Әзер булыгыз!
«Әзер булыгыз: Адәм Улы сез көтмәгән сәгатьтә киләчәк» (МАТ. 24:44).
1, 2. a) Изге Язмаларда алдан әйтелгән нинди вакыйгаларны юлбарысның һөҗүме белән чагыштырып була? б) Җанварның һөҗүменә әзер булырга сезгә нәрсә ярдәм итәчәк?
КҮП еллар дәвамында бер билгеле артист тамашачылар алдында кызыклы номер күрсәткән. Бу номерда ул үзенең өйрәтелгән Бенгаль юлбарыслары белән чыгыш ясаган. Ул болай дигән: «Хайван синең ихтыярыңа буйсынганда, үзеңә иң гаҗәеп бүләк бирелгән итеп сизәсең үзеңне». Ләкин 2003 елның 3 октябрендә бер хәл килеп чыккан: билгесез сәбәп аркасында аның 172 килограммлык ак юлбарысы аңа һөҗүм иткән. Бу һөҗүм бөтенләй көтелмәгәндә булган, һәм дрессировщик моңа әзер булмаган.
2 Изге Язмаларда да кинәт кенә һөҗүм итәчәк бер «җанвар» турында әйтелә. (Ачылыш 17:15—18 не укы.) Бу «җанвар» кем ул? Һәм ул кемгә һөҗүм итәчәк? Җанвар — бу Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәм бу дөньяның бар хөкүмәтләре. Ул Бөек Бабылга, барлык ялган диннәргә, ташланып, аны бер дә кызганмыйча юк итәчәк. Җанвар белән Бөек Бабыл яхшы мөнәсәбәтләрдә булганга, бу күпләрне тетрәндерәчәк. Алар икесе дә Шайтан дөньясының өлеше. Ләкин бу һөҗүм кайчан булачак? Без моның көнен дә, сәгатен дә белмибез (Мат. 24:36). Без бу вакыйганың көтмәгән сәгатьтә булачагын һәм моңа вакытның аз калганын беләбез (Мат. 24:44; 1 Көр. 7:29). Шуңа күрә безгә Йәһвәнең һәм Гайсәнең башкарачак эшләренә әзер булырга кирәк (Лүк 21:28). Бу яктан безгә, мәсәлән, Изге Язмаларда язылган тугры кешеләрнең мисаллары ярдәм итәчәк. Алар үзләренә бирелгән йөкләмәләрне үтәргә әзер булган һәм шуңа күрә Аллаһы вәгъдәләренең үтәлгәнен күргән. Әйдәгез аларның кайберләренең нәрсә эшләгәнен һәм алардан нәрсәгә өйрәнеп була икәнен карап чыгыйк.
Нух кебек, әзер булыгыз
3. Нухка нинди шартлар аркасында Аллаһыга тугры хезмәт итәргә авыр булган?
3 Нух җирдә коточкыч шартлар хөкем сөргәндә яшәгән булса да, Аллаһы вәгъдәсенең үтәлүен күрергә әзер булган. Фетнәчел фәрештәләр кеше тәне алып, чибәр хатын-кызлар белән бергә яши башлагач, Нухка нинди авырлыклар кичерергә туры килгән икәне турында уйлап кына кара! Табигый булмаган бу кавышулар аркасында кешедән күпкә көчлерәк булган «әзмәверләр» туган. Алар зур көчләрен башкаларны куркуга салыр өчен кулланган (Ярат. 6:4). Күз алдыңа гына китер: бу әзмәверләр аяк баскан һәр җирдә җәбер-золым өстенлек иткән. Нәтиҗәдә, җир явызлык белән тулган һәм кешенең уй-фикере һәм тәртибе бик бозылган. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә бу явыз кешеләрнең юк ителәчәк вакытын билгеләгән. (Яратылыш 6:3, 5, 11, 12 не укы.)a
4, 5. Безнең көннәрдәге шартлар Нух көннәрендәге шартларга кайсы яклардан охшаш?
4 Гайсә безнең көннәрдәге шартлар Нух көннәрендәге шартларга охшаш булачак дип пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:37). Мәсәлән, без дә явыз рухларның кешеләргә тәэсир иткәнен күреп торабыз (Ачыл. 12:7—9, 12). Бу җеннәр Нух көннәрендә кеше тәнен алган. Бүген алар моны эшли алмаса да, алар яшьләрне дә һәм олы яшьтәгеләрне дә үзләренә буйсындырырга тырыша. Үзләре дә белмичә, аларның бозык тәэсиренә бирелгән кешеләр явызлык һәм әдәпсез эшләр кылганда, бу азгын фәрештәләр ләззәт таба (Эфес. 6:11, 12).
5 Аллаһы Сүзендә Иблис «кеше үтерүче» итеп сурәтләнә һәм аның турында ул «үлемгә баш» дип әйтелә (Яхъя 8:44; Евр. 2:14). Әлбәттә, бу Аллаһы аңа ул теләгән һәр кешене үтерергә рөхсәт итә дигәнне аңлатмый. Әмма бу явыз рух кешеләрне ялганнарга этәрә һәм аларны вәсвәсәгә тарта. Ул кешеләрнең йөрәкләрендә һәм акылларында рәхимсезлек рухы үстерергә тырыша. Мәсәлән, Кушма Штатларда туган һәр 142 баланың берсе үтерү корбаны булып китә. Нух көннәрендәге явызлыкка Аллаһы ваемсыз булып калмаган. Бүген мәгънәсез көч куллануның шулхәтле киң таралганын күреп, ул моны игътибарсыз калдырыр мыни? Әллә ул эш итмәсме?
6, 7. Нух белән аның гаиләсенең иманы һәм Аллаһыдан куркуы нәрсәдән күренгән?
6 Соңрак Аллаһы үзенең карары, җир йөзен туфан суына батырачагы һәм бар җаннарны юк итәчәге, турында Нухка хәбәр иткән (Ярат. 6:13, 17). Йәһвә Нухка зур ящикка охшаш көймә төзергә кушкан. Нух һәм аның гаиләсе бу эшкә керешкән. Аларга тыңлаучан булырга һәм Аллаһы үз хөкемен үтәгәндә әзер булырга нәрсә ярдәм иткән?
7 Нык иман һәм Аллаһыдан курку Нух белән аның гаиләсен Аллаһы кушканча эш итәргә дәртләндергән (Ярат. 6:22; Евр. 11:7). Гаилә башы буларак, Нух рухи яктан уяу булган һәм бу борынгы дөньяның бозыклыгыннан сакланган (Ярат. 6:9). Ул үз гаиләсен тирә-яктагы кешеләрнең мәрхәмәтсез тәртибенә бирелүдән һәм фетнәчел карашын үзләштерүдән якларга кирәк икәнен белгән. Аларга көндәлек эшләргә чуммас өчен, игътибарлы булырга кирәк булган. Аллаһы аларга эш кушкан һәм бөтен гаилә өчен тормышларын бу эшкә туплау мөһим булган. (Яратылыш 6:14, 18 не укы.)
Нух һәм аның гаиләсе әзер булганнар
8. Нух гаиләсенең Аллаһыга тугрылыклы булганнарын нәрсә күрсәтә?
8 Изге Язмаларда башлыча гаилә башлыгы Нух турында әйтелсә дә, аның хатыны, угыллары һәм киленнәре дә Йәһвәнең хезмәтчеләре булган. Йәзәкил пәйгамбәр моны раслаган. Нух аның замандашы булган булса, аның балалары үз аталарының тәкъвалыгы нигезендә котыла алмас иде дигән ул. Алар инде зур булган һәм Аллаһыны тыңларгамы юкмы икәнен үзләре карар итә алган. Шуңа күрә аларның һәрберсе Аллаһыны һәм аның юлларын яратканын үзе исбат иткән (Йәз. 14:19, 20). Нухның гаиләсе ул кушканны үтәгән, аның кебек Йәһвәгә иман иткән һәм башкаларның Аллаһы биргән эшкә комачаулый алган тәэсиренә бирешмәгән.
9. Нух иманына охшаш иманны бүген кем күрсәтә?
9 Бүген бөтендөньядагы кардәшләребез арасында гаилә башлыкларының Нухтан үрнәк алып, хәлләреннән килгәнне эшләгәннәрен күрү бик сөендерә! Алар гаиләләрен ризык, кием, тору урыны белән тәэмин итү һәм балаларын укыту җитәрлек түгел икәнен аңлый. Гаилә башлыклары шулай ук гаиләдәгеләрнең рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга тиеш. Шулай эшләп, алар Йәһвә Аллаһының тиздән киләчәк хөкем көненә әзер булалар.
10, 11. a) Нух һәм аның гаиләсе көймә эчендә булганда һичшиксез нәрсә хис иткән? б) Үзебезгә нинди сорау бирү яхшы булыр иде?
10 Нух, аның хатыны һәм угыллары белән киленнәре көймәне якынча 50 ел төзегәндер. Аны төзегәндә аларга йөзләрчә мәртәбә анда кереп-чыгып йөрергә туры килгәндер. Алар көймәнең эчен-тышын сумалалаган, анда күп итеп ризык җыйган һәм көймә эченә хайваннарны керткән. Ә хәзер күз алдыңа китер: бу бөек көн ниһаять килеп җитә. Б. э. к. 2370 елның икенче аеның унҗиденче көнендә алар көймәгә керә, Йәһвә ишекне яба, һәм яңгыр ява башлый. Бу кечкенә генә яңгыр түгел. Күк капкалары ачыла һәм коеп яуган яңгыр көймә түбәсен дөбердәтә башлый (Ярат. 7:11, 16). Көймәдә булмаган кешеләр һәлак була, ә көймәдәгеләр исән кала. Нух гаиләсе ул вакытта нәрсә хис итә алган? Билгеле, алар Аллаһыга бик рәхмәтле булганнар. Ләкин һичшиксез алар: «Чын Аллаһы юлында йөргәнебезгә һәм бу көнгә әзер булганыбызга никадәр без шатбыз!» — дип уйлаганнардыр (Ярат. 6:9). Син үзеңне Һармагедуннан соң йөрәгеңнең шундый ук хисләр белән тулганын күз алдыңа китерә аласыңмы?
11 Чиксез кодрәт Иясен Шайтанның бу төзелешен юк итәргә вәгъдәсен үтәүдән бернәрсә дә туктата алмый. Үзеңнән болай дип сора: «Аллаһының бар вәгъдәләре дә, хәтта нечкәлекләренә хәтле, билгеләгән вакытта үтәләчәк икәненә мин тулысынча ышанаммы?» Ышанасың икән, Йәһвәнең тиз якынлашып килүче көнен хәтереңдә нык тотарга әзер бул (2 Пет. 3:11).
Муса уяу булып калган
12. Мусаның рухи карашын нәрсә томалый алган?
12 Әйдәгез тагын бер мисалны карап чыгыйк. Кеше карашыннан Мусаның Мисырдагы дәрәҗәсе шактый өстен булган. Фиргавен кызының тәрбиясенә алынган угыл буларак, ул, мөгаен, бик хөрмәтле кеше булгандыр һәм иң тәмле-татлы ризык ашаган, иң затлы кием кигән һәм байлык эченә күмелеп яшәгәндер. Ул һәрьяклап белем алган. (Рәсүлләр 7:20—22 не укы.) Ул, бәлкем, зур байлык мирас итеп ала алыр иде.
13. Мусага үз игътибарын Аллаһы вәгъдәләренә тупларга нәрсә ярдәм иткән?
13 Кечкенә чакта ата-анасы тәрбия биргәнгә, Муса, күрәсең, мисырлыларның потка табынуы акылсызлык икәнен күрә алган (Чыг. 32:8). Мисырда алган тирән белемнәре дә һәм фиргавен йортының зиннәтлеге дә Мусаны хак гыйбадәт кылудан читкә алып китмәгән. Ул, күрәсең, Аллаһының ата-бабаларына бирелгән вәгъдәләре турында тирән уйланган һәм Аллаһы ихтыярын үтәргә бик теләп, моңа әзер булган. Муса Исраил улларына болай дигән: «Раббы... Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Алласы, мине сезнең янга җибәрде». (Чыгыш 3:15—17 не укы.)
14. Мусаның иманы һәм кыюлыгы ничек сыналган?
14 Мисырның бар потларыннан, җансыз илаһларыннан, аермалы буларак, чын Аллаһы Йәһвә Муса өчен реаль булган. Ул «күзгә күренми торган Аллаһыны» күргән кебек яшәгән. Муса Аллаһы халкының азат ителәчәгенә ышанган, ләкин моның кайчан булачагын белмәгән (Евр. 11:24, 25, 27). Ул еврейләрнең азат булуларын бик теләгән. Бу бер очрактан күренгән: ул бер кол исраилленең җәберләнүен күргәч, аны яклаган (Чыг. 2:11, 12). Әмма бу Йәһвә билгеләгән вакыт булмаган, шуңа күрә Мусага ерак илдә качак булып яшәргә туры килгән. Мисырдагы рәхәт тормыштан соң аңа һичшиксез чүлдәге яңа шартларга ияләшү авыр булгандыр. Шулай да Муса Йәһвәнең үзенә биргән һәр күрсәтмәсенә колак салып, әзер булуын күрсәткән. Шуңа күрә Аллаһы аны, ул Мидьян җирендә 40 ел яшәгәннән соң, үз милләттәшләрен азат итәр өчен куллана алган. Аллаһы кушуы буенча, Муса күндәм булып Мисырга кайткан. Муса өчен Аллаһы йөкләгән эшне үтәргә һәм аны нәкъ Йәһвә әйткәнчә эшләргә вакыт килеп җиткән (Чыг. 3:2, 7, 8, 10). Мисырга кайткач та, «барлык кешеләрнең иң тыйнагы» Мусага фиргавен янына барыр өчен иман белән кыюлык кирәк булган (Сан. 12:3). Ул моны бер генә тапкыр түгел, ә, җәзалар бирелгәндә, кат-кат эшләгән. Муса бер җәза беткәч күпме тапкыр тагын фиргавен янына барырга туры киләчәген белмәгән.
15. Уңышсызлыкларга карамастан Мусаны күктәге Атасын данларга мөмкинлекләр эзләргә нәрсә дәртләндергән?
15 Алдагы 40 ел дәвамында, б. э. к. 1513 елдан б. э. к. 1473 елга кадәр, Муса төрле күңелсез хәлләр кичергән. Шулай да ул Йәһвәне данларга мөмкинлекләр эзләгән һәм чын йөрәктән исраиллеләрне дә шулай эшләргә дәртләндергән (Кан. 31:1—8). Ни өчен? Чөнки ул Йәһвәнең исемен һәм хакимлеген үзенең исеменә караганда күпкә югарырак куйган (Чыг. 32:10—13; Сан. 14:11—16). Күңелсезлекләргә һәм уңышсызлыкларга карамастан без дә Аллаһының эш итү юллары иң акыллы, иң гадел һәм иң яхшы икәненә бер дә шикләнмичә, аның хакимлеген яклавыбызны дәвам итәргә тиеш (Ишаг. 55:8—11; Ирем. 10:23). Син шулай эшләрсеңме?
Уяу булыгыз!
16, 17. Ни өчен Марк 13:35—37 дәге сүзләр сезнең өчен мөһим?
16 «Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәчәген сез белмисез» (Марк 13:33). Бу кисәтүне Гайсә бу явыз дөнья төзелешенең бетүен күрсәтүче билге турында әйткәндә биргән. Игътибар итик, Гайсә үзенең бөек пәйгамбәрлеген әйткәннән соң болай дигән: «Уяу булыгыз! Йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтуын белмисез бит: кич беләнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, яисә иртәгесенме. Көтмәгәндә кайтып, ул сезне йоклаган килеш тапмасын! Мин сезгә әйткәннәремне кешеләрнең барысына да әйтәм: уяу булыгыз!» (Марк 13:35—37).
17 Гайсәнең сүзләре уйланырга дәртләндерә. Ул төннең дүрт төрле өлеше турында әйткән. Төннең дүртенче өлеше уяу булыр өчен иң авыр вакыт булган, чөнки ул төнге өчтән таң атканчыга кадәр дәвам иткән. Хәрби стратеглар санаганча, бу дошманнарга һөҗүм итәр өчен иң уңай вакыт, чөнки бу вакытта аларны «йоклаган» чакта кулга алу мөмкинлеге арта. Шулай ук бүген дә, дөнья тирән рухи йокыга талган чакта, безгә уяу булып калыр өчен, бар тырышлыкларыбызны куярга кирәк. Алдан әйтелгән ахырны һәм котылуыбызны көткәндә безгә «уяу булырга» кирәк икәнененә берәр нинди шикләребез бармы?
18. Йәһвә Шаһитләре буларак, без нинди зур хөрмәткә ия?
18 Мәкалә башында әйтелгән дрессировщик Бенгаль юлбарысының һөҗүменнән соң исән калган. Ләкин Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек буенча, ялган дин дә, бу бозык дөнья төзелешенең башка өлешләре дә булачак хөкемнән берничек тә котылмаячак (Ачыл. 18:4—8). Аллаһының бар хезмәтчеләренә, яшьләргә дә, олы яшьтәгеләргә дә, Йәһвәнең көненә, Нух һәм аның гаиләсе кебек, әзер булыр өчен, хәлләреннән килгәнне эшләү мөһим икәнен аңларга кирәк. Без Аллаһыны хурлаган дөньяда яшибез: ялган дин өйрәтүчеләре, шулай ук агностиклар һәм атеистлар, әйткән сүзләре белән Барлыкка Китерүчене мәсхәрәли. Ләкин безгә андый тәэсиргә бирелеп, үзебезне куркыныч астына куярга кирәк түгел. Әйдәгез карап чыккан мисалларны күңелләребезгә салыйк һәм Йәһвәне, «аллаларның Алласы», «бөек, кодрәтле һәм курку уятучы Аллаһы» буларак, якларга һәм данларга мөмкинлекләр эзлик (Кан. 10:17).
[Искәрмә]
a Яратылыш 6:3 тә әйтелгән «йөз егерме ел» турында күбрәк белер өчен, «Чын гыйбадәттә ашкынучан бул» дигән брошюраның 30 нчы битен кара.
Хәтерлисезме?
• Ни өчен Нухка башлыча үз гаиләсенең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә кирәк булган?
• Безнең көннәр Нух көннәренә кайсы яктан бик охшаш?
• Ни өчен Муса күңелсезлекләргә карамастан игътибарын Йәһвәнең вәгъдәләренә туплаган?
• Изге Язмалардагы нинди пәйгамбәрлекләр сезне рухи яктан уяу булырга дәртләндерә?
[25 биттәге иллюстрация]
Нух һәм аның гаиләсе Йәһвә эше белән мәшгуль булган
[26 биттәге иллюстрация]
Аллаһының ышанычлы вәгъдәләре Мусага уяу булырга ярдәм иткән