Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 71 бүл. 168 б.-169 б., 9 абз.
  • Фарисейлар элек сукыр булган кешегә каршы килә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Фарисейлар элек сукыр булган кешегә каршы килә
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Фарисейлар үҗәтләнеп ышанмый
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә Шимбә көнне кешене савыктыра
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Тумыштан сукыр кешене савыктыру
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә тумыштан сукыр бер кешене савыктыра
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 71 бүл. 168 б.-169 б., 9 абз.
Элек сукыр булган хәер сорашучы ярсыган фарисейларга җавап бирә, ә ата-анасы карап тора

ҖИТМЕШ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

Фарисейлар элек сукыр булган кешегә каршы килә

ЯХЪЯ 9:19—41

  • ФАРИСЕЙЛАР ЭЛЕК СУКЫР БУЛГАН КЕШЕГӘ КАРШЫ КИЛӘ

  • ДИНИ ҖИТӘКЧЕЛӘР «СУКЫР»

Фарисейлар Гайсәнең тумыштан сукыр кешене савыктырганына ышанмый, шуңа күрә шул кешенең ата-анасын чакыртып китерә. Тегеләре исә үзләренә «синагогадан куып чыгарылу» куркынычы яный икәнен белә (Яхъя 9:22). Яһүдләр җәмгыятеннән чыгарылу гаиләгә зур авырлыклар китерер иде: яһүдләр алардан читләшер һәм матди кыенлыклар туар иде.

Фарисейлар аларга ике сорау бирә. «Тумыштан сукыр дигән улыгыз шушымы? Ничек соң ул күрә башлады?» — дип сорый алар. «Әйе, бу безнең улыбыз, һәм аның тумыштан сукыр булганын без беләбез. Ә аның ничек күрә башлавын да, күзләрен кем ачканын да белмибез»,— дип җавап бирә аның ата-анасы. Уллары, бәлки, аларга булган хәлне сөйләп биргәндер дә, ләкин ата-анасы сак кына: «Ул инде үсеп җиткән, аның үзеннән сорагыз, үзе өчен үзе җавап бирсен»,— дип әйтә (Яхъя 9:19—21).

Шунда фарисейлар элек сукыр булган кешене кабат чакыра. Алар Гайсәне гаепләрлек дәлилләре бар диеп, аны куркытырга тырыша. «Аллаһы каршында дөресен әйт,— дип таләп итә алар.— Без ул кешенең гөнаһ кылучы икәнен беләбез». «Ул гөнаһ кылучымы, түгелме, анысын белмим,— ди тегесе, туры җавап бирмичә.— Шуны гына беләм: мин сукыр идем, ә хәзер күрәм» (Яхъя 9:24, 25).

Бәйләнерлек сәбәп табарга тырышып, фарисейлар кабат аңардан: «Ул сиңа нәрсә эшләде? Күзләреңне ничек ачты?» — дип сорый. Тегесе кыю гына: «Мин сезгә сөйләдем бит инде, ә сез тыңламадыгыз. Ни өчен кабат моны ишетәсегез килә? Әллә сез дә аның шәкертләре булырга җыенасызмы?» — дип җавап бирә. Ярсып китеп, фарисейлар аңа каршы төшә: «Син ул — шул кешенең шәкерте, ә без — Муса шәкертләре. Мусага Аллаһы сөйләгән, без моны беләбез, ә бу кешене кем җибәргәнен без белмибез» (Яхъя 9:26—29).

Исе китеп, бу хәерче: «Шунысы гаҗәеп тә: сез аны кем җибәргәнен белмисез, ә ул минем күзләремне ачты»,— дип әйтә. Аннары ул Аллаһының кемне тыңлаганы һәм хуплаганы турында эзлекле фикер йөртеп, болай ди: «Без Аллаһының гөнаһ кылучыларны тыңламавын беләбез. Әмма Аллаһыдан куркып яшәүчеләрне һәм аның ихтыярын үтәүчеләрне ул тыңлый. Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында борынгы заманнардан бирле беркемнең дә ишеткәне юк». Нәтиҗә ап-ачык: «Ул кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде» (Яхъя 9:30—33).

Фарисейлар, бу хәер сорашучының фикер йөртүен кире кага алмыйча, аны сүгә башлый: «Син баштанаяк гөнаһлы булып туып та, безне өйрәтәсеңме?» Һәм алар аны куып чыгара (Яхъя 9:34).

Гайсә, бу хакта ишеткәч, шул кешене табып, аңардан болай дип сорый: «Адәм Улына иман итәсеңме?» «Кем соң ул, әфәндем? Мин аңа иман итсен өчен, әйтче»,— дип сорый савыккан кеше. «Син аны күрдең, һәм ул синең белән сөйләшеп тора»,— дип, турыдан-туры әйтә аңа Гайсә (Яхъя 9:35—37).

Тегесе: «Иман итәм, әфәндем»,— дип җавап бирә. Гайсәгә иман итеп һәм хөрмәт күрсәтеп, ул аңа сәҗдә кыла. Шунда Гайсә мондый тирән мәгънәле сүзләр әйтә: «Мин бу дөньяга кылган эшләрем күрми торганнарны — күрә торган, ә күрә торганнарны сукыр итсен өчен килдем» (Яхъя 9:38, 39).

Аның янында булган фарисейлар үзләренең сукыр булмаганнарын белә. Әмма аларның рухи җитәкчеләр буларак башкарган роле турында нәрсә әйтеп була? Үзләрен яклап, алар: «Әллә без дә сукырмы?» — дип сорый. Гайсә аларга: «Сукыр булсагыз, гөнаһлы булмас идегез, ә сез: „Күрәбез“,— дигәнгә, гөнаһыгыз кичерелми кала»,— дип әйтә (Яхъя 9:40, 41). Алар Исраилдә укытучылар булмасалар, Гайсәне Мәсих буларак кире кагулары аңлашылыр иде. Ләкин алар Канунны белә, шуңа күрә Гайсәне кире кагып, алар җитди гөнаһ кыла.

  • Ни өчен элек сукыр булган кешенең ата-анасы, фарисейлар алдына чакырылгач, куркып китә һәм алар сорауларга ничек җавап бирә?

  • Хәер сорашучының нинди эзлекле фикер йөртүе фарисейларны ярсыта?

  • Ни өчен фарисейларның Гайсәгә каршы килүен аклап булмый?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу