6 ДӘРЕС
Изге Язмаларның өзекләрен аңлату
Яхъя 10:33—36
МАКСАТ. Шигырьне укып кына, башка фикергә күчәргә ашыкма. Тыңлаучыларың укылган шигырь һәм әйткән фикерең арасындагы бәйләнешне ачык күрсен.
КИҢӘШЛӘР:
Төп сүзләрне аерып күрсәт. Изге Язмалар шигырен укыганнан соң, төп фикерең белән турыдан-туры бәйле сүзләргә басым яса. Моның өчен шигырьдәге шул сүзләрне кабатла я тыңлаучыларыңа аларны билгеләргә булышачак сораулар бир.
Кирәкле фикергә басым яса. Шигырьне укыр алдыннан ни өчен аны укырга җыенганыңны әйтсәң, шигырьдәге төп сүзләр әйткәннәрең белән ничек бәйле икәнен аңлат.
Гади итеп аңлат. Төп фикергә кагылмаган нечкәлекләрне аңлатып торма. Тыңлаучыларыңның тема буенча нәрсә белгәннәрен исәпкә ал, һәм алар фикерне ачык итеп аңласын өчен, нинди аңлатмалар бирергә кирәклеген хәл ит.