Йолым — күктәге Атабыздан бирелгән камил бүләк
«Һәртөрле яхшы һәм камил бүләк... [Атабыздан] килә» (ЯГЪК. 1:17).
1. Йолым ярдәмендә нинди фатихаларга юл ачыла?
КҮП КЕНӘ фатихалар Гайсә Мәсихнең йолым корбаны ярдәмендә мөмкин булды. Йолым бүләге тәкъвалыкны сөйгән Адәмнең барлык токымнарына ахыр чиктә Аллаһы гаиләсенең өлеше булып китәргә юл ача. Йолым безгә мәңге бәхетле яшәргә мөмкинлек тә бирә. Әмма Мәсихнең йолым корбаны башка яклардан да зур әһәмияткә ия. Гайсәнең Йәһвә хакимлеген яклап чыгып, үләргә әзер булуы бөтен галәмгә кагылышлы бик мөһим сораулар белән бәйле (Евр. 1:8, 9).
2. а) Гайсә үз догасында нинди бик мөһим сораулар турында әйткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?
2 Үз гомерен йолым корбаны итеп бирер алдыннан якынча ике ел элегрәк Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткән. Ул болай дигән: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Мат. 6:9, 10). Йолым бүләге өчен тагы да рәхмәтлерәк булыр өчен, әйдәгез, йолымның Аллаһы исеменең изгеләндерелүе, Аллаһы Патшалыгының идарә итүе һәм Аллаһы ниятенең үтәлүе белән ничек бәйле булганын карап чыгыйк.
«ИСЕМЕҢ ИЗГЕ ИТЕЛСЕН»
3. Йәһвә исеме үз эченә нәрсәне ала һәм Шайтан шушы изге исемгә ничек яла яккан?
3 Үзенең үрнәк догасында Гайсә Аллаһының исемен изгеләндерү турындагы үтенечне иң башта әйтеп киткән. Йәһвәнең исеме тулы дәрәҗәдә Аның бөтен бөеклеген, мәһабәтлеген һәм изгелеген үз эченә ала. Үзенең башка бер догасында Гайсә Йәһвәне «Мөкатдәс Әтием» дип атаган (Яхъя 17:11). Йәһвә изге булганга, аның бөтен принциплары һәм кануннары да изге. Шуңа да карамастан, Шайтан, хәйләләп, Гадән бакчасында Аллаһының кешеләр өчен нормалар урнаштыру хокукын шик астына алган. Йәһвә турында ялган сөйләп, Шайтан Аллаһының изге исеменә яла яккан (Ярат. 3:1—5).
4. Гайсә Аллаһы исемен ничек изгеләндергән?
4 Гайсә исә Йәһвәнең исемен чын-чынлап яраткан (Яхъя 17:25, 26). Аллаһы исемен изгеләндерү өчен, ул бар көчен куйган. (Зәбур 40:8—10 укы.) Үзенең тормыш рәвеше белән Гайсә Йәһвәнең акылга ия затлар өчен нормалар урнаштыруы дөрес һәм гадел икәнен раслаган. Шайтан Гайсәне газаплы үлемгә дучар иткәндә дә, ул үзенең күктәге Атасына тулысынча тугры булып калган. Шулай итеп Гайсә, камил кеше Аллаһының тәкъва нормаларын үтәп, аңа камил рәвештә тыңлаучан була алганын исбат иткән.
5. Без Аллаһы исемен ничек изгеләндерә алабыз?
5 Йәһвәнең исемен яратканыбызны без ничек күрсәтә алабыз? Тәртибебез белән. Йәһвә бездән изге булуыбызны таләп итә. (1 Петер 1:15, 16 укы.) Бу без фәкать Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга һәм аңа ихлас күңелдән тыңлаучан булырга тиеш дигәнне аңлата. Хәтта эзәрлекләүләр кичергәндә дә, без Аның тәкъва принциплары һәм кануннары буенча яшәр өчен көчебездән килгәннең барысын да эшлибез. Тәкъва эшләр кылып, без яктылыгыбызны балкытабыз һәм шулай итеп Йәһвәнең исемен данлыйбыз (Мат. 5:14—16). Изге халык буларак, без тормыш рәвешебез белән Йәһвәнең кануннары тәкъва һәм акыллы, ә Шайтанның гаепләүләре ялган икәнен раслыйбыз. Хаталар кылганда, ә аларны һәркем дә кыла, без чын күңелдән тәүбә итәбез һәм Йәһвәне хурлаган эшләрне бүтән эшләмәскә тырышабыз (Зәб. 79:9).
6. Камил булмасак та, ни өчен Йәһвә безне тәкъва дип саный ала?
6 Мәсихнең йолым корбаны нигезендә Йәһвә шул йолымга иман иткән кешеләрнең гөнаһларын кичерергә әзер. Үзләрен аңа багышланган кешеләрне ул үз хезмәтчеләре итеп саный. Йәһвә майланган мәсихчеләрне — үз уллары, ә «башка сарыкларны» үз дуслары буларак кабул итеп, аларны тәкъва дип игълан итә (Яхъя 10:16; Рим. 5:1, 2; Ягък. 2:21—25). Шуңа күрә йолым инде хәзер безгә күктәге Атабыз белән якын мөнәсәбәтләргә ия булырга һәм аның исемен изгеләндерүдә катнашырга мөмкинлек бирә.
«СИНЕҢ ПАТШАЛЫГЫҢ КИЛСЕН»
7. Йолым ярдәмендә нинди фатихаларга юл ачылды?
7 Аннары үзенең үрнәк догасында Гайсә болай дип үтенгән: «Синең Патшалыгың килсен». Әмма йолым Аллаһы Патшалыгы белән ничек бәйле? Йолым ярдәмендә Мәсих белән бергә күктә патшалар һәм руханилар булып хезмәт итәчәк 144 000 нең җыела башлануы мөмкин булды (Ачыл. 5:9, 10; 14:1). Гайсә һәм аның хакимдәшләре мең ел дәвамында йолым корбанының бәясен тыңлаучан кешелек файдасына кулланачак. Җир оҗмахка әйләндереләчәк, Аллаһыга тугры булган барлык кешеләр камил булачак һәм Аллаһы гаиләсенең күктәге һәм җирдәге әгъзалары ахыр чиктә бер гаилә булып китәчәк (Ачыл. 5:13; 20:6). Гайсә еланның башын ярачак һәм Галәмдә Шайтан фетнәсе китергән зыянның эзе дә калмаячак (Ярат. 3:15).
8. а) Гайсә үз шәкертләренә Аллаһы Патшалыгының әһәмиятлелеген аңларга ничек ярдәм иткән? ә) Патшалыкка булышлык иткәнебезне без бүген ничек күрсәтәбез?
8 Җирдә яшәгәндә Гайсә үз шәкертләренә Аллаһы Патшалыгының әһәмиятлелеген аңларга ярдәм иткән. Суга чумдырылу үтү белән Гайсә бөтен җирдә «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне» игълан итә башлаган (Лүк 4:43). Күккә күтәрелер алдыннан үз шәкертләренә әйткән соңгы сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә аларга «җир читенә кадәр» үзенең шаһитләре булырга кушкан (Рәс. 1:6—8). Шулай итеп Патшалыкны вәгазьләү эше ярдәмендә җир йөзендә яшәгән кешеләр йолым турында белеп, Аллаһы Патшалыгының гражданнары булып китә алган. Бүген без Мәсихнең кардәшләренә бөтен дөнья буенча Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эшендә ярдәм итеп, Аллаһы Патшалыгына булышлык иткәнебезне күрсәтәбез (Мат. 24:14; 25:40).
«СИНЕҢ ИХТЫЯРЫҢ ҮТӘЛСЕН»
9. Ни өчен Йәһвәнең кешелеккә карата нияте үтәләчәгенә һич шикләнмәскә була?
9 Шуннан соң: «Синең ихтыярың үтәлсен»,— диеп, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Йәһвә — Барлыкка Китерүче. Аның бер сүзе дә үтәлми калмый (Ишаг. 55:11). Ул Шайтанның фетнәсенә Үзенең кешеләргә карата ниятенең үтәлүенә комачауларга юл куймаячак. Иң баштан ук Йәһвә җир йөзенең Адәм белән Хауваның камил балалары белән тулуын теләгән (Ярат. 1:28). Адәм белән Хаува балалар тудырмыйча үлгән булса, Аның шул нияте тормышка ашмас иде. Шуңа күрә Йәһвә Адәм белән Хаувага гөнаһ кылганнан соң балалар тудырырга рөхсәт иткән. Йолым ярдәмендә Аллаһы чын иманга ия булган һәркемгә камиллеккә ирешергә һәм мәңге яшәргә мөмкинлек бирә. Йәһвә кешеләрне ярата һәм үзенә тыңлаучан булганнарның гаҗәеп тормышта яшәүләрен тели.
10. Йолым үлгән кешеләргә нинди файда китерәчәк?
10 Ә Йәһвәне беркайчан да белмәгән һәм аңа хезмәт итәргә мөмкинлекләре булмаган миллиардлаган үлгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Йолым үлеләрнең терелтелүен мөмкин итә. Күктәге Атабыз аларны тормышка кайтарачак һәм аларга үзенең нияте турында белергә һәм мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк (Рәс. 24:15). Йәһвә кешеләрнең үлүләрен теләми, ул аларның яшәүләрен тели. Тормыш Чишмәсе буларак, ул терелтелгән һәркем өчен Ата булачак (Зәб. 36:9). Шуңа күрә Гайсә безне: «Күкләрдәге Атабыз...»,— дип дога кылырга өйрәткән дә (Мат. 6:9). Гайсәгә үлеләрне терелтүдә бик мөһим роль бирелгән (Яхъя 6:40, 44). «Терелү һәм тормыш» буларак, Гайсә оҗмахта үзенә тапшырылган рольне тулысынча үтәп чыгачак (Яхъя 11:25).
11. «Бихисап күп кешегә» карата Аллаһының нияте нинди?
11 Йәһвәнең юмартлыгы махсус сайлап алынган кешеләргә генә таралмый. Моның шулай икәнлеге Гайсәнең мондый сүзләреннән күренә: «Кем Алла ихтыярын үти, шул Минем ир һәм кыз туганнарым һәм анам» (Марк 3:35, «Яхшы хәбәр»). Аллаһы төрле милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан «бихисап күп кешенең» үзенең гаиләсенә кушылуын тели. Мәсихнең йолым корбанына иман итүчеләр һәм Аллаһы ихтыярын үтәүчеләр: «Коткару тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» — дип аваз салучылар арасында була ала (Ачыл. 7:9, 10).
12. Йәһвәнең тыңлаучан кешелеккә карата булган нияте Гайсәнең үрнәк догасыннан ничек күренә?
12 Йәһвәнең тыңлаучан кешелеккә карата нияте Гайсәнең үрнәк догасындагы үтенечләрдән күренә. Шул дога буенча эш итеп, без, Йәһвәнең исемен изгеләндерер өчен һәм аны хөрмәт иткәнебезне күрсәтер өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләргә телибез (Ишаг. 8:13). Гайсә исеменең мәгънәсе «Йәһвә — Коткаручы» дигәнне аңлата. Һәм йолым корбаны ярдәмендә мөмкин булган коткарылуыбыз Йәһвәнең исеменә дан-хөрмәт китерә. Аллаһы Патшалыгы аша йолым корбанының бәясе тыңлаучан кешелек файдасына кулланылачак. Әйе, Гайсәнең үрнәк догасы безне Аллаһы ниятенең үтәлүен һичнәрсә туктата алмый икәненә ышандыра (Зәб. 135:6; Ишаг. 46:9, 10).
ЙОЛЫМ ӨЧЕН РӘХМӘТЛӘРЕГЕЗНЕ БЕЛДЕРЕГЕЗ
13. Суга чумдырылуыбыз нәрсәне күрсәтә?
13 Йолым өчен рәхмәтебезне ничек белдереп була? Мөһим ысулларның берсе — йолым корбанына иман итеп, үзебезне Йәһвәгә багышлау һәм суга чумдырылу. Суга чумдырылуыбыз белән «без Йәһвәнеке» булганыбызны күрсәтәбез (Рим. 14:8). Суга чумдырылу «Аллаһыдан саф вөҗдан сорау» дигәнне аңлата (1 Пет. 3:21). Йәһвә Мәсих корбанының сафландыру көченә ия булган канын безгә карата кулланып, үтенечебезгә җавап бирә. Шуңа күрә без Аллаһы безгә вәгъдә иткәннәрнең барысын да бирәчәгенә тулысынча ышанабыз (Рим. 8:32).
Йолым өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтеп була? (13, 14 нче абзацларны кара.)
14. Ни өчен без якыннарыбызны яратырга тиеш?
14 Йолым өчен рәхмәтле булуыбызны тагын ничек күрсәтеп була? Йәһвәнең һәр эшендә мәхәббәт чагылганга, ул бар хезмәтчеләре арасында да мәхәббәтнең өстенлек итүен тели (1 Яхъя 4:8—11). Якыннарыбызны яратып, без күктәге Атабызның балалары булырга теләгәнебезне күрсәтәбез (Мат. 5:43—48). Якыныңны ярат дигән әмер Йәһвәне ярат дигән әмердән соң бара (Мат. 22:37—40). Якыннарга карата яратуны күрсәтер өчен мөмкинлекләрнең берсе — аларга Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү. Кешеләргә ярату күрсәткәндә, без Аллаһы данын чагылдырабыз. Без башкаларны, аеруча кардәшләребезне яратырга дигән әмерне үтәгәндә, Аллаһының мәхәббәте «бездә камил рәвештә күрсәтелә» барыр (1 Яхъя 4:12, 20).
ЙОЛЫМ НИГЕЗЕНДӘ МӨМКИН БУЛГАН ЙӘҺВӘНЕҢ ФАТИХАЛАРЫ
15. а) Йәһвә безне инде бүген ничек фатихалый? ә) Киләчәктә безне нинди фатихалар көтә?
15 Йолымга иман итү гөнаһлардан тулысынча кичерелүебезгә юл ача. Аллаһы Сүзе безне гөнаһларыбыз юып төшерелә ала дип ышандыра. (Рәсүлләр 3:19—21 укы.) Алдарак әйтелгәнчә, Йәһвә йолым нигезендә рух белән майланган хезмәтчеләрен уллыкка ала (Рим. 8:15—17). Ә без «башка сарыклар» исәбендә икән, Йәһвә, образлы итеп әйткәндә, безнең өчен исемебез язылган уллыкка алу турындагы таныклык әзерләп куйган. Камиллеккә ирешеп, соңгы сынауны үткәннән соң, Йәһвә шатланып шул таныклыкны имзалаячак һәм безне үзенең сөекле балалары итеп уллыкка алачак дип әйтеп була (Рим. 8:20, 21; Ачыл. 20:7—9). Йәһвә үзенең газиз балаларына карата яратуын мәңге күрсәтеп торачак. Йолым белән бәйле фатихалар мәңге булачак (Евр. 9:12). Бу бүләк беркайчан да үз кыйммәтен югалтмаячак. Беркем дә, бернинди көч тә безне шул бүләктән мәхрүм итә алмаячак.
16. Йолым ярдәмендә без нәрсәдән азат?
16 Иблис чын күңелдән тәүбә иткән кешеләргә ахыр чиктә Аллаһы гаиләсенең өлеше булып китәргә берничек тә комачаулый алмый. Гайсә җиргә килеп, «бер тапкыр һәм гомергә» үлгән. Шуңа күрә йолым мәңгегә түләнгән (Евр. 10:10; 9:24—26). Йолым Адәмнән мирас итеп алынган хөкем карарын тулысынча юк итә. Мәсихнең йолым корбаны ярдәмендә без Шайтан идарәсендәге шушы дөньяның коллыгыннан азат ителдек, һәм без үлемнән инде бүтән куркып яшәмибез (Евр. 2:14, 15).
17. Йәһвәнең яратуы сезне нәрсә эшләргә дәртләндерә?
17 Аллаһының вәгъдәләре һәрвакытта да ышанычлы. Йәһвә урнаштырган табигать законнары беркайчан да үзгәрмәгән кебек, Ул үзе дә беркайчан да үзгәрми (Мал. 3:6). Йәһвә безгә тормыш кына түгел, ә күбрәкне биргән. Ул безгә үз яратуын бүләк иткән. Изге Язмаларда: «Без үзебез дә Аллаһының мәхәббәтен танып белдек һәм Аллаһының безгә карата булган мәхәббәтенә ышанабыз. Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип язылган (1 Яхъя 4:16). Бөтен җир йөзе гаҗәеп оҗмах булып китәчәк һәм җирдәге һәркем Аллаһы яратуын чагылдырачак. Әйдәгез, Аллаһының күктәге тугры рухи затларына кушылып, болай диик: «Аллаһыбызга мактау, дан, зирәклек, рәхмәт, хөрмәт, кодрәт һәм көч мәңге булсын. Амин» (Ачыл. 7:12).