144 НЧЕ ҖЫР
Омтыл гаҗәеп бүләккә!
Бастырылган версия
1. Сукырлар янә күрә башлый,
Телсезләр матур җырлар җырлый.
Балалар тавышлары килә,
Алар гөрләп уйный, көлә.
Якыннар кабат безнең белән.
Сугыштан дөнья азат булган.
КУШЫМТА:
Бу вакыт килер, алга кара!
Омтыл гаҗәеп бүләккә!
2. Бүреләр үлән-салам ашый.
Арыслан, бозау тату яши.
Еланга сабый кулын суза,
Курыкмыйча уйнап тора.
Газаплар, кайгы үтеп китте,
Күз яшен Йәһвә Алла сөртте.
КУШЫМТА:
Бу вакыт килер, алга кара!
Омтыл гаҗәеп бүләккә!
(Ишаг. 11:6—9; 35:5—7; Яхъя 11:24 дә кара.)