СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Алар явыз патшадан качып котыла
ГАЙСӘНЕҢ ГАИЛӘСЕ МИСЫРГА КАЧЫП КИТӘ
ЙОСЫФ ҮЗ ГАИЛӘСЕ БЕЛӘН НАСАРАГА КҮЧЕНӘ
Йосыф Мәрьямне йокысыннан уятып, аңа ашыгыч хәбәр әйтә. Йәһвә фәрештәсе аңа яңа гына төшендә күренеп, болай дигән: «Тор да, баланы анасы белән алып, Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал, чөнки Һируд баланы табып үтерергә җыена» (Маттай 2:13).
Алар шунда ук җыенып, төнлә юлга чыга. Һәм бу бик вакытлы була, чөнки Һируд йолдызчыларның үзен алдаганнарын белеп ала. Аның кушуы буенча, алар, Гайсәне эзләп тапкач, бу турыда Һирудка хәбәр итәргә тиеш иделәр. Әмма алар, аңа хәбәр итмичә, илне калдырып китә. Һирудның ачуы кайный. Шуңа күрә ул, Гайсәне үтерергә теләп, Бәйтлеһемдә һәм аның тирәсендә яшәүче ике яшькә кадәр булган бөтен ир балаларны үтерергә куша. Баланың яшен ул Көнчыгыштан килгән йолдызчылардан алган мәгълүматка нигезләнеп санап чыгара.
Кечкенә ир балаларның үтерелүе — җан өзгеч хәл! Без күпме бала үтерелгәнен белмибез, ләкин кайгырган әниләр үкереп һәм ыңгырашып елаганда, Изге Язмаларда Аллаһының пәйгамбәре Ирмия аша әйтелгән пәйгамбәрлек үтәлә (Ирмия 31:15).
Ул арада Йосыф үз гаиләсе белән Мисырга барып җитә һәм шунда кала. Бер төнне Йәһвә фәрештәсе Йосыфка төшендә яңадан күренә. «Тор да, бала белән аның анасын алып, Исраил җиренә кайт,— дип әйтә фәрештә,— чөнки бала җанын эзләүчеләр үлделәр» (Маттай 2:20). Шуңа күрә Йосыф гаиләсе белән туган иленә кайтырга була. Шулай итеп Изге Язмалардагы тагын бер пәйгамбәрлек үтәлә: Аллаһы Улы Мисырдан чакырып алына (Һошия 11:1).
Йосыфның, күрәсең, Яһүдиядә, бәлки, Мисырга качып киткәнгә хәтле яшәгән Бәйтлеһем шәһәре янында урнашасы килә. Ләкин ул Яһүдиядә Һирудның явыз улы Архелай патшалык иткәнен белеп ала, һәм Йәһвә аны яңадан төш аша хәвеф турында кисәтә. Шуңа күрә Йосыф үз гаиләсе белән төньякка китеп, Гәлиләядә Насара шәһәрендә, яһүдләрнең дини тормышы үзәгеннән читтә урнаша. Монда Гайсә үсә, һәм шулай итеп «аны насаралы дип атарлар» дигән тагын бер пәйгамбәрлек үтәлә (Маттай 2:23).