УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Гайсә төнлә никәдимне өйрәтә
ГАЙСӘ НИКӘДИМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘ
«ЯҢАДАН ТУУ» НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
Б. э. 30 елының Пасах бәйрәме вакытында Иерусалимда Гайсә гаҗәеп могҗизалар кыла. Нәтиҗәдә, күпләр аңа иман итә башлый. Бу могҗизалар яһүдләрнең Югары киңәшмә дип аталган югары суды әгъзасы Никәдим исемле фарисейга да тәэсир итә. Аның күбрәк беләсе килә, һәм ул, күрәсең, яһүд җитәкчеләре алдында абруе төшәр дип куркып, Гайсә янына төнлә килә.
«Равви,— дип әйтә Никәдим,— синең Аллаһыдан килгән остаз икәнеңне беләбез, чөнки син кылган могҗизаларны, Аллаһы аның белән булмаса, беркем дә кыла алмый». Гайсә җавап итеп Никәдимгә Аллаһы Патшалыгына керер өчен кеше «яңадан туарга» тиеш дип әйтә (Яхъя 3:2, 3).
Әмма ничек инде кеше яңадан туа алсын? «Әллә ул анасы карынына кереп, кабат туа аламы?» — дип сорый Никәдим (Яхъя 3:4).
Юк, бу — кешенең кабат тууын аңлатмый. «Кеше судан һәм рухтан тумаса,— дип аңлата Гайсә,— Аллаһы Патшалыгына керә алмас» (Яхъя 3:5). Суга чумдырылгач һәм үзенә изге рух иңгәч, Гайсә «судан һәм рухтан» туган булган. Шул вакытта Аллаһы «бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм» дип күктән игълан иткән (Маттай 3:16, 17). Шулай итеп Аллаһы Гайсәнең күктәге Патшалыкка керү мөмкинлеге булган рухи угыл булып киткәне турында хәбәр иткән. Соңрак, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында, суга чумдырылган башка кешеләргә изге рух иңәчәк, һәм алар шулай итеп Аллаһының рух белән майланган уллары булып яңадан туачак (Рәсүлләр 2:1—4).
Никәдимгә Гайсәнең Патшалык турында өйрәтүен аңлау авыр. Шуңа күрә Гайсә үзенең Аллаһының җиргә килгән Улы буларак махсус роле турында күбрәк мәгълүмат бирә. Гайсә Никәдимгә: «Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Адәм Улын да шулай ук күтәрергә тиешләр,— дип әйтә.— Бу аңа иман итүче һәркем мәңгелек тормыш алсын өчен булачак» (Яхъя 3:14, 15).
Күп еллар элек исраиллеләр, үзләрен агулы елан чакса, исән калыр өчен, бакырдан ясалган еланга карарга тиеш булган (Саннар 21:9). Шул рәвешчә, бар кешеләр, үлемнән котылыр өчен һәм мәңгелек тормыш алыр өчен, Аллаһы Улына иман итәргә тиеш. Йәһвәнең кешеләрне коткаруда чагылган көчле яратуына басым ясап, Гайсә Никәдимгә болай ди: «Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Шулай итеп, үз хезмәтен башлаганнан соң якынча алты ай үткәч, Гайсә үзенең кешелек өчен котылу юлы булуын ачык итеп күрсәтә.
Гайсә Никәдимгә болай ди: «Аллаһы бит үз Улын дөньяны хөкем итәр өчен түгел [ягъни дөньяны хөкем итеп, кешелеккә үлем карары чыгарыр өчен түгел], ә дөнья аның аша коткарылган булсын өчен дөньяга җибәрде» (Яхъя 3:17).
Никәдим кешеләрдән куркып, Гайсә янына төнлә килгән. Шуңа күрә, шунысы кызык, Гайсә сөйләшүне мондый сүзләр белән йомгаклый: «Хөкем итәр өчен нигез шуннан гыйбарәт: дөньяга [Гайсә үз тормышында һәм тәгълиматларында чагылдырган] яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре явыз булганга, яктылыкны түгел, ә караңгылыкны яраттылар. Чөнки бозыклык кылучы яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре фаш ителмәсен өчен, яктылыкка таба бармый. Ә хак булганны кылучы, эшләренең Аллаһы ихтыяры буенча башкарылганы ачык күренсен өчен, яктылыкка таба бара» (Яхъя 3:19—21).
Хәзер Гайсәнең Аллаһы ниятендәге роле турында ишеткәч, Исраил укытучысы булган Никәдим исемле бу фарисейга моның хакында уйланырга кирәк.