Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 15.9. 32 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен Гайсә булышырга ашыкмаган?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Үлгән якыннарыбыз өчен чын өмет
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Гайсә Лазарны үледән терелтә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 15.9. 32 б.

УКУЧЫЛАРНЫҢ СОРАУЛАРЫ

Яхъя 11:35 буенча, Лазарны үледән терелткәнче, Гайсәнең күз яшьләре аккан. Сәбәбе нәрсәдә булган?

Якын кешебез үлгәндә, аны сагынып елау табигый. Әмма Гайсәнең яраткан дусты Лазар үлгәч, Гайсә аны сагынып түгел, ә аның туганнарын һәм дусларын кызганып елаган. Мондый нәтиҗәне Яхъя китабының 11 нче бүлегеннән ясап була (Яхъя 11:36).

Лазарның авырганы турында ишеткәч, Гайсә аны дәвалар өчен аның янына барырга ашыкмаган. Инҗилдә болай дип әйтелә: «Лазарның авырганы турында ишеткәч, ул [Гайсә] үзе йөргән җирдә тагын ике көнгә калган» (Яхъя 11:6). Гайсә белә торып тоткарланган. Ни өчен ул алай эшләгән? Ул: «Бу авыру аңа үлем түгел, ә Аллаһыга дан китерәчәк, һәм бу авыру аша Аллаһы Улы данланачак»,— дип әйткән (Яхъя 11:4). Лазарның авыруы үлемгә китерәчәк чир түгел, ә «Аллаһыга дан китерәчәк» чир булган. Моны белеп, Гайсә бер гаҗәеп могҗиза кылырга, ягъни үз яраткан дустын терелтергә җыенган.

Лазарның хәле турында шәкертләре белән сөйләшкәндә, Гайсә үлемне йокы белән чагыштырган. Шуңа күрә ул аларга: «Мин аны [Лазарны] уятырга барам»,— дип әйткән дә (Яхъя 11:11). Кешегә үзенең йоклап торган баласын уяту җиңел булган кебек, Гайсәгә дә Лазарны терелтү авыр булмаган. Шунлыктан ул Лазарның үлеме аркасында кайгырмаган.

Алайса, ни өчен Гайсәнең күз яшьләре ага башлаган соң? Бу сорауга җавапны табар өчен контекстны карап чыгыйк. Лазарның бер туганы Мәрьямнең һәм башкаларның кайгырып елаганнарын күргәч, Гайсә көенеп «авыр итеп ыңгырашып куйган». Шуның өчен «Гайсәнең күз яшьләре ага башлаган». Әйе, якын дусларының хәсрәткә батканнарын күреп Гайсәнең рухы төшкән (Яхъя 11:33, 35).

Яхъя китабының 11 нче бүлегеннән күренгәнчә, Гайсә үлгән якыннарыбызны терелтә ала. Шуңа күрә аларның яңа дөньяда сау-сәламәт булып яшәү мөмкинлекләре бар. Моннан тыш, Гайсә якыннарын югалткан кешеләрне кызгана белгән. Үлгән якыннарын юксынган кешеләрне без дә кызгана белергә тиеш.

Лазарны үледән терелтәчәген белгән булса да, Гайсә үз дусларын кызганып һәм чын күңелдән кайгырып елаган. Кешеләрнең хәлләренә керә белсәк, без дә «елаучылар белән бергә еларбыз» (Рим. 12:15). Югарыда әйтелгәннәрне йомгаклап шуны әйтергә кирәк: кеше үлгән якыннарын юксынып кайгырса да, ул терелтүгә иман итми дигән нәтиҗә ясап булмый. Моны Гайсәнең үрнәге раслый. Ул, Лазарны терелтергә җыенган булса да, аның туганнарын һәм дусларын кызганып хисләрен яшермичә елаган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу