Син «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китапны кулланасыңмы?
1. Рәсүл Паул һәм Гайсә башкаларны ничек өйрәткәннәр?
1 Рәсүл Паул кешеләр белән Изге Язмага нигезләнеп сөйләшергә тырышкан (Рәс. 17:2, 3; 18:19). Ул Гайсәдән үрнәк алган, чөнки Мәсих еш кына Изге Язмадан өземтәләр китергән һәм тыңлаучыларга Аллаһы ихтыярын аңларга ярдәм итүче ачык мисаллар сөйләгән (Мат. 12:1—12). «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) дигән китап безгә нәкъ шул үрнәк буенча эш итәргә булышачак.
2. «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китап ярдәмендә ничек уңышлы кереш сүзләр әзерләп була?
2 Уңышлы кереш сүзләр әзерлә. «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китапның 9—15 нче битләрендә кызыксыну уята торган кереш сүзләр китерелә. Яңа кереш сүзләрне кулланып, аеруча территориягез еш кына вәгазьләнсә, син үз хезмәтеңне төрлеләндерәчәксең һәм сөйләшүне остарак һәм уңышлырак башлый алачаксың. Кереш сүзләрне китаптан алып һәм аларны алдан татар теленә тәрҗемә итеп, телефон аша яисә йортлардагы домофон аша вәгазьләгәндә укып була.
3. Китапның 15—24 нче битләрендә хезмәт өчен нинди файдалы киңәшләр бар?
3 Кеше сөйләшүгә каршы төшсә, нәрсә әйтергә? Син вәгазьләгән территориядә кешеләр сөйләшүгә каршы төшеп, нәрсә әйтергә мөмкин? Андый очракларда аларга җавап бирә алыр өчен, вәгазь алдыннан китапның 15—20 нче битләрен карап чыгу яхшы булыр иде. Участокта буддачылар, индуистлар, еврейләр яки мөселманнар яшәсә, 20—24 битләрдәге материалны карап чыгу файдалы булыр иде.
4. Кешенең берәр тәгълимат белән бәйле соравы туса яки ул безгә каршы төшсә, без китапны ничек куллана алабыз?
4 Сорауларга ничек җавап бирергә? Бу китап шулай ук берәр тәгълимат белән бәйле сорауга яки кеше безгә каршы төшсә, җавап бирергә ярдәм итәчәк. Син кешегә бу тема буенча кызыклы фикерләрне күрсәтергә теләвең турында әйт һәм китабыңны чыгар. Бу китапта төп темалар алфавит тәртибендә төзелгән, шуңа күрә кирәкле материалны эзләп табар өчен, тиешле теманы ач. Шуннан соң калын шрифт белән күрсәтелгән сорауларга күз сал. Кирәкле урынны тиз генә таба алмасаң, китапның азагындагы индекска кара. Темага бәйле информацияне тапсаң, аны китаптан укы яки татар теленә тәрҗемә ит. Берәр билгеле шигырь буенча сораулар туса, син «Кешеләр бу шигырьләрне еш кына дөрес аңламый» дигән рамкадан (445 нче бит) кирәкле материал таба аласың.
5. Бу китап тагын нинди очракларда файдалы була ала?
5 Китапны тагын ничек кулланып була? Кайберәүләр китапны эштә яисә мәктәптә «Ни өчен син бәйрәмнәрне үткәрмисең?» дигән сорауларга җавап бирер өчен, үзләре белән алалар. Яшүсмерләр мәктәптә бирелгән дәресләрен хәзерләр өчен, бу китаптан «Барлыкка китерү» яки «Эволюция» дигән бүлекләрне кулланалар. Әгәр син авыручы яки якыны үлгән кеше янына җыенсаң, «Юаныч һәм дәртләндерү» дигән бүлекчедән Изге Язмаларга нигезләнгән юаныч бирә торган шигырьләрне таба аласың. Бу китапта шулай ук нотыкларга әзерләнер өчен һәм вәгазь очрашуларын алып барыр өчен, файдалы информация бар.
6. Вәгазьләгәндә максатыбыз нинди?
6 Вәгазьләгәндә максатыбыз бәхәстә җиңү яки кешеләргә берәр информация бирү генә түгел. Без Изге Язмалар ярдәмендә кешеләр белән оста итеп фикер алышырга телибез. «Изге Язма нигезендә сөйләшү» дигән китапны уңышлы кулланып, без ничек өйрәтүебезне даими күзәтеп торуыбызны күрсәтәбез (1 Тим. 4:16).