Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 122 бүл. 280 б.-281 б., 3 абз.
  • Гайсәнең өске бүлмәдә кылган соңгы догасы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсәнең өске бүлмәдә кылган соңгы догасы
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә рәсүлләрен киләчәккә әзерли
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсәнең догасы буенча эш итик
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Яхъя 14:6: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 122 бүл. 280 б.-281 б., 3 абз.
Гайсә күккә карап, рәсүлләре алдында дога кыла

ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәнең өске бүлмәдә кылган соңгы догасы

ЯХЪЯ 17:1—26

  • АЛЛАҺЫ ҺӘМ АНЫҢ УЛЫ ТУРЫНДА БЕЛЕМ АЛУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?

  • ЙӘҺВӘ, ГАЙСӘ ҺӘМ ШӘКЕРТЛӘР АРАСЫНДАГЫ БЕРДӘМЛЕК

Үз рәсүлләренә карата тирән мәхәббәттән чыгып, Гайсә аларга үзенең тиздән күккә китәчәге турында әйткән иде. Хәзер ул күккә карап Атасына дога кыла: «Улың сине данласын өчен, улыңны данла. Шулчак син улыңа бөтен кешеләр өстеннән хакимлек биргән кебек, улың да син аңа биргән кешеләрнең барысына мәңгелек тормыш бирер» (Яхъя 17:1, 2).

Әйе, Гайсә Аллаһыга дан китерүнең иң мөһим нәрсә булуын аңлый. Әмма ул шулай ук искиткеч өмет — мәңгелек тормыш турында әйтә! Гайсәгә «бөтен кешеләр өстеннән хакимлек» бирелгәнгә, аның йолым корбаны бөтен кешелеккә фатихалар китерә алачак. Шулай да бу фатихаларны кайберәүләр генә татыячак. Ни өчен? Чөнки Гайсә бу фатихаларны аның мондый сүзләре буенча яшәгән кешеләргә генә яудырачак: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).

Әйе, кеше Аллаһыны һәм аның Улын якыннан белеп, алар белән дуслык үстерергә һәм бар нәрсәгә аларның карашыннан чыгып карарга тиеш. Аңа шулай ук башкалар белән мөгамәлә иткәндә аларның гаҗәеп сыйфатларын чагылдырыр өчен көч куярга кирәк. Шуны да истә тоту мөһим: Аллаһыны данлау кешеләрнең мәңгелек тормышка ия булуларына караганда мөһимрәк. Хәзер Гайсә моның турында әйтә дә.

Ул болай дип дога кыла: «Син тапшырган эшне башкарып чыгып, мин сине җирдә данладым. Хәзер дә, Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит» (Яхъя 17:4, 5). Әйе, Гайсә үзен үледән терелтеп, күктәге данын кире кайтарырга сорый.

Әмма Гайсә үзенең җирдә башкарган хезмәтен дә онытмый. Ул болай дип дога кыла: «Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем. Алар синеке иде, һәм син аларны миңа бирдең. Алар синең сүзеңне тота» (Яхъя 17:6). Гайсә Аллаһының исемен билгеле иткән булса да, моның белән генә чикләнмәгән. Ул шулай ук рәсүлләрне Йәһвә, аның сыйфатлары хакында һәм Аллаһының кешеләр белән ничек мөгамәлә иткәне турында өйрәткән.

Рәсүлләр Йәһвә, аның Улының роле һәм Гайсә өйрәткән тәгълиматлар турында белем алганнар. Әмма Гайсә басынкы гына болай ди: «Миңа әйткән сүзләреңне мин аларга җиткердем, һәм алар бу сүзләрне кабул иттеләр. Алар минем синең вәкилең булып килүемне һичшиксез аңладылар һәм синең тарафтан җибәрелүемә ышандылар» (Яхъя 17:8).

Аннан соң Гайсә үз шәкертләре белән бу дөнья кешеләре арасындагы аерманы күрсәтеп, болай дип дәвам итә: «Дөнья өчен түгел, ә син миңа биргәннәр өчен үтенеп сорыйм, чөнки алар — синеке... [...] Мөкатдәс Әтием, без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор. [...] Мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннан [Гайсәне сатарга җыенган Яһүд Искариоттан] башка берсе дә югалмады» (Яхъя 17:9—12).

Гайсә догасын болай дип дәвам итә: «Дөнья аларга нәфрәтләнде... Аларны дөньядан алуыңны түгел, ә Явыздан саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:14—16). Рәсүлләр һәм Гайсәнең башка шәкертләре дөньяда, Шайтан идарә иткән кешелек җәмгыятендә яши, әмма алар шул дөньядан һәм аның явызлыгыннан читтә торырга тиеш. Ничек итеп?

Алар үзләрен изге килеш, Аллаһыга хезмәт итәр өчен аерылган булып калырга һәм Еврей Язмалары белән Гайсә өйрәтмәләре буенча яшәргә тиеш. «Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит,— дип ялвара Гайсә.— Синең сүзең — хакыйкать» (Яхъя 17:17). Рәсүлләрнең кайберләре вакыт узу белән язачак иңдерелгән китаплар да кешене изге итә алган «хакыйкатьнең» өлеше булып китәчәк.

Әмма соңрак «хакыйкатьне» башка кешеләр дә кабул итәчәк. Шуңа күрә Гайсә «[11 рәсүл] өчен генә түгел, ә аларның сүзе аркылы... [үзенә] иман итә башлаячак кешеләр өчен дә» үтенеп сорый. Гайсә аларның барысы өчен дә нәрсә дип дога кыла? «Алар бөтенесе бер булсын өчен... Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек, алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар» (Яхъя 17:20, 21). Гайсә белән аның Атасы бер шәхес түгел. Алар бердәм, ягъни бар нәрсәдә бер фикердә тора. Гайсә үз шәкертләре турында нәкъ шундый мәгънәдә бер булсыннар дип дога кыла.

Күптән түгел генә Гайсә Петергә һәм башка рәсүлләргә күктә алар өчен урын әзерләргә баруы турында әйткән иде (Яхъя 14:2, 3). Хәзер Гайсә үз догасында моны искә алып, болай ди: «Әти, син миңа биргән кешеләрнең минем белән бергә шул ук урында булуларын һәм син миңа биргән данны күрүләрен телим, чөнки син мине әле дөнья яратылганчы сөйдең» (Яхъя 17:24). Әйе, инде күптән, әле Адәм белән Хауваның балалары туганчы, Аллаһы җиргә Гайсә Мәсих булып килгән бердәнбер Улын сөйгән.

Догасының ахырында Гайсә кабат үз Атасының исеме һәм Аллаһының рәсүлләргә һәм «хакыйкатьне» кабул итәчәк башка кешеләргә карата мәхәббәте турында әйтә. Ул болай ди: «Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен, мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (Яхъя 17:26).

  • Аллаһы һәм аның Улы турында белем алу нәрсәгә китерә?

  • Нинди мәгънәдә Гайсә Аллаһының исемен ачкан?

  • Аллаһы, Угыл һәм хак динне тотучылар нинди мәгънәдә бер?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу