Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lmd 4 дәрес
  • Басынкылык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Басынкылык
  • Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Паул ничек эш иткән?
  • Без Паулдан нәрсәгә өйрәнәбез?
  • Паулдан үрнәк алыгыз
  • Йәһвә басынкы хезмәтчеләрен кадерли
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
  • Гайсә басынкылык үрнәге күрсәткән
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстер. Басынкылык
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2017)
  • Кешеләргә Патшалык хәбәрен кабул итәргә ярдәм ит
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
Кешеләрне яратыгыз. Шәкертләр әзерләгез
lmd 4 дәрес

БЕРЕНЧЕ СӨЙЛӘШҮ

Сакчыга чылбырланган рәсүл Паул, Әгрип патшага, идарәче Фистегә һәм Бәрникәгә мөрәҗәгать итеп, хөрмәт белән сөйләшә.

Рәс. 26:2, 3

4 ДӘРЕС

Басынкылык

Принцип: «Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез» (Флп. 2:3).

Паул ничек эш иткән?

Сакчыга чылбырланган рәсүл Паул, Әгрип патшага, идарәче Фистегә һәм Бәрникәгә мөрәҗәгать итеп, хөрмәт белән сөйләшә.

ВИДЕОРОЛИК: «Паул Әгрип патшага шаһитлек бирә»

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Рәсүлләр 26:2, 3 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1. a. Паулның сүзләрендә Әгрип патшага карата хөрмәт ничек чагылган?

  2. ә. Паул үз тыңлаучыларының игътибарын үзенә түгел, ә Йәһвәгә һәм Изге Язмаларга юнәлткән. Бу нәрсәдән күренә? (Рәсүлләр 26:22 не карагыз.)

Без Паулдан нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Сүзләребездә басынкылык һәм ихтирам чагылса, кешеләргә хәбәребезне кабул итү җиңелрәк булыр.

Паулдан үрнәк алыгыз

3. Башкаларны үзегездән өстен күрегез. Үзегезне иң белдекле кеше итеп күрсәтүдән сакланыгыз. Хөрмәт белән сөйләшегез.

4. Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтүегез ачык күренсен. Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр кеше йөрәгенә үтеп керә. Аны кулланып, без кешенең иманын дөрес нигездә төзибез.

5. Юаш булыгыз. Үзегезнең хаклы булуыгызны расларга тырышмагыз. Тыныч булып калыгыз һәм, кирәк булса, китәргә әзер булыгыз (Гыйб. сүз. 17:14; Тит. 3:2). Кешегә йомшак җавап кайтарсак, киләчәктә ул хәбәребезне, бәлки, теләбрәк тыңлар.

ӨСТӘМӘ ШИГЫРЬЛӘР

Рим. 12:16—18; 1 Көр. 8:1; 2 Көр. 3:5

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу