Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb24 гыйнвар 14-15 б.
  • 26 февраль — 3 март

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 26 февраль — 3 март
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2024)
mwb24 гыйнвар 14-15 б.

26 ФЕВРАЛЬ — 3 МАРТ

ЗӘБУР 11—15

139 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Үзеңне Аллаһының тыныч яңа дөньясында күз алдыңа китер

(10 мин)

Кешеләр закон белән тәртипне санга сукмаганга, бүгенге дөнья җәбер-золым белән тулган (Зб 11:2, 3; w06 1.6. 8, абз. 3)

Без Йәһвәнең тиздән җәбер-золымны юк итәчәгенә ышана алабыз (Зб 11:5; wp16.4 11)

Йәһвә безне коткарырга вәгъдә итә; моның турында уйлану яңа дөньяны сабырлык белән көтәргә булыша ала (Зб 13:5, 6; w17.08 7, абз. 15)

Төнлә урманда агач астында тыныч кына кыз бала йоклый. Ә агачта аның өстендәрәк пантера ял итә.

КИҢӘШ. Йәзәкил 34:25 укы һәм үзеңне андагы тыныч шартларда күз алдыңа китер (kr 236, абз. 16).

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 14:1. Ни өчен бу шигырьдә сурәтләнгән фикер йөртү мәсихчеләр өчен дә куркыныч булырга мөмкин? (w13 15.9. 19, абз. 12)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

(4 мин) Зб 13:1—14:7 (th 2 дәрес)

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(2 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешене Кичәгә чакыр (lmd 5 дәрес, 3 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(1 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешене Кичәгә чакыр (lmd 3 дәрес, 4 пункт).

6. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешене Кичәгә чакырганда, аның кызыксынуы уяна (lmd 7 дәрес, 4 пункт).

7. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) lff 13 дәрес, йомгаклау, кабатлау һәм максат. «Өстәмә материал» өлешеннән берәр мәкаләне кулланып, өйрәнүчегезгә Аллаһының ялган дингә карата хисләрен аңларга булышыгыз (th 12 дәрес).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

8 җыр

8. «Зирәклек сугыш коралларыннан яхшырак»

(10 мин). Фикер алышу.

«Иманга ия кешеләрдән үрнәк алыгыз: Ләмәктән түгел, ә Идристән» дигән видеороликтан күренеш: гаилә башы Изге Язмалардан укыган өзек турында уйлана. Ул мәгарәдә кораллар тоткан кешеләрдән яшеренгән Идрисне күз алдына китерә.

Дөньяда җәбер-золым көннән-көн арта бара. Без үзебез дә көч куллану корбаны булып киткәнбездер. Бу бездә күп борчылулар уятырга мөмкин. Йәһвә моны белә һәм шулай ук безнең үзебезне якланган итеп хис итәргә теләгәнебезне дә аңлый. Ул безне күп юллар, шул исәптән үзенең Сүзе, Изге Язмалар, ярдәмендә яклый (Зб 12:5—7).

Изге Язмаларда «сугыш коралларыннан яхшырак» зирәклек турында әйтелә (Вг 9:18). Аллаһы Сүзендәге зирәк принциплар безгә үзебезне якларга булыша ала. Менә аларның кайберсе:

  • Вг 4:9, 10. Куркыныч урыннарда һәм шартларда ялгыз калмагыз

  • Гс 22:3. Җәмәгать урыннарында һәрвакыт уяу булыгыз

  • Гс 26:17. Кешеләр ызгышына кысылмагыз

  • Гс 17:14. Хәл киеренкеләнә барса, куркыныч урыннан шунда ук китегез. Протестта катнашучылардан еракта торыгыз

  • Лк 12:15. Милкегезне сакларга тырышып, беркайчан да тормышыгызны куркыныч астына куймагыз

«Иманга ия кешеләрдән үрнәк алыгыз: Ләмәктән түгел, ә Идристән» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

Бу видеодагы гаилә башлыгының карарына һәм тәртибенә Идрис үрнәге ничек тәэсир итте? (Ев 11:5)

Кайбер очракларда мәсихче, үзен һәм үз милкен яклар өчен, акыллы чаралар күрергә кирәк дип саныйдыр. Шулай да ул кеше үтерүдә гаепле булмас өчен көченнән килгәнне эшләргә тиеш (Зб 51:14; «Күзәтү манарасы» 2017 ел, июль чыгарылышындагы «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне кара).

9. Кичәгә чакыру кампаниясе шимбә, 2 март көнне башланачак

(5 мин) Өлкәннең нотыгы. Җыелышыгызда кампания, махсус нотык һәм Кичәнең ничек оештырылганы турында сөйлә. Вәгазьчеләрнең март һәм апрель айларында, 15 сәгать вәгазьләп, ярдәмче пионер булып хезмәт итәргә мөмкинлекләре бар икәнен әйт.

10. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

(30 мин) bt 6 бүлек, абз. 9—17

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 40 җыр һәм дога

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу