2 Ни өчен милләтләр шаулаша,
Халыклар буш нәрсәләр турында пышылдаша?+
2 Җирдәге патшалар Йәһвәгә һәм аның майланганына каршы күтәрелә,+
Һәм идарәчеләр, бердәй булып,
Аларга каршы җыела.+
3 «Әйдәгез, үзебездән аларның богауларын салып ташлыйк
Һәм аларның бауларын өзик!» — ди алар.
4 Күкләрдәге тәхеттә утыручы Аллаһы көләчәк.
Әйе, алар Йәһвә өчен көлке булачак.
5 Шунда ул ачу белән аларга үз сүзен әйтәчәк,
Үзенең көчле ярсуы белән аларның котын алачак.
6 Ул аларга: «Мин изге тавым Сионда+
Үземнең патшамны куйдым»+,— диячәк.
7 Мин Йәһвәнең карарын игълан итәрмен.
Ул миңа болай диде: «Син — минем улым,+
Бүген мин сиңа ата булдым.+
8 Миннән сора, һәм мин сиңа мирас итеп халыкларны,
Милек итеп бөтен җирне бирермен.+
9 Син аларны тимер скипетр белән тар-мар итәрсең,+
Чүлмәк савытны ваткандай челпәрәмә китерерсең».+
10 Шуңа күрә хәзер, әй патшалар, төшенегез;
Җир хакимнәре, төзәтүне кабул итегез.
11 Йәһвәгә курку-хөрмәт белән хезмәт итегез
Һәм курку катыш ихтирам күрсәтеп сөенегез.
12 Угылны олылагыз,+ югыйсә Аллаһының ачуы килер,
Һәм сез юлыгызда һәлак булырсыз,+
Чөнки аның ярсуы тиз кабыныр.
Аны үзенең сыенычы иткән һәр кеше бәхетле.