Син Йәһвә хакимлеге ягында торасыңмы?
«Халыкларга әйтегез: Ходай патшалык итә» (МӘДХИЯ 95:10).
1, 2. а) Б. э. 29 елында, октябрь айларында нинди мөһим вакыйга булган? б) Бу вакыйганың Гайсә өчен нинди әһәмияте булган?
БЕЗНЕҢ эраның 29 елында, октябрь айларында тарихта моңа кадәр булмаган бер мөһим вакыйга була. Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә моның турында болай дип әйтелә: «Чумдырылу белән үк Гайсә судан чыкты. Шул вакытта ук күкләр ачылды, һәм Ул Үзенә Аллаһы Рухының күгәрчен рәвешендә иңүен күрде. Күктән: „Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым“,— дигән тавыш килде». Бу вакыйга Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең дүртесе дә язган вакыйгаларның берсе (Маттай 3:16, 17; Марк 1:9—11; Лүк 3:21, 22; Яхъя 1:32—34).
2 Гайсә өстенә изге рух иңгәч, аның Майланган Зат, ягъни Мәсих, икәнлеге ачылган (Яхъя 1:33). Ниһаять вәгъдә ителгән «нәсел» килгән! Чумдыручы Яхъя алдында басып торган кешенең үкчәсен Шайтан чагачак, ә ул үзе Йәһвәгә һәм аның хакимлегенә каршы чыккан төп дошманның башын ярачак (Яратылыш 3:15). Шул вакыттан Гайсә ачык итеп шуны аңлаган: ул Йәһвәнең аның хакимлеге һәм Патшалыгы белән бәйле ихтыярын үтәр өчен, барысын эшләргә тиеш.
3. Гайсә Йәһвә хакимлеге ягында торуын күрсәтер өчен, үзе үтәячәк роленә ничек әзерләнгән?
3 Мондый җаваплы йөкләмәне үтәргә әзерләнер өчен, «Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн елгасы буеннан чүлгә китте, һәм Рух Аны чүл буйлап йөртте» (Лүк 4:1; Марк 1:12). Анда 40 көн дәвамында Гайсә Шайтан күтәргән хакимлек турындагы сорау хакында җитди уйлана алган. Ул Йәһвә хакимлеге ягында торуын ничек күрсәтә ала? Ул моның турында да уйланган. Бу сорау күктәге һәм җирдәге барлык затларга кагыла. Шуңа күрә безгә дә Гайсәнең тугры хезмәте турында уйланырга кирәк һәм үзебезгә: «Йәһвә хакимлеге ягында торуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?» — дигән сорау бирергә кирәк (Әюб 1:6—12; 2:2—6).
Хакимлек турындагы сорау күтәрелә
4. Ничек Шайтан хакимлек турындагы сорауга кагылып киткән?
4 Әлбәттә, Шайтан да без әйтеп киткән вакыйгаларга игътибар иткән. Ул шунда ук Аллаһы «хатын-кызының» төп «нәселенә» һөҗүм итә башлаган (Яратылыш 3:15). Шайтан өч тапкыр Гайсәне вәсвәсәгә тарткан: ул Гайсәне аның үзе өчен уңайлы булып күренгән, әмма Атасы ихтыярына каршы булган эшләр башкарырга котырткан. Өченче вәсвәсә хакимлек турындагы сорауга бәйле булган. Шайтан Гайсәгә «дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен күрсәтеп», аңа оятсыз тәкъдим ясаган: «Әгәр Син йөзтүбән капланып, миңа табынсаң, боларның һәммәсен Сиңа бирермен!» Гайсә «дөньядагы барлык патшалыклар» Иблис кулында икәнен белгән һәм үзенең кемнең хакимлеге ягында торуын күрсәтеп: «Кит, шайтан!.. Язылган: „Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит“»,— дигән (Маттай 4:8—10).
5. Гайсә нинди авыр йөкләмәне үтәргә тиеш булган?
5 Гайсә үзенең бар тормышы белән аның өчен иң мөһиме — Йәһвә хакимлеге ягында тору икәнен күрсәткән. Ул шуны аңлаган: аңа Йәһвәнең хакимлек итәргә хакы бар икәнен күрсәтер өчен, Аллаһыга үлеменә кадәр тугры калырга кирәк. Аның Шайтан тарафыннан үтерелүе турында пәйгамбәрлек итеп әйтелгән булган: хатын-кызның нәселе үкчәсенә чагылачак (Маттай 16:21; 17:12). Гайсә шулай ук шуны да күрсәтергә тиеш булган: Аллаһы Патшалыгы — бу идарә итү органы, һәм Йәһвә Патшалыкка Шайтан күтәргән фетнәне бастырырга һәм барлыкка китерелгәннәр арасында тынычлык һәм тәртип урнаштырырга хакимлек биргән (Маттай 6:9, 10). Гайсә бу авыр йөкләмәне ничек үтәгән?
«Аллаһы Патшалыгы якынлашты!»
6. Гайсә Патшалык — бу Аллаһының «иблис эшләрен җимерәчәк» коралы икәнен ничек күрсәткән?
6 Башта «Гайсә, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сөйләп, Гәлиләягә килде. Ул әйтте: „Вакыт җитте! Аллаһы Патшалыгы якынлашты!“» (Марк 1:14, 15). «Мин башка шәһәрләргә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне җиткерергә тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем»,— дигән ул (Лүк 4:18—21, 43). Гайсә «Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп», бөтен Исраил җирләре буйлап үткән (Лүк 8:1). Гайсә шулай ук күп могҗизалар эшләгән: меңләгән кешеләрне ашаткан, давылны тынычландырган, авыруларны дәвалаган һәм үлгәннәрне терелткән. Бу могҗизалар аша ул Аллаһы кешеләрнең Гадәндәге фетнәсе китергән бар бәла-казаларны юк итә ала икәнен һәм шуның белән «иблис эшләрен җимерә» ала икәнен күрсәткән (1 Яхъя 3:8).
7. Гайсә үз шәкертләренә нинди эшне башкарырга кушкан, һәм бу нинди җимешләр китергән?
7 Патшалык турындагы яхшы хәбәр бөтен җирдә игълан ителсен өчен, Гайсә тугры шәкертләр җыйган һәм аларны вәгазьләргә өйрәткән. Башта ул 12 рәсүленә «Аллаһы Патшалыгы хакында вәгазь сөйләргә» кушкан (Лүк 9:1, 2). Шуннан соң ул үзенең башка 70 шәкертен: «Сезгә Аллаһы Патшалыгы якынлашты»,— дип игълан итәргә җибәргән (Лүк 10:1, 8, 9, ЯД). Бу шәкертләр кайтып, Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү эшендә ирешкән уңышлары турында сөйләгәч, Гайсә: «Мин шайтанның күктән яшен кебек егылып төшүен күрдем»,— дигән (Лүк 10:17, 18).
8. Гайсә үз тормышы белән ачык итеп нәрсә күрсәткән?
8 Гайсә яхшы хәбәрне таратыр өчен бар көчен куйган һәм Патшалык турында сөйләр өчен һәр мөмкинлекне кулланган. Ул тырышып көне-төне хезмәт иткән һәм хәтта гадәти уңайлыклардан да баш тарткан. «Төлкеләрнең өннәре, кошларның оялары бар, ә Адәм Улының башын терәр урыны да юк»,— дигән ул (Лүк 9:58; Марк 6:31; Яхъя 4:31—34). Үз үлеме алдыннан Понти Пилат белән сөйләшкәндә, ул: «Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен... дөньяга килдем»,— дигән (Яхъя 18:37). Гайсә үз тормышы белән шуны күрсәткән: ул җиргә бөек остаз, могҗизалар эшләүче һәм хәтта фидакарь Коткаручы булыр өчен генә түгел, ә иң беренче итеп, Йәһвә хакимлеге ягында торырга һәм Аллаһы үз ихтыярын Патшалык ярдәмендә үтәячәк икәнен сөйләргә дип килгән (Яхъя 14:6).
«Чынга ашты!»
9. Аллаһы хатын-кызы «нәселенең» үкчәсен Шайтан ахыр чиктә ничек чаккан?
9 Гайсә Патшалык хакына башкарган бар эшләр Дошманның, Шайтан Иблиснең, ачуын чыгарган. Ул үз «токымының» җирдәге сәяси һәм дини өлеше аша Аллаһы хатын-кызының «нәселен» үтерер өчен, күп тапкыр тырышлык куйган. Тумыштан үлеменә кадәр Гайсә Шайтанның һәм аның ярдәмчеләренең мишене булган. Б. э. 33 елының язында Адәм Улы Дошман кулына бирелергә һәм Шайтан аның үкчәсенә чагарга тиеш булган (Маттай 20:18, 19; Лүк 18:31—33). Инҗилнең беренче дүрт китабыннан шуны күрәбез: Яһүд Искариот, баш руханилар, канунчылар, фарисейләр белән римлылар Шайтан котыртуы аркасында Гайсәне хөкем иткәннәр һәм аны җәфалану баганасында үлемгә тапшырганнар (Рәсүлләр 2:22, 23).
10. Гайсә җәфалану баганасында үлеп, нәрсәгә иң беренче итеп ирешкән?
10 Гайсә җәфалану баганасында әкрен генә үлеп бара. Моны күз алдыңа китергәндә, син нәрсә турында уйлыйсың? Бәлки, Гайсәнең гөнаһлы кешелек өчен йолым итеп үз гомерен биргәнен исеңә төшерәсеңдер (Маттай 20:28; Яхъя 15:13). Ә бәлки, Йәһвәнең андый корбан китереп бөек ярату күрсәткәне турында уйланасыңдыр? (Яхъя 3:16). Син дә Рим йөзбашы: «Ул чыннан да Аллаһы Улы булган»,— дип әйткәндә кичергән хисләренә охшаш хисләр кичерәсеңдер (Маттай 27:54). Моның барысы дөрес, әмма Гайсәнең җәфалану баганасында әйткән соңгы сүзләрен искә төшерик. Ул: «Чынга ашты!» — дигән (Яхъя 19:30). Нәрсә чынга ашкан? Үз тормышы һәм үлеме белән Гайсә күп нәрсәләргә ирешкән. Әмма ул җиргә иң беренче итеп, Йәһвәнең хакимлеге турындагы сорауны чишәргә дип килгән түгелме? Әллә Гайсәне «нәсел» буларак Шайтан мәрхәмәтсез сынаячак һәм ул Аллаһы исеменнән бар хурлыкны юып төшерәчәк дип алдан әйтелмәгән идеме? (Ишагыйя 53:3—7). Бу йөкләмә бик авыр булган, әмма Гайсә аны тулысынча үтәп чыккан. Менә шул чынга ашкан да!
11. Гадәндә әйтелгән пәйгамбәрлек тулысынча үтәлсен өчен, Гайсә нәрсә эшләячәк?
11 Үзенең Аллаһыга тугрылыгы һәм бирелгәнлеге өчен Гайсә терелтелгән булган, әмма кеше булып түгел, ә «тормыш бирүче Рух» булып терелтелгән (1 Көринтлеләргә 15:45; 1 Петер 3:18). Йәһвә үзенең данланган Улына мондый вәгъдә биргән: «Мин дошманнарыңны аягың астына салганчы, Минем уң ягымда утыр» (Мәдхия 109:1). Бу «дошманнар» — Шайтан, төп гаепләүче, һәм аның «токымы». Гайсә Мәсих, Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, күктәге һәм җирдәге бар фетнәчеләрне юк итүдә җитәкчелек итәчәк (Ачылыш 12:7—9; 19:11—16; 20:1—3, 10). Ул вакытта Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлек һәм Гайсә үз шәкертләрен өйрәткән догадагы сүзләр тулысынча үтәләчәк. Бу догада мондый сүзләр бар: «Синең патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Маттай 6:10; Филиппуйлыларга 2:8—11).
Гайсә безгә үрнәк калдырган
12, 13. а) Бүген кешеләр Патшалык турындагы хәбәрне ничек кабул итә? б) Мәсих эзләре буенча барырга теләсәк, нәрсә турында уйланырга кирәк?
12 Гайсә алдан әйткәнчә, Патшалык турындагы яхшы хәбәр бүген бөтен җир шары буенча яңгырый (Маттай 24:14). Нәтиҗәдә, миллионлаган кеше үз тормышын Аллаһыга багышлый. Алар Патшалык китерәчәк фатихалар турында белем алырга шат. Алар оҗмах җирендә тыныч һәм имин яшәячәк вакытны көтеп яшиләр һәм үз өметләре турында башкаларга сөйлиләр (Мәдхия 36:11; 2 Петер 3:13). Син Патшалык вәгазьчесеме? Алайса, син мактауга лаек. Әмма безнең барыбызга уйланырга кирәк булган тагын бер сорау бар.
13 «Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте»,— дип язган рәсүл Петер (1 Петер 2:21). Шунсына игътибар ит: Петер Гайсәнең ашкынып хезмәт итүен һәм өйрәтергә сәләтен түгел, ә газап чигүен искә ала. Петер үз күзләре белән аның газап чигүен күреп торган һәм Гайсәнең, Йәһвә хакимлегенә тугры калыр өчен һәм Шайтан ялганчы икәнен исбат итәр өчен, авыр газап чигәргә әзер икәнен белгән. Без Мәсих эзләре буенча ничек бара алабыз? Үз-үзебезгә шундый сораулар бирик: «Мин Йәһвә хакимлеге ягында торыр өчен һәм аның хакимлеген данлар өчен ни дәрәҗәдә газап чигәргә әзер? Тормышым һәм хезмәткә карашым минем өчен иң мөһиме Аллаһы хакимлеген яклау икәнен күрсәтәме?» (Көлессәйлеләргә 3:17).
14, 15. а) Гайсә аңа дөрес булмаган киңәшләр бирелгәндә һәм тәкъдимнәр ясалганда үзен ничек тоткан? б) Безгә нинди сорауны һәрвакыт истә тотарга кирәк? (Җавап биргәндә, «Йәһвә хакимлеге ягында торыгыз» дигән рамкадагы фикерләрне әйтегез.)
14 Без һәр көн төрле сынаулар белән очрашабыз, җитди һәм кечкенә карарлар кабул итәбез. Безнең белән нәрсә җитәкчелек итәргә тиеш? Мәсәлән, мәсихчеләр нормаларына каршы килгән эш кылырга теләк туса, безгә нәрсә эшләргә кирәк? Ә Гайсә Петер аңа (ЯД): «Үзеңә игелекле бул, Раббы»,— дигәч, нәрсә эшләгән? «Кит янымнан, шайтан! Син Мине вәсвәсәлисең, синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кешенеке»,— дигән ул (Маттай 16:21—23). Рухи сәламәтлегебезгә зыян китереп, материаль яктан хәлебезне яхшыртырга яки хезмәт баскычы буйлап өскә менәргә мөмкинлек туганда, Гайсә үрнәген истә тотабызмы? Гайсә аның могҗизаларын күргән кешеләр аны «көч белән патша итеп куярга теләүләрен белгәч» шунда ук алардан качкан (Яхъя 6:15).
15 Ни өчен Гайсә бу һәм башка очракларда үзен шундый тәвәккәл тоткан? Ул үз иминлегеннән һәм үз тынычлыгыннан мөһимрәк нәрсә бар икәнен ачык итеп аңлаган. Ул һәркайсы шартларда Атасының ихтыярын үтәргә һәм аның хакимлеге ягында торырга теләгән (Маттай 26:50—54). Без хәтта кыска вакытка гына хакимлек турындагы сорауны онытсак, безгә куркыныч яный: без дөрес булганны эшләми башларга яки компромисска барырга мөмкин. Ни өчен? Чөнки без Шайтанның, оста алдакчының, корбаны булып китәргә мөмкин: ул бар начарлыкны, Хаува очрагында кебек, җәлеп итә торган, кызыклы итеп күрсәтә (2 Көринтлеләргә 11:14; 1 Тимутегә 2:14).
16. Хезмәтебездә төп максат нинди булырга тиеш?
16 Вәгазьләгәндә, без кешеләр белән аларны борчыган сораулар турында сөйләшергә тырышабыз һәм аларны Изге Язмаларга игътибар итәргә чакырабыз. Бу өйрәнү башлар өчен яхшы мөмкинлек. Әмма төп максатыбыз кешеләргә Изге Язмалардан белем бирү яки аларны Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихалар белән таныштыру түгел, ә аларга хакимлек итү турындагы сорауны аңларга булышу. Бу кешеләр чын мәсихчеләр булырга һәм үзләренең «җәфалану багасын алып» (ЯД), Патшалык хакына газап чигәргә әзерме? (Марк 8:34). Алар Йәһвә хакимлеген яклаган кешеләргә кушылырга һәм шулай итеп Шайтан ялганчы һәм яла ягучы икәнен күрсәтергә әзерме? (Гыйбрәтле сүзләр 27:11). Йәһвә хакимлеге ягында тору һәм башкаларга да аның ягына басарга булышу — бу зур хөрмәт (1 Тимутегә 4:16).
«Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак»
17, 18. Йәһвә хакимлеге ягында торсак, безне нинди фатихалар көтә?
17 Без үз тәртибебез һәм хезмәтебезгә карашыбыз белән Йәһвә хакимлеге ягында торыр өчен көчебездән килгәнне эшләсәк, Гайсә Мәсих «Патшалыкны Ата-Аллаһыга тапшырачак» вакытны ышаныч белән көтә алабыз. Бу кайчан булачак? Рәсүл Паул: «Ул [Мәсих] һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгаргач»,— дип язган. Шуннан соң ул болай дип өсти: «Чөнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш... [Соңыннан] Угыл Үзе дә һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак» (1 Көринтлеләргә 15:24, 25, 28).
18 Ул вакыт искиткеч булачак! Патшалык үз максатын тулысынча үтәячәк. Йәһвә хакимлегенең бар дошманнары юк ителәчәк. Галәмдә тынычлык урнашачак. Ул чакта, мәдхия җырлаучы сүзләре буенча, бар затлар болай дип җырлаячак: «Ходайның исеменә шөһрәт китерегез... Халыкларга әйтегез: Ходай патшалык итә» (Мәдхия 95:8, 10).
Сез җавап бирә аласызмы?
• Гайсә Аллаһы хакимлеге турындагы сорау аның өчен иң мөһиме икәнен ничек күрсәткән?
• Гайсә үз хезмәте һәм үлеме белән иң беренче итеп нәрсәгә ирешкән?
• Гайсә үрнәген тотып, без Йәһвә хакимлеге ягында торуыбызны ничек күрсәтә алабыз?
[11 нче биттәге рамка/иллюстрацияләр]
ЙӘҺВӘ ХАКИМЛЕГЕ ЯГЫНДА ТОРЫГЫЗ
Авыр сынаулар белән очрашканда ни өчен безнең иманыбыз сынала икәнен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Моны Корея илендә һәм башка илләрдә яшәгән күп кардәшләр белә.
Советлар Союзы заманында иманы өчен төрмәдә утырган бер Йәһвә Шаһите болай дигән: «Безгә Гадән бакчасында күтәрелгән сорауны — Аллаһының җир өстеннән хакимлек итәргә хакы турындагы сорауны — аңлау бар авырлыкларны кичереп чыгарга булышты. [...] Безнең Йәһвә хакимлеге ягына басарга мөмкинлегебез бар икәнен без белә идек... [...] Бу безне көчле итә иде һәм безгә тугры калырга мөмкинлек бирә иде».
Ә башка бер Шаһит үзенә һәм имандашларына төзәтү лагеренда нык калырга нәрсә булышканы турында болай ди: «Безгә Йәһвә ярдәм итте... Без авыр шартларда яшәсәк тә, рухи яктан нык калдык. Без бер-беребезгә: „Нык тор, кардәш, чөнки без хакимлек турындагы сорауда Йәһвә ягында торабыз“,— дип, көч өсти идек».
[8 нче биттәге иллюстрация]
Шайтан Гайсәне вәсвәсәгә тартканда, ул Йәһвә хакимлеге ягында ничек торган?
[10 нчы биттәге иллюстрация]
Гайсә үлеме белән нәрсә чынга ашкан?