Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lr 48 бүл. 250-256 б.
  • Син Аллаһының яңа дөньясында яши аласың!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Син Аллаһының яңа дөньясында яши аласың!
  • Бөек Остаздан өйрән
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кеше өчен мәңге яшәү мөмкинме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Тиздән булачак яңа дөнья
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2021 ел
  • Тыныч яңа дөнья. Ул килерме?
    Тыныч яңа дөнья
  • Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
Күбрәк карарга
Бөек Остаздан өйрән
lr 48 бүл. 250-256 б.

48 БҮЛЕК

Син Аллаһының яңа дөньясында яши аласың!

АЛЛАҺЫ Адәм белән Хауваны Гадән бакчасына урнаштырган. Вакыт узу белән алар Аллаһыны тыңламый башлаган һәм үлгән. Шулай да Йәһвә аларның балаларына, шул исәптән безгә дә, Оҗмахта мәңге яшәргә мөмкинлек биргән. Изге Язмаларда мондый вәгъдә бар: «Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:29).

Изге Язмаларда шулай ук «яңа күкләр» һәм «яңа җир» турында әйтелә (Ишагыйя 65:17; 2 Петер 3:13). Хәзерге «күкләр» — бүгенге кешелек хөкүмәтләре, ә «яңа күкләр» — Гайсә Мәсих һәм аның белән бергә күктә идарә итүчеләр. Яңа күкләр, ягъни Аллаһының тынычлык китерәчәк гадел хөкүмәте, бөтен җир белән идарә итә башлагач, ничек гаҗәеп булачак!

Ә «яңа җир» нәрсә ул? «Яңа җир» — Йәһвәне яраткан яхшы кешеләр. Кайчак Изге Язмаларда «җир» дигән сүз без яшәгән җирне түгел, ә анда яшәүче кешеләрне аңлата (Яратылыш 11:1; Мәдхия 65:4; 95:1). Шуңа күрә «яңа җир» — Җирдә яшәячәк гадел кешеләр.

Хәзерге дөнья һәм явыз кешеләрнең һәммәсе юк ителәчәк. Исеңдәдер, Нух көннәрендә Туфан килеп бөтен явыз кешеләрне һәлак иткән. Һәм инде белгәнебезчә, хәзерге бозык дөнья Армагеддон вакытында юк ителәчәк. Ә Армагеддоннан соң Аллаһының яңа дөньясында тормыш нинди булачак? Әйдә моны белик.

Син Аллаһының яңа дөньясында, Оҗмахта, мәңге яшәргә телисеңме? ~ Бу яктан бер табиб та ярдәм итә алмый. Дөньяда безне үлемнән коткара алган дару юк. Аллаһыга якынлашсак кына, без мәңге яши алачакбыз. Бөек Остаз Аллаһыга ничек якынлашырга икәнен аңлаткан.

Әйдә, Изге Язмаларны алыйк һәм Яхъя китабының 17 нче бүлеген ачып, бергә 3 нче шигырьне укыйк. Анда Бөек Остаз болай дигән: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк».

Димәк, Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, мәңге яшәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? ~ Беренчедән, безгә күктәге Әтиебез Йәһвә һәм безнең өчен үз гомерен биргән Гайсә турында белем алырга кирәк. Моның өчен безгә Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк. Бу яктан «Бөек Остаздан өйрән» дигән китап яхшы ярдәм булып тора.

Ләкин Йәһвә турында белү мәңге яшәргә ничек ярдәм итә ала соң? ~ Көн саен ризык ашаган кебек, безгә көн саен Йәһвә турында белем алырга кирәк. Изге Язмаларда: «Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш»,— дип язылган (Маттай 4:4).

Безгә шулай ук Гайсә Мәсих турында белергә кирәк. Чөнки Аллаһы үзенең Улын безне гөнаһтан коткарыр өчен җиргә җибәргән. Изге Язмаларда: «Безне аңардан башка беркем дә коткара алмый»,— дип әйтелә. Һәм шулай ук: «Угылга иман итүче мәңгелек тормышка ия»,— дип тә әйтелә (Рәсүлләр 4:12; Яхъя 3:36). Гайсәгә иман итү нәрсә ул? ~ Бу — Гайсәгә чын-чынлап ышану һәм аннан башка мәңгелек тормышка ирешеп булмаганын аңлау. Без моңа иман итәбез, шулай бит? ~ Шулай эшлибез икән, безгә һәр көн Бөек Остаздан өйрәнергә һәм ул кушканча эшләргә кирәк.

Бөек Остаздан өйрәнер өчен яхшы мөмкинлек — шушы китапны кат-кат уку һәм рәсемнәрне игътибар белән карап, алар нигезендә уйлану. Рәсемгә китерелгән сорауларга җавап бирергә тырыш. Шулай ук бу китапны әтиең я әниең белән бергә укы. Әгәр алар яныңда булмаса, аны башка зурлар белән яки балалар белән укы. Башкаларга Бөек Остаз турында белергә ярдәм итсәң, алар да Аллаһының яңа дөньясында мәңге яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген беләчәк, шулай бит? ~

Изге Язмаларда: «Дөнья... үтеп китә»,— дип әйтелә. Ләкин аннары Аллаһының яңа дөньясында мәңге яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге дә аңлатыла. Анда: «Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яшәячәк»,— дип язылган (1 Яхъя 2:17). Димәк, Аллаһының яңа дөньясында мәңге яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк? ~ Әйе, Йәһвә турында һәм аның яраткан Улы Гайсә турында белем алырга кирәк. Ләкин без шулай ук белгәннәребез буенча эш итәргә дә тиеш. Бу китапны уку һәм өйрәнү сиңа бу яктан ярдәм итсен!

Олылар да, балалар да оҗмахта хайваннар белән тату яши

Ишагыйя 11:6—9 һәм 65:25 не укып, син бөтен хайваннарның да тату яшәячәген һәм аларның беркемгә дә зыян китермәячәген белә аласың. Рәсемгә кара. Күрәсеңме, анда сарык бәтие, кәҗә бәтие, леопард, бозау, зур арыслан, һәм алар янында балалар уйный. Син Изге Язмаларда әйтелгән һәм рәсемдә күрсәтелгән башка хайваннарны әйтеп бирә аласыңмы? ~ Кара, малай елан белән уйный! Яңа дөньяда беркем дә курыкмаячак (Һошея 2:18). Син моның турында нәрсә уйлыйсың? ~

Төрле милләт кешеләре яңа дөньяда имин һәм тату яши

Төрле милләт кешеләре арасындагы татулык һәм бердәмлеккә игътибар ит. Нәкъ Гайсә әйткәнчә, алар барысы да бер-берсен ярата (Яхъя 13:34, 35). Сугыш коралларыннан алар җирне эшкәртер өчен кораллар ясый. Изге Язмаларда, Аллаһының яңа дөньясында кешеләр иминлектә яшәячәк, дип әйтелә. Моның турында шушы шигырьләрдән укып була: Мәдхия 71:7; Ишагыйя 2:4; 32:16—18 һәм Йәзәкил 34:25.

Оҗмахта кешеләр йортлар төзи, җирне кайгырта һәм җир җимешләрен ашап ләззәтләнә

Бу биттәге кешеләргә кара. Алар җир турында кайгыртып, аны гүзәл бакчага әйләндерә. Кара, алар матур йорт төзи һәм монда төрле-төрле җиләк-җимешләр бар. Кешеләр табигать белән дус яши, шуңа күрә җир, Гадән бакчасы сыман, оҗмахка әйләнгән. Андый гаҗәеп үзгәрешләр турында шушы шигырьләрдә язылган: Мәдхия 66:7; 71:16; Ишагыйя 25:6; 65:21—24 һәм Йәзәкил 36:35.

Оҗмахта кешеләрнең яхшы сәламәтлекләре һәм алар куанып яшиләр

Монда барысы да сау-сәламәт һәм бәхетле. Элек аксак булганнар болан кебек сикерә. Берәү дә сукыр я авыру түгел. Ә үледән терелгән кешеләрне күрәсеңме? Моның барысы турында Изге Язмалардагы шушы шигырьләрдә әйтелә: Ишагыйя 25:8; 33:24; 35:5, 6; Рәсүлләр 24:15 һәм Ачылыш 21:3, 4.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу