Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 79 мәкалә
  • Мин әти-әниемнән аерым яшәргә әзерме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мин әти-әниемнән аерым яшәргә әзерме?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аерым яшәргә теләвеңнең сәбәпләрен тикшер
  • Чыгымнарны хисаплап чык
  • Йөрешү (1 нче өлеш). Мин йөрешүгә әзерме?
    Яшьләрнең сораулары
  • Акчаны ничек тотарга өйрәнергә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?
    Яшьләрнең сораулары
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 79 мәкалә
Яшь кеше үз әйберләрен җыеп, өйдән китәргә әзерләнә

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Мин әти-әниемнән аерым яшәргә әзерме?

Әти-әниемнән аерым яшәү дигән уй шатландырырга да һәм шул ук вакытта куркытырга да мөмкин. Әти-әниеңнән аерым яшәргә әзерме, юкмы икәнеңне ничек билгеләргә?

  • Аерым яшәргә теләвеңнең сәбәпләрен тикшер

  • Чыгымнарны хисаплап чык

  • Яшьтәшләрең сөйли

Аерым яшәргә теләвеңнең сәбәпләрен тикшер

Өйне калдырып китәргә этәрүче сәбәпләрнең кайберләре бигүк акыллы түгел. Мәсәлән, Марио исемле яшь кеше болай дигән: «Минем өйдәге эшләдән качасым килгән иде, шуңа күрә өйдән китәргә уйладым».

Бәлки, син: «Китсәм, иркенрәк яшәрмен»,— дип уйлыйсыңдыр. «Өйдән киткәч,— дип әйтә 18 яшьтәге Оня,— сиңа яшәү урының, ашау турында кайгыртырга, чыгымнырыңны түләргә кирәк булачак.— Ә әти-әниең сиңа инде булыша алмас!»

Нәтиҗә. Әти-әниеңнән аерым яшәргә әзерме, юкмы икәнеңне билгеләр өчен, сиңа моның сәбәпләрен белергә кирәк.

Чыгымнарны хисаплап чык

Гайсә пәйгамбәр болай дигән: «Берегез манара төзергә тели, ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы?» (Лүк 14:28). Әти-әниеңнән аерым яшәү «күпмегә төшәсен» ничек хисаплап чыгарырга? Моның турында уйланып була:

СИН АКЧАНЫ АКЫЛЛЫ ТОТАСЫҢМЫ?

Изге Язмаларда: «Акча... яклау бирә»,— диелә (Вәгазьче 7:12).

  • Сиңа акчаны саклап тоту авырмы?

  • Син акча туздыручанмы?

  • Бурычка еш керәсеңме?

Югарыдагы сорауларга «әйе» дип җавап биргән булсаң, хыялың катастрофага әйләнер!

«Абыем өйдән 19 яшьтә китте. Бер ел эчендә ул бар акчасын бетерде, машинасын сатты, кредиты җыела барды; нәтиҗәдә ул әти-әнидән үзен кире кабул итүен үтенде» (Даниэль).

Нәрсә эшләп була. Әти-әниеңнән аена күпме акча киткәнен сора. Аларга нинди чыгымнарны түләргә туры килә? Алар бюджетларын ничек төзи? Акчаны ничек саклап тотарга тырыша?

Нәтиҗә. Акчаны әти-әниең белән яшәгәндә тотарга өйрәнсәң, сиңа алардан аерым яшәгәндә акча мәсьәләсен хәл итү авыр булмас.

СИН ТӘРТИПКӘ КҮНЕККӘН КЕШЕМЕ?

Изге Язмаларда: «Һәркем... үз йөген үзе йөртәчәк»,— диелә (Гәләтиялеләргә 6:5).

  • Син эшне озакка сузучанмы?

  • Әти-әниеңә сиңа өйдәге эшләр турында искә төшереп торырга туры киләме?

  • Өйгә еш тиешле сәгатьтә кайтмыңмы?

Югарыдагы сорауларга «әйе» дип җавап биргән булсаң, син, мөгаен, аерым яшәүнең җаваплылыгын үз өстенә алырга әлегә әзер түгел.

«Үзең яшәсәң дә, синең өстендә өй эше кала; син, бәлки, андый эшне яратып бетермисеңдер, әмма сиңа барыбер аны башкарырга туры килә. Беркем дә: „Моны эшлә, тегенә эшлә“,— дип әйтеп тормаса да, сиңа җаваплы булырга һәм тәртип сакларга кирәк» (Джессика).

Нәрсә эшләп була. Өйдәге эшләрне мөмкин кадәр яхшырак башкарырга тырыш. Мәсәлән, бер ай эчендә өйне җыештырырга, киемнәреңне юарга, ашамлыклар сатып алырга, көненә ким дигәндә бер тапкыр аш пешерергә һәм савыт-сабаны юарга өйрән. Аерым яшәсәң, сиңа бар бу эшне башкарырга туры киләчәк.

Нәтиҗә. Мөстәкыйль яшәргә теләсәң, дисциплиналы булу мөһим.

Яшь кеше кулында парашют сумкасын тотып, самолеттан сикерә

Аерым яшәүгә әзер булмау парашютны кулланырга белмичә самолеттан сикерүгә охшаш

СИН ХИСЛӘРЕҢНЕ КОНТРОЛЬДӘ ТОТА БЕЛӘСЕҢМЕ?

Изге Язмаларда: «Сез боларның һәммәсеннән: ярсудан, ачудан, яманлыктан, яман теллелектән арынырга тиеш»,— дип әйтелә (Көләсәйлеләргә 3:8).

  • Сиңа башкалар белән уртак тел табу авырмы?

  • Үз-үзеңне кулда тоту авырмы?

  • Син эшләрнең һәрвакыт үзең теләгәнчә башкарылуын телисеңме?

Югарыдагы сорауларга «әйе» дип җавап биргән булсаң, сиңа, мөгаен, берәрсе белән — хәтта тормыш иптәшең белән дә яшәү авыр булыр.

«Төрле кешеләр белән яшәп, мин үземнең тискәре якларымны күрә башладым. Стресс аркасында минем кәефем еш кына кырыла. Башкалар моңа гаепле түгел бит. Шуңа күрә мин хәлне башкаларга уңайсызлыклар китермичә җайга салырга өйрәндем» (Хелена).

Нәрсә эшләп була. Әти-әниең һәм абый-сеңелләрең белән тату яшәргә өйрән. Аларның җитешсезлекләренә әле өйдә яшәгәндә түзәргә өйрәнсәң, аерым яшәгәндә дә башкаларның җитешсезлекләренә түзү авыр булмаячак.

Нәтиҗә. Аерым яшәү — җаваплылыктан качу юлы түгел, өйдән киткәнче күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк. Бу яктан яхшы үрнәк күрсәтүче яшьләрдән ник киңәш сорамаска? Алардан: «Сиңа икенче шанс бирелгән булса, син нәрсәне башкача эшләр идең? Аерым яшәү турында әйткәндә, син күздән нинди якларны ычкындырдың?» — дип сора. Һәр мөһим карарны кабул итәр алдыннан берәрсе белән киңәшләшү акыллы булыр иде!

Яшьтәшләрең сөйли

Дапо

«Күп кенә яшьләр бар чыгымнарны түләү җиңел дип ялгыша. Туры килерлек яшәү урынын табу җиңелләрдән түгел! Күпләр өйдән ашыгып китә... әмма ахырда әти-әниләренә кире кайта» (Дапо).

Эшли

«Өйдә яшәгәндә, яшь кеше тора-бара җаваплы булырга өйрәнә. Кайберәүләр өй буенча күбрәкне эшли башларга я кайбер чыгымнарны түли башларга я хәтта гаиләдәгеләре өчен ашарга пешерергә мөмкин. Андый кечкенә адымнарны ясау сине мөстәкыйль тормышка әзерләячәк» (Эшли).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу