Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp17 № 1 14-15 б.
  • Бу нибары кечкенә генә ялгышлыкмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бу нибары кечкенә генә ялгышлыкмы?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ КАЙВАКЫТ ДӨРЕС АҢЛАМЫЙЛАР?
  • Изге Язмалар нигезендә җаваплар
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Аллаһы Сүзен укуыгызны баетыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Изге Язмаларны аңларга нәрсә ярдәм итәчәк?
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Аллаһы сезнең турында кайгыртамы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
wp17 № 1 14-15 б.

Бу нибары кечкенә генә ялгышлыкмы?

Кечкенә бер кыз заводның морҗаларыннан төтен чыкканын һәм аның киңәеп мамыктай йомшак болытлар сыман булып киткәнен карап тора. Димәк, завод болытлар ясау өчен билгеләнгән дигән нәтиҗәгә килә ул. Бу баланың андый кечкенә ялгышлыгы көлкеле булырга мөмкин. Әмма берәр зуррак ялгышлык безнең тормышыбызга йогынты ясый ала. Мәсәлән, дару савытындагы язуны дөрес аңламау җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Рухи нәрсәләрне дөрес аңламауның нәтиҗәләре җитдирәк тә булырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер кешеләр Гайсәнең тәгълиматларын дөрес аңламаган (Яхъя 6:48—68). Алар, ишеткәннәре турында күбрәк белер урынына, Гайсә өйрәткән бар нәрсәне кире каккан. Бик кызганыч!

Сез җитәкчелек эзләп Изге Язмаларны укыйсызмы? Бу бик мактаулы. Әмма Изге Язмалардан укыган берәр нәрсәне дөрес аңламау куркынычы бармы? Әйе. Киң таралган өч ялгышлыкны карап чыгыйк.

  • Кайбер кешеләр Изге Язмалардагы «Аллаһыдан курык» дигән әмерне дөрес аңламый. Алар Аллаһыдан куркып калтырарга кирәк дип саный (Вәгазьче 12:13, Изге Язма, 2015). Әмма Аллаһы үзенә гыйбадәт кылганнарның үзенә карата шулай хис итүен теләми. Ул болай ди: «Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен» (Ишагыя 41:10). Аллаһыдан курку аңа карата тирән курку-хөрмәт хисе тоюны аңлата.

  • Ут капкан Җир

    Җир утта янып бетәрме?

    Кайберәүләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый сүзләрне ялгыш аңлый: «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар... Туу вакыты бар һәм үлү вакыты бар». Алар ясаган нәтиҗә буенча, Аллаһы һәр кешенең төгәл үләчәк вакытын билгеләгән (Вәгазьче 3:1, 2). Әмма бу өзек чынлыкта яшәү циклы турында әйтә һәм үлем һәрберебезнең өлеше икәнлегенә игътибар итә. Аллаһы Сүзе шулай ук кабул иткән карарларыбыз безнең гомер озынлыгына тәэсир итә ала икәненә өйрәтә. Мәсәлән, анда: «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт гомерне озайта»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 10:27; Зәбур 90:10; Ишагыя 55:3). Ничек алай? Мисал өчен, Аллаһы Сүзен хөрмәт иткәнгә, без эчкечелек һәм әхлаксызлык кебек зыянлы эшләрдән качачакбыз (1 Көринтлеләргә 6:9, 10).

  • Кайберәүләр Изге Язмалардагы күкләр белән җир «ялкын өчен саклана» дигән сүзләрне туры мәгънәдә аңлый һәм Аллаһы планетабызны юк итәчәк дигән нәтиҗәгә килә (2 Петер 3:7). Әмма Аллаһының вәгъдәсе буенча, ул җирне беркайчан да юк итәргә рөхсәт итмәячәк. Аллаһы «җирне нигезләренә нык урнаштырган, җир беркайчан да үз урыныннан кузгалмас» (Зәбур 104:5; Ишагыя 45:18). Планетабыз түгел, ә бу явыз дөнья төзелеше, утта юк ителгәндәй, мәңгегә юк ителәчәк. Ә күкләр сүзе туры мәгънәдә кулланылганда йолдызлы галәмне я Аллаһының тору урынын аңлатырга мөмкин. Боларның берсе дә юк ителмәячәк.

НИ ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ КАЙВАКЫТ ДӨРЕС АҢЛАМЫЙЛАР?

Өстәге мисаллардан күргәнегезчә, кешеләр еш кына Изге Язмалардан укыган өзекләрне ялгыш аңлый. Ләкин ни өчен Аллаһы моны рөхсәт итә? Кайберәүләр болай фикер йөртәдер: «Әгәр Аллаһы иң зирәк һәм бөтен нәрсәне белә икән, ул безгә һәркем җиңел генә аңлый алырлык бик ачык язылган китапны бирә алыр иде. Ни өчен ул алай эшләмәгән?» Ни өчен Изге Язмаларны еш кына дөрес аңламыйлар икәненә өч сәбәп карап чыгыйк.

  1. Изге Язмалар басынкы һәм өйрәнергә әзер кешеләр генә аңларлык итеп язылган. Гайсә Йәһвәгә болай дигән: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең» (Лүк 10:21). Изге Язмалар андагы хәбәрне дөрес карашлы кешеләр генә аңларлык итеп язылган. Горур карашка — «зирәкләргә һәм акыл ияләренә» хас сыйфатка ия кешеләр гадәттә Изге Язмаларны ялгыш аңлый. Әмма Изге Язмаларны «балалар» карашы — басынкы һәм өйрәнергә һәвәс караш белән укыган кешеләргә Аллаһы хәбәрен яхшырак аңлау бирелә. Нинди оста итеп Аллаһы Изге Язмаларны яздырткан!

  2. Изге Язмалар аны аңлар өчен Аллаһы ярдәмен эчкерсез эзләгән кешеләр өчен язылган. Гайсә үзе өйрәткән нәрсәләрне тулысынча аңлар өчен кешеләргә ярдәм кирәк булачагын күрсәткән. Алар ярдәмне ничек алыр? Гайсә болай дип аңлаткан: «Минем исемем хакына Ата җибәрәчәк ярдәмче — изге рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк» (Яхъя 14:26). Димәк, Аллаһы кешеләргә Изге Язмаларда укыганнарын аңларга ярдәм итәр өчен, үзенең изге рухын — кодрәтле эш итүче көчен җибәрә. Әмма Аллаһы үз рухын үзеннән ярдәм эзләмәгән кешеләргә бирми, шуңа күрә Изге Язмалар алар өчен еш кына аңлаешсыз булып тоела. Мәсихчеләрнең Изге Язмалар турында белемнәре күбрәк булганга, изге рух аларны аны яхшырак аңларга теләүчеләргә барып, ярдәм кулын сузарга этәрә (Рәсүлләр 8:26—35).

  3. Кешеләр Изге Язмалардагы кайбер өзекләрне билгеләнгән вакытта гына аңлый ала. Мәсәлән, Даниял пәйгамбәргә киләчәк өчен бер хәбәр язарга кушылган булган. Фәрештә аңа: «Даниял, ахыргы вакытка кадәр бу сүзләрне сер итеп сакла һәм китапны мөһерләп куй»,— дигән. Гасырлар буена күп кешеләр Изге Язмалардагы Даниял китабын укыган, ләкин чынлыкта аңлый алмаган. Асылда, Даниял үзе дә үзе язган кайбер нәрсәләрне аңламаган. Ул басынкы гына: «Барысын ишетсәм дә, бернәрсә дә аңлый алмадым»,— дип таныган. Ахыр чиктә, кешеләр Даниял язган пәйгамбәрлекне Аллаһы билгеләгән вакытта гына дөрес аңларлар иде. Фәрештә аңлаткан: «Бар, Даниял, бу сүзләр ахыргы вакытка кадәр сер булып калырга һәм мөһерләп куелган булырга тиеш». Аллаһы хәбәрләрен кем аңлаячак? Явызларның «берсе дә бу сүзләрне аңламас, төшенүчән кешеләр исә аңлар» (Даниял 12:4, 8—10). Шуңа күрә Аллаһы Изге Язмалардагы кайбер өзекләрнең мәгънәсен билгеле вакыт килгәнче ачмый.

Йәһвә Шаһитләренең кайчан да булса, әле вакыт килмәгәнгә, Изге Язмаларны дөрес аңламаганнары булганмы? Әйе. Әмма Аллаһының берәр нәрсәне ачыкларга вакыты килгәч, алар үз аңлауларын үзгәртергә әзер булган. Шулай итеп алар Мәсихнең рәсүлләреннән үрнәк ала: Гайсә рәсүлләрне төзәткәндә, алар фикер йөртүләрен басынкы гына үзгәрткән (Рәсүлләр 1:6, 7).

Кечкенә кызның болытларның чыганагы турындагы кызыклы фикере нибары кечкенә генә ялгышлыктыр. Әмма Изге Язмалар өйрәткәннәре сезнең өчен зур әһәмияткә ия. Изге Язмалардагы хәбәр һәр кеше өчен шулкадәр мөһим ки, Изге Язмаларны үзеңә генә укып аңларга тырышу җитәрлек түгел. Шуның өчен укыганнарыгызны аңлар өчен ярдәм эзләгез. Изге Язмаларны басынкы караш белән өйрәнгән, аны аңлар өчен Аллаһының изге рухына таянган, Аллаһы Изге Язмаларны аңлавыбызны аеруча теләгән вакытта яшәгәнебезгә инанган кешеләрне эзләгез. Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшергә я аларның сайттагы җентекле тикшеренүләрен укырга икеләнеп тормагыз. Изге Язмаларда мондый вәгъдә бар: «Әгәр төшенүчәнлекне чакырсаң... Аллаһы турында белем табарсың» (Гыйбрәтле сүзләр 2:3—5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу