Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g20 № 3 12-13 б.
  • Ярату күрсәтегез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ярату күрсәтегез
  • Уяныгыз! 2020
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Авырлык
  • Изге Язмалардагы принцип
  • Нәрсә эшләп була?
  • Алар тискәре карашларын җиңгән
    Уяныгыз! 2020
  • Тискәре караш сезгә йокмаганмы?
    Уяныгыз! 2020
  • Мин гаделсезлеккә каршы көрәштем
    Изге Язмалар тормышны үзгәртә
  • һәр кешегә бертигез караш кайчан булачак?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2020
g20 № 3 12-13 б.
Һинд хатыны ак тәнле олы яшьтәге хатынга, сумкасын күтәреп, баскычтан менәргә булыша.

Ярату күрсәтегез

Авырлык

Тискәре караштан тиз генә арынып булмый. Вирустан савыгыр өчен вакыт һәм тырышлыклар кирәк булган кебек, тискәре карашны җиңәр өчен дә вакыт һәм тырышлыклар таләп ителә. Нинди тырышлыклар?

Изге Язмалардагы принцип

Коллаж: 1. Азия кешесе кофе чынаякларын тотып барган кара тәнле кеше өчен ишекне тотып тора. 2. Шул ук кара тәнле кеше хезмәттәшләрен, шул исәптән инде искә алынган һинд хатынын да, кофе белән сыйлый.

«Мәхәббәтне киемне кигәндәй киегез, чөнки ул — бердәмлекнең камил бәйләнешләре» (КӨЛӘСӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:14).

Бу нәрсәне аңлата? Игелекле эшләр кешеләрне берләштерә. Башкаларга ярату күрсәткәндә, бездә тискәре мөнәсәбәт юкка чыга. Башкаларны яратырга өйрәнгәндә, йөрәгебездә нәфрәт һәм тискәре хисләр өчен урын калмый.

Нәрсә эшләп була?

Коллаж: 1. Ак тәнле олы яшьтәге хатынга Һинд хатыны, сумкасын күтәреп, баскычтан менәргә булыша. 2. Ак тәнле олы яшьтәге хатын инде искә алынган Азиядән булган күршесенә печенье китерде.

Ниндидер төркем кешеләренә тискәре караш белән карасагыз, алар өчен нинди игелекле эшләр кылып булганы турында уйланыгыз. Бу эшләр әллә ни зур булмаска да мөмкин. Мәсәлән, болай эшләп карагыз:

Ярату күрсәткән саен, тискәре карашыгыз бетә барыр

  • Ишекне тотып я җәмәгать транспортында урын биреп, ул кешеләргә хөрмәт күрсәтегез.

  • Алар сезнең телегездә яхшы сөйләшмәсә дә, алар белән бераз аралашып алыгыз.

  • Алар үзләрен сәер тота кебек күренсә, аларга карата сабыр булыгыз.

  • Алар үз проблемалары турында сөйләсә, аларның хәленә керергә тырышыгыз.

Тормыштан алынган мисал. Назари (Гвинея-Бисау)

«Элек мин иммигрантларга карата тискәре караш белән карый идем. Башкаларның сүзләре буенча, иммигрантлар, социаль льготалар алыр өчен, хөкүмәтне алдый һәм җинаятьчел тормыш алып бара. Моңа ышанганга, миңа алар белән аралашу кыен иде. Шулай да мин үземне тискәре карашлы дип санамый идем, чөнки кешеләрнең күпчелеге иммигрантларга шулай карый иде.

Әмма, вакыт узу белән, мин иммигрантларга карата андый мөнәсәбәтемнең тискәре булуын аңладым. Изге Язмалардагы акыллы киңәшләр миңа аларны яратырга булышты. Хәзер мин иммигрантлардан читләшмим. Киресенчә, мин алар белән исәнләшәм һәм аралашам. Мин алар белән яхшы танышырга тырышам. Хәзер мин аларга уңай караш белән карыйм. Алар белән аралашу миңа рәхәт».

«Мин гаделсезлек белән көрәшергә теләдем»

Рафика Моррис.

Рафика, гаделсезлек белән көрәшер өчен, революционерларга кушылган. Әмма Йәһвә Шаһитләренең конгрессына килгәч, ул үзе эзләгән бердәмлеккә тап булган.

«Рафика Моррис. Мин гаделсезлек белән көрәшергә теләдем» дигән видеороликны карагыз. Аны табар өчен, jw.org сайтында исемен кертегез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу