Патшалык белән бәйле вәгъдәләрнең тормышка ашуын күрәсегез киләме?
ҖИДЕНЧЕ КИСӘК
Патшалык белән бәйле вәгъдәләр. Һәммә нәрсәне яңарту
СИН агачтан пешкән хуш исле алма өзеп, кәрзингә саласың. Инде берничә сәгать эшләсәң дә, син үзеңне яхшы хис итәсең, һәм хәтта тагын да күбрәк эшләргә көчең бар. Яныңда әниең эшли. Ул уңыш җыюда булышучы якыннары һәм дуслары белән шатланып аралаша. Ул бик яшь күренә! Бала чагыңда күп еллар элек ул нәкъ шундый иде. Инде күптән үткән дөнья төзелешендә аның кайчандыр карт булганына хәзер ышану да авыр. Син аның чирләп ятканын үзең күрдең, ул соңгы сулыш алганда, аның кулыннан тотып тордың һәм аның кабере янында еладың. Ләкин хәзер ул, башка күп кешеләр кебек, тере һәм сәламәт!
Андый көннәр һичшиксез киләчәк. Без моңа бер дә шикләнмибез, чөнки Аллаһының вәгъдәләре һәрвакыт тормышка аша. Бу кисәктә без Патшалык белән бәйле кайбер вәгъдәләрнең якын киләчәктә булачак Армагеддон сугышы алдыннан ничек үтәләчәген карап чыгарбыз. Без шулай ук бу вакыйгалардан соң тормышка ашачак Патшалык белән бәйле вәгъдәләргә дә игътибар итәрбез. Аллаһы Патшалыгының бөтен җир өстеннән идарә итәчәген һәм һәммә нәрсәне яңартачагын күрү бик шатлыклы вакыт булачак!