Изге Язмаларны өйрәнүчегә яхшы хәбәр вәгазьчесе булырга булыш
1 Маттай 28:19, 20 дә язылган сүзләр буенча, Гайсә үз шәкертләренә биргән йөкләмә бик зур булган. Мәсих шәкертләре шәкертләр булдырырга әмер алганнар, ә бу шәкертләр үз чиратында шәкертләр булдыру эшен дәвам итәргә тиеш булган. Ахыр заманда Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр бөтен җир шары буенча вәгазьләнсен өчен, нигез салынырга тиеш булган (Мат. 24:14).
2 Изге Язмаларны өйрәнүче — бу безнең балабыз яки Изге Язмаларны өйрәнергә теләгән башка кеше булырга мөмкин. Алар да Гайсә Мәсих шәкертләрен әзерли башларга тиеш. Без аларга бу яктан чын күңелдән булышырга телибез (Лүк 6:40).
3 Аларны вәгазьләргә өйрәт. Өйрәнүчене белгәннәрен башкаларга сөйләргә дәртләндер. Вәгазьдә булган дәртләндерүче очракларны сөйлә. Балаңның мөмкинлекләрен исәпкә алып, аны яшь чактан ук вәгазьләргә өйрәт (Мд. 148:12, 13). Сүзләрең һәм эшләрең белән вәгазь эшен кадерләгәнеңне күрсәт (1 Тим. 1:12).
4 Йәһвә аның гадел нормаларына буйсынып яшәүчеләрнең генә хезмәтен кабул итә. Әлбәттә, яңа вәгазьче суга чумдырылу үткән тәҗрибәле вәгазьчедән әзрәк белә, әмма ул Изге Язмаларның төп тәгълиматларына ышанырга һәм аларны аңлата белергә тиеш. («Оештырылган» (рус), 79—82 б. кара). Ул «Бөек Бабылны» тулысынча калдырырга, сәясәт эшләрендә катнашмаска һәм җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрергә тиеш (Ачыл. 18:2, 4; Яхъ. 17:16; Евр. 10:24, 25).
5 Әгәр өйрәнүчең суга чумдырылмаган вәгазьче булырга әзер икән, моның турында рәислек итүче күзәтчегә әйт. Ул ике өлкәнне билгеләр, һәм алар өйрәнүчең җыелыш белән бергә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә яраклымы икәнен ачыклаячак. Яраклы булса, синең аны өйрәтергә тагын бер мөмкинлегең булачак: аны үзең белән вәгазьгә ал.