Ни өчен Аллаһы Нухны хуплаган? Бу безнең өчен мөһимме?
БЕЗ күбебез мөһим хәбәр ишеткән вакытларны хәтерлибез. Безнең кайда булганыбыз һәм нәрсә эшләгәнебез генә түгел, ә шулай ук үзебезне ничек тотканыбыз да истә кала. Нух та Йәһвә Аллаһыдан, Галәмнең Хакименнән, хәбәр алган көнне онытмаган. Моннан мөһимрәк хәбәр булмаган. Йәһвә аңа «бөтен кешелекне» юк итәргә карар иткәне турында әйткән. Нухка үзен, гаиләсен һәм һәр төрдән хайваннарны коткарыр өчен, зур көймә төзергә йөкләмә бирелгән (Яратылыш 6:9—21).
Нух ничек җавап биргән? Хәбәрне ишеткәч, ул шатланганмы яки ризасызлык белдергәнме? Хатынына һәм гаиләсенә бу хәбәрне ул ничек сөйләгән? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Анда болай диелгән: «Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде» (Яратылыш 6:22).
Бу бик мөһим сүзләр, чөнки бу Аллаһы Нухны ни өчен хуплаганын өлешчә күрсәтә: Нух Аллаһы кушканны үтәргә теләгән (Яратылыш 6:8). Ә тагын нинди сәбәп аркасында Нух Аллаһы илтифатына ия булган? Бу сорауга җавап алу бик мөһим, чөнки Аллаһы кабат җирне явызлыктан чистартканда исән калыр өчен, без Нухка охшарга тиеш. Башта Туфан алдыннан Нухның тормышы нинди булганын карап чыгыйк.
Җиргә җеннәр төшә
Нух кешелек тарихының башында яшәгән. Ул беренче кеше барлыкка китерелгәннән соң якынча бер мең ел узгач туган. Күп кешеләр ул вакытта вәхшиләр — йонлач, акылга сай, бөкре һәм кулларына калын таяк тоткан кешеләр — яшәгән дип уйлый, ләкин бу алай булмаган. Ул көннәрдә кешеләрнең тимердән һәм бакырдан чүкеп ясалган кораллары булган, һәм Нух көймәне төзүдә, бәлки, аларны куллангандыр. Аларның шулай ук музыка кораллары да булган. Кешеләр өйләнешкәннәр, гаиләләр корганнар, иген урганнар һәм мал-туар тотканнар. Алар сату-алу эше белән шөгыльләнгәннәр. Бу яклардан ул көннәрдәге тормыш бүгенге тормышка охшаш булган (Яратылыш 4:20—22; Лүк 17:26—28).
Ләкин аермалары да булган. Бер аерма — кешеләр күпкә озаграк яшәгән. Кешенең 800 яшьтән күбрәк яшәве гадәти булган. Мәсәлән, Нух 950 ел яшәгән, Адәм — 930, ә Нухның бабасы Мәтушалах 969 яшькә кадәр яшәгән (Яратылыш 5:5, 27; 9:29)a.
Башка аерма Яратылыш 6:1, 2 дә сурәтләнә: «Җир йөзендә адәм балалары үрчегәннән үрчеде, аларның кызлары туа башлады. Аллаһы угыллары, адәм кызларының чибәрлекләрен күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлап алалар иде». Бу «Аллаһы угыллары» күктән төшеп, кеше кыяфәтенә кергән һәм кешеләр арасында яшәгән фәрештәләр булганнар. Аларны җиргә Аллаһы җибәрмәгән, һәм алар җиргә кешеләргә ярдәм итәр өчен төшмәгән. Киресенчә, алар җирдәге матур хатын-кызлар белән җенси якынлык кылыр өчен «үзләренең [күктәге] торакларын ташлап киткән». Алар җеннәр булып киткән (Яһүд 6).
Фетнәче, бозык, кешеләрдән күпкә акыллырак һәм көчлерәк булган бу җеннәр кешеләргә бик начар тәэсир иткәннәр. Алар, күрәсең, кешелек җәмгыятен күзәтеп торганнар һәм кешеләр белән идарә иткәннәр. Мәсәлән, җинаятьчеләрнең башлыгы үзенең кем икәнен яшереп, үз явыз эшләрен астыртын башкара. Җеннәр исә Аллаһы урнаштырган тәртипкә ачыктан-ачык каршы чыкканнар.
Бу Аллаһы уллары хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәткә кергәннәр, һәм хатын-кызлар балалар тапкан, бу балалар үскәч әзмәверләр булып киткән. Алар турында болай дип язылган: «Ул заманнарда һәм аннан соң да, бигрәк тә Аллаһы угылларының адәм кызларын хатынлыкка алып, бала-чага үрчетеп яшәгән көннәрендә, җир йөзендә элек-электән шөһрәтле, көчле әзмәверләр бар иде» (Яратылыш 6:4). Әзмәверләрдән бик нык курыкканнар. «Әзмәвер» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «егучылар», яисә башкаларны егылырга мәҗбүр итүчеләр дигәнне аңлата. Алар кеше үтерүчеләр булганнар, һәм аларның кансыз җинаятьләре, бәлки, борынгы мифларда һәм риваятьләрдә чагылган.
Тәкъва кешеләр кайгыра
Тәүрат буенча, ул вакытта яшәгән кешеләр арасында әхлаксызлык һәм бозыклык киң таралган булган. Анда болай дип әйтелә: «Җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта... Җир йөзе... явызлыкка кереп баткан иде... Адәм балалары тугры юлдан читкә тайпылганнар иде» (Яратылыш 6:5, 11, 12).
Нух андый дөньяда яшәсә дә, үз замандашларыннан аерылып торган: ул «Аллаһы юлында йөрүче» «тугры» кеше булган (Яратылыш 6:9). Тәкъва кешегә бозык җәмгыятьтә яшәү җиңел түгел. Кешеләрнең сүзләре һәм эшләре Нухны бик боектыргандыр. Аның хисләре Туфаннан соң яшәгән башка тәкъва кеше Лутның хисләренә охшаш булгандыр. Содом шәһәренең бозык кешеләре арасында яшәгән Лут «азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интеккән» һәм «азгыннар арасында яшәгәндә, аларның әхлаксыз эшләрен күреп һәм ишетеп, чын күңеленнән көннән-көн газап чиккән» (2 Петер 2:7, 8). Нух белән дә шулай булгандыр.
Сезгә хәбәрләрдәге коточкыч вакыйгалар яки кешеләрнең бозык тәртипләре кайгы китерәме? Алайса, сез Нухның хисләрен аңлыйсыздыр. Аңа 600 яшенә кадәр явыз дөньяны түзеп тору никадәр авыр булганын күз алдына китерегез. Туфан килгәндә ул нәкъ шул яшендә булган. Нух котылуны түземсезлек белән көткәндер! (Яратылыш 7:6).
Нухның аерылып торырга батырлыгы булган
Нух «замандашлары арасында саф» булган (Яратылыш 6:9). Игътибар итегез: Изге Язмалар буенча, ул үз замандашлары карашыннан түгел, ә алар арасында саф булган. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул Аллаһы каршында саф булган, ләкин Туфанга кадәр яшәгән кешеләр өчен Нух сәер булган. Без шуңа ышана алабыз: ул күпчелек кеше йөрткән фикер белән ризалашмаган, шулай ук ул көннәрдәге бозык күңел-ачуларда һәм эшләрдә катнашмаган. Нух көймәне төзи башлаганда, кешеләр аңа ничек караганын күз алдыгызга китерегез! Алар аңардан көлгәндер. Бу кешеләр Нухның сүзләрен чынга алмаганнар.
Моннан тыш Нухның нык иманы булган һәм ул аны яшермәгән. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул «тәкъва тормышны вәгазьләүче» булган (2 Петер 2:5). Әлбәттә, Нух каршы килүләр булачагын белгән. Аның карт бабае Ханок тәкъва кеше булган, ул Аллаһы явызларга каршы хөкемен үтәячәк икәне турында пәйгамбәрлек иткән. Моның аркасында ул каршы килүләр белән очрашкандыр, ләкин Аллаһы Ханокка каршы килүчеләргә аны үтерергә рөхсәт итмәгән (Яратылыш 5:18, 21—24; Еврейләргә 11:5; 12:1; Яһүд 14, 15). Шайтан, җеннәр, әзмәверләр һәм каршы килгән яки ваемсыз булган күп кеше арасында яшәгәнгә, Нухка батырлык һәм Йәһвәнең аны саклап калырга сәләтенә иман кирәк булган.
Аллаһының хезмәтчеләренә аңа хезмәт итмәгән кешеләр һәрвакыт каршы килә. Хәтта Гайсә Мәсихне дә нәфрәт иткәннәр, һәм аның шәкертләре белән дә шулай булган (Маттай 10:22; Яхъя 15:18). Күпчелек кеше Аллаһыга хезмәт итмәсә дә, Нухның аңа хезмәт итәргә батырлыгы булган. Ул Аллаһыга каршы килгән кешеләргә яраклы булуга караганда, Йәһвәнең хуплавын алу күпкә мөһимрәк икәнен аңлаган. Һәм Нух Аллаһының хуплавын алган.
Нух төшенгән
Белгәнебезчә, Нух башкаларга батырлык белән вәгазьләгән. Кешеләр ул алып килгән хәбәргә ничек караган? Изге Язмалар буенча, Туфан килгәнче кешеләр «ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр». Алар кисәтүче хәбәрне тыңламаганнар (Маттай 24:38, 39).
Гайсә безнең көннәрдә дә шулай булачак дип әйткән. Йөз елдан күбрәк Йәһвә Шаһитләре Йәһвәнең тәкъва яңа дөньяны урнаштырырга вәгъдәсен үтәр өчен эш итәчәге турында кисәтәләр. Миллионлаган кеше бу хәбәрне ишетеп уйланса да, миллиардлаган кеше төшенми. Алар Туфанның чыннан да булганын һәм мөһимлеген «юри» игътибарсыз калдыралар (2 Петер 3:5, 13).
Әмма Нух төшенгән. Ул Йәһвә Аллаһының аңа әйткән сүзләренә ышанган. Андый тыңлаучанлык котылуга китергән. Рәсүл Паул болай дип язган: «Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Аңа буйсынып, гаиләсен коткару өчен көймә төзегән» (Еврейләргә 11:7).
Үрнәк алырлык мисал
Нух төзегән көймә футбол кырыннан да озынрак һәм биш этажлы бинадан да биегрәк булган. Ул агачтан ясалган иң зур корабльдән 30 дан артык метрга озынрак булган. Корабльләрдән аермалы буларак, Нух төзегән көймә батмыйча су өстендә торырга гына тиеш булган. Әмма аны төзер өчен иң алдынгы төзү алымнары кирәк булган. Һәм ул эчтән һәм тыштан сумала белән капланырга тиеш булган. Төзүгә, бәлки, 50 елдан күбрәк вакыт киткәндер (Яратылыш 6:14—16).
Өстәвенә, Нух үз гаиләсе һәм хайваннар өчен бер елга җитәрлек ризык әзерләргә тиеш булган. Туфан килгәнче хайваннарны җыеп, көймәгә кертергә кирәк булган. «Нух Раббысының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәгән». Барысы да әзер булгач һәм Йәһвә көймәнең ишеген япкач, Нух шатлангандыр (Яратылыш 6:19—21; 7:5, 16).
Аннан соң Туфан килгән. Яңгыр 40 көн һәм 40 төн буе яуган. Барысы да көймәдә сулар киткәнче бер ел дәвамында калырга тиеш булган (Яратылыш 7:11, 12; 8:13—16). Бар явыз кешеләр юкка чыккан. Бары тик Нух һәм аның гаиләсе исән калган һәм чистартылган җирдә яши башлаган.
Инҗилдә Нух көннәрендәге Туфан турында «киләчәктә ни буласын кисәтүче сабак» дип әйтелә. Нинди мәгънәдә? Инҗилдә болай дип әйтелгән: «Хәзерге күк һәм җир ут белән юк ителү өчен хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә алар яндырылып бетереләчәкләр һәм дәһриләр һәлак ителәчәкләр». Әмма Нух көннәрендәге кебек исән калган кешеләр булачак. «Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен белә». Моңа шикләнмәгез! (2 Петер 2:5, 6, 9; 3:7).
Нух явыз кешеләр арасында яшәсә дә, тәкъва һәм Аллаһыга тугры кеше булган. Ул Аллаһыны тулысынча тыңлаган. Ул дөреслекне эшләү Аллаһыга хезмәт итәргә теләмәгән кешеләр ягыннан кимсетеп карауга һәм нәфрәт итүгә китерер икәнен белгән, әмма моңа да карамастан аның дөреслекне эшләргә батырлыгы булган. Бу яклардан Нухтан үрнәк алып, без Аллаһының илтифатына ия булачакбыз һәм тиздән киләчәк яңа дөньяда яшәргә өметебез булачак (Мәдхия 36:9, 10).
[Искәрмә]
a «Кешеләр чыннан да шулай озак яшәгәнме?» дигән мәкаләне карагыз. «Уяныгыз!» журналы (рус) 2007 ел, июль, 30 нчы бит.
[5 биттәге өстәмә сүзләр]
Борынгы риваятьләргә дә әзмәверләрнең кансыз җинаятьләре тәэсир иткәндер
[7 биттәге иллюстрация]
Нухтан үрнәк алып, без Аллаһының илтифатына ия була алабыз
[5 биттәге иллюстрация астында язылган текст]
Alinari/Art Resource, NY