ИЛЛЕ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Кешене нәрсә нәҗесли?
МАТТАЙ 15:1—20 МАРК 7:1—23 ЯХЪЯ 7:1
ГАЙСӘ КЕШЕ ЙОЛАЛАРЫН ФАШ ИТӘ
Б. э. 32 елының Пасах бәйрәме якынлашып килә. Гайсә Гәлиләядә вәгазьли. Аннары ул, Аллаһының кануны таләп иткәнчә, мөгаен, Иерусалимга Пасах бәйрәменә бара. Әмма Гайсә анда яшерен бара, чөнки яһүдләр аны үтерергә мөмкинлек эзли (Яхъя 7:1). Аннан соң ул Гәлиләягә кайта.
Гайсә янына Иерусалимнан фарисейлар һәм канунчылар килгәндә, ул, бәлки, Кәпернаумда була. Алар ни өчен килә? Алар аны дини кануннарны бозуда гаепләр өчен сәбәпләр эзли. «Ни өчен синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар һәм ашар алдыннан кулларын юмыйлар?» — дип сорый алар (Маттай 15:2). Аллаһы үз халкына беркайчан да кулларны терсәккә кадәр юарга кирәк димәгән (Марк 7:3). Әмма фарисейлар бу йоланы үтәмәүне җитди гөнаһ дип саный.
Гаепләүләренә җавап бирер урынына, ул аларның белә торып Аллаһы канунын бозганнары турында әйтә. «Ә ни өчен сез үзегез йолагыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз? — дип сорый ул.— Мәсәлән, Аллаһы: „Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“ һәм „Үз атасын я анасын хурлаган кеше үтерелергә тиеш“,— дигән. Ә сез: „Әгәр кеше үз атасына яки анасына: „Син файдалана алган бар нәрсәм — Аллаһыга багышланган бүләк“,— дисә, аңа инде атасын ихтирам итәсе юк“,— дисез» (Маттай 15:3—6; Чыгыш 20:12; 21:17).
Әйе, фарисейлар акча, мал-мөлкәт яки башка нәрсә Аллаһыга бүләк итеп багышланса, ул гыйбадәтханәнеке булып китә һәм аны инде башка төрле максат өчен кулланып булмый дип әйтә. Ләкин, асылда, багышланган бүләк аны бүләк иткән кешедә кала. Мәсәлән, угыл, үзенең акчасын я милкен бу — корбан, ягъни Аллаһыга я гыйбадәтханәгә багышланган бүләк дип әйтергә мөмкин. Янәсе гыйбадәтханәнең бу бүләккә хәзер бөтен хокукы бар. Бу акчаны я милекне угыл һаман да куллана алса да, ул аны ярдәмгә мохтаҗ булган карт ата-анасына ярдәм итәр өчен кулланып булмый ди. Шулай итеп ул аларга карата бурычын үтәүдән кача (Марк 7:11).
Фарисейларның Аллаһы канунын шулай бозып күрсәткәненә ачуы чыгып, Гайсә болай ди: «Моның белән сез үз йолагыз хакына Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез. Икейөзлеләр, Ишагыя сезнең турында дөрес пәйгамбәрлек иткән: „Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтә, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына“». Фарисейлар Гайсәнең каты тәнкыйтенә җавап кайтармый. Шуңа күрә ул халыкны чакырып ала да болай ди: «Тыңлагыз һәм төшенегез: кешене авызына кергән нәрсә түгел, ә авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли» (Маттай 15:6—11; Ишагыя 29:13).
Соңрак өйдә шәкертләре Гайсәдән: «Синең сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗегәннәрен беләсеңме?» — дип сорый. «Күктәге Атам утыртмаган һәр үсемлек тамыры белән йолкып алыначак,— дип җавап бирә Гайсә.— Калдырыгыз аларны. Сукыр җитәкчеләр алар. Ә сукыр сукырны җитәкләп барса, икесе дә чокырга төшәчәк» (Маттай 15:12—14).
Петер шәкертләр исеменнән Гайсәдән кешене нәрсә нәҗесли икәнлеген ачыкларга сорагач, Гайсә гаҗәпләнә сыман. Ул болай ди: «Авызга кергән һәр нәрсә карын аша үтә һәм тәннән чыга. Әллә сез моны белмисезме? Ә кешенең авызыннан чыккан нәрсәләр аның күңеленнән чыга. Шулар аны нәҗесли дә. Мәсәлән, явыз уйлар, үтерү, зина, фәхешлек, урлау, ялган шаһитлек, көфер сүзләр кешенең күңеленнән чыга һәм аны нәҗесли, ә юмаган куллар белән ашау кешене нәҗесләми» (Маттай 15:17—20).
Гайсә бу сүзләр белән чисталыкны тотмауга өндәми. Аның кешегә, ризык әзерләр я табынга утырыр алдыннан кулларын юарга кирәкми, дип әйтәсе килми, юк. Ул дини җитәкчеләрнең икейөзлелеген хөкем итә. Алар кеше уйлап чыгарган йолаларга нигезләнеп, Аллаһының гадел кануннарын читләтеп үтәргә тырыша. Әйе, кешене аның күңеленнән чыккан явыз эшләр нәҗесли.