Аллаһы Патшалыгы җир белән кайчан идарә итәчәк?
Шәкертләре Гайсәдән Аллаһы Патшалыгының җир белән кайчан идарә итәчәге турында сорагач, ул моның төгәл вакытын алар белмәячәк дигән (Рәсүлләр 1:6, 7). Ләкин элегрәк ул аларга берүк вакытта булачак билгеле бер вакыйгалар турында әйткән булган. Бу вакыйгалар буенча «Аллаһы Патшалыгы якын» һәм тиздән ул җир белән идарә итәчәк икәнен белеп була (Лүк 21:31).
ГАЙСӘ НИНДИ ВАКЫЙГАЛАР ТУРЫНДА ӘЙТКӘН?
Гайсә болай дигән: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер. Көчле җир тетрәүләр, урыны-урыны белән ачлык һәм үләтләр булыр» (Лүк 21:10, 11). Бармак эзләре билгеле бер кешене аерып торган кебек, бар бу вакыйгалар да Аллаһы Патшалыгының якын булуына кабатланмас билге булып тора. Бу вакыйгалар бер үк вакытта һәм дөньякүләм масштабта үтәләме? Әйдәгез карап чыгыйк.
1. СУГЫШЛАР
1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы купкан. Бу андый масштабтагы беренче сугыш булганга күрә, тарихчылар бу елны еш кына хәлиткеч ел дип атый. Бу сугышта беренче тапкыр зур күләмдә танклар, бомбалар, пулеметлар, агулы газ һәм башка сугыш кораллары кулланылган. Соңрак Икенче бөтендөнья сугышында атом-төш коралы кулланылган. 1914 елдан бирле җир йөзендә сугышларның беткәне дә юк. Бу сугышларда миллионлаган кеше һәлак булган.
2. ҖИР ТЕТРӘҮЛӘР
Бер энциклопедиядә әйтелгәнчә, һәр ел саен зур зыян китерүче 100 гә якын көчле җир тетрәү була («Britannica Academic»). Кушма Штатларның геологик эзләнүләр оешмасы отчеты буенча, «якынча 1900 елдан бирле алып барылган язуларга нигезләнеп, һәр ел якынча 16 зур җир тетрәү көтелә». Кайберәүләр әйтүенчә, җир тетрәүләр элек тә күп булган, әмма хәзер заманча ысуллар ярдәмендә без аларны яхшырак «күрә» алабыз. Ничек кенә булмасын, зур җир тетрәүләр бөтен дөнья буйлап моңарчы булмаган күләмдә зыян китерә һәм кеше тормышларын алып китә.
3. АЧЛЫК
Ачлыкка еш кына сугышлар, ришвәтчелек, экономик кризис, азык-төлекнең дөрес бүленмәве, һава торышының үзгәрүенә һәм табигать афәтләренә әзер булмау китерә. Бөтендөнья азык-төлек программасының 2018 елгы отчетында болай диелгән: «Бөтен җир шарында 821 миллион кеше ачлы-туклы яши, ә 124 миллион кеше бөтенләй ач». Һәр ел ачлы-туклы яшәүдән 3,1 миллион бала үлә. 2011 елда үлгән бар балаларның 45 проценты шул сәбәп аркасында үлгән.
4. ЧИРЛӘР ҺӘМ ҮЛӘТЛӘР
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының бер басмасында болай диелгән: «XXI гасырда инде күп үләтләр булган. Искеләре дә, мәсәлән холера, чума, сары бизгәк кайткан, яңалары да: атипик пневмония, грипп пандемиясе, Якын Көнчыгыш сулыш органнары синдромы, Эбола һәм Зика бизгәкләре купкан». Ә күптән түгел генә дөнья COVID-19 пандемиясен кичерде. Фән һәм медицина күп нәрсәгә ирешсә дә, чирләрне җиңү хыял булып кала.
5. БӨТЕНДӨНЬЯ ВӘГАЗЬ ЭШЕ
Гайсә, билгенең тагын бер ягына игътибар итеп, болай дигән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Дөньядагы авырлыкларга карамастан, һәр милләттән булган сигез миллионнан артык кеше Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне 240 илдә 1 000 нән артык телдә вәгазьли. Кешелек тарихында моңа охшаш нәрсәнең булганы юк иде әле.
БУ БИЛГЕ БЕЗГӘ НИЧЕК КАГЫЛА?
Әйе, Гайсә биргән билге бүген үтәлә. Бу безнең өчен зур мәгънәгә ия, чөнки Гайсә болай дигән: «Боларның гамәлгә ашуын күргәч, шуны белегез: Аллаһы Патшалыгы якын» (Лүк 21:31).
Озакламый Патшалык җирдә Аллаһы ихтыярын үтәячәк
Гайсә биргән билге һәм Изге Язмаларда китерелгән хронология буенча, без Аллаһының үз Патшалыгын күктә 1914 елда урнаштырганын аңлыйбызa. Шул вакытта ул Гайсә Мәсихне Патша иткән (Зәбур 2:2, 4, 6—9). Тиздән Аллаһы Патшалыгы җир белән идарә итә башлаячак, ул бар хөкүмәтләрне юк итәчәк һәм, җирне оҗмахка әйләндереп, кешеләргә мәңгелек тормыш бүләк итәчәк.
Тиздән Гайсә өйрәткән догадагы «синең Патшалыгың килсен», «күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» дигән сүзләр үтәләчәк (Маттай 6:10). Ләкин мондый сораулар туа: Патшалык күктә 1914 елда урнаштырылганнан бирле нәрсә эшли? Һәм күктәге Патшалык кешелек белән идарә итә башлагач, тагын нәрсә эшләячәк?
a 1914 ел турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 32 нче дәресен карагыз.