Унөченче бүлек
Никах таркалырга торганда
1, 2. Никахта проблемалар булса, үз-үзеңә нинди сорау бирергә кирәк?
ИТАЛИЯ илендә яшәүче Лючия 1988 елда көчле күңел төшенкелеге кичергән: ун ел бергә яшәгәннән соң, аның никахы таркалырга торганa. Ул күп тапкыр ире белән татулашырга тырышса да, бөтенесе уңышсыз булган. Шуңа күрә Лючия, характерлары бер-берсенә туры килмәгәнлектән, иреннән киткән һәм хәзер ике кызын үзе тәрбияләргә тиеш булган. Үткәндәгене искә төшереп, Лючия болай ди: «Мин никахны инде берничек тә коткарып булмый дип уйлаган идем».
2 Сезнең никахыгызда проблемалар булса, сез Лючиянең хисләрен аңларсыз. Бәлки сезнең дә гаиләгездә барысы да имин түгелдер, һәм сез никахны саклап калып булырмы икән дип уйлыйсыздыр. Шулай булса, сезнең һәрберегезгә үзенә мондый сорау бирү яхшы булыр иде: «Алла Изге Язмаларда никах уңышлы булсын өчен биргән бар яхшы киңәшләрне мин тотаммы?» (Мәдхия 118:105).
3. Аерылышу киң таралган булса да, күп кенә аерылышкан кешеләр үзләре һәм аларның гаиләләре нәрсә хис итә?
3 Ир белән хатын арасында җитди каршылыклар туганда, бу проблеманы хәл итәр өчен иң яхшы юл аерылышу кебек күренергә мөмкин. Ләкин күп илләрдә аерылышулар саны кискен үссә дә, күптән түгел генә үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә: аерылышкан ирләрнең һәм хатыннарның зур проценты аерылышканнарына үкенәләр. Никахта яшәгән кешеләр белән чагыштырганда, аерылышканнарда физик һәм психик авыру очраклары күбрәк. Әтисе һәм әнисе аерылышкан гаиләдәге балаларның кайгылары һәм каушаулары күп елларга сузыла. Бу шулай ук аерылышкан кешеләрнең әти-әниләре һәм дусларына кайгы китерә. Ләкин Алла, никахка Нигез Салучы, боларның барысына ничек карый?
4. Никахтагы авырлыкларны ничек хәл итәргә кирәк?
4 Үткәндәге бүлекләрдә Алланың нияте буенча никах гомерлек булырга тиеш икәнлеге әйтелгән иде инде (Яратылыш 2:24). Алай булса, ни өчен шулхәтле күп никах таркала? Никахның таркалуы кинәт кенә булмый. Гадәттә кисәтүче билгеләр бар. Никахтагы чак кына беленгән авырлыклар, аларны хәл итеп булмый кебек күренә башлаганчы, үсәргә дә үсәргә мөмкин. Әмма алар Изге Язмалар ярдәмендә үз вакытында хәл ителеп торса, бик күп аерылышуларны кисәтеп була.
РЕАЛИСТ БУЛЫГЫЗ
5. Никахта нинди реалистик хәлгә әзер булырга кирәк?
5 Кайвакыт авырлыкларга ирнең, хатынның яки икесенең дә тормышка ашмаслык өметләре китерә. Мәхәббәт романнары, популяр журналлар, телевизион тапшырулар һәм кинофильмнар кешеләрдә тормыштан ерак торган өметләр һәм хыяллар уятырга мөмкин. Хыяллар тормышка ашмаганда, кеше үзен алданган итеп, канәгатьсез һәм хәтта ачулы итеп сизә. Ничек соң ике камил булмаган кешегә никахта бәхетле яшәргә? Яхшы мөнәсәбәтләр үстерер өчен, тырышлыклар кирәк.
6. а) Изге Язмаларда никахка карата нинди дөрес караш бирелә? б) Никахта килеп чыккан каршылыкларның кайбер сәбәпләре нинди?
6 Изге Язмалар — гамәли китап. Ул никахның шатлык китерүен таный, ләкин шул ук вакыт никахка керүчеләрнең «тормышта мәшәкатьләре күп булачак» дип кисәтә (1 Көринтлеләргә 7:28). Ир дә, хатын да камил булмаган кешеләр һәм хата эшлиләр. Алар төрлечә уйлыйлар, шулай ук эмоциональ һәм тәрбия ягыннан да алар аерылып тора. Кайвакыт ир белән хатынның акча, балалар яки туганнар аркасында фикер каршылыклары килеп чыга. Ир белән хатын бергә әз вакыт үткәрсә яки җенси якынлык ягыннан авырлыклары булса, бу да каршылыкларга сәбәп булырга мөмкинb. Моның барысын җиңеп чыгар өчен, вакыт кирәк, әмма боекмагыз! Ирле-хатынлыларның күбесе моңа охшаш авырлыкларны җиңәргә һәм икесен дә канәгатьләндерерлек карарлар табарга сәләтле.
КАРШЫЛЫКЛАР ТУРЫНДА ФИКЕР АЛЫШЫГЫЗ
Булган авырлыкларны озакка сузмыйча хәл итегез. Ачуыгыз кояш батканчы басылсын.
7, 8. Ир белән хатын арасында аңлашмаучанлык килеп чыкса яки алар үзләрен рәнҗетелгән итеп хис итсә, Изге Язмаларга нигезләнеп моны ничек хәл итәргә?
7 Күп кешеләргә, үзләренең рәнҗетелгән хисләре, аңлашмаучанлык яки үз хаталары турында сөйләгәндә, тынычлык саклау авыр. Турыдан-туры: «Син мине аңламадың бугай»,— дип әйтер урынына, кеше дулкынланып, төймәдән дөя ясарга мөмкин. «Син үзең турында гына уйлыйсың,— дип әйтәләр күпләр.— Син мине яратмыйсың». Бәхәстә катнашырга теләмәгәнгә, тормыш иптәше бу сүзләргә бернинди дә җавап кайтармаска мөмкин.
8 Изге Язмалардагы: «Хәтта ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын»,— дигән киңәшне тоту яхшырак (Эфеслеләргә 4:26). Ирле-хатынлы бер пар 60 ел бергә бәхетле яшәгәннән соң, аларның бергә уңышлы яшәүләренең сере нәрсәдә дип сорагач, ир болай дип җавап биргән: «Без бар каршылыкларны, алар кечкенә булса да, җайга салмыйча йокларга ятмыйбыз дип сөйләштек».
9. а) Изге Язмаларда аралашуның мөһим өлеше итеп нәрсә күрсәтелә? б) Батырлык белән басынкылык кирәк булса да, ир белән хатынга еш кына нәрсә эшләргә кирәк?
9 Ир белән хатынның фикерләре туры килмәсә, алар «тыңларга өлгер булырга, ә сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмаска тиеш» (Ягъкуб 1:19). Бер-берсен игътибар белән тыңлагач, ир белән хатын икесе дә гафу үтенергә кирәклеген аңларга мөмкин (Ягъкуб 5:16). Чын күңелдән: «Рәнҗеткәнем өчен, гафу ит»,— дияр өчен, басынкылык һәм батырлык кирәк. Әмма ир белән хатынга каршылыкларны нәкъ шулай хәл итү бик файдалы; бу аларга проблемаларны хәл итәргә дә ярдәм итәчәк һәм эчкерсез һәм нык мөнәсәбәтләр үстерергә дә булышачак. Ә андый мөнәсәбәтләр аларга бер-берсе белән аралашуда күбрәк рәхәтлек табарга мөмкинлек бирәчәк.
ИР БЕЛӘН ХАТЫН БУРЫЧЫН ҮТӘҮ
10. Бүгенге мәсихче өчен Паулның көринтлеләргә биргән нинди киңәше яхшы яклау була ала?
10 Көринт мәсихчеләренә язганда, рәсүл Паул, «фәхешлек булмасын өчен», никахка керергә киңәш биргән (1 Көринтлеләргә 7:2). Бүген дөнья хәле ул көннәрдәге хәлдән бик нык аерылып тормый, ә бәлки хәтта борынгы Көринт шәһәре хәленнән начаррактыр да. Бу дөнья кешеләренең әхлаксыз темалар турында сөйләшүләре, әдәпсез кием, җенси дәртле хикәяләр белән тулган журналлар һәм китаплар, төрле телевизион тапшырулар һәм кинофильмнар — боларның барысы рөхсәт ителмәгән җенси теләк уята. Моңа охшаш шартларда яшәгән көринтлеләргә рәсүл Паул: «Җенси дәрт белән януга караганда, өйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 7:9).
11, 12. а) Ир белән хатынның бер-берсе алдында нинди бурычы бар, һәм ничек алар бу бурычның үтәлүенә карарга тиеш? б) Ир белән хатын үз бурычларын вакытлыча үтәмәгәндә, бу хәлне ничек җайга салырга?
11 Шуңа күрә Изге Язмаларда никахтагы мәсихчеләр өчен: «Ир — хатынына, ә хатын иренә карата үз бурычын үтәсен»,— дигән боерык язылган (1 Көринтлеләргә 7:3). Монда таләп итүгә түгел, ә бирүгә басым ясала. Ир һәм хатын бер-берсе турында уйласалар гына, җенси якынлык чын канәгатьлек китерә. Мәсәлән, Изге Язмаларда ирләргә үзләрен хатыннары белән «тормыш итү турындагы белемнәре» буенча тотарга боерык бирелә (1 Петер 3:7). Бу аеруча ир белән хатынның җенси мөнәсәбәтләрендә мөһим. Ире хатынына карата назлы булмаса, никахның бу ягы аңа шатлык китерәчәк икәне бик шикле.
12 Кайвакыт иргә яки хатынга бер-берсенең җенси якынлык турындагы үтенечен кире кагарга туры киләдер. Мәсәлән, хатын айның билгеле көннәрендә яки үзен бик нык арыган итеп хис иткәндә, шулай эшләргә мөмкин. (Левит 18:19 ны чагыштырыгыз.) Ир дә, эшендә күңелсезлекләр булганда яки үзен эмоциональ яктан хәлсез сизгәндә, шулай ук эшләргә мөмкин. Ир белән хатын бурычын үтәүдән вакытлыча тыелырга туры килгәндә, иң яхшысы — бу барысы турында ачык итеп фикер алышу һәм «ике якның да ризалыгы» буенча эш итү (1 Көринтлеләргә 7:5). Бу ялгыш нәтиҗәләр ясауга юл куймаячак. Әмма хатын үзсүзлеләнеп иренең үтенечен кире какса яки ир үз бурычын ярату белән үтәүдән баш тартса, иргә яки хатынга вәсвәсәгә бирешмәскә авыррак булачак. Ул чакта никахта авырлыклар булырга мөмкин.
13. Фикерләрен саф итеп саклар өчен, мәсихчеләр нәрсә эшли ала?
13 Барлык мәсихчеләр кебек үк, Алланың никахтагы хезмәтчеләре порнографиядән сакланырга тиеш. Ул пычрак һәм табигый булмаган теләкләр тудырырга мөмкин (Көлессәйлеләргә 3:5). Шулай ук, ир-атларга хатын-кызлар белән һәм хатын-кызларга ир-атлар белән сөйләшкәндә, үз фикерләрен һәм тәртибен күзәтергә кирәк. Гайсә: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була»,— дип кисәткән (Маттай 5:28). Җенси якынлыкка карата Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып, ир белән хатын вәсвәсә алдында нык тора алачаклар һәм зина кылудан үзләрен саклый алачаклар. Алар никахта җенси якынлык белән ләззәтләнүләрен дәвам итә алачаклар һәм моны никахка Нигез Салучы Йәһвәдән бирелгән файдалы бүләк итеп кадерли алачаклар (Гыйбрәтле хикәя 5:15—19).
АЕРЫЛЫШУ ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРГА НИГЕЗЛӘНГӘН СӘБӘПЛӘР
14. Кайвакыт нинди кызганыч хәл килеп чыга? Ни өчен?
14 Бәхеткә каршы, мәсихче никахларның күбесендә ир белән хатын һәркайсы авырлыкларны уңышлы җиңеп чыга алалар. Әмма кайвакыт хәл башкача була. Кешеләр камил булмаганга һәм Иблис идарә иткән гөнаһлы дөньяда яшәгәнгә, кайбер никахлар аерылышу хәленә җитә (1 Яхъя 5:19). Мондый авыр хәлдә мәсихчеләргә нәрсә эшләргә кирәк?
15. а) Аерылышу өчен һәм кабат никахлашырга рөхсәт булсын өчен Изге Язмаларга нигезләнгән нинди бердәнбер сәбәп бар? б) Тормыш иптәшләре зина кылган булса да, ни өчен кайберәүләр аерылмаска хәл итә?
15 Бу китапның икенче бүлегендә әйтелгәнчә, аерылышыр өчен һәм кабат никахлашырга рөхсәт булсын өчен Изге Язмаларга нигезләнгән бердәнбер сәбәп — бу зина кылу (Маттай 19:9)c. Тормыш иптәшеңнең хыянәте турында төгәл дәлилләр булса, сиңа бик авыр мәсьәлә чишәргә туры киләчәк. Бергә калырга яки аерылышыргамы? Мондый очракта кагыйдәләр юк. Кайбер мәсихчеләр чын күңелдән тәүбә иткән тормыш иптәшен тулысынча гафу итәләр һәм сакланган никахлары уңышлы дәвам итә. Башкалар балалар хакына бергә калырга хәл итәләр.
16. а) Кайберәүләрне гөнаһ кылган тормыш иптәше белән аерылышырга нәрсә этә? б) Гаепсез ир яки хатын аерылышырга яки аерылмаска дигән карарга килгәндә, ни өчен аны беркем дә хөкем итәргә тиеш түгел?
16 Икенче яктан, гөнаһ бәлки балага узуга яки җенси юллар аша йога торган берәр чиргә китергәндер. Яки балаларны ирнең яки хатынның азгын тәртибеннән сакларга кирәктер. Әлбәттә, берәр карар кабул итәр алдыннан күп якларны карап чыгарга кирәк. Әмма тормыш иптәшеңнең хыянәте турында белеп тә, аның белән якынлык кылсаң — моның белән син аны кичергәнеңне һәм никахны дәвам итәргә теләгәнеңне күрсәтәсең. Бу очракта инде аерылышу өчен һәм кабат никахлашыр өчен Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәп юк. Беркем дә эшләреңә тыгылырга яки синең карарларыңа тәэсир итәргә тиеш түгел, шулай ук беркемнең дә син кабул иткән карарларны хөкем итәргә хакы юк. Син үзең хәл иттең һәм сиңа кабул иткән карарың буенча яшәргә дә. «Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш» (Гәләтиялеләргә 6:5).
АЕРЫМ ЯШӘР ӨЧЕН СӘБӘПЛӘР
17. Зина кылу булмаса, аерым яшәү яки аерылышу Изге Язма буенча нәрсәгә хокук бирми?
17 Әгәр тормыш иптәшең зина кылмаса, аның белән аерым яшәүне яки аерылышуны берәр ничек аклап буламы? Әйе, әмма бу очракта мәсихче үзенә яңа тормыш иптәше эзләргә ирекле түгел (Маттай 5:32). Изге Язмаларда аерым яшәү рөхсәт ителсә дә, аерым яшәгән кеше ирсез яки хатынсыз торсын яки «яңадан килешсен» дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 7:11). Нинди шартларда аерым яшәү акыллы кебек күренә?
18, 19. Ирне яки хатынны, аның кабат никахлашырга мөмкинлеге булмаса да, суд карары буенча аерылышу яки аерым яшәү турында уйларга нинди очраклар мәҗбүр итә ала?
18 Гаилә иренең ялкаулыгы яки зыянлы гадәтләре аркасында акчасыз калырга мөмкинd. Ул, бәлки, гаиләнең бар акчасын уйнап оттырадыр яисә наркотик яки аракы алып тотып бетерәдер. Изге Язмаларда: «Әгәр дә берәү... якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән һәм имансыздан да яманрак була»,— дип әйтелә (1 Тимутегә 5:8). Андый кеше, үзенең бозык гадәтләрен канәгатьләндерер өчен, бәлки, хатынының акчаларын да тотып, төзәлүдән баш тарта икән, ул чакта хатын үзенең һәм балаларының иминлеген якларга хәл итә ала. Моның өчен ул, әгәр аларның илендә шундый закон булса, суд аша аерым яшәргә хокук ала.
19 Бу законлы чараны тагын бер очракта кулланып була: әгәр ир яки хатын тормыш иптәше белән үзен мәрхәмәтсез тотса, мәсәлән аның сәламәтлеген һәм хәтта яшәвен куркыныч астына куеп, кабат-кабат кыйнаса. Шулай ук ир яки хатын тормыш иптәшен һәрвакыт берәр яктан Алла боерыгын бозарга этсә, аеруча аңа рухи яктан зыян китерсә — бу чакларда да аерым яшәү турында уйлап карарга була. Бу мәсихче мондый карарга килергә мөмкин: «кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга» бердәнбер мөмкинлек — бу суд карары буенча аерым яшәү (Рәсүлләр 5:29).
20. а) Гаилә аерылышырга торганда рухи яктан җитлеккән дуслар һәм мәсихче өлкәннәр нинди ярдәм тәкъдим итә алалар, һәм нәрсә алар эшләргә тиеш түгел? б) Изге Язмалардагы аерым яшәү һәм аерылышу турындагы шигырьләр никахтагы кешеләргә нәрсә өчен сәбәп булмаска тиеш?
20 Әгәр ир яки хатын үзен чиктән тыш мәрхәмәтсез тота икән, гаепсез булган тормыш иптәшенә беркем дә, аңа ире яки хатыны белән калырга яки китәргә диеп, басым ясарга тиеш түгел. Рухи яктан җитлеккән дуслары һәм мәсихче өлкәннәр таяныч һәм Изге Язмаларга нигезләнеп киңәш бирергә мөмкин, әмма аларга ир белән хатын арасындагы хәл тулысынча билгеле түгел. Моны Йәһвә Алла гына белә. Әлбәттә, мәсихче хатын аерылышыр өчен берәр нигезсез сәбәп кулланса, моның белән ул Алланың никах төзелешен хөрмәтләми икәнен күрсәтер иде. Әмма гаиләдә калу һаман да куркыныч булса, беркем дә аны, ул аерым яшәргә уйласа, хөкем итәргә тиеш түгел. Мәсихче ир дә аерым яшәргә хәл итсә, аны да беркем хөкем итәргә тиеш түгел. «Без барыбыз да Аллаһының хөкем итү урыны алдына басачакбыз» (Римлыларга 14:10).
НИЧЕК ӨМЕТСЕЗ КЕБЕК КҮРЕНГӘН НИКАХ САКЛАНЫП КАЛГАН
21. Гаилә тормышы турындагы Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләр ярдәм иткәнен нинди мисал күрсәтә?
21 Алда искә алынган Лючия, иреннән киткәненә өч ай үткәч, Йәһвә Шаһитләре белән очрашкан һәм Изге Язмалар өйрәнә башлаган. «Изге Язмаларда минем авырлыкны хәл итүче гамәли киңәшнең бирелгәне мине гаҗәпләндерде,— дип сөйли ул.— Изге Язмалар өйрәнүемә бер атна узгач, мин инде ирем белән татулашырга тели идем. Бүген мин шуны әйтә алам: Йәһвә Алла өметсез булган гаиләләрне ничек коткарырга икәнен белә, чөнки аның тәгълиматлары ир белән хатынга бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнергә ярдәм итә. Кайберәүләр Йәһвә Шаһитләре гаиләләрне тарката дип әйтә, әмма бу ялган. Минем очракта барысы да киресенчә булды». Лючия үз тормышында Изге Язмаларга нигезләнгән принципларны кулланырга өйрәнгән.
22. Барлык ир белән хатыннар нәрсәгә тулысынча ышана алалар?
22 Башкалар да, Лючия кебек, бу принципларны кулланырга өйрәнгән. Никах йөк түгел, ә фатиха булырга тиеш. Моның өчен Йәһвә безгә үзенең кадерле Сүзен биргән. Аның Сүзе — никах тормышы турындагы иң яхшы киңәшләр чыганагы, аңа тиң булган бернәрсә юк. Изге Язмалар «балаларны [ягъни тәҗрибәсезләрне] акыллыландыра» (Мәдхия 18:8—12). Ул аерылышырга торган күп никахларны коткарган, ә күп гаиләләр аның ярдәмендә җитди авырлыкларын хәл иткән. Шуңа күрә барлык ир белән хатыннар Йәһвә Алла гаиләләргә биргән киңәшләргә тулысынча ышансыннар. Бу киңәшләр чыннан да ярдәм итә!
a Исем үзгәртелгән.
b Бу сорауларның кайберләре үткән бүлекләрдә каралган иде инде.
c Изге Язмалардагы «зина кылу» дип тәрҗемә ителгән порнея дигән сүз — тормыш иптәшеңә хыянәт итү, гомосексуализм, хайваннар белән җенси якынлык һәм җенси әгъзалар катнашында башка рөхсәт ителмәгән эшләрне дә үз эченә ала.
d Монда әйтелгән сүзләр ире теләп тә, аңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында үз гаиләсен тәэмин итә алмаган — авыру яки эш таба алмаган — очракларга кагылмый.