дүрт ел дәвамында — яраткан иренең үлеменә кадәр аны карарга ярдәм иткән.

12. Әюб мисалыннан күренгәнчә, авыру кеше кайвакыт нәрсә белән ярдәм итә ала?

12 Әюб очрагында көчле булып нәкъ ул — авырган кеше калган. «Әллә Алладан игелекле нәрсәләрне кабул итәрбез, ә явызлыкны кабул итмәбезме?» — дип сораган ул хатыныннан (Әюб 2:10). Шуңа күрә шәкерт Ягъкубның соңгарак Әюбне сабырлык һәм түземлек мисалы итеп китергәненә гаҗәпләнәсе юк! Ягъкуб 5:11 дә без болай дип укыйбыз: «Сез Әюбнең сабырлыгы турында ишеттегез һәм Раббының ахырда аның белән нәрсә эшләгәнлеген күрдегез; Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле бит». Нәкъ шулай ук бүген дә авыру кешенең батырлыгы еш кына туганнарына яхшы караш сакларга ярдәм итә.

13. Гаиләдә авыр чир белән чирләгән кеше булса, нинди чагыштырулар ясарга кирәк түгел?

13 Өйдә берәрсе чирләсә, бу гаилә кешеләренең күбесе шуның белән ризалаша: авыру кешенең якыннары гадәттә бу хәлне башта авыр кичерә. Алар шулай ук күп нәрсә кешенең килеп чыккан хәлгә карашына бәйле дип басым ясыйлар. Башта, бәлки, гаиләнең күнегелгән тормышында берәр нәрсә үзгәртү һәм төзәтү авырдыр. Ләкин тырышлыклар чыннан да куйсак, яңа хәлгә ияләшеп була. Бу очракта шул да мөһим: үз хәлеңне авырган кеше булмаган гаилә хәле белән чагыштырма һәм аларга яшәү җиңелрәк һәм: «Бу гаделсез!» — дип уйлама. Чыннан да беркем дә башкаларга нинди йөк йөртергә туры килгәнен белми. Гайсәнең: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен»,— дигән сүзләре бар мәсихчеләрне юата (Маттай 11:28).

ЭШЛӘРНЕ ДӨРЕС ОЕШТЫРУ

14. Ничек эшләрне дөрес оештырып була?

14 Гаиләдә берәрсе авыр чирләсә, барыбызга да: «Киңәш күп җирдә эш ахырына җиткерелер»,— дигән Алла тарафыннан рухландырылган сүзләрне истә тоту яхшы булыр иде (Гыйбрәтле хикәя 15:22). Гаилә, бергә җыелып, авыру аркасында килеп чыккан хәл буенча фикер алыша алыр идеме? Әлбәттә моны дога кылып эшләсәк һәм җитәкчелек эзләп Алла Сүзенә мөрәҗәгать итсәк, дөрес булыр иде (Мәдхия 24:4). Нәрсә турында фикер алышырга? Дәвалау, акча, гаилә тормышындагы үзгәрешләр — барлык бу сорауларны карап чыгарга кирәк. Авыру кешене кем караячак? Башкалар ничек ярдәм итә ала? Ничек бу үзгәрешләр гаиләдәгеләргә тәэсир итәчәк? Авыруны караячак кешенең рухи һәм башка ихтыяҗлары турында ничек кайгыртырга?

15. Гаиләдә берәрсе авыр чирләсә, бу гаиләгә Йәһвә ничек таяныч бирә?

15 Догада Йәһвәдән чын күңелдән җитәкчелек турында сорасак, аның Сүзе турында уйлансак һәм Изге Язмаларда күрсәтелгән юл буенча кыюлык белән барсак, бу еш кына безнең өметләрдән күпкә өстенрәк фатихаларга китерә. Бәлки, чир чигенмәс. Ләкин һәрхәлдә Йәһвәгә таяну иң яхшы нәтиҗәләр китерә (Мәдхия 54:23). Мәдхия җырлаучы: «Әй Ходай, Синең мәрхәмәтең миңа бик булышты. Күңелемдә кайгыларым күбәйгән чакта, Синең юатуларың җанымны сөендерәләр»,— дип җырлаган (Мәдхия 93:18, 19; шулай ук Мәдхия 62:7—9 ны кара).

НИЧЕК БАЛАЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘРГӘ

125 нче биттәге иллюстрация

Авырлыклар белән бөтен гаилә көрәшсә, аларны җиңеп була.

16, 17. Бәләкәй балаларга абыйсы яки апасының авыруы турында сөйләгәндә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

16 Гаиләдә берәрсенең авыруы балалар өчен күп авырлыклар китерергә мөмкин. Әти-әниләр балаларга гаилә хәзер нәрсәгә мохтаҗ һәм ничек алар булыша ала икәнлеген аңлатырга тиеш. Әгәр гаиләдә бала чирләп китсә, башка балаларга шуны аңларга ярдәм итәргә кирәк: авырган балага күрсәтелгән өстәмә игътибар һәм кайгырту башкаларын әзрәк ярата башладылар дигәнне һич тә аңлатмый. Гаиләдә барысы бергә авыру аркасында килеп чыккан хәлне җиңеп чыгарга тырыша. Һәм ул чакта әти-әниләр, балаларында үпкәләү яки ярышу хисе үскәнен карап тору урынына, аларга бер-берсе белән якынлашырга, чын күңелдән бирелгәнлек күрсәтергә ярдәм итә алалар.

17 Кече балалар гадәттә әти-әнисенең назлы сүзләренә теләп буйсыналар. Аларга озын һәм катлаулы медик аңлатмаларын сөйләү әз файда китерәчәк. Шуңа күрә, аларга авыру кеше нәрсә хис иткәнен әз генә аңлатсагыз, яхшы булыр иде. Сәламәт балалар үзләре җиңел генә эшли алган нәрсәләрнең күбесен авыру абыйсы яки апасының эшли алмаганын күргәндә, «туган җанлы, шәфкатьле» булыр өчен тагын да күбрәк көч куячаклар (1 Петер 3:8).

18. Гаиләдә авыру аркасында нинди авырлыклар туганын олырак балаларга аңларга ничек ярдәм итеп була, һәм ничек бу аңлау аларга файдалы була ала?

18 Олырак яшьле балаларга шуны аңларга ярдәм итегез: гаиләдә авыр хәл туды һәм бу бар гаиләдәгеләрнең көч куюын таләп итә. Бәлки әти-әниләргә табибларга һәм дарулар алу өчен акча түләргә туры киләдер, шуңа күрә алар башка балаларга алар теләгәнне ала алмыйлар. Балалар моңа үпкәләрме һәм үзләрен рәнҗетелгән итеп хис итәрме? Яки алар гаиләгә хәзер авыр икәнлеген аңлап, берәр нәрсәдән баш тартырга әзер булырлармы? Бу күп яклардан шуңа бәйле: ничек итеп бу сораулар карала һәм гаиләдә нинди рух хөкем сөрә. Чыннан да якыннарның авыруы күп гаиләләрдә балаларны Паул киңәше буенча эшләргә өйрәткән. Паул болай дип язган: «Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, киресенчә, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез. Һәркем үзе турында гына түгел, бәлки башкалар хакында да кайгыртсын» (Филиппуйлыларга 2:3, 4).

ДӘВАЛАУГА НИНДИ КАРАШ БУЛЫРГА ТИЕШ

19, 20. а) Якын кеше авырса, гаилә башлыгы нәрсә өчен җаваплы? б) Изге Язмалар медицина буенча китап булмаса да, дәвалану буенча ул нинди җитәкчелек бирә?

19 Акыллы мәсихчеләр дәвалануга, бу Алла кануннарын бозмаса, каршы түгел. Гаиләдә берәрсе чирли башласа, мәсихчеләр, аның газапларын җиңеләйтер өчен, юллар эзли. Әмма табиблар капма-каршы киңәшләр бирергә мөмкин, шуңа күрә аларны җентекләп карап чыгарга кирәк. Өстәвенә, соңгы елларда кинәт яңа чирләр килеп чыга башлады, һәм аларның күбесе өчен гадәттәге дәвалау чаралары юк. Кайвакыт хәтта дөрес диагноз да куеп булмый. Мәсихчегә бу очракта нәрсә эшләргә соң?

20 Изге Язмалар язучыларының берсе табиб булса да һәм рәсүл Паул үз дусты Тимутегә медицина ягыннан файдалы киңәш бирсә дә, Изге Язма медицина буенча китап түгел, ә кешенең әхлакый һәм рухи тормышына кагылышлы җитәкчелек булып кала (Көлессәйлеләргә 4:14; 1 Тимутегә 5:23). Шуңа күрә мәсихче гаиләнең башлыклары дәвалану буенча үзләре акыллы карарлар кабул итәргә тиеш. Алар, бәлки, берничә табибның фикерен белергә уйларлар. (Гыйбрәтле хикәя 18:17 не чагыштырыгыз.) Әлбәттә, алар авырган якын кешесенә мөмкин кадәр яхшырак ярдәм итәргә телиләр, һәм күбесе яхшы белемле табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Икенчеләре дәвалануның гадәти булмаган төрләрен сайлый. Моны да һәрберсе үзе хәл итә. Әмма, мәсихчеләр сәламәтлек белән бәйле проблемаларны хәл иткәндә, Алла Сүзе аларның «аякларына — яктырткыч, һәм сукмакларына — якты» булып кала (Мәдхия 118:105). Алар Изге Язмалар буенча эш итүләрен дәвам итәләр (Ишагыйя 55:8, 9). Шулай итеп мәсихчеләр, диагностика юллары спиритизм белән бәйле булса, алардан сакланалар һәм Изге Язмалардагы принципларны бозучы дәваланудан баш тарталар (Мәдхия 35:10; Рәсүлләр 15:28, 29; Ачылыш 21:8).

21, 22. Азиядә яшәүче бер хатын Изге Язмалар принцибы турында ничек уйланган, һәм аның шартларында кабул ителгән карары ничек итеп дөрес булып чыккан?

21 Азиядә яшәүче бер яшь хатын белән булган очракны карап чыгыйк. Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан соң, озак та үтмәгән, ул вакытыннан элек кыз бала таба. Кызның авырлыгы нибары 1 470 грамм була. Табиб бала физик һәм акыл ягыннан башка балалардан артта калып үсәчәк һәм йөри алмаячак дигәч, әни кеше өчен моны ишетү бик авыр булган. Табиб кызны приютка илтергә киңәш биргән. Бу хатынның ире нәрсә эшләргә микән дип икеләнеп торган. Бу хатынга кемнән ярдәм эзләргә соң?

22 Ул болай дип сөйли: «Изге Язмаларда: „Менә, Ходайның мирасы — балалар; Аның бүләге — (ана) эченнән килгән табыш“,— дип әйтелгәне минем исемдә иде» (Мәдхия 126:3). Ул үз «мирасын» өйгә алып кайтырга һәм үзе аны карарга хәл иткән. Башта яшь анага бик авыр булган, әмма аңа бу җирдәге Йәһвә Шаһитләре җыелышыннан дус мәсихчеләр булышкан. Алар ярдәмендә ул барысын җиңгән һәм балага кирәкле махсус карау бирә алган. Унике елдан соң үскән кыз Патшалык Залында үткәрелгән очрашуларга килә алган һәм яшьтәшләре белән шатлыклы аралаша алган. Әнисе болай дип әйтә: «Изге Язмаларның принциплары мине дөрес карар кабул итәргә дәртләндергән өчен мин шундый рәхмәтлемен. Изге Язмалар миңа Йәһвә Алла каршында саф вөҗдан сакларга һәм бар тормышымда җан газаплары белән интекмәскә ярдәм итте».

23. Изге Язмаларда авыру кешеләр һәм аларны караган кешеләр өчен нинди юату бирелә?

23 Авырулар мәңге булмаячак. Ишагыйя пәйгамбәр «Яшәүчеләрнең берсе дә: „мин авыру“,— дип әйтмәс» дигән вакыт турында әйткән (Ишагыйя 33:24). Бу вәгъдә тиздән киләчәк яңа дөньяда үтәләчәк. Әлегә безгә авырулар һәм үлем булган дөньяда яшәргә туры килә. Бәхеткә каршы, Алла Сүзе безгә җитәкчелек һәм ярдәм бирә. Изге Язмаларда тәртип буенча бирелгән төп нормалар үзгәрешсез һәм камил булмаган кешеләрнең үзгәреп торган фикерләреннән өстенрәк. Менә ни өчен акыллы кеше мәдхия җырлаучының мондый сүзләре белән ризалашыр: «Ходайның җаннарны төзәтә торган кануны камил, Ходайның балаларны акыллыландыра торган ачышы дөрес... Ходайның хөкемнәре — чын, барсы да гадел... Аларны саклаганы өчен күп кайтарылыр» (Мәдхия 18:8, 10, 12).

ГАИЛӘГӘ АВЫР ЧИРНЕ ҺӘМ УЛ КИТЕРГӘН АВЫРЛЫКЛАРНЫ ҖИҢӘРГӘ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БУ ПРИНЦИПЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ?

Мәхәббәт түземле һәм сабыр итә (1 Көринтлеләргә 13:4—7).

Гаиләдә яхшы рух үстерү мөһим (Гыйбрәтле хикәя 18:14).

Мөһим карарлар кабул итү алдыннан башкалар белән киңәшләшергә яхшы булыр иде (Гыйбрәтле хикәя 15:22).

Авыр вакытларда Йәһвә таяныч бирә (Мәдхия 54:23).

Йәһвә Сүзе һәркайсы шартларда җитәкчелек булып кала (Мәдхия 118:105).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу