2 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
132 ҖЫР Хәзер без бер тән
Ирләр, хатыннарыгызны ихтирам итегез
«Ирләр, сез дә хатыннарыгызны... ...ихтирам итегез» (1 ПЕТ. 3:7).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Үз сүзләре һәм эшләре белән ир хатынын ихтирам итәргә тиеш.
1. Ни өчен Йәһвә кешеләргә никах кору мөмкинлеген биргән?
ЙӘҺВӘ — «бәхетле Аллаһы», һәм ул безнең дә бәхетле булуыбызны тели (1 Тим. 1:11). Шуңа күрә ул безгә күп кенә бүләкләр биргән (Ягък. 1:17). Аларның берсе — никах кору мөмкинлеге. Ир белән хатын, никахлашканда, бер-берсен яратырга, хөрмәт итәргә һәм кадерләргә ант итә. Җылы мөнәсәбәтләр саклау аларга чын шатлык китерә (Гыйб. сүз. 5:18).
2. Бүген күп кенә гаиләләр ничек яши?
2 Кызганычка каршы, күп кенә парлар туй көннәрендә биргән вәгъдәләрен оныта. Нәтиҗәдә, бәхетсез никахларның саны арта бара. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының бер отчеты буенча, шактый күп ирләр хатыннарына кул күтәрә, аларны сүзләре белән кимсетә һәм башкача рәнҗетә. Читтән караганда, проблемалар күренмәскә дә мөмкин, чөнки кайбер ир-атлар башкалар алдында яхшы ир булып кылана, ә өйләрендә алар үзләрен тираннар кебек тота. Өстәвенә, күп кенә ирләр порнография карый. Моның аркасында аларның хатыннары интегә.
3. Ни сәбәпле кайбер ирләр үзләрен мәрхәмәтсез тота?
3 Нәрсә аркасында ир үзен мәрхәмәтсез тотарга мөмкин? Бәлки, аның әтисе мәрхәмәтсез булган, шуңа күрә ул кырыс булуны гадәти нәрсә дип саныйдыр. Ә бәлки, аның культурасында ир-атлар, «кем өйдә хуҗа» икәнен күрсәтер өчен, көч куллана һәм аңа да бу караш йоккандыр. Ә бәлки, ул үз хисләрен, шул исәптән ачуын, контрольда тотарга өйрәнмәгәндер. Ә кемдер порнография регуляр рәвештә карый, шуңа күрә аның хатын-кызларга һәм җенси мөнәсәбәтләргә карашы бозылган. Белгечләр әйтүенчә, COVID-19 пандемиясе вакытында бу проблемалар тагы да көчәйгән. Әлбәттә, шуны онытмаска кирәк: бу сәбәпләрнең берсе дә ирләргә үз хатыннарын җәберләргә хокук бирми.
4. Мәсихче ирләр нинди йогынтыдан сакланырга тиеш һәм ни өчен?
4 Дөньяның хатын-кызларга карашы бозык. Мәсихче ирләр аны йоктырмаска тиешa. Барысы да бит фикер йөртүдән башлана. Рәсүл Паул Римдагы майланган мәсихчеләрне «бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәскә» дәртләндергән (Рим. 12:1, 2). Ул бу сүзләрне яңа мәсихчеләргә түгел, ә инде күпмедер вакыт җыелышта булган кардәшләргә язган. Паулның сүзләреннән күренгәнчә, аларга һаман да дөньяның гадәтләре һәм фикер йөртү рәвеше тәэсир итеп торган. Менә ни өчен ул аларны фикер йөртүләрен һәм тәртипләрен үзгәртергә өндәгән дә. Паулның киңәше безнең көннәрдәге мәсихче ирләргә дә кагыла. Кызганычка каршы, аларның кайберләре әле дә дөньяның йогынтысына бирелә һәм үз хатыннарын җәберлиb. Йәһвә ирләрдән нәрсә көтә? Алар хатыннары белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш? Җавапны без бу мәкаләнең төп шигырендә табабыз.
5. 1 Петер 3:7 буенча, ир үз хатыны белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?
5 1 Петер 3:7 укы. Йәһвә ирләргә хатыннарын ихтирам итәргә куша. Димәк, ир үз хатынын хөрмәт итәргә, аңа карата игелекле һәм назлы булырга тиеш. Бу мәкаләдән без ирнең үз хатынына ничек ихтирам күрсәтә алганын карап чыгарбыз. Әмма башта, әйдәгез, хатынын кимсетмәс өчен, иргә нинди тәртиптән качарга кирәклеген белик.
ХАТЫННЫ КИМСЕТКӘН ТӘРТИП
6. Хатынына кул күтәргән иргә Йәһвә ничек карый? (Көләсәйлеләргә 3:19)
6 Көч куллану. Йәһвә кемгә дә булса кул күтәргән кешеләрне нәфрәт итә (Зәб. 11:5). Ә үз хатынын кыйнаган кешеләргә ул аеруча җирәнеп карый. (Мал. 2:16; Көләсәйлеләргә 3:19 укы.) Мәкаләнең төп шигыре, 1 Петер 3:7, буенча, ир үзен шулай тота икән, бу аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә тәэсир итми калмас. Йәһвә хәтта аның догаларын тыңламас.
7. Эфеслеләргә 4:31, 32 буенча, ирләр нинди сөйләмнән тыелырга тиеш? (Аңлатманы да кара.)
7 Сүзләр белән кимсетүc. Кайбер ирләр хатыннарына кычкыра һәм аларга авыр сүз әйтә. Әмма Йәһвә «ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелекне» нәфрәт итә. (Эфеслеләргә 4:31, 32 укы.) Ир белән хатын хәтта икәүдән-икәү калып сөйләшкәндә дә, Аллаһы ирнең сүзләрен ишетми калмый. Хатыны белән тупас сөйләшкән ир-ат, хатыныннан тыш, Йәһвә белән дә мөнәсәбәтләрен боза (Ягък. 1:26).
8. Йәһвәнең порнографиягә карашы нинди һәм ни өчен?
8 Порнография карау. Йәһвә порнографияне нәфрәт итә. Шуңа күрә порнография караган кеше Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен боза. Моннан тыш, шулай эшләп, ул хатынын кимсетәd. Ир үз хатынына эшләрендә һәм хәтта уйларында да тугры булып калырга тиеш. Аңардан моны Йәһвә көтә. Гайсә аңлатканча, башка хатын-кызларга «җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була»e (Мат. 5:28, 29).
9. Ир хатынын җенси яктан кимсетсә, ни өчен Йәһвә моны нәфрәт итә?
9 Җенси яктан кимсетү. Кайбер ирләр, җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә, хатыннарын алар теләмәгән нәрсәләр эшләргә мәҗбүр итә. Шулай итеп алар хатыннарының хисләрен дә, намусын да санга сукмый. Моның аркасында бу хатыннар үзләрен түбәнсетелгән, нәҗес һәм кирәксез итеп хис итә. Йәһвә ирнең шундый мөнәсәбәтен нәфрәт итә. Ул ирләр үз хатыннарын яратыр, кадерләр һәм хисләре белән хисаплашыр дип көтә (Эфес. 5:28, 29). Мәсихче ир үз хатынын сүзләре я эшләре белән кимсетсә, аңа, һичшиксез, фикер йөртүен һәм тәртибен үзгәртергә кирәк. Биредәге киңәшләр аңа булышыр.
ИР КЕШЕГӘ ҮЗГӘРЕРГӘ НӘРСӘ БУЛЫША АЛА?
10. Ни өчен Гайсә ирләр өчен дә яхшы үрнәк?
10 Ир кеше үз хатынын кимсетергә гадәтләнгән булса, аңа Гайсәдән үрнәк алырга кирәк. Гайсәнең хатыны булмаса да, аның үз рәсүлләре белән ничек мөгамәлә итүеннән ирләр күп нәрсәгә өйрәнә ала (Эфес. 5:25). Гайсә үз рәсүлләре белән үзен ничек тоткан һәм алар белән ничек сөйләшкән?
11. Гайсә үз рәсүлләре белән ничек мөгамәлә иткән?
11 Гайсә үз рәсүлләренә карата игелекле булган һәм аларны кимсетмәгән. Ул алар белән тупас та булмаган. Рәсүлләр өчен Хуҗа һәм Остаз булса да, Гайсә, көч кулланып, үз хакимлеген расларга кирәк дип санамаган. Киресенчә, ул басынкылык белән аларга хезмәт иткән (Яхъя 13:12—17). Ул хәтта үз шәкертләренә болай дигән: «Миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз» (Мат. 11:28—30). Әйе, Гайсә юаш булган. Кайберәүләр юаш кешене җебегән, ихтыярсыз дип санаса да, чынлыкта юаш кеше зур эчке көчкә ия. Башкалар аны ярсытса да, ул тынычлыгын югалтмый һәм хисләрен тезгендә тота.
12. Гайсә башкалар белән ничек сөйләшкән?
12 Гайсә үз телен башкаларны юатыр һәм рухландырыр өчен кулланган. Ул үз шәкертләре белән беркайчан да дорфа сөйләшмәгән (Лүк 8:47, 48). Хәтта каршы килүчеләре белән дә Гайсә тупас булмаган. Алар аны мыскыллап хурлаганда, «ул җавап итеп хурламаган» (1 Пет. 2:21—23). Ә кайвакыт ул гел дәшмәскә булган (Мат. 27:12—14). Әйе, Гайсә — мәсихче ирләр өчен бик яхшы үрнәк!
13. Маттай 19:4—6 да язылганча, ир үз хатынына ничек «ябыша» ала? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
13 Гайсә ирләрне үз хатыннарына тугры булырга өйрәткән. Күктәге Атасының сүзләрен кабатлап, ул ир үз хатынына «ябышырга» тиеш дигән. (Маттай 19:4—6 укы.) Әйе, ир белән хатынның мөнәсәбәтләре шулкадәр нык булырга тиеш ки, әйтерсең лә аларны җилемләп куйганнар һәм алар бербөтен булып киткән. Аерылу аларның икесенә дә зыян китерер. Шуңа күрә хатыны белән мөнәсәбәтләрен кадерләгән ир-ат порнографиянең бар төрләрен кире кага. Ул күзләрен «бозык нәрсәдән» шунда ук читкә бора (Зәб. 119:37). Ул үз-үзенә башка хатын-кызларга җенси теләк белән карамаска сүз бирер (Әюп 31:1).
Хатынына тугры булган ир порнография карамас (13 нче абзацны караg)
14. Хатынын җәберләүче ир, хатыны һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен кайтарыр өчен, нәрсә эшләргә тиеш?
14 Хатынын сүзләре я эшләре белән кимсеткән ир, хатыны һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен кайтарыр өчен, нинди адымнар ясарга тиеш? Беренчедән, аңа җитди проблемасы барлыгын һәм Йәһвәдән аны берничек яшереп булмаганын танырга кирәк (Зәб. 44:21; Вәг. 12:14; Евр. 4:13). Икенчедән, ул хатынын кимсетүдән туктарга һәм үз тәртибен үзгәртергә тиеш (Гыйб. сүз. 28:13). Өченчедән, аңа Йәһвәдән һәм хатыныннан эчкерсез гафу үтенү мөһим (Рәс. 3:19). Шулай ук аңа Йәһвәдән уйларын, сөйләмен һәм эшләрен контрольда тотар өчен теләк һәм көч ялварып сорарга кирәк (Зәб. 51:10—12; 2 Көр. 10:5; Флп. 2:13). Дүртенчедән, догалары буенча эш итеп, аңа фикер йөртү рәвешен үзгәртү — көч куллануга һәм рәнҗетүче сөйләмгә карата нәфрәт үстерү зарур (Зәб. 97:10). Бишенчедән, аңа тоткарланмыйча җыелыш өлкәннәреннән ярдәм сорарга кирәк. Алар аңа ярату белән ярдәм итәр (Ягък. 5:14—16). Алтынчыдан, ул, киләчәктә шул ук тырмага басмас өчен, нинди чаралар күрергә кирәклеге турында уйланырга тиеш. Порнография тозагына эләккән иргә дә шул ук адымнарны ясарга кирәк. Йәһвә, һичшиксез, аңа ярдәм итәр (Зәб. 37:5). Әмма иргә хатынын кимсетүдән туктау гына җитәрлек түгел. Аңа хатынын ихтирам итәргә дә өйрәнергә кирәк. Моны ничек эшләп була?
ХАТЫНЫГЫЗГА ИХТИРАМ КҮРСӘТЕГЕЗ
15. Ир үз хатынына яратуын ничек күрсәтә ала?
15 Назлы булыгыз. Күп кенә ирләр хатыннарына яратуларын һәр көн күрсәтүне гадәт итеп алган. Бу аларның никахларын бәхетле итә (1 Яхъя 3:18). Наз күрсәтер өчен, тауларны күчерәсе юк. Хатынның кулын тоту, аны җылы кочаклау; «Сагынам сине. Хәлләрең ничек?» ише электрон хәбәрләр җибәрү аңа сезнең яратуыгызны тоярга булышыр. Вакыт-вакыт хатынга чәчәкләр я назлы сүзләр язылган открытка бүләк итеп була. Шулай эшләгән ир үз хатынына ихтирам күрсәтә һәм никахын ныгыта.
16. Ни өчен хатынны мактау һәм аңа рәхмәтләр белдерү мөһим?
16 Рәхмәтле булыгыз. Хатынын ихтирам итүче ир аны рухландыра һәм мактый. Мәсәлән, ул аңа гаиләне кайгыртканы өчен рәхмәтләрен белдерә (Көл. 3:15). Андый мактау сүзләре хатынның күңелен җылыта. Ул үзен якланган итеп хис итә һәм иренең кадер-хөрмәтен сизә (Гыйб. сүз. 31:28).
17. Ир үз хатынын хөрмәт иткәнен ничек күрсәтә ала?
17 Игелек һәм хөрмәт күрсәтегез. Хатынын яратучы ир аны югары бәяли һәм кадерли. Ул аны Йәһвәнең кыйммәтле бүләге итеп күрә (Гыйб. сүз. 18:22; 31:10). Җенси мөнәсәбәтләр белән бәйле сорауларда да ул игелекле булыр һәм аңа хөрмәт күрсәтер. Ул хатынын аңарда оят хисе уяткан, аны кимсеткән һәм вөҗданына каршы килгән җенси эшләрдә катнашырга мәҗбүр итмәсf. Ул үзе дә Йәһвә алдында саф вөҗдан сакларга тырышыр (Рәс. 24:16).
18. Ирләр нәрсә эшләргә тиеш? («Хатыныгызны хөрмәт итәргә өйрәнегез» дигән рамканы кара.)
18 Ирләр, хатыннарыгызны тормышның бар өлкәләрендә ихтирам итсәгез, Йәһвәнең йөрәген сөендерерсез. Хатыныгызны кимсеткән тәртиптән качыгыз, аңа карата игелекле, назлы булыгыз һәм аны хөрмәт итегез. Шулай эшләп, сез аны яратканыгызны һәм кадерләгәнегезне күрсәтерсез. Ә иң мөһиме, сез Йәһвә белән дуслыгыгызны сакларсыз (Зәб. 25:14).
131 ҖЫР Йәһвә икесен дә бер тән итте
a «Күзәтү манарасы» 2024 ел, гыйнвар чыгарылышында бастырылган «Син хатын-кызларга карата Йәһвәнең карашын чагылдырасыңмы?» дигән мәкаләне уку ирләргә файдалы булыр.
b Гаиләдә начар мөгамәләдән интеккән кешеләрне «Гаиләдә көч кулланудан зыян күргәннәр өчен ярдәм» дигән мәкалә юата ала. Аны jw.org сайтында һәм JW Library® кушымтасында табып була (КИТАПХАНӘ > ИНТЕРНЕТ МӘКАЛӘЛӘРЕ > ТӨРЛЕ ТЕМАЛАР).
c АҢЛАТМА: «Сүзләр белән кимсетүгә» тиргәү-хурлау сүзе белән дәшү, каты тәнкыйть һәм рәнҗетүче, мыскыллаучы сүзләр куллану да керә.
d jw.org сайтында һәм JW Library кушымтасында «Порнография — никахның дошманы» дигән мәкаләне карагыз.
e Ире порнография караган хатынга «Тормыш иптәшегез порнография караса, сез нәрсә эшли аласыз?» дигән мәкалә ярдәм итә ала. Аны «Күзәтү манарасы» 2023 ел, август чыгарылышында табып була.
f Изге Язмаларда ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләрдә нәрсә нәҗес, ә нәрсә нәҗес түгел икәнлеге турында әйтелми. Бу сорауга кагылышлы карарлар кабул иткәндә, парга Йәһвәне данларга, бер-берсе турында уйларга һәм саф вөҗдан сакларга кирәк. Гомумән алганда, алар үзләренең җенси тормышлары турында башкалар белән сөйләшмәс.
g ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Абый-кардәшнең хезмәттәшләре аңа порнографик журналлар карарга тәкъдим итә.