ЙӨЗ УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Хуҗабызның кичке ашы
МАТТАЙ 26:21—29 МАРК 14:18—25 ЛҮК 22:19—23 ЯХЪЯ 13:18—30
ГАЙСӘ ХЫЯНӘТЧЕНЕҢ ЯҺҮД БУЛУЫН КҮРСӘТӘ
ГАЙСӘ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕН ГАМӘЛГӘ КЕРТӘ
Гайсә үз рәсүлләренең аякларын юып, аларны басынкылыкка өйрәткән иде. Кич әле тәмамланмаган. Хәзер, күрәсең, Пасах ризыгын ашаганнан соң, Гайсә Давытның пәйгамбәрлек итеп әйткән мондый сүзләрен искә төшерә: «Мин таянган, миңа якын дус булган, икмәгемне ашаган кеше миңа каршы чыкты». Аннары ул: «Арагыздан берәү мине сатачак»,— дип әйтә (Зәбур 41:9; Яхъя 13:18, 21).
Рәсүлләр бер-берсенә карап, һәрберсе: «Хуҗам, мин түгел бит?» — дип сорый башлый. Хәтта Яһүд Искариот та шулай эшли. Петер Гайсә янында утырган Яхъяны кем ул икәнен белешергә өнди. Шунда Яхъя, Гайсәгә тагын да якынрак иелеп: «Хуҗам, ул кем?» — дип сорый (Маттай 26:22; Яхъя 13:25).
«Мин бу икмәк сыныгын кемгә манып бирсәм, ул — шул»,— дип җавап бирә Гайсә һәм икмәк сыныгын табындагы касәгә манып, Яһүд Искариотка бирә. Аннары ул болай ди: «Адәм Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Адәм Улын сатучыга кайгы! Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде» (Яхъя 13:26; Маттай 26:24). Шуннан соң Шайтан Яһүд эченә керә. Инде явыз булган Яһүд үзен Иблис ихтыярына тапшыра һәм шулай итеп «һәлакәт угылы» булып китә (Яхъя 6:64, 70; 12:4; 17:12).
Шунда Гайсә Яһүдкә: «Эшли торган эшеңне тизрәк эшлә»,— ди. Яһүдтә акча тартмасы булганлыктан, башка рәсүлләр, «Гайсә аңа: „Безгә бәйрәм өчен кирәк булган әйберләрне сатып ал“,— дип әйткәндер яки ярлыларга нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйлый» (Яхъя 13:27—30). Яһүд исә урыныннан тора да Гайсәне сатар өчен китеп бара.
Шул ук кичне, Пасах бәйрәмендә, Гайсә бөтенләй яңа бәйрәмне гамәлгә кертә. Ул икмәкне ала да, Аллаһыга рәхмәтләрен әйтеп дога кылганнан соң, аны сындырып рәсүлләренә ашарга бирә. «Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата,— дип әйтә ул.— Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Лүк 22:19). Рәсүлләр икмәкне бер-берсенә өләшеп ашый башлый.
Аннан соң Гайсә шәраб тутырылган касәне ала һәм Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирә. Һәрберсе шул касәдән эчә. Аның турында Гайсә: «Бу касә сезнең хакка түгеләчәк каныма нигезләнгән яңа килешүне аңлата»,— дип әйтә (Лүк 22:20).
Шулай итеп Гайсә үз үлемен искә алу кичәсен гамәлгә кертә. Гайсә әйткәнчә, аның шәкертләре бу Кичәне һәр ел 14 нисан көнне үткәрергә тиеш. Гайсә һәм аның Атасы, иман итүче кешеләрне гөнаһтан һәм үлем хөкеменнән коткарыр өчен, бик зур бәя түләгән. Бу Кичә анда килүче кешеләргә моны искә төшереп торачак. Бу бәйрәм кешеләрнең игътибарын Гайсәнең мәңгелек азатлык китерүче үлеменә җәлеп итә һәм шуңа күрә яһүдләрнең Пасах бәйрәменнән бөегрәк булып тора.
Гайсәнең сүзләре буенча, аның каны «күпләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк». Гөнаһлары кичереләчәк күпләр санына аның тугры рәсүлләре һәм башка шәкертләре дә керә. Алар аның белән Атасының Патшалыгында булачак (Маттай 26:28, 29).