3 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
35 ҖЫР «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»
Йәһвәне сөендерүче карарлар кабул итәргә өйрәнегез
«Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — зирәклекнең башлангычы, Изге Аллаһы турындагы белем аңлау сәләтен үстерә» (ГЫЙБ. СҮЗ. 9:10).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Белем, аңлау һәм үткен акыл зирәк карарлар кабул итәргә булыша.
1. Һәр көн безгә нәрсә эшләргә туры килә?
ҺӘР көн без карарлар кабул итәбез. Кайберләре җиңел, мәсәлән иртәнге ашка нәрсә ашарга я йокларга ничәдә ятарга. Ә башкалары җитдирәк, мәсәлән сәламәтлегебез, бәхетле булуыбыз, якыннарыбыз һәм гыйбадәтебез белән бәйле карарлар. Без карарларыбызның үзебезгә дә, гаиләбезгә дә файда китерүен, ә иң элек, Йәһвәне сөендерүен телибез (Рим. 12:1, 2).
2. Акыллы карарлар кабул итәр өчен, нинди адымнар ясарга кирәк?
2 Акыллы карарлар кабул итәргә телибез икән, 1) башта барысын белешергә, 2) Йәһвәнең карашын аңларга һәм 3) булган вариантларны бәяләп чыгарга кирәк. Бу мәкаләдә шушы өч адым каралачак. Алар безгә зирәк эш итәргә булышыр (Гыйб. сүз. 2:11).
БАРЫСЫН БЕЛЕШЕГЕЗ
3. Карар кабул итәр алдыннан ни өчен бар фактларны белешергә кирәк?
3 Карарларыбыз акыллы булсын өчен, беренче адым — барысын белешү. Ни өчен бу мөһим? Мондый мисал турында уйланыйк. Әйтик, кеше табиб янына килә, ди. Табиб башта нәрсә эшләр? Ул кешене игътибар белән тыңлар һәм аңа сораулар бирер, аннан соң гына ничек дәваланырга икәнен әйтер. Нәкъ шулай ук сезгә дә, карар кабул иткәнче, башта ситуациягезгә кагылышлы бар фактлар белән танышырга кирәк.
4. Гыйбрәтле сүзләр 18:13 тән күренгәнчә, ни өчен барысын белешү акыллы? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
4 Фактларны җыяр өчен, сораулар бирергә кирәк. Әйтик, сезне күңел ачу кичәсенә чакыралар, ди. Бу чакыруны кабул итәр алдыннан мондый сораулар биреп була: «Бу кичә кайчан һәм кайда үтәчәк? Кем килә? Күпме кеше чакырылган? Тәртип өчен кем җаваплы? Программа нинди? Исерткеч эчемлекләр буламы?» Шушы сораулар турында уйлану сезгә дөрес эш итәргә булышыр. (Гыйбрәтле сүзләр 18:13 укы.)
Фактларны җыяр өчен, сораулар бирегез (4 нче абзацны караa)
5. Барысын белешкәч, нәрсә эшләргә кирәк?
5 Бар фактларны белгәч, сезгә алар турында уйланырга кирәк. Мәсәлән, бу кичәгә Йәһвәнең нормаларын санга сукмаган кешеләрнең килүен белсәгез, бу карарыгызга ничек тәэсир итәр? Әгәр анда исерткеч эчемлекләр булса һәм беркем дә кемнең күпме эчүен күзәтеп тормаса, ул чакта ничек эш итәрсез? Бу кичә тыелгысыз эчү мәҗлесенә әверелмәсме? (1 Пет. 4:3) Ә әгәр бу кичә аркасында җыелыш очрашуын калдырырга я хезмәткә бармаска туры килсә, сез нинди сайлау ясарсыз? Әйе, тулаем картинаны күрү ярдәмендә акыллы карар кабул итү җиңелрәк булыр. Ләкин фактлар белән танышу гына җитми. Сезгә Йәһвәнең карашын да аңларга кирәк (Гыйб. сүз. 2:6).
ЙӘҺВӘНЕҢ КАРАШЫН АҢЛАГЫЗ
6. Ягъкуб 1:5 буенча, ни өчен зирәклек турында дога кылырга кирәк?
6 Йәһвәдән аның карашын аңларга һәм карарыгыз аны сөендерерме, юкмы икәненә төшенергә булышсын дип сорагыз. Йәһвә догагызны җавапсыз калдырмас. Ул үзе бит зирәклек бирергә вәгъдә итә. Аллаһы зирәклекне «һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә» бирә. (Ягъкуб 1:5 укы.)
7. Йәһвәнең карашын ничек белеп була?
7 Йәһвәдән җитәкчелек сорагач, аның җавабын күрергә тырышыгыз. Мондый мисал китереп була. Әйтик, сез таныш булмаган җирдә адаштыгыз, ди. Ул чакта сез юлны җирле берәр кешедән сорарсыз. Сез аның аңлатуын игътибар белән тыңларсыз һәм, ул сөйләп бетергәнче, китеп бармассыз. Шул ук рәвешчә, Йәһвәдән җитәкчелеген сорагач, аның карашын аңларга тырышыгыз. Моның өчен Изге Язмаларда сезнең ситуациягә туры килгән берәр канун я принцип бармы икәнлеге турында уйланыгыз. Мәсәлән, күңел ачу кичәсенә барыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, Изге Язмаларда тыелгысыз эчү мәҗлесләре, яманнар белән аралашу һәм Патшалыкны беренче урынга кую турында нәрсә әйтелгәнен тикшереп була (Мат. 6:33; Рим. 13:13; 1 Көр. 15:33).
8. Кирәкле принципларны ничек табарга? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
8 Кирәкле принципларны табар өчен, безнең коралларыбыз күп. Мәсәлән, «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» һәм «Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» дигән басмалар тикшерүдә бик файдалы була ала. Әлбәттә, кайвакыт безгә башкаларның да ярдәме кирәк булырга мөмкин. Шундый ярдәмне җитлеккән кардәшләрдән сорап була. Алар безгә киңәш бирә я кирәкле мәгълүматны кайдан табып булганын күрсәтә ала.
Йәһвәнең карашын аңлагыз (8 нче абзацны караb)
9. Йәһвәне сөендергән карарларны кабул итәр өчен, нәрсә кирәк? (Эфеслеләргә 5:17)
9 Йәһвәне сөендергән карарларны кабул итәр өчен, безгә, иң беренче чиратта, аның үзен яхшы белергә кирәк. «Изге Аллаһы турындагы белем аңлау сәләтен үстерә»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйб. сүз. 9:10). Әйе, Йәһвәнең сыйфатларын, ниятен һәм аның нәрсә яратканын, ә нәрсә нәфрәт иткәнен яхшы белү мөһим. Шуңа күрә һәрчак мондый сорау турында уйланыгыз: «Йәһвә турында белгәннәрем мине нинди карар кабул итәргә дәртләндерә?» (Эфеслеләргә 5:17 укы.)
10. Гаилә йолалары һәм культура Изге Язмалардагы принципларга каршы килсә, ничек эш итәргә кирәк?
10 Йәһвәне сөендерер өчен, безгә кайвакыт якыннарыбыз хупламаган карарлар кабул итәргә туры килә. Мәсәлән, кайбер ата-аналар иң изге ниятләрдән чыгып кызларына басым ясый һәм бай, әмма рухи яктан нык булмаган кешегә кияүгә чыгарга күндерә. Әйе, бу кеше кызларын матди яктан кайгыртып торыр һәм, бәлки, хәтта аның өчен зур калым түләр. Әмма рухи яктан ул яхшы баш булырмы? Кызга бу сорау турында җитди уйланырга кирәк. Йәһвә бу хәл турында нәрсә уйлый? Җавапны Маттай 6:33 тә табабыз. Бу шигырь мәсихчеләрне Патшалыкны «беренче урынга куеп яшәргә» дәртләндерә. Әти-әниләребезне һәм башка кешеләрне хөрмәт итсәк тә, иң беренче чиратта, без Йәһвәгә ярарга телибез.
БУЛГАН ВАРИАНТЛАРНЫ БӘЯЛӘП ЧЫГЫГЫЗ
11. Гыйбрәтле сүзләр 2:11 дә нинди сыйфат искә алына һәм ул безгә ничек булыша ала?
11 Изге Язмалардагы принципларны карап чыкканнан соң, сезгә булган вариантларны бәяләп чыгарга кирәк. (Гыйбрәтле сүзләр 2:11 укы.) Үткен акыл сезгә теге я бу карарның нәрсәгә китерә алганын алдан күрергә булыша ала. Бу сыйфат хәтта катлаулы очракларда да сезгә зирәк эш итәргә ярдәм итәр.
12, 13. Эш сайлауга килгәндә, үткен акыл ничек булышыр?
12 Хәзер мондый ситуация турында уйланыйк. Сез эш эзлисез, ди. Ике вариант бар. Сез барысын белештегез, нинди эш икәнлеген, графигын, юлга күпме вакыт китәчәген исәпкә алдыгыз. Вариантларның икесе дә Изге Язмаларга каршы килми. Бәлки, бер вариантка сез күбрәк авышасыздыр, чөнки бу эш сезнең йөрәккә ятышлы я анда эш хакы күбрәк. Ләкин, карар кабул иткәнче, сезгә башка нәрсәләрне дә исәпкә алырга кирәк.
13 Мондый сораулар турында да уйланыгыз: «Бу эш миңа җыелыш очрашуларына йөрергә комачауламасмы? Гаиләм белән бергә вакыт үткәрер өчен һәм алар белән рухи эшләрдә катнашыр өчен вакытым калырмы?» Бу сораулар сезгә «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белергә» булышыр: сез акчалы эшне түгел, ә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне һәм гаиләгезне иң беренче урынга куярсыз (Флп. 1:10а). Нәтиҗәдә, Йәһвә карарыгызны фатихалаячак.
14. Үткен акыл һәм ярату башкалар өчен абыну ташы булмаска ничек ярдәм итәр?
14 Үткен акыл шулай ук «башкаларның иманнарына киртә булмаска» ярдәм итә (Флп. 1:10). Тышкы кыяфәт турында әйткәндә, бәлки, безгә берәр стиль ошыйдыр. Ләкин ул җыелыштагыларны я башка кешеләрне рәнҗетергә мөмкин. Ул чакта үткен акыл һәм ярату аларның хисләрен исәпкә алырга дәртләндерер. Без үз дигәндә нык тормабыз, ә «башкаларга файда эзләрбез» һәм тыйнак булырбыз (1 Көр. 10:23, 24, 32; 1 Тим. 2:9, 10). Йәһвә ярату һәм хөрмәт чагылган карарларны фатихаларга бик шат булыр.
15. Мөһим карарлар кабул иткәндә, нәрсә турында онытмаска кирәк?
15 Гайсә манараны төзергә ниятләгән кеше аның «күпмегә төшәсен хисаплап чыгарга» тиеш дип әйткән (Лүк 14:28). Сез дә бу принцип буенча эш итегез: планнарыгызны гамәлгә ашырыр өчен, күпме көч, вакыт һәм акча китәчәге турында уйланыгыз. Гаиләдәгеләрегез белән дә сөйләшегез. Бәлки, алар да үз өлешен кертә алыр. Ни өчен шундый уйлану мөһим? Чөнки бу карарыгызны бераз үзгәртергә я гел башка карар кабул итәргә кирәклеген күрсәтә ала. Гаиләдәгеләрегез белән киңәшләшсәгез һәм аларның тәкъдимнәренә колак салсагыз, алар сезгә теләбрәк булышлык күрсәтер, мөгаен (Гыйб. сүз. 15:22).
КАРАРЛАРЫГЫЗ УҢЫШЛЫ БУЛСЫН
16. Нинди адымнар уңышлы карар кабул итәргә булышыр? («Ничек уңышлы карарлар кабул итәргә?» дигән рамканы да кара.)
16 Бу мәкаләдә искә алынган адымнарны ясагансыз икән, димәк, сез зирәк карар кабул итәргә әзер. Әгәр барысын белешкәнсез, Изге Язмалардагы принципларны исәпкә алгансыз икән, карарыгыз Йәһвәне, һичшиксез, сөендерер. Хәзер Йәһвәнең фатихасын да сорап була.
17. Зирәк карарлар кабул итәр өчен, иң элек нәрсә кирәк?
17 Элек яхшы карарлар кабул иткән булсагыз да, беркайчан да онытмагыз: һәрвакыт Йәһвәгә таянырга кирәк. Уңышлы карарлар акыллы я тәҗрибәле булуыгызга түгел, ә Йәһвәнең зирәклегенә бәйле. Йәһвә генә зирәк булыр өчен кирәкле нәрсәләрне — белем, аңлау һәм үткен акыл бирә ала (Гыйб. сүз. 2:1—5). Ул сезгә дә үзенә хуш килгән карарларны кабул итәргә булышачак! (Зәб. 23:2, 3)
28 ҖЫР Кем Йәһвәнең дусты була ала?
a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Яшь кардәшләр телефоннарына килгән чакыру турында фикер алыша.
b ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Яшь абый-кардәш, кичәгә чакыруны кабул итәргәме, юкмы икәнен хәл итәр алдыннан тикшерү үткәрә.