ДӘРЕС 57
Җитди гөнаһ кылсагыз, сезгә нәрсә эшләргә?
Сез Йәһвәне нык яратсагыз да һәм аны рәнҗетәчәк нәрсәләр эшләмәскә тырышсагыз да, вакыт-вакыт хаталар эшләячәксез. Әмма кайбер гөнаһлар башкаларына караганда җитдирәк (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Җитди гөнаһ кылсагыз, шуны истә тотыгыз: Йәһвә сезне әле дә ярата; ул сезне кичерергә һәм сезгә ярдәм итәргә әзер.
1. Йәһвә безне кичерсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?
Йәһвәне яраткан кешеләр, җитди гөнаһ кылганнарын аңлагач, бик үкенә. Ләкин аларны Йәһвәнең үз халкына биргән мондый вәгъдәсе юата: «Гөнаһларыгыз җете кызыл тукыма кебек булса да, алар кардай ак булып китәр» (Ишагыя 1:18). Без чын күңелдән тәүбә итсәк, Йәһвә безне тулысынча кичерә. Тәүбә итү нәрсәне аңлата? Кылган гөнаһыбызга үкенү безне начарны эшләмәскә һәм Йәһвәдән кичерүен сорарга этәрәчәк. Аннан соң безгә гөнаһ кылуга китергән начар фикер йөртүдән һәм гадәтләрдән арынырга тырышырга кирәк. Шулай ук без Аллаһының саф нормалары буенча яшәр өчен бар тырышлыкларыбызны куярга тиеш. (Ишагыя 55:6, 7 укы.)
2. Гөнаһ кылсак, Йәһвә безгә өлкәннәр аша ничек ярдәм итәчәк?
Җитди гөнаһ кылсак, Йәһвә безгә «җыелыш өлкәннәрен чакырырга» куша. (Ягъкуб 5:14, 15 укы.) Бу билгеләнгән ир-атлар Йәһвәне һәм аңа хезмәт иткән кешеләрне ярата. Алар безгә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне яңадан торгызырга булыша ала. Өлкәннәр моңа махсус өйрәтелгән (Гәләтиялеләргә 6:1).
Җитди гөнаһ кылсак, өлкәннәр безгә ничек ярдәм итәчәк? Ике я өч өлкән безне Изге Язмалар ярдәмендә төзәтәчәк. Алар шулай ук безгә бүтән гөнаһ кылмаска ярдәм итәчәк гамәли киңәшләр бирер. Өлкәннәр, җыелышны зыянлы тәэсирдән яклар өчен, җитди гөнаһ кылган һәм тәүбә итмәгән кешене җыелыштан читләштерәчәк.
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Йәһвәнең җитди гөнаһ кылган кешегә ничек ярдәм иткәнен белегез. Шулчак сез Йәһвәнең ярдәмен күбрәк кадерләрсез.
3. Гөнаһны тану савыгырга булыша
Без эшләгән һәр гөнаһ Йәһвәне рәнҗетә, шуңа күрә без гөнаһларыбызны аның алдында танырга тиеш. Зәбур 32:1—5 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен гөнаһларыбызны яшермичә Йәһвәгә сөйләп бирү безнең өчен файдалы?
Гөнаһларыбызны Йәһвә алдында танудан тыш, өлкәннәрдән ярдәм эзләсәк, безгә күпкә җиңелрәк булачак. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.
Өлкәннәр бу абый-кардәшкә Йәһвәгә кире кайтырга ничек ярдәм иткән?
Өлкәннәр белән үзебезне намуслы тотыйк. Алар безгә ярдәм итәргә тели. Ягъкуб 5:16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен, без намуслы булсак, өлкәннәргә безгә ярдәм итү җиңелрәк булачак?
Гөнаһыгыз турында Йәһвәгә сөйләгез, өлкәннәр белән намуслы булыгыз һәм Йәһвәнең ярдәмен кабул итегез
4. Йәһвә гөнаһ кылганнарга шәфкатьле
Җитди гөнаһ кылган кеше Йәһвәнең нормалары буенча яшәргә теләмәсә, ул җыелыштан читләштерелә, һәм без аның белән бөтен элемтәләрне өзәбез. 1 Көринтлеләргә 5:6, 11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ачыткы камырны ачыткан кебек, тәүбә итмәгән гөнаһ кылучы белән аралашу җыелышка ничек тәэсир итәчәк?
Йәһвә гөнаһ кылганнарга карата шәфкатьле. Аңардан үрнәк алып, өлкәннәр дә җыелыштан читләштерелгәннәргә карата мәрхәмәтле һәм аларга ярдәм кулы суза. Җыелыштан читләштерелгән күп кешеләр соңрак кире кайткан. Бу төзәтү аларга, авырту китерсә дә, аңнарына кайтырга булышкан (Зәбур 141:5).
Йәһвәнең гөнаһ кылган кешеләргә мөнәсәбәте аның зирәк, шәфкатьле һәм кайгыртучан булуын ничек күрсәтә?
5. Тәүбә итсәк, Йәһвә безне кичерә
Гайсәнең бер мисалы Йәһвәнең, кеше тәүбә иткәндә, нәрсә хис иткәнен аңларга ярдәм итә. Лүк 15:1—7 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Бу шигырьләрдән сез Йәһвә турында нәрсә белдегез?
Йәзәкил 33:11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Тәүбә итү нинди мөһим адымны үз эченә ала?
Йәһвә, көтүче кебек, үз сарыклары турында назлы кайгырта
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Гөнаһым турында өлкәннәргә сөйләргә куркам, мине бит җыелыштан читләштерерләр»,— дип әйтә.
Шулай дип уйлаган кешегә сез нәрсә дияр идегез?
ЙОМГАКЛАУ
Без җитди гөнаһ кылсак, ләкин чын күңелдән тәүбә итеп, начарны эшләмәскә тәвәккәл булсак, Йәһвә безне кичерәчәк.
Кабатлау
Ни өчен Йәһвә алдында гөнаһларыбызны тану безнең өчен файдалы?
Гөнаһларыбыз кичерелсен өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?
Ни өчен безгә, җитди гөнаһ кылсак, өлкәннәрдән ярдәм сорарга кирәк?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Ишагыя 1:18 дә Йәһвәнең мәрхәмәтле булуы сурәтләнә. Андый мәрхәмәтне кичергән бер ир-ат турында карагыз.
Өлкәннәр җитди гөнаһ кылган мәсихчеләргә ничек ярдәм итә?
Мәсихче тәүбә итмәсә дә, аңа ярату белән мәрхәмәтнең ничек күрсәтелгәнен белегез.
«Җыелыштан читләштерелгәннәргә ярдәм» («Күзәтү манарасы» 2024 ел, август)
«Мин Йәһвәгә кире кайтырга булдым» дигән мәкаләдән хакыйкатьне калдырган бер ир-атны җыелышка кайтырга нәрсә дәртләндергән икәнен белегез.