АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | 2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 4—6
«Без бирешмибез»
Ике гаилә иске генә бер йортта яши. Анда яшәү бик авыр. Бер гаилә боегып йөри. Икенче гаилә шат күңелле. Ни өчен шат? Чөнки алар тиздән яңа матур йортка күчәчәкләрен белә.
Изге Язмаларда: «Барлыкка китерелгәннең һәммәсе әле дә ыңгыраша һәм җәфа чигә»,— дип әйтелә (Рм 8:22). Ләкин Аллаһы хезмәтчеләренең өметләре бар һәм ул аларга көч өстәп тора. Безгә шул билгеле: бүгенге һәм инде күп еллар яшәп килгән проблемалар «кыска вакытлы» һәм «әллә ни авыр» түгел. Аллаһы Патшалыгы китерәчәк фатихалар турында уйлану безне шат күңелле итә һәм бирешмәскә булыша.