Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 74 хикәя 176 б.-177 б., 4 абз.
  • Гайсәнең Мәсих булып китүе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсәнең Мәсих булып китүе
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яхъя Гайсәне суга чумдыра
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гайсә суга чумдырыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Яхъя Мәсихнең килүе турында вәгазьли
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсәнең суга чумдырылуы
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 74 хикәя 176 б.-177 б., 4 абз.
Яхъя Гайсәне суга чумдыргач, Гайсәгә күгәрчен рәвешендә изге рух иңә

ҖИТМЕШ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсәнең Мәсих булып китүе

Яхъя кешеләргә: «Артымнан миннән бөегрәк берәү килә»,— дип вәгазьләгән булган. Гайсәгә якынча 30 яшь булганда, ул Гәлилә́ядән Үрдү́н елгасына, Яхъя кешеләрне суга чумдырган урынга килгән. Гайсә Яхъяның үзен суга чумдыруын теләгән. Әмма Яхъя: «Мин сине суга чумдырмаячакмын, син мине чумдырырга тиеш»,— дип әйткән. Гайсә исә: «Чумдыр мине, чөнки бу Йәһвәнең ихтыяры»,— дип җавап биргән. Шунда алар Үрдү́н елгасына кергән, һәм Яхъя Гайсәне суга чумдырган.

Судан күтәрелгәч, Гайсә дога кылган. Шулчак күкләр ачылган, һәм аңа күгәрчен рәвешендә Аллаһы рухы иңгән. Шунда Йәһвә күктән: «Син минем яраткан улым. Мин сине хуплыйм»,— дип әйткән.

Гайсәгә Йәһвәнең рухы иңгәч, ул Мәсих булып киткән. Хәзер ул Йәһвә кушкан эшкә тотына алган.

Суга чумдырылгач ук, Гайсә чүлгә киткән һәм анда 40 көн булган. Әйләнеп кайткач, ул Яхъя янына киткән. Гайсәнең якынлашканын күрү белән, Яхъя болай дигән: «Менә ул — дөньяның гөнаһын юк итүче Аллаһы Бәрәне!» Бу сүзләрне ишеткән кешеләр Гайсәнең Мәсих булуын аңлаган. Гайсә чүлдә булганда, аның белән нәрсә булган? Әйдә, белик.

«Шунда күкләрдән: „Син минем яраткан Улым, мин сине хуплыйм“,— дигән тавыш килде» (Марк 1:11)

Сораулар: ни өчен Гайсә суга чумдырылган? Ни өчен Яхъя Гайсәне Аллаһы Бәрәне дип атаган?

Маттай 3:13—17; Марк 1:9—11; Лүк 3:21—23; Яхъя 1:29—34; Ишагыя 42:1; Еврейләргә 10:7—9

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу