Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w17 июнь 22-26 б.
  • Күзләрегез мөһим сорауга төбәлгән булсын

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Күзләрегез мөһим сорауга төбәлгән булсын
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН ШУЛКАДӘР МӨҺИМ?
  • АКЛАУ КОТЫЛУДАН МӨҺИМРӘК
  • ДӨРЕС КАРАШ ТУРЫНДА САБАК
  • КҮЗЛӘРНЕ ТӨБӘЛГӘН КИЛЕШ САКЛАУ
  • Әюб үз сафлыгын саклый
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Әюб Йәһвә исемен хөрмәт иткән
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Йәһвәнең хакимлеге ягында торыгыз!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • «Өметеңне Йәһвәгә багла»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
w17 июнь 22-26 б.
Аллаһы турында әйткән ялган гаепләүләрен раслар өчен, Шайтан Әюпне көчле газапларга, шул исәптән җитди авыруга һәм ялган юатучыларның җәберләвенә дучар иткән

Күзләрегез мөһим сорауга төбәлгән булсын

«Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде» (ЗӘБ. 83:18).

ҖЫРЛАР: 9, 22

СЕЗ НӘРСӘ БЕЛДЕГЕЗ?

  • Ни өчен Йәһвәнең хакимлеген аклау кешелек өчен мөһим сорау булып тора?

  • Әюпнең сынаулар вакытында саф калуы Йәһвәнең хакимлеген ничек яклаган, әмма кайсы яктан Әюпне төзәтергә кирәк булган?

  • Без Йәһвәнең хакимлеген яклаганыбызны ничек күрсәтә алабыз?

1, 2. а) Бөтен кешелек алдында нинди мөһим сорау тора? ә) Бу сорауны аңлау никадәр мөһим?

БҮГЕН күп кешеләр өчен акча мөһим мәсьәлә булып тора. Алар байлык тупларга я булганнарын саклап калырга тырыша. Башкалар өчен исә гаиләләре, сәламәтлекләре я шәхси казанышлар бик мөһим.

2 Әмма барыбыз өчен Йәһвәнең хакимлеген аклау бик мөһим сорау булып тора. Ләкин сак булмасак, бу әһәмиятле сорауны күздән ычкындыруыбыз бар. Бу ничек килеп чыгарга мөмкин? Без көндәлек ихтыяҗларны кайгырту белән шулкадәр мавыгып китә алабыз, хәтта Аллаһы хакимлеген аклауның никадәр мөһим икәнен онытуыбыз бар. Яки шәхси сынаулар аркасында без бу зур сорауны күрми башларга мөмкин. Икенче яктан, Йәһвәнең хакимлеген аклау никадәр мөһим икәнен яхшырак аңлау безгә ярдәм итәчәк; без көндәлек тормышыбыздагы авырлыкларны кичереп чыгарга яхшырак коралланган булачакбыз. Ә бу безне Йәһвәгә тагы да якынлаштырачак.

НИ ӨЧЕН ШУЛКАДӘР МӨҺИМ?

3. Шайтан Аллаһының хакимлеге турында нәрсә дип әйтә?

3 Шайтан Иблиснең гаепләве аркасында Йәһвәнең хакимлек итәргә хакы турында сорау туган. Шайтан Аллаһының хакимлеге кимчелекле һәм Йәһвә үзе барлыкка китергән затлардан иң яхшысын яшерә дип әйтә. Иблиснең сүзләре буенча, кешеләр үзләре идарә итсә, алар бәхетлерәк һәм яхшырак яшәячәк (Ярат. 3:1—5). Шулай ук Шайтанның фаразлавынча, бер кеше дә, асылда, Аллаһыга тугры түгел, һәр кеше тиешле басым астында Йәһвәнең хакимлеген кире кагачак (Әюп 2:4, 5). Шуңа күрә Йәһвә, барысына үзенең гадел идарәсеннән тыш яшәү аяныч икәне аңлашылсын өчен, вакыт бүлеп куйган.

4. Ни өчен хакимлек турында сорау чишелергә тиеш?

4 Әлбәттә, Иблиснең гаепләү сүзләре ялган икәнен Йәһвә белә. Алайса, ни өчен соң Аллаһы бу сорауны гамәлдә калдырырга булган һәм Шайтанга үз сүзләрен раслау өчен вакыт биргән? Бу сорау акылга ия бар затларга кагыла. (Зәбур 83:18 укы.) Адәм белән Хаува Йәһвәнең хакимлеген кире каккан, һәм шуннан бирле күпләр шулай эшли. Шуңа күрә кайберәүләр Иблиснең сүзләре, бәлки, нигезсез түгелдер дип уйларга мөмкин. Бу сорау кешеләр я фәрештәләр уйларында чишелмәгән килеш калса, халыклар, расалар, кабиләләр, гаиләләр һәм кешеләр арасында дошманлык булачак. Ләкин Йәһвәнең хакимлеге акланганнан соң, барысы мәңгегә аның гадел идарәсенә буйсыначак. Галәмдә тынычлык яңадан урнаштырылачак (Эфес. 1:9, 10).

5. Хакимлек турындагы сорауда без ничек Йәһвәнең ягында тора алабыз?

5 Аллаһының хакимлек итәргә хакы акланачак, ә Шайтан белән кешеләрнең идарәсе тулысынча уңышсыз булып чыгачак һәм юк ителәчәк. Шайтанның идарәсен Аллаһының Мәсих Патшалыгы аша башкарган идарәсе алмаштырачак, ә Аллаһының тугры хезмәтчеләре шуны исбатлаячак: кешеләр үз сафлыкларын саклап, аның хакимлеге ягында тора ала (Ишаг. 45:23, 24). Сезнең Йәһвә хакимлеген тугрылык белән яклаган кешеләр арасында буласыгыз киләме? Һичшиксез! Моның өчен безгә күзләребезне шул мөһим сорауга төбәргә һәм аның никадәр мөһим икәнен аңларга кирәк.

АКЛАУ КОТЫЛУДАН МӨҺИМРӘК

6. Йәһвәнең хакимлеген аклау никадәр мөһим?

6 Инде әйтелгәнчә, Йәһвәнең хакимлеген аклау мөһим сорау булып тора, һәм ул бөтен кешеләргә кагыла. Ул һәркайсы кешенең шәхси бәхетеннән мөһимрәк. Бу безнең котылуыбызның мөһимлеген киметәме я Йәһвә безнең турында чынлыкта кайгыртмый дигәнне аңлатамы? Һич тә юк. Ни өчен?

7, 8. Ни өчен Аллаһы хакимлеген аклау аның вәгъдәләрен үтәүне дә үз эченә ала?

7 Йәһвә кешелекне бик ярата һәм кадерли. Ул, безнең мәңгелек котылуыбыз мөмкин булсын өчен, үз Улының канын кулланырга әзер булган (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:9). Йәһвә үз вәгъдәләрен үти алмаган булса, Иблиснең Аллаһыны ялганчы дип атарга, ул яхшыны яшерә һәм шулай итеп гаделсез идарә итә дип әйтергә нигезе булыр иде. Бу шулай ук Аллаһыга каршы килүчеләрне дә аклар иде. Алар мыскыллап болай ди: «Ул бит килергә вәгъдә иткән иде, кайда соң ул? Һәммә нәрсә ничек барлыкка китерелгән булса, ата-бабаларыбыз үлем йокысына киткәннән бирле нәкъ шулай кала» (2 Пет. 3:3, 4). Шуңа күрә Йәһвә үз хакимлегенең аклануы үз эченә тыңлаучан кешеләрнең котылуын алсын өчен кайгыртачак! (Ишагыя 55:10, 11 укы.) Өстәвенә, Йәһвәнең хакимлеге яратуга нигезләнә. Шуңа күрә бер дә шикләнмәскә була, ул үзенең тугры хезмәтчеләрен һәрвакыт яратачак, кадерләячәк һәм югары бәяләячәк (Чыг. 34:6).

8 Йәһвә хакимлегенең мөһимлеген танысак та, без үз котылуыбызның әһәмиятен я аның алдында мөһим булуыбызны киметмибез. Без хакимлеккә һәм котылуга нибары дөрес караш саклыйбыз. Күзләребезне шул мөһим сорауга төбәргә һәм Йәһвәнең гадел идарәсе ягында торырга теләсәк, андый дөрес караш саклау мөһим.

ДӨРЕС КАРАШ ТУРЫНДА САБАК

9. Шайтан Әюпне нәрсәдә гаепләгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Изге Язмаларда Аллаһының хакимлегенә дөрес карашка ия булырга кирәк икәненә басым ясала. Моны иң беренче язылган китапларның берсе Әюп китабыннан күреп була. Анда без Шайтанның, Әюп, көчле газапларга дучар ителсә, Аллаһыны кире кагачак, дигән сүзләрен укыйбыз. Шайтан Аллаһының үзенә Әюпне газапларга дучар итәргә тәкъдим иткән. Йәһвә моны эшләмәгән, ләкин ул Шайтанга: «Менә, аның бар нәрсәсе синең кулыңда»,— диеп, Әюпне сынарга рөхсәт иткән. (Әюп 1:7—12 укы.) Кыска вакыт эчендә Әюп үз хезмәтчеләрен, көтүләрен һәм үзенең яраткан ун баласын югалткан. Шайтан моны шундый юл белән эшләгән, Аллаһы үзе Әюпкә газаплар китергәндәй тоелган (Әюп 1:13—19). Аннары Шайтан Әюпне әрнеткеч һәм җирәнгеч чир белән зарарлаган (Әюп 2:7). Ә аннан соң Әюпнең хатыны әйткән хәсрәтле сүзләр аның рухын тагы да төшергән. Шуны ук аның өч ялган дустының сүзләре турында да әйтеп була (Әюп 2:9; 3:11; 16:2).

10. а) Әюп Аллаһыга саф булуын ничек күрсәткән? ә) Аны кайсы яктан төзәтергә кирәк булган?

10 Нәтиҗәсе нинди булган? Әюп Шайтанның гаепләү сүзләре тулысынча ялган икәнлеген күрсәткән. Ул Аллаһыдан ваз кичәргә теләмәгән (Әюп 27:5). Ләкин Әюп Аллаһы хакимлегенә дөрес карашын вакытлыча югалткан. Ул үз гаделлеген урнаштыра башлаган һәм хәтта үз газаплануының сәбәбен аңлатуны таләп иткән (Әюп 7:20; 13:24). Шундый газаплар кичергәнгә, аны аңлап була дип уйларга мөмкинбез. Әмма Аллаһы аның фикер йөртүен төзәтергә кирәк дип тапкан. Йәһвә аңа нәрсә дигән?

11, 12. Йәһвә Әюпкә нәрсәне аңларга булышкан һәм Әюп моны ничек кабул иткән?

11 Аллаһының Әюпкә әйткән сүзләре Әюп китабының 38—41 нче бүлекләрендә язылган. Бер кайда да Аллаһы Әюпкә аның газаплануының сәбәбен әйткән дип язылмаган. Йәһвә сүзләренең төп максаты аның ни өчен газаплануын аңлату булмаган. Ул Әюпкә үзенең бөеклеге белән чагыштырганда аның кечкенә икәнлеген аңларга ярдәм иткән. Һәм Йәһвә Әюпкә мөһимрәк нәрсәләр бар икәнен күрергә булышкан. (Әюп 38:18—21 укы.) Бу Әюпкә яңадан дөрес карашка ия булырга ярдәм иткән.

12 Әюп шундый авыр сынаулар кичергәннән соң, Йәһвә аңа ачыктан-ачык киңәшләр биреп, кырыс булганмы? Юк, һәм Әюп тә алай уйламаган. Сынауларына карамастан, ул ахыр чиктә аңлау белән сөйли башлаган. Ул хәтта: «Мин сүзләремне кире алам, тузан һәм көлгә утырып тәүбә итәм»,— дигән. Әюп андый нәтиҗәгә Йәһвәнең үткен, ләкин көч бирүче киңәшләре тәэсирендә килгән (Әюп 42:1—6). Моңарчы, Әюп яшь Илуйдан да төзәтүче киңәшләр алган булган (Әюп 32:5—10). Әюп Аллаһының шелтәсен кабул итеп, үз карашын төзәткән. Аннан соң, Йәһвә башкаларга Әюпне сынау вакытында тугры калганы өчен хуплаганын белдергән (Әюп 42:7, 8).

13. Әюпнең сынаулары беткәннән соң, Йәһвәнең киңәшләре аңа ничек озак вакыт файда китергән?

13 Әюпнең сынаулары тәмамланганнан соң да, Йәһвәнең киңәшләре аңа файда китереп торган. Ничек алай? Йәһвә «Әюп гомеренең соңгы елларын элеккегә караганда күбрәк фатихалаган» булса да, аякка басу һәм төзәлү өчен вакыт кирәк булган. Аның соңрак «җиде улы һәм өч кызы туган» (Әюп 42:12—14). Әюп, һичшиксез, Шайтанның кулыннан үлгән балаларын юксынган. Берникадәр вакыт, бәлки, аның газапланулары хәтерендә яңарып торгандыр. Һәм ахыр чиктә ул үз сынауларының сәбәбен яхшырак аңлый башлаган булса да, кайчак ни өчен үзенә шулкадәр күп газапланырга кирәк булганы турында уйлагандыр. Аның нинди генә уйлары булмасын, ул Аллаһының киңәшләре турында уйлана алган. Бу аңа Аллаһының хакимлегенә дөрес караш сакларга һәм башкаларга юаныч бирергә булышкан (Зәб. 94:19, иск.).

Бер апа-кардәш хастаханәдә ятагында ятып вәгазьли; бер абый-кардәш фоторәсемне тотып утыра; афәт булган җирдә бер әни кеше үз кызын кочаклап тора

Без үз авырлыкларыбыз аша мөһим сорауны күрербезме? (14 нче абзацны кара.)

14. Әюп очрагыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

14 Без дә, Әюп китабын укып, Аллаһы хакимлегенә дөрес караш булдыра алабыз һәм юаныч таба алабыз. Йәһвә бит аны, «чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен», саклап калдырган (Рим. 15:4). Безнең өчен анда нинди сабак бар? Башлыча мондый: Йәһвәнең хакимлеген аклау турында мөһим сорауны күздән ычкындырмас өчен, үз тормышыбыз белән чиктән тыш мавыгып китмик. Һәм бу мөһим сорауда Йәһвә яклы икәнебезне авыр шартларда да, Әюп кебек, тугрылыгыбызны саклап күрсәтик.

15. Сынаулар вакытындагы тугрылыгыбыз нинди максатка хезмәт итә?

15 Ни өчен тугры булуыбызның мөһимлеге турында уйлану юаныч бирә? Чөнки бу безнең сынауларыбыз билгеле бер максатка хезмәт итә икәнен күрсәтә. Алар Йәһвәнең хупламавын аңлатмый, юк. Алар безгә, Аллаһы хакимлеге ягында торуыбызны күрсәтер өчен, мөмкинлекләр бирә (Гыйб. сүз. 27:11). Безнең чыдамлылыгыбыз «хуплау» тудыра һәм өметебезне ныгыта. (Римлыларга 5:3—5 укы.) Әюп турындагы хәбәр «Йәһвәнең назлы хисләрен һәм шәфкатьле булуын» раслый (Ягък. 5:11). Шуңа күрә бер дә шикләнмәскә була, аның хакимлеген якласак, ул безне бүләкләячәк. Бу безгә «сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калырга» ярдәм итәчәк (Көл. 1:11).

КҮЗЛӘРНЕ ТӨБӘЛГӘН КИЛЕШ САКЛАУ

16. Ни өчен Аллаһы хакимлеген аклауның мөһимлеге турында хәтеребезгә төшереп торырга кирәк?

16 Әлбәттә, Йәһвәнең хакимлеген аклауга күзләребезне төбәп тору авыр булырга мөмкин. Кайвакыт авырлыкларыбыз безне басып китә сыман. Хәтта чагыштырмача кечкенә кыенлыклар да, аларга туплансак, уйларыбызда җитди булып китә ала. Шуңа күрә, авыр шартларга очраганда, хәтеребезгә шуны төшереп тору яхшы булыр иде: Аллаһы хакимлеге ягында тору мөһим.

17. Йәһвә биргән эштә регуляр рәвештә катнашу безгә мөһим сорауны күздән ычкындырмаска ничек булыша ала?

17 Йәһвә биргән эштә регуляр рәвештә катнашу безгә мөһим сорауны күздән ычкындырмаска булыша ала. Мәсәлән, Рене исемле бер Шаһиткә инсульт булган, ул өзлексез сызланган һәм рактан интеккән. Хастаханәләрдә ятканда, бу апа-кардәш анда эшләүче кешеләргә, авыруларга һәм килеп китүчеләргә шаһитлек биргән. Бер хастаханәдә, нибары ике атна ярым эчендә, ул 80 сәгать вәгазьләгән. Үлем түшәгендә ятканда да, Рене беркайчан Йәһвәнең хакимлеген күздән ычкындырмаган. Бу исә аның кайбер әрнүләрен киметкән.

18. Бер апа-кардәшнең очрагы Йәһвә хакимлеге ягында торуның файдасын ничек күрсәтә?

18 Әлбәттә, безнең, көндәлек басымнар һәм борчылулар булганда да, Йәһвәнең хакимлеге ягында торасыбыз килә. Джениферга аэропортта, өйгә кайтыр өчен самолет көтеп, өч көн үткәрергә туры килгән. Самолет рейсларын бер-бер артлы туктата торганнар. Үзен ялгыз һәм арыган итеп хис иткәнгә, аны җиңел генә үз-үзен жәлләү хисе биләп ала алган. Ләкин ул шундый ук хәлгә төшкән кешеләргә рухи ярдәм күрсәтү турында дога кылган. Нәтиҗәсе нинди булган? Ул бик күп кешеләргә вәгазьләгән һәм күп әдәбият биргән. «Мин, кыен хәлгә карамастан, Йәһвәнең исемен данлар өчен, аның фатихалавын һәм үземә җитәрлек көч биргәнен сиздем»,— дип әйтә Дженифер. Әйе, ул Йәһвәнең ниятен күздән ычкындырмаган.

19. Хак гыйбадәт ягында торучыларны нәрсә аерып тора?

19 Йәһвәнең халкы гына аның хакимлегенең мөһимлеген чын-чынлап аңлый. Андый аңлау хак гыйбадәт ягында торучыларны аерып тора. Шуңа күрә безнең һәрберебез Йәһвәнең хакимлеге ягында торуына инанырга тиеш.

20. Йәһвә сезнең, үз хакимлеге ягында торыр өчен, куйган тырышлыкларыгызга ничек карый?

20 Сез тугры хезмәт иткәндә һәм сынауларны кичергәндә, Йәһвә, үз хакимлеге ягында торыр өчен, куйган тырышлыкларыгызны күрә һәм кадерли. Моңа бер дә шикләнмәскә була (Зәб. 18:25). Киләсе мәкаләдә ни өчен Йәһвәнең хакимлеге эчкерсез яклавыбызга лаек икәне һәм ничек сез аның ягында тора аласыз икәне каралачак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу