23 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
«Буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен»!
«Сак булыгыз... кеше йолаларына һәм дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдау аша сезне беркем дә үз әсире итмәсен» (КӨЛ. 2:8).
96 ҖЫР Аллаһы Сүзе — хәзинә
БУ МӘКАЛӘДӘa
1. Көләсәйлеләргә 2:4, 8 буенча, Шайтан кешеләрне ничек әсир итә?
ШАЙТАН безне Йәһвәдән читләштерергә тели. Моның өчен ул фикер йөртү рәвешебезгә йогынты ясарга тырыша, безне үз колы итәргә, әсирлеккә алырга тели. Бу максатка ирешер өчен, ул безнең теләкләребезне кулланырга тырыша. (Көләсәйлеләргә 2:4, 8 укы.)
2, 3. а) Ни өчен без Көләсәйлеләргә 2:8 дә язылган кисәтүгә колак салырга тиеш? ә) Без бу мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?
2 Шайтан безне чыннан да дөрес юлдан тайпылдыра аламы? Әйе. Рәсүл Паул бит Көләсәйлеләргә 2:8 дәге сүзләрне бу дөнья кешеләренә түгел, ә майланган мәсихчеләргә юллаган (Көл. 1:2, 5). Мәсихчеләргә ул вакытта сак булырга кирәк булган икән, бүгенге көннәр турында әйтәсе дә юк (1 Көр. 10:12). Ни өчен? Чөнки Шайтан җиргә ыргытылган булган, һәм ул бар көчен Аллаһының тугры хезмәтчеләрен алдауга туплый (Ачыл. 12:9, 12, 17). Өстәвенә, без яшәгән вакытта явызлар һәм алдакчылар «начарланганнан начарлана бара» (2 Тим. 3:1, 13).
3 Бу мәкаләдә без Шайтанның нинди «буш алдау» таратканын карап чыгарбыз һәм аның «мәкерле эшләренә» игътибар итәрбез (Эфес. 6:11). Әгәр дә без Шайтанның фикер йөртү рәвешебезне инде боза башлаганын сизсәк, нәрсә эшләргә? Киләсе мәкаләдә моңа кагылышлы яхшы киңәшләр биреләчәк. Ә әлегә, әйдәгез, Шайтанның, Вәгъдә ителгән җиргә кергән исраиллеләрне дөрес юлдан яздырыр өчен, нинди алымнар кулланганын белик.
ПОТЛАРГА ТАБЫНУ ВӘСВӘСӘСЕ
4—6. Канун 11:10—15 буенча, Вәгъдә ителгән җиргә кергән исраиллеләрне нинди үзгәрешләр көткән?
4 Шайтан исраиллеләрне потларга табынуда катнаштырыр өчен җаен тапкан. Ничек итеп? Исраиллеләр басуларда ризык үстерергә тиеш булган, һәм Шайтан моннан файдаланган. Мисырда яшәгәндә, исраиллеләр, кырларына су сибәр өчен, Нил суларын кулланган. Вәгъдә ителгән җирдә исә аларның берәр зур елгадан су алырга мөмкинлекләре булмаган. Кәнган җирендә җиләк-җимешләр үсәрме, юкмы икәнлеге елның билгеле бер фасылында яуган яңгырларга һәм чык төшүенә бәйле булган. (Канун 11:10—15 укы; Ишаг. 18:4, 5.) Шуңа күрә исраиллеләргә игенчелек эше белән бәйле яңа методларга өйрәнергә туры килгән. Бу җиңел булмагандыр, чөнки игенчелектә тәҗрибәгә ия булган исраиллеләрнең күпчелеге чүлдә үлгән.
Нәрсә ярдәмендә Шайтан исраиллеләрнең фикер йөртүен бозган? (4—6 нчы абзацларны кара.)b
5 Йәһвә бу үзгәрешкә игътибар итеп, беренче карашка җимеш үстерү белән бәйле булмаган кисәтү сүзләрен әйткән: «Сак булыгыз, йөрәгегез алданып, юлдан язмагыз һәм башка илаһларга табынып сәҗдә кылмагыз» (Кан. 11:16, 17). Ни өчен, яңгырлар һәм үсемлекләр үстерү темасына кагылганда, Йәһвә потларга табынудан кисәткән?
6 Аллаһы шуны яхшы белгән: исраиллеләр мәҗүси халыклардан игенчелек алымнарын үзләштерергә теләр. Әлбәттә, тирә-яктагы халыкларның бу эштә күбрәк тәҗрибәләре булган, һәм Аллаһы халкы алардан күп нәрсәгә өйрәнә алган, әмма моның куркыныч яклары да булган. Кәнганлылар Багалга табынып яшәгән. Алар Багалны күкләр хуҗасы һәм яңгырлар бирүче дип санаган. Билгеле, Йәһвә үз халкын андый ялганнан якларга теләгән. Кызганычка каршы, исраиллеләр Багалга табынуда барыбер катнашкан (Сан. 25:3, 5; Хак. 2:13; 1 Пат. 18:18). Шайтанның, исраиллеләрне әсир итәр өчен, нинди өч корал кулланганына игътибар итик.
ШАЙТАН КУЛЛАНГАН ӨЧ КОРАЛ
7. Исраиллеләрнең иманы ничек сыналган булган?
7 Шайтанның беренче коралы — кешеләрнең табигый теләкләрен куллану. Мәсәлән, исраиллеләр яңгырларның явып торуын теләгән, чөнки уңышның мул булуы һәм, нәтиҗәдә, аларның тормышлары шуннан торган. Әмма апрельнең азагыннан алып сентябрьгә кадәр Вәгъдә ителгән җирдә яңгырлар сирәк яуган. Яңгырлар октябрьларда гына башланган. Кәнганлыларның карашыннан, илаһлар яңгырлар бирсен өчен, билгеле бер йолалар үтәргә кирәк булган. Шайтан исраиллеләрнең дә бу йолаларда катнашуларын теләгән. Иманнары зәгыйфьләнгән исраиллеләр, корылык озакка сузылмасын өчен, Багалга хезмәт итәргә кирәк дип ышана башлаган.
8. Шайтан кулланган икенче корал нинди? Аңлатыгыз.
8 Шайтанның тагын бер коралы — исраиллеләрнең әхлаксыз теләкләрен куллану. Үз илаһларына табынганда, мәҗүсиләр җирәнгеч, әхлаксыз эшләр башкарган. Аларның гыйбадәтханәләрендә фахишәләр һәм фахишләр бозыклык кылган. Кәнганлылар гомосексуализмга һәм башка бозык эшләргә түзем булган һәм хәтта боларны хуплаган! (Кан. 23:17, 18; 1 Пат. 14:24) Аларның фикеренчә, бу эшләр илаһларны җирне уңдырышлы итәргә дәртләндергән. Күп кенә исраиллеләргә мәҗүсиләрнең бозык ритуаллары ошап киткән, шуңа күрә алар ялган илаһларга хезмәт итә башлаган. Шулай итеп алар Шайтанның әсирлегенә эләккән.
9. Һошия 2:16, 17 не исәпкә алып, Шайтан Йәһвә белән Багал арасындагы аерманы ничек юк иткән?
9 Шайтанның өченче коралы — исраиллеләрнең игътибарын Йәһвәдән читкә юнәлтү. Йәһвә Ирмия пәйгамбәр аша әйткәнчә, исраиллеләр, «Багал аркасында», Йәһвә исемен оныткан; моңа ялган пәйгамбәрләр дә өлеш керткән (Ирм. 23:27). Күрәсең, Аллаһы халкы Йәһвә исемен кулланмый башлаган, моның урынына алар Багал исемен кулланган (бу исем «Хуҗа» дигән мәгънә йөртә). Нәтиҗәдә, исраиллеләр Йәһвә белән Багал арасындагы аерманы күрми башлаган һәм бозык ритуалларны Йәһвәгә хезмәт итү белән буташтырган. (Һошия 2:16, 17 укы һәм искәрмә.)
ШАЙТАН БҮГЕН НИЧЕК ЭШ ИТӘ?
10. Шайтан бүген нинди алымнар куллана?
10 Шайтанның алымнары үзгәрмәде. Ул бүген дә кешеләрнең табигый теләкләрендә уйный, әхлаксызлыкны нормаль нәрсә итеп күрсәтә һәм, кешеләрнең игътибарын Йәһвәдән читкә юнәлтер өчен, бар көчен куя. Әйдәгез, башта өченче алымга кагылып китик.
11. Кешеләрнең игътибарын Йәһвәдән читкә юнәлтер өчен, Шайтан нәрсә эшләгән?
11 Шайтан кешеләрнең игътибарын Йәһвәдән читкә юнәлтә. Гайсәнең тугры рәсүлләре үлгәннән соң, үзләрен мәсихчеләр дип атаган кайбер кешеләр ялган тәгълиматлар тарата башлаган (Рәс. 20:29, 30; 2 Тис. 2:3). Шулай итеп бу мөртәтләр кешеләрне бердәнбер хак Аллаһыдан читләштергән. Мәсәлән, алар Изге Язмаларның күчермәләрендә Аллаһы исемен «Хуҗа» һәм шуңа охшаш титуллар белән алмаштырган. Моның аркасында Изге Язмаларны укучы кешеләргә Йәһвә белән башка «хуҗалар» арасындагы аерманы күрү авыр булып киткән (1 Көр. 8:5). Моннан тыш, бу мөртәтләр «Хуҗа» титулын Йәһвәгә карата да, Гайсә Мәсихкә карата да кулланган. Нәтиҗәдә, кешеләр бу ике шәхеснең нәрсә белән аерылып торганын күрми башлаган (Яхъя 17:3). Бу буталчык Троица тәгълиматының — Аллаһы Сүзе өйрәтмәгән тәгълиматның таралуына өлеш керткән. Нәтиҗә буларак, күпләр бүген Аллаһыны ниндидер серле, якынлашып булмый торган көч дип саный. Бу чип-чи ялган! (Рәс. 17:27)
Кешеләргә әхлаксызлыкны сеңдерер өчен, Шайтан ялган динне ничек куллана? (12 нче абзацны кара.)c
12. Шайтан ялган динне ничек куллана һәм бу, Римлыларга 1:28—31 буенча, нәрсәгә китерә?
12 Шайтан кешеләрнең әхлаксыз теләкләрен куллана. Борынгы Исраил көннәрендә Шайтан, әхлаксыз тәртип белән бозык карашларны таратыр өчен, ялган динне кулланган. Бүген дә шулай кала бирә. Ялган дин тарафдарлары әхлаксызлыкка юл куя я аны хәтта хуплый. Нәтиҗәдә, үзләрен Аллаһы хезмәтчеләре дип санаган күп кенә кеше Аллаһының саф нормаларын тотмый. Рәсүл Паул римлыларга юллаган хатында андый кешеләрнең эшләрен сурәтләп биргән. (Римлыларга 1:28—31 укы.) «Килешсез эшләргә» бозык эшләрнең бар төрләре, шул исәптән гомосексуализм да, керә (Рим. 1:24—27, 32; Ачыл. 2:20). Безгә Изге Язмалардагы саф нормаларны тоту үтә мөһим!
13. Шайтан тагын нинди корал куллана?
13 Шайтан кешеләрнең табигый теләкләрен куллана. Без барыбыз да берәр һөнәргә өйрәнергә һәм моның ярдәме белән үзебезне һәм гаиләбезне тәэмин итәргә телибез — бу табигый теләк (1 Тим. 5:8). Мәктәптә яхшы укып, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Әмма, белем алу турында әйткәндә дә, безгә сак булырга кирәк. Күп кенә илләрдә мәгариф программасына файдалы белемнәр генә түгел, ә дөньяви фәлсәфәләр дә керә. Моның аркасында укучылар Аллаһының барлыгында һәм Изге Язмаларның дөреслегендә шикләнә башлый. Еш кына укытучылар тормыш эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм бар укымышлы кешеләр моңа ышана дип өйрәтә (Рим. 1:21—23). Бар бу өйрәтүләр Аллаһы зирәклегенә каршы килә (1 Көр. 1:19—21; 3:18—20).
14. Дөньяви фәлсәфәләр кешеләрдә нинди сыйфатлар үстерә?
14 Кеше фәлсәфәләре Йәһвәнең тәкъва нормаларын исәпкә алмый я аларга хәтта каршы килә. Дөнья зирәклеге кешеләргә изге рух җимешен үстерергә һич тә булышмый, ә, киресенчә, «гөнаһлы тәннең эшләренә» бирелеп яшәргә дәртләндерә (Гәл. 5:19—23). Дөнья өйрәтүләрен кабул иткән кешеләр горур, тәкәббер булып китә һәм «үзләрен генә сөючән» кешеләргә әверелә (2 Тим. 3:2—4). Аллаһы хезмәтчеләре буларак, без юашлык һәм басынкылык кебек сыйфатларны кадерлибез һәм нәкъ бу сыйфатларны үстерергә тырышабыз (2 Иш. 22:28). Кызганычка каршы, кайбер мәсихчеләр югары белем алырга булган һәм бу дөнья аларның фикер йөртүләрен бозган. Әйдәгез, андый бер мисалга күз салыйк.
Кеше фәлсәфәсе безгә ничек итеп зарар китерә ала? (14—16 нчы абзацларны кара.)d
15, 16. Бу абзацта искә алынган апа-кардәшнең очрагыннан нинди сабак алып була?
15 Тулы вакытлы хезмәттә 15 елдан артык вакыт катнашкан бер апа-кардәш болай дип сөйли: «Суга чумдырылган Йәһвә Шаһите буларак, мин югары белем алу белән бәйле куркынычлар турында яхшы белә идем, әмма бу кисәтүләргә тиешле игътибар бирмәдем. Бу киңәшләр миңа кагылмый дип уйлый идем мин». Бу нинди проблемаларга китергән? Ул болай дип дәвам итә: «Уку бик күп вакыт һәм көч ала иде. Йәһвәгә элеккечә эчкерсез дога кылыр өчен вакытым калмый иде. Шулкадәр алҗый идем, хәтта вәгазьдә кешеләр белән Изге Язмалар турында сөйләшер өчен һәм җыелыш очрашуларына яхшылап әзерләнер өчен көчем юк иде. Бәхеткә, мин югары белемнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне җимерә барганына төшендем һәм укуны ташларга булдым. Һәм мин нәкъ шулай эшләдем дә».
16 Ә апа-кардәшнең фикер йөртүе турында нәрсә әйтеп була? Югары белем аңа бу яктан зарар китергәнме? Ул болай дип аңлата: «Әйтергә дә оят, әмма, алган белемем аркасында, мин башкаларга карата, аеруча кардәшләргә карата, тәнкыйтьчел булып киттем, алардан чиктән тыш күпне таләп итә башладым һәм имандашларымнан читләштем. Тискәре карашымны үзгәртү җиңел булмады. Бу очрак күктәге Атабызның үз оешмасы аша биргән киңәшен санга сукмау никадәр куркыныч икәнен күрсәтте. Йәһвә мине үземнән дә яхшырак белә. Аның киңәшләренә иң баштан ук колак салган булсам иде!»
17. а) Без нәрсәгә тәвәккәл булырга тиеш? ә) Без киләсе мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?
17 «Дөньяның төп карашларына нигезләнгән фәлсәфә» һәм «буш алдау» аша Шайтан сезне әсир итмәсен өчен, алга таба да көч куегыз. Иблиснең мәкерле алымнарына алданмас өчен, һәрвакыт уяу булыгыз (1 Көр. 3:18; 2 Көр. 2:11). Шайтан сезне Йәһвәдән читләштерергә тырышса да, аңа каршы торыгыз. Алга таба да Йәһвәнең югары әхлакый нормалары буенча яшәгез һәм беркайчан да Атабызның киңәшенә ваемсыз булып китмәгез. Бу дөнья сезгә ниндидер дәрәҗәдә инде тәэсир иткәнен абайласагыз, нәрсә эшләргә? Киләсе мәкаләдән без Аллаһы Сүзе безгә хәтта «ныгытмаларга» охшаш фикерләр белән гадәтләрдән арынырга ничек булыша алганын белербез (2 Көр. 10:4, 5).
49 ҖЫР Йәһвә йөрәген сөендерү
a Кешеләрне алдауда Шайтан остарып беткән. Күп кенә кеше үзләрен ирекле дип саный, чынлыкта исә Шайтан аларны әсирлектә тота. Бу мәкаләдә Шайтанның берничә тактикасы каралачак. Аларны кулланып, Иблис кешеләрне ялганга ышандыра.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: кәнганлылар исраиллеләрне Багалга хезмәт итүгә һәм әхлаксызлыкка тарта.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: гомосексуализмны хуплаган чиркәү рекламасы.
d ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: яшь апа-кардәш университетка укырга кергән. Профессор студентларны фән һәм технологияләр ярдәмендә кешелек проблемаларын чишеп була дип өйрәтә. Нәтиҗәдә, апа-кардәшебезгә җыелышта инде кызык түгел. Ул кардәшләргә карата тәнкыйтьчел булып киткән.