Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bt 25 бүл. 196-202 б.
  • «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!»
  • Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Мин кайсарның хөкем итү урыны алдында... басып торам» (Рәсүлләр 25:1—12)
  • «Гайсәнең күренештә әйткәненә мин буйсындым» (Рәсүлләр 25:13—26:23)
  • «Сине тагын бераз тыңласам, мәсихче булып китәм инде» (Рәсүлләр 26:24—32)
  • Кешеләргә Патшалык хәбәрен кабул итәргә ярдәм ит
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Рәсүлләр. Аңлатмалар. 25 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Кыю бул! Йәһвә — синең Ярдәмчең
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • Дәүләт вәкилләре алдында яхшы хәбәрне яклау
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
Күбрәк карарга
Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
bt 25 бүл. 196-202 б.

25 БҮЛЕК

«Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!»

Паул яхшы хәбәрне яклауда үрнәк күрсәтә

Рәсүлләр 25:1—26:32 гә нигезләнгән

1, 2. а) Паул Кайсариядә нинди сынаулар аша үткән? ә) Нинди сорауларга җавапны белү мөһим һәм ни өчен?

ПАУЛ — Кайсариядәге төрмәдә. Сакчылар аны нык саклый. Ике ел алдарак Паул Яһүдиягә кайткан булган. Анда яһүдләр аны берничә көн эчендә ким дигәндә өч тапкыр үтерергә тырышкан (Рәс. 21:27—36; 23:10, 12—15, 27). Ләкин аларның ниятләре барып чыкмаган. Шулай да яһүдләр бирешми. Аларның кулына эләгә алуын аңлагач, Паул идарәче Фистегә болай дигән: «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!» (Рәс. 25:11)

2 Паул Рим императорына мөрәҗәгать итәргә булгач, Йәһвә аның карарын хуплаганмы? Паулның яхшы хәбәрне яклауда һәм законлаштыруда куйган тырышлыклары безнең өчен дә үрнәк булып торамы? (Флп. 1:7) Бу сорауларга җавапны белү бик мөһим, чөнки без дә Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирергә тырышабыз.

«Мин кайсарның хөкем итү урыны алдында... басып торам» (Рәсүлләр 25:1—12)

3, 4. а) Ни өчен яһүдләр Паулны Иерусалимга җибәрергә сораган, ләкин Фисте нәрсә әйткән? ә) Йәһвә бүген үз хезмәтчеләрен ничек ныгыта?

3 Порки Фисте, Яһүдия провинциясенең идарәчесе булып киткәч, өч көннән соң Иерусалимга барганa. Анда ул өлкән руханилар һәм хакимлеккә ия башка кешеләр белән очрашкан. Алар Паулны җитди җинаятьләрдә гаепләгән. Фисте өчен яһүдләр белән яхшы мөнәсәбәтләр саклау мөһим булган. Моны белеп, яһүдләр Фистедән Паулны, хөкем итәр өчен, Иерусалимга җибәрүен сораган. Ә чынлыкта алар Паулны юлда үтерергә теләгән. Ләкин Фисте ризалашмаган, ул болай дип әйткән: «Җитәкчеләрегез минем белән [Кайсариягә] барсыннар да, шул кеше берәр начарлык кылган булса, аны гаепләсеннәр» (Рәс. 25:5). Әйе, бу юлы да үлем Паулны читләтеп үткән.

4 Йәһвә Паулны Гайсә Мәсих аша бар сынауларында да ныгытып торган. Мәсәлән, Гайсә күренештә рәсүлгә: «Кыю бул!» — дип әйткән булган (Рәс. 23:11). Бүген дә Аллаһының хезмәтчеләре сынауларга һәм каршы килүчеләрнең янауларына очрый. Әлбәттә, Йәһвә безне һәрбер авырлыктан да якламый, ләкин ул, Паулны ныгыткан кебек, безгә дә, сынауларны кичереп чыгар өчен, зирәклек һәм «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирә (2 Көр. 4:7).

5. Фисте Паул белән үзен ничек тоткан?

5 Берничә көннән соң Фисте Кайсариядә «хөкем итү урынына утырган»b. Аның каршына Паулны китергәннәр. Шулай ук Паулның гаепләүчеләре дә шунда булган. Яһүдләрнең гаепләүләрен кире кагып, Паул болай дигән: «Мин яһүдләр Канунына да, гыйбадәтханәгә дә, кайсарга каршы да һичнинди гөнаһ кылмадым». Әйе, бер гаепсез рәсүлне тоткынлыкта тотар өчен, бернинди сәбәп тә булмаган. Фисте аны азат итәрме? Яһүдләрнең хуплавын алырга теләп, ул: «Сине гаепләп минем алда хөкем итсеннәр өчен, Иерусалимга барасың киләме?» — дип сораган (Рәс. 25:6—9). Нинди акылсыз тәкъдим! Иерусалимда бит Паулны аның гаепләүчеләре хөкем итәчәк һәм, һичшиксез, үтерәчәк! Бу очракта Фисте гаделлек турында түгел, ә күбрәк сәяси мәнфәгатьләре турында уйлаган. Понти Пилат та үз вакытында нәкъ шулай ук эшләгән булган (Яхъя 19:12—16). Бүген дә судьялар, сәяси басымга бирешеп, еш кына Аллаһы халкына каршы гаделсез карарлар чыгара. Бу безне гаҗәпләндерергә тиеш түгел.

6, 7. Ни өчен Паул кайсарга шикаять белән мөрәҗәгать итәргә булган һәм мәсихчеләр аңардан ничек үрнәк ала?

6 Фистенең яһүдләргә ярарга тырышуы Паулның тормышын куркыныч астына куйган. Шуңа күрә Паул Фистегә болай дигән: «Мин кайсарның хөкем итү урыны алдында, үзем хөкем ителергә тиешле урында басып торам. Мин яһүдләргә бернинди дә начарлык эшләмәдем. Сез моны үзегез дә бик яхшы беләсез. [...] Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!» Шулай итеп Паул, Рим гражданы буларак, үз хокукын кулланган. Гадәттә, кайсар алдында хөкем ителергә теләк белдергәч, кеше үз сүзен кире ала алмаган. Шуңа күрә Фисте Паулга: «Кайсар алдында хөкем ителәсең килсә, кайсар янына китәрсең»,— дип әйткән (Рәс. 25:10—12). Югары судка шикаять белән мөрәҗәгать итеп, Паул мәсихчеләр өчен үрнәк калдырган. Каршы килүчеләр «закон исеменнән бәла китерергә ниятләгәндә», Йәһвә Шаһитләре судларга мөрәҗәгать итәc (Зәб. 94:20).

7 Паул төрмәдә ике елдан артык вакыт утырганнан соң, аның Римда үзен якларга мөмкинлеге туган. Ләкин, ул Римга киткәнче, аны башка бер идарәче тыңларга теләгән.

Кардәшләребез судта җиңелде. Гаепләнгән абый-кардәшебез, адвокат һәм башка кардәшләр күңелсезләнгән. Гаепләүчеләр исә шатлана һәм бер-берсен котлый.

Безгә каршы гаделсез карарлар чыгарылганда, без югарырак инстанцияләргә мөрәҗәгать итәбез

«Гайсәнең күренештә әйткәненә мин буйсындым» (Рәсүлләр 25:13—26:23)

8, 9. Ни өчен Әгрип патша Кайсариягә килгән?

8 Паул кайсар алдына басарга теләген белдергәннән соң берничә көн үткәч, Фистене тәбрикләргә дип, Әгрип патша белән аның сеңелесе Бәрникә килгәнd. Яңа билгеләнгән идарәче янына килеп, аны котлау ул вакытта гадәти хәл булган. Шулай эшләп, Әгрип Фисте белән сәяси бәйләнешләрен һәм дуслыкларын ныгытырга тырышкандыр. Бу аңа киләчәктә файда китерә алган (Рәс. 25:13).

САФ ГЫЙБАДӘТНЕ СУДЛАРДА ЯКЛЫЙБЫЗ

Каршы килүчеләр безгә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә комачаулаганда, без судларга мөрәҗәгать итәбез. Ике мисалга игътибар итик.

Джорджия штатындагы Гриффин шәһәрендә кардәшләребезне Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны таратканнары өчен кулга алганнар. Әмма 1938 елның 28 мартында Кушма Штатларның Югары суды, Джорджия штатының карарларын гамәлдән чыгарып, кардәшләрне азат иткән. Бу Йәһвә Шаһитләренең АКШтагы Югары судка беренче тапкыр мөрәҗәгать итүләре булган. Аннан соң да алар бу судка күп тапкырлар шикаять биргәнg.

Икенче очрак Грециядә булган. Минос Коккинакис исемле абый-кардәш 48 ел дәвамында 60 тан артык тапкыр «прозелитизм» өчен, ягъни вәгазьләгәне өчен, кулга алынган булган. Ә 18 очракта аны суд хөкем иткән, һәм, нәтиҗәдә, Коккинакис кардәш үзенең иманы өчен күп еллар төрмәләрдә һәм Эгей диңгезендәге утрауларда сөргендә үткәргән. 1986 елда Грециянең судлары кардәшебезне кабат гаепле дип тапкач, ул Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә (ЕСПЧ) шикаять белән мөрәҗәгать иткән. 1993 елның 25 маенда бу суд, кардәшебезне яклап, Греция аның дини иреген боза дигән карар чыгарган.

Йәһвә Шаһитләре Европа судына күп тапкыр мөрәҗәгать иткән һәм күпчелек очракта җиңгән. Башка бернинди оешманың да бу халыкара судта кеше хокукларын яклауда андый уңышка ирешкәне булмаган.

Йәһвә Шаһитләренең юридик җиңүләре башка кешеләргә дә зур файда китерә. Чарльз Хейнз исемле галим болай дип язган: «Без барыбыз да Йәһвә Шаһитләренә рәхмәт әйтергә тиеш. Аларны күпме генә мыскылласалар да, куып чыгарсалар һәм хәтта кыйнасалар да, алар барыбер бирешми һәм дини хокуклары өчен (димәк, безнең хокукларыбыз өчен дә) көрәшүләрен дәвам итә. Алар җиңгәндә, без дә җиңәбез».

g Кушма Штатларның Югары суды сүз ирегебезне ничек яклаганы турында белер өчен, «Уяныгыз!» (рус) 2003 ел, 8 гыйнвар, 3—11 нче битләрне карагыз.

9 Фисте Әгрипкә Паул турында сөйләгәч, Әгрип үзе Паулны тыңларга теләгән. Икенче көнне бу ике идарәче хөкем итү урынына утырган. Аларның купшылыгы һәм башкалар өстеннән хакимлеге залдагы бар кешеләрне таң калдыргандыр (Рәс. 25:22—27). Ләкин Паулның чыгышы аларда тагы да зуррак тәэсир калдырган.

10, 11. Әгрипкә мөрәҗәгать иткәндә, Паул ничек хөрмәт күрсәткән һәм ул патшага үзе турында нәрсә сөйләгән?

10 Паул, Әгрип патшага хөрмәт белән мөрәҗәгать итеп, үзен аның алдында якларга мөмкинлек булганы өчен рәхмәтләрен белдергән. Әгрип «яһүдләрнең барлык йолаларын һәм нәрсәләр турында бәхәсләр алып барганнарын» бик яхшы белгән, һәм Паул моны да искә алган. Аннан соң Паул үзе турында сөйли башлаган: «Фарисей булып, динебезнең иң катгый таләпләре буенча яшәдем»,— дип әйткән ул (Рәс. 26:5). Бөтен фарисейлар кебек үк, Паул да Мәсихнең киләчәген көткән булган. Соңрак Гайсәнең Мәсих булуына төшенгәч, ул бу хакта вәгазьли башлаган. Паул аңлатканча, аны нәкъ бу иманы аркасында хөкем итәләр. Бу сүзләр Әгриптә зур кызыксыну уятканe.

11 Үзенең элек мәсихчеләрне эзәрлекләгәне турында телгә алып, Паул болай дип әйткән: «Мин үзем дә бар көчемне куеп насаралы Гайсә исеменә каршы көрәшергә тиешмен дип уйлый идем. [...] ...Аларга [мәсихчеләргә] карата ачуым бик көчле булганлыктан, аларны хәтта башка шәһәрләрдә дә эзәрлекләдем» (Рәс. 26:9—11). Паул арттырып сөйләмәгән. Күпләр аның үзен мәрхәмәтсез тотканын белгән (Гәл. 1:13, 23). Әгрип: «Бу кешене нәрсә үзгәрткән соң?» — дип уйлап утыргандыр.

12, 13. а) Паул мәсихче булып киткәнен ничек сурәтләп биргән? ә) Паул ничек Хуҗаның таягына тибенгән?

12 Паул, сүзен дәвам итеп, болай дип сөйләгән: «Дәмәшекъкә барганда, көн уртасында, и патша, мин күктән иңгән яктылык күрдем. Ул кояш яктылыгыннан да яктырак иде һәм мине дә, юлдашларымны да чолгап алды. Барыбыз да җиргә егылгач, мин бер тавыш ишеттем. Ул миңа еврей телендә: „Шаул, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең? Мал үз хуҗасының таягына тибенгән кебек тибенеп, үзеңә зыян китерәсең“,— диде. „Әфәнде, син кем?“ — дип сорадым мин. Шунда Хуҗам болай диде: „Мин — син эзәрлекли торган Гайсә“»f (Рәс. 26:12—15). Бу сүзләр Әгрипкә Паулны яхшырак аңларга булышкандыр.

13 Бу күренешне күргәнче, Паул, образлы тел белән әйткәндә, очлы таякка тибенгән. Мал үз хуҗасының таягына тибенеп үзенә зыян китергән кебек, Паул да, Аллаһының ихтыярына каршы төшеп, үзенә рухи зыян китергән. Әйе, Паулның Аллаһыга көчле иманы булса да, ул дини яктан адашкан булган. Гайсә, Паулга күренештә күренеп, аңа фикер йөртүен үзгәртергә ярдәм иткән (Яхъя 16:1, 2).

14, 15. Паул үзенең вәгазьләп йөрүенең сәбәбен ничек аңлаткан?

14 Паулның тормышы тамырдан үзгәргән. Ул Әгрип патшага болай дигән: «Гайсәнең күренештә әйткәненә мин буйсындым һәм бу хәбәрне башта Дәмәшекътә, аннан соң Иерусалимда, бөтен Яһүдия җирендә һәм башка халык кешеләренә тараттым. Мин моны алар тәүбә итсеннәр өчен һәм, тәүбә итүләрен күрсәтүче эшләр башкарып, Аллаһыга таба борылсыннар өчен эшләдем» (Рәс. 26:19, 20). Рәсүл Паул күп еллар буе Гайсә биргән йөкләмәне үтәп хезмәт иткән. Бу нинди нәтиҗәләргә китергән? Яхшы хәбәрне тыңлаган кешеләр, әхлаксыз, намуссыз эшләреннән тәүбә итеп, Аллаһыга якынлашкан. Алар тәртипле гражданнар булып киткән һәм илнең законнарын бозмыйча яшәргә өйрәнгән.

15 Ләкин Паулның каршы килүчеләре өчен боларның барысы әллә ни мөһим булмаган. Паулның вәгазьләп йөрүе аларны ярсыткан. Паул болай дигән: «Нәкъ шуның аркасында яһүдләр мине гыйбадәтханәдә тотып үтерергә тырышты да. Ләкин, Аллаһыдан ярдәм алып, мин бүгенге көнгә кадәр гадиләргә дә, бөекләргә дә шаһитлек бирүемне дәвам итәм» (Рәс. 26:21, 22).

16. Судьялар белән идарәчеләргә вәгазьләгәндә, без Паулдан ничек үрнәк ала алабыз?

16 Мәсихчеләр буларак, без дә карашларыбызны якларга һәрвакыт әзер булырга тиеш (1 Пет. 3:15). Судьялар һәм идарәчеләр белән сөйләшкәндә, без Паулның Фисте белән Әгрипкә нәрсә әйткәненнән үрнәк ала алабыз. Хакимият кешеләренә хакыйкатьнең үз тормышыбызны һәм башка кешеләрнең тормышларын ничек яхшыртканы турында сөйләсәк, бу аларның йөрәкләренә тәэсир итәргә мөмкин.

«Сине тагын бераз тыңласам, мәсихче булып китәм инде» (Рәсүлләр 26:24—32)

17. Паул үзен яклаганда, Фисте нәрсә дигән? Бүген безгә дә күп кенә кеше ничек карый?

17 Паулның көчле сүзләре бу ике идарәчене ваемсыз калдырмаган. Паул үзен яклаганда, Фисте аңа: «Паул, син акылыңнан шашкансың! Зур гыйлемлек сине акылдан яздыра!» — дигән (Рәс. 26:24). Безгә дә бүген күп кенә кешеләр шулай карый. Алар яхшы хәбәрне вәгазьләүче кешеләрне фанатиклар дип атый һәм терелтү турындагы тәгълиматны акылсызлык дип саный.

18. Паул Фистегә нәрсә дип җавап кайтарган һәм аның вәгазе Әгрипкә ничек тәэсир иткән?

18 «Юк, мөхтәрәм Фисте,— дигән Паул,— мин акылдан шашмадым, мин хак һәм төпле сүзләр сөйлим. Хәер, моның барысы турында патшаның үзенә дә билгеле, шуңа күрә мин аның алдында кыюлык белән сөйли алам. [...] Әгрип патша, пәйгамбәрләргә ышанасызмы? Беләм, ышанасыз». Әгрип моңа: «Сине тагын бераз тыңласам, мәсихче булып китәм инде»,— дип җаваплаган (Рәс. 26:25—28). Патша бу сүзләрне эчкерсез әйткәнме, юкмы — билгесез. Һәрхәлдә, Паулның сүзләре аңа нык тәэсир иткән.

19. Фисте белән Әгрип Паул турында нинди нәтиҗәгә килгән?

19 Шунда Әгрип белән Фисте, судның тәмамлануын күрсәтеп, үз урыннарыннан торган. Чыгып барганда, алар: «Бу кеше үлемгә хөкем ителерлек яки төрмәгә утыртырлык һичнәрсә эшләми»,— диешкәннәр. Әгрип Фистегә хәтта болай дигән: «Бу кеше кайсар алдында хөкем ителергә теләген белдермәгән булса, аны азат итеп тә булыр иде» (Рәс. 26:31, 32). Әйе, Фисте дә, Әгрип тә Паулның гаепсез булуын аңлаган. Паулны тыңлаганнан соң, аларның мәсихчеләргә карата карашы, аз булса да, яхшы якка үзгәргәндер, мөгаен.

20. Паулның Рим идарәчеләре алдында үзен яклавы нинди яхшы җимешләр китергән?

20 Бу идарәчеләрнең берсе дә мәсихче булып китмәгәндер. Алайса, Паулның үзен алар алдында яклавы файдасыз булган дип әйтеп буламы? Әлбәттә, юк. Ул «патшалар һәм идарәчеләргә» Яһүдиядә дә, Кайсариядә дә шаһитлек бирә алган. Ул аларга вәгазьләмәгән булса, алар Патшалык турындагы хәбәрне ничек ишетә алыр иде соң? (Лүк 21:12, 13) Өстәвенә, Паул белән булган хәлләр һәм аның чыдамлыгы кардәшләрнең иманнарын ныгыткан (Флп. 1:12—14).

21. Эзәрлекләүләргә карамастан бирешмәсәк, бу нинди уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

21 Бүген дә эзәрлекләүләр уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән, безнең чиновникларга шаһитлек бирергә мөмкинлегебез туа. Моннан тыш, каршылыкларга карамастан вәгазьләвебез башка имандашларыбызны ныгыта һәм аларны да Патшалык турында кыюлык белән сөйләргә дәртләндерә. Шуңа күрә, әйдәгез, тугры булып калыйк һәм вәгазьләүдән туктамаска тәвәккәл булыйк!

РИМ ПРОКУРАТОРЫ ПОРКИ ФИСТЕ

Якынча б. э. 58 елында Порки Фисте, Феликәскә алмашка килеп, Яһүдия провинциясенең прокураторы итеп билгеләнгән булган. Әмма идарә итүе озак булмаган: ике-өч елдан соң ул үлеп киткән. Фисте турында аның замандашлары булган Лүк һәм тарихчы Иосиф Флавий язмаларыннан гына билгеле.

Порки Фисте.

Фисте идарәсенең башында Яһүдиядә җинаятьчелек хөкем сөргән. Флавий язганча, «Фисте Яһүдиядә тынычлык урнаштыруны үз максаты итеп куйган, шуңа күрә ул күп кенә җинаятьчеләрне, тотып, үлем җәзасына тарткан». Феликәстән һәм Альбин исемле киләсе прокуратордан аермалы буларак, Фисте төпле, акыллы кеше булган. Ул идарә иткән вакытта яһүдләр Фисте рөхсәтеннән башка гыйбадәтханә территориясендә стена төзегән. Алар моны Әгрип патша гыйбадәтханәнең территориясен күзәтә алмасын өчен эшләгән. Башта Фисте бу стенаны җимерергә кушкан, ләкин соңрак, яһүдләрнең үтенече буенча, бу сорауны Рим императоры Неронга тапшырырга рөхсәт иткән.

Күргәнебезчә, Фисте җинаятьчеләр һәм фетнәчеләр белән көрәшкән, әмма, яһүдләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклар өчен, кайвакыт гаделлекне бозган. Мәсәлән, рәсүл Паул очрагында да шулай булган.

ҺИРУД ӘГРИП II

Рәсүлләр китабының 25 нче бүлегендә искә алынган Әгрип (ягъни Әгрип II) 14 ел элегрәк Иерусалим җыелышын эзәрлекләгән Һируд Әгрип I нең улы булган (Рәс. 12:1). (Әгрип I — Бөек Һирудның оныгы.) Һируд Әгрип II — Һирудлар династиясендә соңгы патша.

Һируд Әгрип II.

Б. э. 44 елында Әгрип I үлгән. Ул вакытта аның 17 яшьлек улы Әгрип II Римда укыган булган. Ул император Клавдийның канаты астында яшәгән. Императорның киңәшчеләре Әгрип II не яһүдләр белән идарә итәр өчен бик яшь дип санаганга, аның урынына вакытлыча башка бер идарәче куелган булган. Шулай да, Иосиф Флавий язганча, Әгрип, әле Римда яшәгәндә, яһүдләрнең мәнфәгатьләрен яклый башлаган.

Император Клавдий якынча б. э. 50 елында Әгрип II не — Халкис дип аталган өлкә өстеннән, ә б. э. 53 елында Итурия, Трахонит һәм Авилиния өлкәләре өстеннән идарәче итеп куйган. Шулай ук Әгрип II нең карамагына Иерусалимдагы гыйбадәтханә дә бирелгән булган, шуңа күрә ул баш руханиларны билгели алган. Клавдийга алмашка килгән император Нерон Әгрипкә Гәлиләя белән Перея өстеннән дә хакимлек биргән. Паул белән очрашканда, Әгрип үз сеңлесе Бәрникә белән Кайсариядә булган (Рәс. 25:13). (Бәрникә үз ирен — Киликия патшасын ташлап киткән булган.)

Б. э. 66 елында Әгрип II яһүдләрнең Римга каршы фетнәсен туктатырга тырышкан. Әмма бу яһүдләрне ярсыткан һәм алар аңа каршы күтәрелгән. Нәтиҗәдә, ул римлылар белән бергә яһүдләргә каршы сугыша башлаган. Ахыр чиктә римлылар яһүдләрнең фетнәсен баскач, киләсе император — Веспасиан — Әгрип II нең карамагына тагын башка өлкәләрне дә әҗер итеп биргән.

a 199 нчы биттәге «Рим прокураторы Порки Фисте» дигән рамканы карагыз.

b «Хөкем итү урыны» күтәртелгән урынга куелган тәхет булган. Хакимнең халыктан биектәрәк утыруы аның абруен һәм соңгы сүзен әйтергә хокукы барлыгын күрсәткән. Гайсәне хөкем иткәндә, Пилат та шундый ук хөкем итү урынында утырган.

c 200 нче биттәге «Саф гыйбадәтне судларда яклыйбыз» дигән рамканы карагыз.

d 201 нче биттәге «Һируд Әгрип II» дигән рамканы карагыз.

e Паул Гайсәне Мәсих итеп кабул иткән. Ә Гайсәне кире каккан яһүдләр исә Паулны мөртәт дип санаган (Рәс. 21:21, 27, 28).

f Паулның «көн уртасында» баруы турында бер Изге Язмалар белгече болай дигән: «Гадәттә, сәяхәтчеләр көн уртасында, эссе булганга, ял итәр өчен тукталган. Эше бик ашыгыч булса гына, кеше юлын дәвам иткән. Моннан да Паулның мәсихчеләрне никадәр ашкынып эзәрлекләгәне күренә».

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу