ДӘРЕС 28
Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булганыгызны күрсәтегез
Берәр дустыгыз сезгә яхшы бүләк бирсә, сез нәрсә хис итәрсез? Бу сезне бик шатландырыр, һәм сез дустыгызга рәхмәтле булганыгызны күрсәтергә теләрсез. Йәһвә һәм Гайсә безгә иң бөек бүләк биргән. Бу бүләк — йолым — өчен рәхмәтле булганыбызны без ничек күрсәтә алабыз?
1. Аллаһыга һәм Мәсихкә рәхмәтле булуыбызны күрсәтер өчен бер юл нинди?
Изге Язмаларда вәгъдә ителгәнчә, Гайсәгә иман итүче һәркем мәңге яши ала (Яхъя 3:16). Иман итү нәрсәне аңлата? Бу Гайсәгә ышанудан күбрәкне аңлата. Безгә шулай ук иманыбызны карарларыбыз һәм эшләребез белән күрсәтергә кирәк (Ягъкуб 2:17). Эшләребез һәм сүзләребез белән иманыбызны күрсәткәндә, без Гайсә һәм аның Атасы Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытабыз. (Яхъя 14:21 укы.)
2. Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булуыбызны нинди махсус вакыйга күрсәтергә ярдәм итә?
Гайсәнең корбаны өчен рәхмәтле булуыбызны тагын бер юл белән күрсәтеп була. Моның турында Гайсә үз үлеме алдындагы кичне шәкертләренә әйткән. Ул Изге Язмаларда «Хуҗабызның кичке ашы» дип аталган махсус вакыйганы гамәлгә керткән (1 Көринтлеләргә 11:20). Бу вакыйга шулай ук Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе дип атала. Гайсә үз рәсүлләренең һәм гомумән бар мәсихчеләрнең үз тормышын алар өчен биргәнен истә тотуларын теләгән. Бу вакыйга турында Гайсә мондый күрсәтмә биргән: «Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Лүк 22:19). Кичәгә килеп, сез Йәһвәнең һәм Гайсәнең безгә күрсәткән бөек яратуы өчен рәхмәтле булганыгызны белдерәсез.
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Йәһвәнең һәм Гайсәнең бөек яратуы өчен рәхмәтле булганыбызны тагын ничек күрсәтеп була икәнен тикшерегез. Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе ни өчен мөһим икәнен карап чыгыгыз.
3. Рәхмәт хисе безне эш итәргә дәртләндерә
Әйтик, берәрсе сезнең тормышыгызны коткарган, ди. Сез бу кешенең үзегез өчен нәрсә эшләгәнен онытыр идегезме? Әлбәттә юк! Сез аңа рәхмәтле булганыгызны күрсәтер өчен мөмкинлек табар идегез.
Йәһвә игелекле булганга, безнең мәңге яшәргә мөмкинлегебез бар. 1 Яхъя 4:8—10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен Гайсәнең корбаны кыйммәтле бүләк?
Йәһвәнең һәм Гайсәнең бу бүләге сездә нинди хисләр тудыра?
Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булганыбызны без ничек белдерә алабыз? 2 Көринтлеләргә 5:15 һәм 1 Яхъя 4:11; 5:3 не укыгыз. Һәр шигырьне укыганнан соң җавап бирегез:
Бу шигырь буенча, рәхмәтле булганыбызны күрсәтер өчен, без нәрсә эшли алабыз?
4. Гайсәдән үрнәк алыгыз
Рәхмәтле булганыбызны без тагын Гайсәдән үрнәк алып күрсәтә алабыз. 1 Петер 2:21 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Сез нәкъ Гайсәнең эзләре буенча ничек бара аласыз?
Гайсә Аллаһы Сүзен яраткан, яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм башкаларга ярдәм иткән
5. Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килегез
Хуҗабызның кичке ашы беренче тапкыр ничек үткәрелгән икәнен белер өчен, Лүк 22:14, 19, 20 не укыгыз. Аннары җавап бирегез:
Хуҗабызның кичке ашы ничек үткәрелгән булган?
Икмәк белән шәраб нәрсәне аңлата? (19 һәм 20 нче шигырьләрне кара.)
Гайсә үз шәкертләренең бу кичәне елга бер тапкыр үзе үлгән көнне үткәрүен теләгән. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре елга бер тапкыр, Мәсихнең үлемен искә алыр өчен, махсус вакыйгага җыела. Бу мөһим очрашу турында белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз. Аннары сорауга җавап бирегез.
Кичә ничек үткәрелә?
Икмәк һәм шәраб — символлар. Икмәк Гайсәнең безнең өчен корбан иткән камил кеше тәнен символлаштыра. Шәраб аның канын символлаштыра
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Котылыр өчен Аллаһы Тәгаләгә ышанырга гына кирәк»,— дип әйтә.
Котылыр өчен күбрәк кирәк булганын күрсәтер өчен, сез Яхъя 3:16 һәм Ягъкуб 2:17 не ничек кулланыр идегез?
ЙОМГАКЛАУ
Без Гайсәгә иман итеп һәм аның үлемен искә алу кичәсенә килеп, аңа рәхмәтле булганыбызны күрсәтәбез.
Кабатлау
Гайсәгә иман итү нәрсәне аңлата?
Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булганыгызны сез ничек күрсәтергә теләр идегез?
Ни өчен Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килү шулкадәр мөһим?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Мәсихнең үлеме безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?
Иман һәм аны ничек күрсәтеп була икәне турында күбрәк белегез.
«Йәһвәнең вәгъдәләренә иман иткәнегезне күрсәтегез» («Күзәтү манарасы» 2016 ел, октябрь)
«Мин үткәндәге гөнаһларым аркасында бүтән борчылмыйм» дигән мәкаләдән йолым турында белү бер хатынга ничек тәэсир иткәнен белегез.
«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» («Күзәтү манарасы» 2011 ел, 1 август)
Кичәдә ни өчен кайберәүләр символлардан авыз итә икәнен карап чыгыгыз.