Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 175 мәкалә
  • Гаеп хисе. Изге Язмалар миңа ярдәм итә аламы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гаеп хисе. Изге Язмалар миңа ярдәм итә аламы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Ни өчен гаеп хисе туа ала?
  • Гаеп хисе белән ничек көрәшергә?
  • Гаеп хисе һәм кичерү турында Изге Язмалардан өзекләр
  • Йәһвәнең үзеңне кичергәненә шикләнмә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Гаеп хисе. «Мине гөнаһымнан... чистарт»
    Йәһвәгә кире кайт
  • «Карашың алга төбәлгән булсын»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр бармы?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 175 мәкалә
Кайгыдан башын тоткан ир кеше.

Гаеп хисе. Изге Язмалар миңа ярдәм итә аламы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Әйе. Изге Язмалар безгә гаеп хисенә карата дөрес караш сакларга ярдәм итә (Зәбур 32:1—5). Әгәр без хата кылсак, әмма эчкерсез тәүбә итсәк, Аллаһы безне кичерәчәк һәм ярдәм итәчәк (Зәбур 86:5). Изге Язмалардан күренгәнчә, гаеп хисен тою һәрвакытта да начар түгел. Кайвакыт ул безгә хаталарны төзәтергә һәм киләчәктә бу хаталарны башка кабатламаска ярдәм итә ала (Зәбур 51:17; Гыйбрәтле сүзләр 14:9). Әмма шул ук вакытта Изге Язмалар үзебезне чиктән тыш гаепләүдән һәм Аллаһы безне өметсез һәм бернәрсәгә дә яраксыз дип уйлаудан кисәтә. Үз-үзеңне чиктән тыш гаепләү төшенкелеккә китерә ала (2 Көринтлеләргә 2:7).

  • Ни өчен гаеп хисе туа ала?

  • Гаеп хисе белән ничек көрәшергә?

  • Гаеп хисе һәм кичерү турында Изге Язмалардан өзекләр

Ни өчен гаеп хисе туа ала?

Гаеп хисе төрле сәбәпләр аркасында туа ала. Кадерле кешебезне рәнҗеткәнгә я ясаласы эшне башкармаганга, без үзебезне гаепли алабыз. Ә кайчакта, ниндидер җитди сәбәпләр булмаса да, гаеп хисе тоя алабыз. Мәсәлән, үзебез өчен артык югары максатлар куеп, аларга ирешә алмаганда, күңелебез төшә. Шуңа күрә Изге Язмалар үзебезгә карата акыллы караш сакларга һәм үзебездән мөмкин булмаганны көтмәскә өйрәтә (Вәгазьче 7:16).

Гаеп хисе белән ничек көрәшергә?

Үзегезне һәрвакыт гаепләр урынына, киресенчә, бар көчегезне ситуацияне уңай якка үзгәртер өчен куегыз. Моны ничек эшләргә?

  • Үз хаталарыгызны таныгыз. Догада Йәһвәa Аллаһыдан үзегезне кичерүен сорагыз (Зәбур 38:18; Лүк 11:4). Эчкерсез тәүбә итсәгез һәм шул хаталарны кабатламас өчен барысын эшләсәгез, Аллаһы сезне һичшиксез ишетәчәк (2 Елъязма 33:13; Зәбур 34:18). Аллаһы кешедә беркем дә күрә алмаганны күрә. Ул безнең ялгыш юлдан китәр өчен куйган тырышлыкларыбызны күргәндә, гөнаһларыбызны кичерәчәк, чөнки «ул тугры һәм гадел» (1 Яхъя 1:9; Гыйбрәтле сүзләр 28:13).

    Әлбәттә, сез берәрсен рәнҗетсәгез, сезгә моны танырга һәм бу кешедән эчкерсез гафу үтенергә кирәк. Кайвакыт бу җиңел түгел. Бу очракта батырлык һәм басынкылык кирәк. Эчкерсез гафу үтенү сезгә ике яктан да файда китерәчәк: сезнең җилкәләрегездән авыр йөк төшәчәк һәм башкалар белән тыныч мөнәсәбәтләрне кайтара алачаксыз (Маттай 3:8; 5:23, 24).

  • Аллаһының шәфкатьлелеге турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә? Мисал өчен 1 Яхъя 3:19, 20 не карап китик. 20 нче шигырьдә йөрәгебез безне гаепли ала диелгән, ягъни без үзебезгә карата артык кырыс булып, үзебезне Аллаһы яратуына лаек түгел дип санарга мөмкин. Әмма бу шигырьдә «Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк» дип дәвам ителә. Бу нәрсәне аңлата? Аллаһы безне бик яхшы белә, безнең йомшак якларыбызны күрә һәм хисләребезне аңлый. Ул безнең камил булмаганыбызны һәм ялгыш эшләргә һәвәс икәнебезне беләb (Зәбур 51:5). Шуңа күрә Йәһвә үз хаталарын таныган кешене беркайчан да кире какмаячак (Зәбур 32:5).

  • Үткәннәр белән яшәмәгез. Изге Язмаларда башта бик үк дөрес эш итмәгән, әмма соңыннан яхшы якка үзгәргән төрле ир-атлар һәм хатын-кызларның очраклары китерелә. Шундый кешеләрнең берсе — Тарс шәһәреннән булган Шаул. Соңрак ул рәсүл Паул буларак билгеле булып киткән. Ул элек фарисей булган һәм Гайсәнең шәкертләрен каты эзәрлекләгән (Рәсүлләр 8:3; 9:1, 2, 11). Әмма ул, Аллаһыга һәм Мәсихкә каршы барганын аңлагач, тәүбәгә килгән. Аннары тулаем тормышын үзгәрткән һәм хәтта башка мәсихчеләр өчен үрнәк булып киткән. Әлбәттә, Паул үзенең элек эшләгәннәре өчен үкенгән, әмма үткәннәр белән яшәмәгән. Аллаһының бөек шәфкатьлелеген истә тотканга, Паул ашкынып вәгазьләгән һәм мәңгелек тормышка өметен һәрвакыт исендә тоткан (Филипиялеләргә 3:13, 14).

Гаеп хисе һәм кичерү турында Изге Язмалардан өзекләр

Зәбур 51:17: «И Раббым, үкенгән-өзгәләнгән күңелне син кире какмассың».

Мәгънәсе: Аллаһы аңа авырту китергән, әмма соңыннан чын күңелдән тәүбә иткән кешене беркайчан да кире какмаячак. Аллаһы андый кешегә карата шәфкатьле булачак.

Гыйбрәтле сүзләр 28:13: «Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас, әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер».

Мәгънәсе: Әгәр дә без, Аллаһы алдында гөнаһларыбызны танып, башка аларны кабатламаска тырышсак, ул безне кичерәчәк.

Ирмия 31:34: «Мин бит аларның җинаятьләрен кичерермен һәм гөнаһларын инде исемә төшермәм».

Мәгънәсе: Аллаһы кичерсә, ул мәңгегә кичерә һәм инде үткәндәге хаталарны искә төшермәс. Ул чыннан да шәфкатьле.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Чыгыш 6:3).

b Без, камилсез булып туганга, ялгыш адымнар ясарга һәвәс. Беренче кешеләр — Адәм белән Хаува — Аллаһыга каршы гөнаһ кылганга күрә, без гөнаһлы булып туабыз. Алар камилсез булып киткәнгә, аларның камилсезлекләре токымнарына күчкән (Яратылыш 3:17—19; Римлыларга 5:12).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу