Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gt 11 бүл.
  • Яхъя юл әзерли

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхъя юл әзерли
  • Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Охшаш мәкаләләр
  • Чумдыручы Яхъя юл әзерли
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Яхъя Мәсихнең килүе турында вәгазьли
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсәнең Мәсих булып китүе
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсә суга чумдырыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Җирдә яшәгән иң бөек кеше
gt 11 бүл.

Унберенче бүлек

Яхъя юл әзерли

УНИКЕ яшьлек Гайсә гыйбадәтханәдә укытучыларга сораулар биреп утырганнан соң инде 17 ел үткән. Хәзер б. э. 29 елының язы. Гайсәнең туганы Яхъя Үрдүн елгасы тирәсендә вәгазьләп йөри, һәм аның исеме һәркемнең телендә.

Яхъя — килеш-килбәте буенча да, сөйләме буенча да үзенчәлекле кеше. Аның киеме дөя йоныннан, һәм ул билен күн каеш белән буып йөри. Ризыгы — саранча белән кыр балы. Ул: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип игълан итеп йөри.

Бу хәбәр аның тыңлаучыларын ваемсыз калдырмый. Күпләр үзләренең тәүбә итәргә, ягъни фикер йөртүләрен үзгәртергә һәм үткәндәге яшәү рәвешләреннән баш тартырга кирәклеген аңлый. Шуңа күрә Үрдүн тирәсендәге бөтен җирләрдән һәм хәтта Иерусалимнан да бик күп халык Яхъя янына агыла. Ул аларны Үрдүн суларында чумдырып ала. Ни өчен ул моны эшли?

Кешеләр Аллаһы Кануны килешүенә каршы кылган гөнаһларыннан эчкерсез тәүбә итә, шуңа күрә Яхъя аларны суга чумдыра. Кайбер фарисейлар һәм саддукейлар Үрдүн янына килгәч, Яхъя аларны хөкем итә. «Агулы елан токымы,— дип әйтә ул аларга,— Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип кем сезгә әйтте? Тәүбә итүегезне күрсәтүче эшләр башкарыгыз. „Безнең атабыз — Ибраһим“,— дип әйтәсе булмагыз. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Ибраһимга шушы ташлардан балалар булдыра ала. Балта инде агачлар төбендә ята. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып утка ташлыйлар».

Яхъя бөтен халыкның игътибарын үзенә җәлеп иткәнгә, яһүдләр аның янына руханилар белән левилеләрне җибәрә. «Син кем?» — дип сорыйлар алар аңардан.

— Мин Мәсих түгел,— дип әйтә Яхъя.

— Кем соң син, Ильясмы? — дип сорыйлар алар.

— Юк,— дип җавап бирә ул.

— Ә, бәлки, син Пәйгамбәрдер?

— Юк.

— Алайса, кем соң син? — дип төпченәләр алар.— Әйт, чөнки безне монда җибәрүчеләргә җавап бирәсебез бар. Үзең хакында нәрсә әйтерсең?

— Мин Ишагыйя пәйгамбәр әйткәнчә: «Йәһвәнең юлын тигезләгез»,— дип чүлдә кычкыручының тавышы,— дип аңлата Яхъя.

— Әгәр син Мәсих тә, Ильяс та, Пәйгамбәр дә түгел икәнсең, ни өчен, алайса, суга чумдырылу үткәрәсең? — диеп, беләсе килә аларның.

— Мин суга чумдырам,— дип җавап бирә ул,— әмма арагызда сез белмәгән берәү бар. Ул минем артымнан килә.

Яхъя кешеләрнең йөрәкләрен Патша булачак Мәсихнең килүенә әзерли. Мәсих турында Яхъя болай ди: «Артымнан миннән көчлерәк берәү килә, һәм мин аның аяк киемен салдырырга лаеклы түгел». Яхъя хәтта болай ди: «Минем артымнан килүче миннән алга чыкты, чөнки ул миннән элек бар иде».

Шулай итеп, Яхъя «күкләр Патшалыгы якынлашты» дигән хәбәре белән Йәһвәнең билгеләнгән Патшасы Гайсә Мәсих тиздән үз хезмәтен башлаячак икәнен ачык итеп игълан итә. Яхъя 1:6—8, 15—28; Маттай 3:1—12; Лүк 3:1—18; Рәсүлләр 19:4.

▪ Яхъя нинди кеше?

▪ Ни өчен Яхъя кешеләрне суга чумдырып ала?

▪ Ни өчен Яхъя Патшалык якынлашты дип әйтә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу