-
«Ходай ихтыяры» үтәлми кала алмыйКүзәтү манарасы 2004 | 1 октябрь
-
-
Халыклар котырыша
4. Мәдхия 2:1, 2 дәге төп фикерләрне сөйләп бирегез.
4 Халыкларның һәм аларның җитәкчеләренең эш итүләренә игътибар итеп, мәдхия җырлаучы болай дип башлый: «Халыклар ник котырыштылар, һәм булмасны уйлаштылар ник? Җир патшалары алга чыгып, түрәләре белән җыелып, Ходайга да, Аның Майланганына да торалар карышып» (Мәдхия 2:1, 2)a.
5, 6. Халыклар нинди «булмасны» «уйлаша»?
5 Бүгенге көндәге халыклар нинди «булмас» нәрсәләрне «уйлашалар»? Алланың Майланганын — Мәсихне — кабул итәр урынына, халыклар үзләренең хакимлекләрен мәңгегә саклау турында «уйлашалар». Икенче мәдхиядәге бу сүзләр I гасырда да үтәлгән. Ул вакытта Яһүдия һәм Рим җитәкчеләре берләшеп, Алланың билгеләнгән Патшасын — Гайсә Мәсихне үтергәннәр. Әмма бу сүзләрнең төп үтәлеше 1914 елда, Гайсә күктә Патша итеп куелгач башланган. Шул вакыттан башлап, Алланың тәхеткә утыртылган Патшасын җирдәге бер дәүләт тә танымады.
6 Мәдхия җырлаучының: «Халыклар... булмасны уйлаштылар ник?» — дигән соравы нәрсәне аңлата? Бу халыкларның нияте «булмас», ягъни үтәлмәс икәнлеген аңлата; бу ният юкка гына, һәм ул тормышка ашмаячак. Халыклар җир шарына тынычлык һәм дуслык китерә алмый. Әмма алар Алла идарәсенә каршы торалар. Әйе, алар бергәләшеп дошманнарча Аллаһы Тәгаләгә һәм аның Майланганына каршы күтәреләләр һәм җыелалар. Нинди наданлык!
Йәһвәнең җиңү белән килүче Патшасы
7. Гайсәнең беренче шәкертләре Мәдхия 2:1, 2 не догада ничек кулланган?
7 Гайсәнең I гасыр шәкертләре Мәдхия 2:1, 2 дәге сүзләрне Гайсә Мәсихкә карата кулланганнар. Эзәрлекләүләр кичергәндә, алар мондый сүзләр белән дога кылганнар: «Хөкемдарыбыз [Йәһвәбез]! Син — күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче! Син Үзеңнең хезмәтчең һәм безнең атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша әйттең: „Ни өчен милләтләр котырына, халыклар ният итә юкка гына? Җирдәге патшалар каршы чыктылар, башлыклар бергә җыелып, Раббыга һәм Аның Мәсихенә каршы кузгалдылар“. Чынлап та, Һируд [Антипас] һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә, Син май сөрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы [җыелдылар]» (Рәсүлләр 4:24—27; Лүк 23:1—12)b. Әйе, I гасырда җитәкчеләр һәм халыклар Алланың майланган хезмәтчесе Гайсәгә каршы килешү төзегәннәр. Әмма бу мәдхия күп гасырлар үткәч тагын бер үтәлергә тиеш булган.
8. Мәдхия 2:3 тәге сүзләр бүгенге халыкларда ничек үтәлә?
8 Борынгы Исраилнең Давыт кебек кеше патшасы булганда, мәҗүси халыклар һәм җитәкчеләр Аллага һәм аның тәхеткә утыртылган майланганына каршы берләшеп чыкканнар. Ә безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Бүгенге халыклар Йәһвәнең һәм Мәсихнең таләпләренә буйсынырга теләми. Шуңа күрә пәйгамбәрлектә алар: «Аларның бәйләнешләрен өзик, өстебездән богауларын ташлыйк»,— дип әйтүче кешеләр итеп күрсәтелгән (Мәдхия 2:3). Җитәкчеләр белән халыклар Алла һәм аның Майланганы куйган һәркайсы чикләүләргә каршы чыгалар. Әлбәттә, «бәйләнешләрне өзү» һәм «богауларны» алып ташлау өчен куелган барлык тырышлыклар юкка гына булачак.
-
-
«Ходай ихтыяры» үтәлми кала алмыйКүзәтү манарасы 2004 | 1 октябрь
-
-
a Мәдхия язылган вакытта «Майланган» — ул Давыт патша үзе, ә «җир патшалары» үз армияләрен Давытка каршы күтәргән Филисти җитәкчеләре булган.
b Гайсәнең икенче мәдхиядә әйтелгән Алланың Майланганы икәнлеген Инҗилнең башка шигырьләре дә күрсәтә. Бу Мәдхия 2:7 не Рәсүлләр 13:32, 33 һәм Еврейләргә 1:5; 5:5 белән чагыштырсаң ачык күренә. Шулай ук Мәдхия 2:9 ны һәм Ачылыш 2:27 не карагыз.
-