Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • sjj 139 җыр
  • Яңа дөньяны күз алдына китер

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яңа дөньяны күз алдына китер
  • «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
  • Охшаш мәкаләләр
  • Патшалык җырына кушыл!
    «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
  • Йәһвә Аллаһыны данлагыз!
    «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
  • Ниһаять — чиксез тормыш!
    Йәһвәне данлап җырлагыз
  • Аллаһыбыз Йәһвәне данла!
    Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз
Күбрәк карарга
«Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
sjj 139 җыр

139 НЧЫ ҖЫР

Яңа дөньяны күз алдына китер

Бастырылган версия

(Ачылыш 21:1—5)

  1. 1. Яңа дөнья бөтен җирдә!

    Син үзеңне күзалла оҗмахта:

    Юк борчулар, юк газаплар —

    Юкка чыкты, юк бүтән алар;

    Яңа күкләр нык урнашты,

    Бар вәгъдәләр тормышка ашты.

    Бөтен җир йөзе, бар нәрсә яңарды!

    Шуңа шатлыктан без җырлыйбыз бу җырны:

    КУШЫМТА:

    «Рәхмәт, Аллабыз, оҗмах булдырдың!

    Бар нәрсәне яңартты Угылың.

    Безнең хисләребез бу җырда чагыла,

    Хөрмәт-мактауга син лаек, Йәһвә Алла!»

  2. 2. Яңа дөнья бөтен җирдә!

    Уйлап кара, ни булыр җәннәттә:

    Чын тынычлык, канәгатьлек,

    Бар кешеләр кичерә шатлык.

    Йәһвә безгә ирек бирде,

    Өстебездән чатырын корды.

    Үлгән кешеләр терелеп торачак,

    Безгә кушылып, шатланып җырлаячак:

    КУШЫМТА:

    «Рәхмәт, Аллабыз, оҗмах булдырдың!

    Бар нәрсәне яңартты Угылың.

    Безнең хисләребез бу җырда чагыла,

    Хөрмәт-мактауга син лаек, Йәһвә Алла!»

(Зәб. 37:10, 11; Ишаг. 65:17; Яхъя 5:28; 2 Пет. 3:13 дә кара.)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу