Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • gt 18 бүл.
  • Яхъя кечерәя, Гайсә үсә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яхъя кечерәя, Гайсә үсә
  • Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яхъя кечерәя, Гайсә үсә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Яхъяның иманы кимемәгәнме?
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Чумдыручы Яхъя — шатлык саклауда яхшы үрнәк
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Яхъя Гайсәнең җавабын белергә тели
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Җирдә яшәгән иң бөек кеше
gt 18 бүл.

Унсигезенче бүлек

Яхъя кечерәя, Гайсә үсә

УТЫЗЫНЧЫ елның Пасах бәйрәменнән соң, Гайсә үз шәкертләре белән Иерусалимнан китә. Әмма алар өйләренә Гәлиләягә кайтмый, ә Яһүдиягә бара һәм анда кешеләрне суга чумдыра. Чумдыручы Яхъя инде бер ел чамасы шул ук эшне башкара, һәм шәкертләре һаман әле аның янында.

Гайсә үзе суга чумдыру үткәрми, моны шәкертләре аның җитәкчелегендә эшли. Алар һәм Яхъя үткәргән суга чумдырылуның мәгънәсе бер үк: ул яһүдләрнең Аллаһы Кануны килешүенә каршы кылган гөнаһларыннан тәүбә итүләрен символлаштыра. Әмма үледән терелтелгәннән соң, Гайсә үз шәкертләренә икенче төрле суга чумдырылу үткәрергә куша. Бүген мәсихчеләр үткән суга чумдырылу үзеңне Йәһвә Аллаһыга хезмәт итәр өчен багышлауны символлаштыра.

Әмма хәзер үз хезмәтенең башында Гайсә һәм шулай ук Яхъя, бер-берсеннән аерым булсалар да, тәүбә итүче кешеләрне өйрәтә һәм суга чумдыра. Ләкин Яхъяның шәкертләре көнләшә башлап, аңа Гайсә турында болай дип зарлана: «Остаз... синең белән булган... кеше суга чумдырылу үткәрә, һәм барысы аның янына бара».

Яхъя исә Гайсәдән көнләшми, ул аның уңышларына сөенә һәм үз шәкертләренең дә шатлануын тели. Ул: «Сез үзегез: „Мин Мәсих түгел, әмма мин аның алдыннан җибәрелгәнмен“,— дип әйткәнемә шаһит»,— дигән сүзләрен исләренә төшерә. Аннары ул гаҗәеп бер мисал китерә: «Кәләш кияүнеке, әмма кияүнең тавышын ишетеп торучы аның янындагы дусты чиксез куана. Шуңа күрә мин дә шатлык белән тулы».

Яхъя, Кияүнең дусты буларак, инде якынча алты ай элек, үз шәкертләрен Гайсә белән таныштырганда, шатлык кичергән. Яхъяның шәкертләренең кайберләре Мәсихнең күктәге кәләше сыйныфының булачак әгъзалары булып киткән; бу сыйныфка рух белән майланган мәсихчеләр керә. Яхъя үзенең хәзерге шәкертләренең дә Гайсәнең артыннан баруларын тели, чөнки аның максаты — Мәсихнең уңышлы хезмәтенә юл әзерләү. Чумдыручы Яхъя моны: «Мәсих үсәргә, ә мин кечерәергә тиеш»,— дип аңлата.

Гайсәнең шәкерте булып киткән Яхъя, элегрәк ул Чумдыручы Яхъяның шәкерте булган, Гайсәнең кайдан килгәне һәм аның кешелекне коткарудагы мөһим роле турында болай дип яза: «Күктән килүче зат һәркемнән өстен... [...] Ата Угылны ярата һәм бар нәрсәне аның кулына тапшырган. Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия, Угылга буйсынмаучы исә тормышка ия булмаячак, ул Аллаһының ярсуын татыячак».

Чумдыручы Яхъя үз эшчәнлегенең кечерәюе турында сөйләгәннән соң күп тә үтми, Һируд патша аны кулга ала. Һируд үз абыйсы Филипнең хатыны Һирудиягә өйләнгән, һәм Яхъя аны моның өчен кешеләр алдында фаш итә, шуңа күрә патша аны төрмәгә утырта. Гайсә, бу турыда ишеткәч, үз шәкертләре белән Яһүдияне калдырып, Гәлиләягә китә. Яхъя 3:22—4:3; Рәсүлләр 19:4; Маттай 28:19; 2 Көринтлеләргә 11:2; Марк 1:14; 6:17—20.

▪ Гайсәнең терелтелүенә кадәр аның җитәкчелегендәге суга чумдырылуның мәгънәсе нинди, һәм ул терелтелгәннән соңгы суга чумдырылуның мәгънәсе нинди?

▪ Яхъя үз шәкертләренең зарлануы урынсыз икәнен ничек күрсәтә?

▪ Ни өчен Яхъяны төрмәгә ташлыйлар?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу