Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp21 № 1 5-7 б.
  • Аллаһы догаларыбызны ишетәме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы догаларыбызны ишетәме?
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • АЛЛАҺЫ БЕЗНЕ ТЫҢЛЫЙ
  • АЛЛАҺЫ АҢА ДОГА КЫЛУЫГЫЗНЫ ТЕЛИ
  • АЛЛАҺЫ СЕЗНЕҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА
  • «МИН ЙӘҺВӘНЕ ЯРАТАМ, ЧӨНКИ УЛ МИНЕМ АВАЗЫМНЫ... ИШЕТӘ»
  • Аллаһыга дога аша якынлаш
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Дога — искиткеч бүләк
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Кереш сүз
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Аллаһыга дога аша якынлашыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
wp21 № 1 5-7 б.
Яшь хатын елмая.

«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (Ягъкуб 4:8)

Аллаһы догаларыбызны ишетәме?

Сезнең Аллаһы догаларыгызны ишетәме дип уйланганыгыз бармы? Күпләр моның турында уйлана. Чөнки алар Аллаһыга үз авырлыклары турында дога кылса да, авырлыклары хәл ителми кала. Бу Аллаһы догаларыбызны тыңламый дигәнне аңлатамы? Юк! Изге Язмаларда әйтелгәнчә, без Аллаһыга дөрес дога кылганда, ул безне тыңлый. Изге Язмаларда әйтелгәнне карап чыгыйк.

АЛЛАҺЫ БЕЗНЕ ТЫҢЛЫЙ

«И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер» (Зәбур 65:2).

Кайбер кешеләр догаларын кемдер тыңлый дип ышанмаса да, дога кыла, чөнки бу аларга үзләрен яхшырак хис итәргә булыша. Шулай да дога авырлыкларны кичереп чыгарга булышучы психологик ысул түгел. Изге Язмалар безне шуңа ышандыра: «Йәһвәa үзен чакыручыларның барысына, хакыйкать буенча ялваручыларның һәммәсенә якын. ...Ярдәм сорап үтенүләрен ишетеп, аларны коткара» (Зәбур 145:18, 19).

Шуңа күрә һич шикләнмәскә була: Йәһвә Аллаһы үз хезмәтчеләренең догаларын тыңлый. Ул ярату белән безгә болай ди: «Сез мине чакырырсыз һәм, килеп, миңа дога кылырсыз, һәм мин сезне тыңлармын» (Ирмия 29:12).

АЛЛАҺЫ АҢА ДОГА КЫЛУЫГЫЗНЫ ТЕЛИ

Әти кеше уенчыклар белән уйнаучы кечкенә кызы янында утыра.

«Өзлексез дога кылыгыз» (Римлыларга 12:12).

Изге Язмалар безне «һәр очракта», «өзлексез дога кылырга» дәртләндерә. Әйе, Йәһвә Аллаһы аңа дога кылуыбызны тели (Маттай 26:41; Эфеслеләргә 6:18).

Ни өчен Аллаһы дога кылуыбызны тели? Шуның турында уйланыйк: нинди ата үзенең кечкенә баласының «әтием, ярдәм ит миңа» дип әйтүен теләмәс иде? Әлбәттә, ата үз баласының нәрсә теләгәнен һәм нәрсә хис иткәнен болай да беләдер. Шулай да бу сүзләрне ишеткәндә, ул баласының үзенә ышанганын һәм таянганын күрә. Йәһвә Аллаһы да, догаларыбызны ишеткәндә, безнең аңа таянганыбызны һәм якын булырга теләгәнебезне күрә (Гыйбрәтле сүзләр 15:8; Ягъкуб 4:8).

АЛЛАҺЫ СЕЗНЕҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА

Боеккан бизнесмен бинаның баскычында утыра. Янында офиста кулланылган шәхси әйберләре тутырылган тартма ята.

«Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7).

Аллаһы, безне яратканга һәм кайгыртканга, үзенә дога кылуыбызны тели. Ул бар авырлыкларыбызны һәм борчуларыбызны белә, һәм аның безгә ярдәм итәсе килә.

Давыт патша гомер буена Йәһвә Аллаһыга, ярдәм сорап һәм үз уйларын һәм хисләрен сөйләп, күп дога кылган (Зәбур 23:1—6). Аллаһы Давыт турында нәрсә уйлаган? Ул Давытны яраткан һәм аның догаларын тыңлаган (Рәсүлләр 13:22). Аллаһы безнең догаларыбызны да тыңлый, чөнки ул безнең турында кайгырта.

«МИН ЙӘҺВӘНЕ ЯРАТАМ, ЧӨНКИ УЛ МИНЕМ АВАЗЫМНЫ... ИШЕТӘ»

Бу сүзләрне бер мәдхия җырлаучы язган. Ул Аллаһының үз догаларын ишеткәнен белгән, һәм бу аңа бик ярдәм иткән. Ул Аллаһыга якынлашкан һәм тормышындагы авырлыкларын һәм кайгысын кичереп чыгар өчен көч тапкан (Зәбур 116:1—9).

Аллаһы догаларыбызны ишетә икәнен белсәк, без һәрвакыт аның белән сөйләшербез. Төньяк Испаниядә яшәүче Педроның мисалын карап чыгыйк. Аның 19 яшьлек улы юл һәлакәтендә вафат булган. Педро үз күңелен Аллаһыга бушаткан һәм кат-кат аңардан юату һәм ярдәм сораган. Бу аңа булышканмы? Ул болай ди: «Йәһвә, догаларыма җавап биреп, мине һәм хатынымны имандашларыбыз аша юатты һәм безгә ярдәм итте».

Кайгы кичергән ир кеше фото тотып утыра, аның дуслары аны юата.

Еш кына догаларыбызга җавап итеп, дусларыбыз безне юата һәм ярдәмгә килә

Әлбәттә, догалар Педроның улын тормышка кайтармаган, ләкин бу аңа һәм гаиләсенә бик ярдәм иткән. Аның хатыны Мария Кармен болай ди: «Дога кылу миңа кайгымны кичереп чыгарга булышты. Мин Йәһвә Аллаһының үземне аңлаганын беләм, чөнки дога кылганда, мин җан тынычлыгы сизә идем».

Изге Язмалардан һәм күпләрнең тәҗрибәсеннән ачык күренгәнчә, Аллаһы догаларны ишетә. Әмма шунысын әйтергә кирәк: кайбер догаларга Аллаһы җавап бирми. Ни өчен?

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу