Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Аллаһы безнең өчен нәрсә ниятләгән?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
    • Дәрес 25. Җирнең космостан күренеше.

      ДӘРЕС 25

      Аллаһы безнең өчен нәрсә ниятләгән?

      Изге Язмаларда: «Кешенең гомере кыска һәм кайгы-хәсрәт белән тулы»,— дип әйтелә (Әюп 14:1). Аллаһы безнең өчен шундый тормыш теләгәнме? Юк икән, ул безнең өчен нәрсә ниятләгән? Бу ният кайчан да булса үтәләчәкме? Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен карап чыгыгыз.

      1. Йәһвә безнең нинди тормышка ия булуыбызны тели?

      Йәһвә безнең өчен иң яхшы тормыш тели. Ул беренче кешеләрне, Адәм белән Хауваны, барлыкка китереп, гүзәл оҗмахка, Гадән бакчасына урнаштырган. «Аннан соң Аллаһы аларны фатихалап, болай дигән: „Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз“» (Яратылыш 1:28). Йәһвә аларның балалар тудыруларын, бөтен җирне оҗмахка әйләндерүләрен һәм хайваннар турында кайгыртуларын теләгән. Аның нияте буенча, бар кешеләр камил сәламәтлеккә ия булырга һәм мәңге яшәргә тиеш булган.

      Хәзер тормышыбыз андый булмаса даa, Аллаһының нияте үзгәрмәгән (Ишагыя 46:10, 11). Ул һаман да тыңлаучан кешеләрнең камил шартларда мәңге яшәүләрен тели. (Ачылыш 21:3, 4 укы.)

      2. Без хәзер ничек мәгънәле тормыш алып бара алабыз?

      Йәһвә безне рухи ихтыяҗлар, ягъни үзе турында белем алу һәм үзенә гыйбадәт кылу теләге, белән барлыкка китергән. (Маттай 5:3—6 укы.) Ул безнең үзе белән якын дуслык үстерүебезне, үзенең бөтен юлларыннан йөрүебезне, үзен яратуыбызны һәм үзенә бөтен йөрәгебез белән хезмәт итүебезне тели (Канун 10:12; Зәбур 25:14). Шулай эшләгәндә, без, проблемаларыбыз булса да, чын-чынлап бәхетле була алабыз. Йәһвәгә гыйбадәт кылганда, безнең тормышыбыз чын мәгънәгә ия.

      ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

      Йәһвәнең безнең өчен Җирне әзерләгәндә күрсәткән бөек яратуы һәм аның Сүзендә тормышның максаты турында нәрсә әйтелгәнен белегез.

      Адәм белән Хаува ямь-яшел үсемлекләр һәм хайваннар тулы гүзәл йортларын күздән кичерә.

      3. Йәһвә кешеләр өчен искиткеч тормыш ниятләгән

      ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

      ВИДЕОРОЛИК: «Ни өчен Аллаһы Җирне барлыкка китергән? (Өзек)» (1:41)

      • Ни өчен Аллаһы җирне шундый матур итеп барлыкка китергән?

      Вәгазьче 3:11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Сез бу шигырьдән Йәһвәнең безгә карата нияте турында нәрсә белдегез?

      4. Йәһвәнең нияте үзгәрмәгән

      Зәбур 37:11, 29 һәм Ишагыя 55:11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Йәһвәнең безгә карата нияте үзгәрмәгән икәнен без кайдан беләбез?

      A. Ташландык хәлдәге йорт. Түбәсе җимерелә бара, тәрәзәләре ватык һәм ишегалды чүп-чар белән тулы. Ә. Шул ук йорт хәзер төзекләндерелгән, ул матур, ә ишегалды тәртиптә.

      Ташландык хәлгә килгән йортны төзәтеп була. Аллаһы да кешеләр пычратып бетергән җирне үзен яраткан кешеләр өчен чистартачак

      5. Йәһвәгә гыйбадәт кылганга, тормышыбыз чын мәгънәгә ия

      Тормышның максатын белү безне бәхетле итә ала. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

      ВИДЕОРОЛИК: «Мин тормыш мәгънәсен таптым» (5:03)

      • Теруми тормыш максатын белгәч, бу аңа нинди файда китергән?

      Вәгазьче 12:13 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Йәһвә безнең өчен шулкадәр күпне башкарган икән, без җавап итеп нәрсә эшләргә тиеш?

      БЕРӘРСЕ: «Тормышның максаты нинди?» — дип сорарга мөмкин.

      • Сез ничек җавап бирер идегез?

      ЙОМГАКЛАУ

      Йәһвә безнең монда, җирдә, камил шартларда мәңге шатланып яшәвебезне тели. Без аңа бөтен йөрәгебез белән гыйбадәт кылганда, тормышыбыз хәтта бүген дә чын мәгънәгә ия.

      Кабатлау

      • Йәһвәнең Адәм белән Хаувага карата башлангыч нияте нинди булган?

      • Аллаһының кешеләргә карата нияте үзгәрмәгән икәнен без кайдан беләбез?

      • Тормышыгыз чын мәгънәгә ия булсын өчен, сез нәрсә эшли аласыз?

      Максат

      ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

      Гадән бакчасының чыннан да булганына дәлилләр карап чыгыгыз.

      «Гадән бакчасы уйдырма яки фактмы?» («Күзәтү манарасы» 2011 ел, 1 гыйнвар)

      Ни өчен без җирнең мәңге булачагына ышана алабыз? Моның турында укыгыз.

      «Җир юк ителәчәкме?» (Интернет мәкалә)

      Изге Язмаларда тормышның максатын табу турында нәрсә әйтелгәнен карап чыгыгыз.

      «Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?» (Интернет мәкалә)

      Үзендә барысы да бар дип уйлаган ир-ат тормышында нәрсә җитмәгән икәнен аңлаган. Моның турында карагыз.

      «Хәзер минем тормышым мәгънәле» (3:55)

      a Киләсе дәрестән сез ни өчен хәзер тормышыбыз андый түгел икәнен белерсез.

  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
    • 2. Гайсә белән бергә кем идарә итә?

      Гайсә берүзе генә идарә итми. «Һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән кешеләр... ...җир өстеннән патшалык итәчәк» (Ачылыш 5:9, 10). Мәсих белән идарә итүчеләрнең саны күпме булачак? Гайсә җирдә яшәгәннән бирле миллионлаган кеше мәсихчеләр булып киткән. Ләкин аларның 144 меңе генә Гайсә белән идарә итәр өчен күккә күтәрелә. (Ачылыш 14:1—4 укы.) Барлык башка мәсихчеләр җирдә яшәячәк һәм Патшалыкның гражданнары булып китәчәк (Зәбур 37:29).

  • Аллаһы Патшалыгы нинди эшләр башкарачак?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
    • Аллаһы Патшалыгы нинди эшләр башкарачак?

      Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә. Ул тиздән җирдә зур үзгәрешләр ясаячак. Әйдәгез, Патшалык башкарачак кайбер эшләрне карап чыгыйк.

      1. Аллаһы Патшалыгы ничек җирдә тынычлык һәм гаделлек урнаштырачак?

      Аллаһы Патшалыгының Патшасы Гайсә явыз кешеләрне һәм хөкүмәтләрне Армагеддон сугышында юк итәчәк (Ачылыш 16:14, 16). Шул вакытта Изге Язмалардагы: «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак»,— дигән вәгъдә тулысынча үтәләчәк (Зәбур 37:10). Патшалык ярдәмендә Гайсә бөтен җирдә тынычлык һәм гаделлек хөкем сөрсен өчен кайгыртачак. (Ишагыя 11:4 укы.)

      2. Аллаһы ихтыяры җирдә үтәлгәч, тормыш нинди булачак?

      Аллаһы Патшалыгының идарәсе астында «тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29). Үзегезне һәркем тәкъва булган һәм барысы Йәһвәне һәм бер-берсен яраткан дөньяда күз алдына китерегез! Беркем дә авырмаячак һәм һәркем мәңге яшәячәк.

      3. Явызлар юк ителгәч, Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

      Явызлар юк ителгәннән соң, Гайсә Патша булып 1 000 ел идарә итәчәк. Бу вакыт дәвамында ул һәм аның 144 000 хакимдәше кешеләргә камил һәм гөнаһсыз булып китәргә ярдәм итәчәк. 1 000 ел азагына җир гүзәл оҗмахка әйләнәчәк. Кешеләр бәхетле булачак, чөнки алар Йәһвәнең кануннарына буйсынып яшәячәк. Аннары Гайсә идарәне үз Атасы Йәһвәгә кайтарачак. Йәһвәнең исеме, бервакытта да булмагандай, изге ителәчәк (Маттай 6:9, 10). Бу Йәһвәнең яхшы Идарәче булуын һәм үзенә буйсынган кешеләрне кайгырта икәнен раслаячак. Аннары Йәһвә Шайтанны, җеннәрне һәм үз идарәсенә каршы чыккан башкаларны юк итәчәк (Ачылыш 20:7—10). Аллаһы Патшалыгы китергән камил шартлар мәңге булачак.

      ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

      Аллаһы, Патшалыкны кулланып, Изге Язмалардагы бар вәгъдәләрен үтәячәк. Моңа дәлилләрне карап чыгыгыз.

      4. Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен юкка чыгарачак

      «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9). Йәһвә кешелеккә китерелгән бу зыянны үзенең Патшалыгы ярдәмендә юк итәчәк.

      Даниял 2:44 һәм 2 Тисалуникәлеләргә 1:6—8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Йәһвә һәм аның Улы Гайсә кеше хөкүмәтләре һәм алар ягында торган кешеләр белән нәрсә эшләячәк?

      • Йәһвә һәм Гайсә турында алган белемегез аларның гадел эш итәчәгенә сезне ничек ышандыра?

      Күктәге Патша Гайсә җирдәге оҗмах белән идарә итә.

      5. Гайсә — иң яхшы Патша

      Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, Гайсә җирдәге гражданнары файдасына күпне башкарачак. Гайсә җирдә яшәгәндә, аның кешеләргә ярдәм итәр өчен теләге дә, Аллаһы биргән көче дә бар икәнен күрсәткән. Моның турында белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз.

      ВИДЕОРОЛИК: «Гайсә Патшалыкның кешеләр өчен нәрсә эшләячәген күрсәткән» (1:13)

      Гайсәнең җирдә башкарган эшләре Патшалыкның нәрсә эшләячәген күрсәткән. Монда китерелгән нинди фатихаларны сез аеруча күрергә телисез? Китерелгән шигырьләрне укыгыз.

      ҖИРДӘ ЯШӘГӘНДӘ, ГАЙСӘ . . .

      КҮКТӘН ГАЙСӘ . . .

      • табигать көчләре белән идарә иткән (Марк 4:36—41).

      • бөтен экологик проблемаларны хәл итәчәк (Ишагыя 35:1, 2).

      • могҗиза кылып, меңләгән кешеләрне ашаткан (Маттай 14:17—21).

      • дөньядагы ачлыкны юк итәчәк (Зәбур 72:16).

      • авыруларны савыктырган (Лүк 18:35—43).

      • бөтен кешеләргә камил сәламәтлек бирәчәк (Ишагыя 33:24).

      • кешеләрне яңадан тормышка кайтарган (Лүк 8:49—55).

      • үлеләрне терелтәчәк һәм үлемне юк итәчәк (Ачылыш 21:3, 4).

      6. Аллаһы Патшалыгы кешеләргә искиткеч тормыш бирәчәк

      Патшалык Йәһвәнең кешеләргә карата башлангыч ниятен тулысынча үтәячәк. Алар җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм Йәһвә, үз ниятен үтәр өчен, Гайсә аша ничек эш итә икәнен белегез.

      ВИДЕОРОЛИК: «Алда искиткеч киләчәк» (4:38)

      Зәбур 145:16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

      • Йәһвәнең «һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәген» белү сездә нинди хисләр тудыра?

      КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Кешеләр, берләшсә, дөньядагы проблемаларны хәл итә алачак»,— дип әйтә.

      • Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләре чишә алмаган нинди проблемаларны хәл итәчәк?

      ЙОМГАКЛАУ

      Аллаһы Патшалыгы үз максатын үтәячәк. Ул бөтен җирне оҗмахка әйләндерәчәк, һәм анда Йәһвәгә мәңге гыйбадәт кылачак яхшы кешеләр яшәячәк.

      Кабатлау

      • Аллаһы Патшалыгы Йәһвәнең исемен ничек изгеләндерәчәк?

      • Аллаһы Патшалыгы Изге Язмалардагы вәгъдәләрне үтәячәк икәненә нинди дәлилләр бар?

      • Патшалык үтәячәк нинди вәгъдәне сез аеруча күрергә телисез?

      Максат

      ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

      Армагеддонның нәрсә икәнен белегез.

      «Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?» (Интернет мәкалә)

      Гайсә «бөек афәт» дип атаган вакытта нәрсә булачагы турында укыгыз турында укыгыз (Маттай 24:21).

      «Нәрсә ул бөек афәт?» (Интернет мәкалә)

      Гаиләләр Патшалык китерәчәк фатихалар турында бергә ничек уйлана ала икәнен карагыз.

      «Үзеңне оҗмахта күр» (1:50)

      «Мине күп сораулар борчый иде» дигән мәкаләдән бер сәяси җинаятьченең ничек үзгәргәнен белегез.

      «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 гыйнвар)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу