«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
2—8 ИЮЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 6, 7
«Юмарт бул»
(Лүк 6:37) Башка хөкем итмәгез, үзегезне дә хөкем итмәсләр. Бүтән гаепләмәгез, үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез, үзегезне дә кичерерләр.
nwtsty, Лүк 6:37 гә аңлатма
Кичерегез, үзегезне дә кичерерләр: Яки «Азат итегез, үзегезне дә азат итәрләр». Монда «кичерү» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе сүзгә-сүз «иреккә чыгару; җибәрү; (мәсәлән, тоткынны) азат итү» дигәнне аңлата. Бу контекстта ул, хөкем итү һәм гаепләүгә капма-каршы буларак кулланылганда, хәтта җәза бирү нигезле булып күренсә дә, аклау һәм кичерүне аңлата.
(Лүк 6:38) Бирегез, үзегезгә дә бирелер. Куеныгызга күп итеп салып бирерләр, тыгызлап, селкетеп, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр».
nwtsty, Лүк 6:38 гә аңлатма
Бирегез: Монда кулланылган грек сүзе дәвамлы эш-хәрәкәтне күрсәтә. Шуңа күрә аны «бирүегезне дәвам итегез» дип тәрҗемә итеп була.
(Лүк 6:38) Бирегез, үзегезгә дә бирелер. Куеныгызга күп итеп салып бирерләр, тыгызлап, селкетеп, кырыйларыннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр».
nwtsty, Лүк 6:38 гә аңлатма
Куеныгызга: Яки «Итәгегезгә». Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «куеныгыз (күкрәгегез)» дигәнне аңлатса да, бу контекстта ул, күрәсең, киң өс киеменнән билдән өстәрәк ясалган «кесәне» белдерә. «Куенга салып бирү» кайбер сатучыларның бу «кесәгә» сатып алынган әйберләрне тутыру гадәтенә күрсәтәдер.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 7:35) Ә зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә».
nwtsty, Лүк 7:35 кә аңлатма
эшләре: Зирәклекнең эшләре, ягъни Чумдыручы Яхъя һәм Гайсәнең эш-гамәлләре, аларга каршы әйтелгән гаепләүләрнең ялган икәнен дәлилли. Гайсә, асылда, болай ди: «Тәкъва эшләргә һәм тәртипкә карагыз, һәм сез бу гаепләүләрнең ялган икәнен аңларсыз».
9—15 ИЮЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 8, 9
«„Минем шәкертем бул“. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?»
(Лүк 9:59, 60) Аннары Гайсә икенчесенә: «Минем шәкертем бул»,— дигәч, тегесе: «Хуҗам, өемә кайтып, башта атамны җирләргә рөхсәт ит»,— диде. 60 Ләкин Гайсә аңа: «Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен, ә син бар һәм бөтен җирдә Аллаһы Патшалыгын игълан ит»,— дип әйтте.
nwtsty, Лүк 9:59, 60 ка аңлатмалар
атамны җирләргә: Бу сүзләр, күрәсең, ул кешенең атасы нәкъ шул вакытта үлгән булганын һәм аның үз атасын җирләргә генә сораганын аңлатмый. Аның атасы үлгән булса, ул анда Гайсә белән сөйләшеп тормас иде. Борынгы Якын Көнчыгышта кеше үлсә, аны бик тиз, гадәттә, шул ук көнне җирләгәннәр. Шуңа күрә бу кешенең атасы әле үлмәгән, ә авыру я карт булгандыр. Һәм Гайсә ул кешегә авыру һәм мохтаҗ атасын ялгызын калдырып китәргә кушмас иде; димәк, анда аның ихтыяҗларын кайгырта алган башка гаилә әгъзалары булгандыр (Мк 7:9—13). Ул кеше, асылда, болай дигән: «Атам исән чагында мин сиңа иярә алмыйм. Атам үлгәнче һәм мин аны җирләгәнче көтеп тор». Әмма Гайсәнең күзлегеннән ул кеше Аллаһы Патшалыгының эшләрен үз тормышында беренче урынга кую мөмкинлеген югалткан (Лк 9:60, 62).
Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен: Лк 9:59 га аңлатма күрсәткәнчә, Гайсә сөйләшкән кешенең атасы әле үлмәгән, ә, күрәсең, авыру я карт булган. Шуңа күрә Гайсә, мөгаен, болай ди: «Рухи яктан үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен», ягъни ул кеше үзенең башка туганнарына үз атасын, ул үлгәнче һәм җирләнгәнче, кайгыртсыннар өчен, калдырып китәргә тиеш. Гайсә артыннан барып, ул мәңгелек тормыш юлына басар иде һәм Аллаһы алдында рухи яктан үле булган кешеләр арасында булмас иде. Үзенең җавабында Гайсә шуны күрсәтә: Аллаһы Патшалыгын тормышта беренче урынга кую һәм аның турында бөтен җирдә вәгазьләү рухи яктан исән калу өчен мөһим.
(Лүк 9:61, 62) Башка берәү аңа: «Хуҗам, мин сиңа иярермен. Ләкин башта өемдәгеләр белән саубуллашып килергә рөхсәт ит»,— диде. 62 Моңа Гайсә: «Кулын сабанга куеп, артына борылып караучы кеше Аллаһы Патшалыгы өчен яраклы түгел»,— дип җавап бирде.
nwtsty, медиаматериал
Сукалау
Җирне гадәттә көз көне сукалаганнар. Ул вакытта яңгырлар эссе җәй айларындагы кояш корытып катырган җирне йомшарткан. (Ә15 кушымт. кара.) Кайбер сабаннар, бәлки, тимер очлыгы булган очланган таяктан торган; ул таяк борыска беркетелгән, һәм аны бер я берничә хайван тартып барган. Җир сөрелгәннән соң, орлык чәчкәннәр. Сукалау гадәти эш булганга, Еврей Язмаларында ул еш кына мисалларда искә алына (Хк 14:18; Иш 2:4; Ир 4:3; Мик 4:3). Гайсә еш кына игенчелек эшләрен мөһим тәгълиматларны аңлатыр өчен кулланган. Мәсәлән, ул, ашкынучан шәкерт булуның мөһимлеген ассызыклар өчен, сөрү эшен искә алган (Лк 9:62). Игенче үз эшеннән бүленсә, ул кыек буразналар ясар иде. Шул рәвешчә, Мәсихнең шәкерте үз вазифаларын үтәүдән читкә китсә я бүленсә, ул Аллаһы Патшалыгы өчен яраксыз булып китә.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 8:3) Һиру́д йортында идарә итүче Хузаның хатыны Яһнә́, Суса́нна һәм башка күп хатыннар. Алар Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт итә иделәр.
nwtsty, Лүк 8:3 кә аңлатма
Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә... хезмәт итә иделәр: Яки «ярдәм итә иделәр (тәэмин итә иделәр)». Монда кулланылган грек сүзе диаконе́о башкаларның физик ихтыяҗларын кайгыртуны: ризык сатып алу, пешерү, өстәл әзерләү һәм башка шундыйларны аңлатырга мөмкин. Бу сүз шул ук мәгънәдә Лк 10:40 та («эш»), Лк 12:37; 17:8 дә («хезмәт итү») һәм Рс 6:2 дә («ризык өләшү») кулланыла, ләкин ул, берәр кеше ихтыяҗларын кайгыртыр өчен, башка хезмәтләрне дә аңлатырга мөмкин. Монда ул 2 нче һәм 3 нче шигырьләрдә искә алынган хатыннарның Гайсәгә һәм аның шәкертәләренә, Аллаһы биргән йөкләмәләрен үтәсеннәр өчен, ничек ярдәм иткәнен сурәтли. Шулай эшләп, бу хатыннар Аллаһыны данлаган. Аллаһы исә үз рәхмәтен белдереп, Изге Язмаларда аларның юмартлыгы турындагы хәбәрне бар киләчәк буыннарга укыр өчен саклап калган (Гс 19:17; Ев 6:10). Шул ук грек сүзе Мт 27:55; Мк 15:41 дә искә алынган хатыннарга карата кулланыла.
16—22 ИЮЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 10, 11
«Игелекле самарияле турындагы гыйбрәтле хикәя»
(Лүк 10:29—32) Әмма бу кеше, үзен акларга теләп, Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сорады. 30 Гайсә моңа болай диде: «Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә төшүче юл буенча барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аны чишендереп кыйнаганнар һәм үлем хәлендә калдырып киткәннәр. 31 Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул теге кешене күргәч, юлның икенче ягыннан үтеп киткән. 32 Бер ле́виле дә, шул урынга барып җиткәч һәм бу кешене күргәч, юлның икенче ягыннан китеп барган.
nwtsty, медиаматериал
Иерусалимнан Әрихәгә илтүче юл
Бу кыска видеороликта күрсәтелгән юл (1) Иерусалимны Әрихә белән тоташтырган борынгы юлның нинди булганын күз алдына китерергә булыша. Бу юл 20 километрдан озынрак булган һәм Иерусалимнан Әрихәгә бормалана-бормалана төшкән. Иерусалим Әрихәдән 1 км югарырак урнашкан булган. Кеше яшәми торган ул җирдә юлбасарлар шулкадәр күп булган, хәтта юлчыларны яклар өчен гарнизон куярга туры килгән. Рим Әрихәсе (2) бу юл Яһүдия чүленнән чыккан урында урнашкан булган, ә борынгырак Әрихә шәһәре (3) Рим Әрихәсеннән якынча 2 км ераклыкта урнашкан булган.
(Лүк 10:33—35) Бер сама́рияле исә, шул юл буйлап сәяхәт иткәндә, бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган. 34 Ул аның янына килеп, яраларына шәраб белән май салып бәйләгән. Аннары ул аны үзенең ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан. 35 Ә икенче көнне ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: „Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен“,— дигән.
nwtsty, Лүк 10:33, 34 кә аңлатмалар
Бер самарияле: Яһүдләр, гадәттә, самариялеләргә нәфрәт белән караган һәм алар белән уртак эшләр алып бармаган (Ях 4:9). Кайбер яһүдләр «самарияле» атамасын хәтта кимсетү һәм хурлау сүзе итеп кулланган (Ях 8:48). Мишнада бер раввинның мондый сүзләре китерелә: «Самариялеләрнең икмәген ашаган кеше дуңгыз итен ашаган кешегә тиң» (Шебиит 8:10). Күп кенә яһүдләр самарияленең шаһитлегенә ышанмас иде я аңардан һичнинди ярдәм кабул итмәс иде. Күпчелек яһүдләрнең җирәнүле карашын белгәнгә, Гайсә еш кына игелекле самарияле дип аталган бу мисал ярдәмендә җитди сабак биргән.
яраларына шәраб белән май салып бәйләгән: Табиб Лүк монда Гайсәнең мисалын җентекләп яза һәм ул көннәрдәге яра дәвалау ысулларын тасвирлый. Май да, шәраб та, гадәттә, җәрәхәтләр дәвалау чаралары итеп кулланылган. Майны кайвакыт яраларны йомшартыр өчен кулланганнар (Иш 1:6 белән чагыштыр), ә шәраб, дәвалау чарасы буларак, антисептик һәм көчле булмаган дезинфекцияләү үзлегенә ия. Лүк шулай ук, яраланган кешенең хәле начарланмасын өчен, яраларының ничек бәйләнгәнен тасвирлый.
кунак йортына: Монда кулланылган грек сүзенең сүзгә-сүз мәгънәсе «бар кешеләр кабул ителгән урын». Андый урыннарда юлчылар үз хайваннары белән тукталган. Кунак йорты хуҗасы юлчыларның төп ихтыяҗларын канәгатьләндергән һәм өстәмә түләү өчен калдырылган кешеләрне кайгырта алган.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 10:18) Ул исә аларга болай дип әйтте: «Мин Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем.
nwtsty, Лүк 10:18 гә аңлатма
Мин Шайтанның күктән яшен кебек төшкәнен күрдем: Гайсә, күрәсең, пәйгамбәрлек әйткән: Шайтанның күктән ыргытылуын инде булган хәл буларак күргәнен сурәтләгән. Ач 12:7—9 да күктәге сугыш тасвирлана һәм Шайтанның төшкәне Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкның тууы белән бәйләнә. Гайсә монда Шайтан белән аның җеннәренең шул киләчәк сугышта, һичшиксез, җиңеләчәген ассызыклаган, чөнки Аллаһы 70 шәкерткә — камил булмаган кешеләргә — җеннәрне куып чыгарыр өчен көч биргән бит (Лк 10:17).
(Лүк 11:5—9) Аннары ул аларга болай диде: «Әйтик, сезнең дустыгыз бар, ди. Һәм сез төн уртасында аның янына барып, аңа болай дисез: „Дустым, бурычка өч икмәк биреп тор әле, 6 чөнки әле генә сәяхәт итүче бер дустым килде, ә минем аңа бирерлек бернәрсәм дә юк“. 7 Ә ул өй эченнән: „Борчып йөрмә әле, ишекләр инде бикле, балаларым да минем белән ятакта. Мин торып, сиңа бернәрсә дә бирә алмыйм“,— дияр. 8 Мин сезгә шуны әйтәм: ул дуслык хакына торып, икмәк бирмәсә дә, тегесе үз дигәнендә нык торганга, урыныннан күтәрелеп аңа бар кирәклесен бирер. 9 Шулай итеп, сезгә шуны әйтәм: бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар.
nwtsty, Лүк 11:5—9 га аңлатмалар
Дустым, бурычка өч икмәк биреп тор әле: Урта Көнчыгышта яшәүчеләр һәрчак үз кунакчыллыгы белән билгеле булган. Бу мисал моны яхшы күрсәтә. Кунак көтмәгәндә — төн уртасында (бу нечкәлек ул вакыттагы сәяхәтләрдә көтелмәгән тоткарлыклар килеп чыга алганын күрсәтә) килгән булса да, хуҗа үзен аны ашатырга бурычлы дип уйлаган. Ул хәтта бурычка ризык алып торыр өчен шундый сәгатьтә үз күршесен борчырга тиеш дип санаган.
Борчып йөрмә әле: Бу мисалдагы күрше ярдәм итәргә ашкынып тормый. Ни өчен ул үзен дусларча тотмый? Чөнки ул инде йокларга яткан булган. Ул вакытта өйләр, аеруча ярлыларның өйләре, еш кына бер зур бүлмәдән торган. Бу кеше икмәк бирергә торса, ул, күрәсең, бар гаиләсен, шул исәптән йоклаган балаларын да уятыр иде.
үз дигәнендә нык торганга: Монда кулланылган грек сүзен сүзгә-сүз «тыйнаклык җитмәү» я «оятсызлык» дип тәрҗемә итеп була. Әмма бу контекстта ул үз дигәнендә нык торуны аңлата. Гайсә мисалындагы кеше нәкъ шулай эшли дә. Ул китми һәм үзенә кирәклесен үз дигәнендә нык торып сорарга оялмый. Һәм Гайсә үз шәкертләренә алар дога кылганда шундый ук рух чагылдырырга тиеш дигән (Лк 11:9, 10).
23—29 ИЮЛЬ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 12, 13
«Сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк»
(Лүк 12:6) Биш чыпчык ике тиенгә сатыла түгелме соң? Шулай да Аллаһы аларның берсен дә онытмый.
nwtsty, Лүк 12:6 га аңлатма
чыпчык: Грек сүзе струти́он һәркайсы кечкенә кошны аңлата алган, ләкин ул еш кына чыпчыкны, ашау өчен сатыла торган иң арзан кошны белдергән.
(Лүк 12:7) Ә сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк.
nwtsty, Лүк 12:7 гә аңлатма
сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит: Кеше башында уртача 100 меңнән күбрәк чәч бөртеге бар дип санала. Йәһвә андый кечкенә нәрсәләр турында яхшы белә икән, бу аның Мәсихнең һәр шәкерте турында бик кызыксынганына дәлил булып тора.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 13:24) «Тар ишек аша керер өчен бар көчегезне куегыз, чөнки сезгә шуны әйтәм: күпләр керергә тырышыр, әмма керә алмас.
nwtsty, Лүк 13:24 кә аңлатма
бар көчегезне куегыз: Яки «туктамый көрәшегез». Гайсәнең боерыгы тар ишек аша керер өчен ашкынып эш итәргә кирәклеген ассызыклый. Төрле белешмәлекләрдә «мөмкин кадәр күбрәк көч куегыз; һәр мөмкинлектән файдаланыгыз» дигән тәрҗемәләр тәкъдим ителә. Агони́зомай дигән грек фигыле грек исеме аго́н белән бәйле, соңгысы исә еш кына спорт ярышларын күрсәтер өчен кулланыла. Ев 12:2 дә бу исем мәсихченең «ярыш юлыннан» тормыш өчен йөгерүенә карата образлы кулланыла. Ул шулай ук киңрәк мәгънәдә дә кулланыла һәм «көрәш» дип тәрҗемә ителергә мөмкин (Фп 1:30; Кл 2:1; 1Тм 6:12; 2Тм 4:7). Лк 13:24 тә кулланылган грек фигыленең төрле формалары «ярышучылар» (1Кр 9:25), «бар көчне кую» (Кл 1:29; 4:12; 1Тм 4:10) һәм «көрәш алып бару» (1Тм 6:12) дип тәрҗемә ителә. Бу сүзтезмә спорт уеннарындагы ярышлар белән бәйле булганга, кайбер белгечләр санаганча, Гайсә мәсихчеләрне берәр атлет бүләк алыр өчен һәр мускулын киеренкеләндереп, бар көчен куйгандай көч куярга дәртләндергән.
(Лүк 13:33) Шулай да мин бүген дә, иртәгә дә һәм берсекөнгә дә үз юлымны дәвам итәргә тиешмен, чөнки пәйгамбәрнең Иерусалимнан читтә үтерелүе мөмкин түгел.
nwtsty, Лүк 13:33 кә аңлатма
мөмкин түгел: Яки «акылга сыймаслык». Изге Язмалардагы бер пәйгамбәрлек тә Мәсихнең Иерусалимда үләргә тиешлеген ачык итеп әйтмәсә дә, Дн 9:24—26 да бу фикер күздә тотыла кебек. Өстәвенә, яһүдләр берәр пәйгамбәрне, аеруча Мәсихне, үтерергә җыенса, бу шушы шәһәрдә булыр иде дигән нәтиҗә ясау акылга ятышлы. Югары киңәшмәнең — югары судның — 71 әгъзасы Иерусалимда җыелган булган, шуңа күрә ялган пәйгамбәр булуда гаепләнгән кеше шунда суд алдына басарга тиеш булган. Гайсә моны шулай ук Иерусалим Аллаһыга даими корбаннар китерү урыны һәм Пасах бәрәне суела торган урын булганга әйткәндер. Ахыр чиктә, Гайсәнең сүзләре үтәлгән. Аны Иерусалимда Югары киңәшмә алдына бастырып, хөкем иткәннәр. Һәм ул Иерусалимда, аның стеналары артында ук, «Пасах бәрәне» буларак үлгән булган (1Кр 5:7).
30 ИЮЛЬ — 5 АВГУСТ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛҮК 14—16
«Читкә киткән угыл турындагы гыйбрәтле хикәя»
(Лүк 15:11—16) Шуннан соң Гайсә болай диде: «Бер кешенең ике улы булган. 12 Аларның кечесе атасына: „Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бир әле“,— дигән. Шунда атасы милекне улларына бүлеп биргән. 13 Берничә көн үткәннән соң, кече улы барысын җыеп, ерак илгә чыгып киткән һәм анда типтереп яшәп, үзенең бар милкен туздырып бетергән. 14 Бар нәрсәсен туздырып бетергәч һәм шул илдә бик каты ачлык башланганга, ул мохтаҗлыкка калган. 15 Шунда ул шул илнең бер кешесенә барып ялланган, ә тегесе аны үз басуларына дуңгызлар көтәргә җибәргән. 16 Ул инде дуңгызлар ашый торган кузаклар белән дә тукланырга шат булган, ләкин аңа беркем дә бернәрсә бирмәгән.
nwtsty, Лүк 15:11—16 га аңлатмалар
Бер кешенең ике улы булган: Читкә киткән угыл (югалган угыл буларак та билгеле) турындагы хикәя Гайсәнең башка хикәяләреннән аерылып тора. Бу Гайсә сөйләгән иң озын мисал. Аның төп үзенчәлеге — гаиләдәге мөнәсәбәтләр. Башка мисалларында Гайсә еш кына тере булмаган нәрсәләр, мәсәлән, төрле орлык һәм җир я хуҗа белән хезмәтчеләре арасындагы эш мөнәсәбәтләре турында сөйләгән (Мт 13:18—30; 25:14—30; Лк 19:12—27). Бу мисалда исә Гайсә әти кеше белән уллары арасындагы якын мөнәсәбәтләрне ассызыклый. Шушы хикәяне тыңлаган күп кенә кешеләрнең андый игелекле һәм шәфкатьле атасы булмагандыр. Бу мисалда күктәге Атабызның җирдәге балаларына: үзенә тугры булганнарга да, читкә китеп яңадан кайтучыларга да карата тирән кызгануы һәм мәхәббәте сурәтләнә.
Аларның кечесе: Муса кануны буенча, әти кеше беренче улына үз мөлкәтенең ике өлешен биргән (Кн 21:17). Бу мисалдагы олы угыл беренче угыл булганга, кече угылның мирасы аныкы белән чагыштырганда ике мәртәбә азрак булган.
типтереп яшәп: Яки «акылсыз яшәп». Тамырдаш грек сүзе Эф 5:18; Тит 1:6; 1Пт 4:4 тә шул ук мәгънәдә кулланыла.
туздырып бетергән: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «(төрле якларга) тарату» дигәнне аңлата (Лк 1:51; Рс 5:37). Мт 25:24, 26 да ул «җилгәрү» дип бирелгән. Монда ул әрәм-шәрәм итүчән һәм акылсыз сарыф итүчән булу мәгънәсендә кулланыла.
дуңгызлар көтәргә: Канун буенча, бу хайваннар нәҗес булган, шуңа күрә яһүд кешесе өчен бу кимсетүче һәм җирәнгеч һөнәр булган (Лв 11:7, 8).
кузаклар: Агачта үсә торган бу кузакның каты кабыгы көрән төсле һәм ялтырап тора. Ул кәкре мөгезгә охшаш, һәм бу аның исеменең грекча сүзгә-сүз мәгънәсенә (кера́тион, «кечкенә мөгез») туры килә. Бу кузак бүгенге көнгә кадәр атлар, эре терлек һәм дуңгызларны ашатыр өчен киң кулланыла. Шушы яшь кешенең хәтта дуңгыз азыгын ашарга әзер булуы аның никадәр түбән төшкәнен күрсәтә. (Лк 15:15 кә аңлатманы кара.)
(Лүк 15:17—24) Акылына килгәч ул болай дигән: „Әтиемнең күпме ялчылары туйганчы икмәк ашый, ә мин монда ачтан үләм! 18 Әтием янына кайтыйм да болай диим: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. 19 Улың дип аталырга лаек та түгелмен. Мине үзеңә ялчы итеп ал“. 20 Шунда ул атасы янына кайтып киткән. Ул әле еракта булганда, әтисе аны күреп алган һәм бик кызганган. Ул аның каршына йөгереп барган һәм, аны җылы кочакларына алып, назлы итеп үпкән. 21 Шунда улы: „Әти, мин күктәге Аллаһыга да, сиңа каршы да гөнаһ кылдым. Улың дип аталырга лаек та түгелмен“,— дигән. 22 Ә атасы үз хезмәтчеләренә болай дип әйткән: „Тизрәк! Иң яхшы озын киемне алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек, ә аякларына аяк киеме кидерегез. 23 Шулай ук симертелгән бозауны алып чыгып чалыгыз. Әйдәгез, ашап, бәйрәм итик, 24 чөнки бу улым үле иде һәм терелде, югалган иде һәм табылды“. Һәм алар күңел ача башлаганнар.
nwtsty, Лүк 15:17—24 кә аңлатмалар
сиңа каршы: Яки «синең алдыңда». Сүзгә-сүз «алдында; күз алдында» дигәнне аңлаткан грек бәйлеге эно́пион Септуагинтада 1Иш 20:1 дә шул ук мәгънәдә кулланыла. Анда Давыт Йонафаннан: «Әтиеңә каршы нинди гөнаһ кылдым?» — дип сорый.
ялчы: Өенә кайткач, кече угыл атасыннан үзен угыл буларак түгел, ә ялчы буларак кабул итүен сорарга җыенган. Андый кеше, коллардан аермалы буларак, өйдәгеләр санына кермәгән, ә чит кеше булган. Аларны еш кына нибары бер көнгә яллаганнар (Мт 20:1, 2, 8).
аны... назлы итеп үпкән: Яки «аны... яратып үпкән». «Назлы итеп үбү» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе филе́о дигән фигыльнең көчәйтелгән формасы дип санала. Бу фигыль кайвакыт «үбү» дип бирелә (Мт 26:48; Мк 14:44; Лк 22:47), әмма ешрак ул «ярату» дигәнне аңлата (Ях 5:20; 11:3; 16:27). Улын шундый җылы итеп һәм дусларча сәламләп, мисалдагы әти тәүбә иткән улын кабул итәргә әзер булуын күрсәтә.
Улың дип аталырга: Кайбер кулъязмаларда «Мине үзеңә ялчы итеп ал» дип өстәлгән, әмма мондагы язылышны төрле борынгы, ышанычлы кулъязмалар раслый. Кайбер белгечләр бу сүзләр Лк 15:19 га туры китереп өстәлгән булган дип уйлый.
озын киемне... йөзек... аяк киеме: Бу озын кием гади кием түгел, ә иң яхшы кием булган. Андый кием, бәлки, матур итеп чигелгән булгандыр һәм хөрмәтле кунакларга тәкъдим ителгәндер. Улының бармагына йөзек кидерү атасының хуплавын һәм яратуын белдергән һәм шулай ук кире кабул ителгән угылның абруе, кадере һәм дәрәҗәсенең кайтарылганын күрсәткән. Коллар гадәттә йөзек һәм аяк киеме йөртмәгән. Шулай итеп, әтисе улының тулы хокуклы гаилә әгъзасы буларак кабул ителгәнен ачык итеп күрсәткән.
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Лүк 14:26) «Минем яныма килүче кеше үз атасын, анасын, хатынын, балаларын, абый-энеләрен, апа-сеңелләрен һәм хәтта үз җанын нәфрәт итмәсә, ул минем шәкертем була алмый.
nwtsty, Лүк 14:26 га аңлатма
нәфрәт: Изге Язмаларда «нәфрәт итү» дигән төшенчәнең мәгънәсе төрле төсмерләргә ия. Ул ачудан чыккан һәм башкаларга зыян китерергә этәргән дошманлык хисен белдерергә мөмкин. Яисә ул көчле күралмау я көчле җирәнү хисен аңлатырга мөмкин; андый хис аркасында кеше үзе нәфрәт иткән кешедән я нәрсәдән качарга тырыша. Яки бу төшенчә нибары «әзрәк ярату» дигәнне генә аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, Ягъкуб турында ул Лияне «яратмаган», ә Рәхиләне яраткан дип әйтелгәндә, бу аның Лияне Рәхиләгә караганда әзрәк яратканын аңлата (Яр 29:31; Кн 21:15), һәм бу төшенчә шул ук мәгънәдә башка борынгы яһүди әдәбиятта кулланыла. Шуңа күрә Гайсәнең сүзләре аның шәкертләре үз гаиләләренә һәм үзләренә карата дошманлык я нәфрәт хисе тоярга тиеш дигәнне аңлатмый; чөнки бу Язмаларның башка өлешләренә каршы килер иде. (Мк 12:29—31; Эф 5:28, 29, 33 белән чагыштыр.) Бу контекстта «нәфрәт итмәсә» дигән сүзтезмәне «әзрәк яратмаса» дип тәрҗемә итеп булыр иде.