Шатлык — Аллаһыдан бирелгән бүләк
БАР кеше дә шатлыклы тормыш алып барырга тели. Әмма соңгы көннәрдә яшәү «аеруча авыр» (2 Тим. 3:1). Гаделсезлек, чирләр, эшсезлек, бәла-казалар, якыннарыбызны югалту, төрле борчылулар һәм башка авырлыклар шатлыгыбызны урлый ала. Кайвакыт хәтта Аллаһы хезмәтчеләре дә шатлыкларын югалта һәм кайгы-хәсрәт кичерә. Сез дә моны үзегездә татысагыз, сезгә шатлыкны кайтарырга нәрсә булышыр?
Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, башта чын шатлык нәрсә икәнен ачыклыйк һәм, авырлыкларга карамастан, шатлыкларын югалтмаган кешеләрнең мисалларын карап чыгыйк. Аннан соң без шатлыкны саклап калырга һәм аны хәтта арттырырга ярдәм иткән киңәшләргә игътибар итәрбез.
ЧЫН ШАТЛЫК НӘРСӘ УЛ?
Чын шатлыкны күтәренке кәеф белән бутарга кирәкми. Мәсәлән, артык күп эчкән кешенең кәефе яхшы булырга мөмкин. Әмма моны чын шатлык дип атап булмый: айныгач, бу кешенең әллә ни елмаясы килми, ул кабат үз проблемаларына чума (Гыйб. сүз. 14:13).
Чын шатлык исә — йөрәктә туган тирән хис ул, «ниндидер яхшы нәрсәне алудан я аны өметләнеп көтүдән килгән сөенеч». Андый бәхет хисе шартларга бәйле түгел (1 Тис. 1:6). Шатлыклы кешене нәрсәдер борчыса да, ул йөрәгендә булган шатлыгын югалтмый. Бер очракта рәсүлләрне Мәсих хакында сөйләгәннәре өчен камчылаганнар, әмма алар «Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланган» (Рәс. 5:41). Әлбәттә, рәсүлләрне кыйналган булулары түгел, ә Аллаһыга тугры калулары шатландырган.
Кеше чын шатлык белән тумый, бу сыйфат бездә үзеннән-үзе дә барлыкка килми. Ни өчен? Чөнки шатлык — изге рух җимешенең өлеше. Аллаһы рухы ярдәмендә генә без, «яңа шәхес булып киенеп», чын шатлык үстерә алабыз (Эфес. 4:24; Гәл. 5:22). Шатлык сыйфатын үстереп торсак, безгә тормыш авырлыкларын кичереп чыгарга күпкә җиңелрәк булыр.
ҮРНӘК АЛЫРЛЫК МИСАЛЛАР
Бу дөньяда киң таралган гаделсезлек һәм явызлык Йәһвәнең ниятенә кермәгән. Ул кешеләрне бәхетле тормыш өчен барлыкка китергән. Шулай да бүген канунсызлык хөкем сөрә. Ләкин Йәһвә шатлыгын югалтмый. «Көч-куәт һәм шатлык — аның яшәү урынында»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Елъ. 16:27). Өстәвенә, Йәһвәне үз хезмәтчеләренең игелекле эшләре сөендерә (Гыйб. сүз. 27:11).
Безгә Йәһвәдән үрнәк алырга кирәк. Нәрсәдер без ниятләгәнчә килеп чыкмаса, артык борчылмыйк. Игътибарыбызны уңай нәрсәләргә тупласак һәм киләчәктәге яхшы нәрсәләрне түземлек белән көтсәк, күпкә яхшырак булырa.
Изге Язмаларда авыр шартларда да шатлыкларын югалтмаган кешеләрнең мисаллары бар. Аларның берсе — Ибраһим. Аңа берничә тапкыр үлем янаган, һәм ул, башкалар аркасында, күп кайгы кичергән (Ярат. 12:10—20; 14:8—16; 16:4, 5; 20:1—18; 21:8, 9). Ләкин Ибраһим шатлыклы булып калган. Аңа нәрсә ярдәм иткән? Ул яңа дөньяда Мәсих җитәкчелеге астында яшәүгә өметләнгән (Ярат. 22:15—18; Евр. 11:10). Гайсә Ибраһим турында болай дигән: «Атагыз Ибраһим минем көнемне күрергә өметләнеп, бик куанган иде» (Яхъя 8:56). Әйдәгез, Ибраһимнан үрнәк алып, булачак фатихалар турында уйланыйк (Рим. 8:21).
Рәсүл Паул һәм аның хезмәттәше Силас та Аллаһының вәгъдәләрен исләрендә тоткан. Аларның иманнары нык булган, һәм бернинди сынаулар да аларның шатлыкларын киметмәгән. Мәсәлән, бервакыт аларны, каты кыйнап, төрмәгә ташлаганнар. Моңа да карамастан, «Паул белән Силас дога кылган һәм Аллаһыга мәдхияләр җырлаган» (Рәс. 16:23—25). Бу миссионерларга шатлык сакларга нәрсә ярдәм иткән? Алар өметләре турында уйланган. Өстәвенә, алар Мәсих исеме хакына газап чиккән. Бу да аларны ныгыткан. Без Паул белән Силастан үрнәк ала алабыз. Моның өчен безгә тугрылыгыбыз китергән фатихалар турында уйланырга кирәк (Флп. 1:12—14).
Бүген дә кардәшләр, авырлыкларга карамастан, шатлыклы булып кала. Мәсәлән, 2013 елның ноябрь аенда Филиппин утравына «Хайян» супертайфуны ябырылды. Йәһвә Шаһитләренең меңнән артык гаиләсе йортларын югалтты. Таклобан шәһәрендә Джордж исемле кардәшебезнең йорты нигезенә кадәр җимерелгән. Ул болай ди: «Бернигә дә карамастан, без бәхетле. Кичергән шатлыгыбызны сүзләр белән аңлатып бетереп булмый». Йәһвәнең безнең хакка башкарган эшләре турында уйлансак һәм аңа рәхмәтле булсак, без хәтта сынаулар вакытында да шатлыклы булып кала алырбыз. Шатланыр өчен тагын нинди сәбәпләребез бар?
ШАТЛАНЫР ӨЧЕН СӘБӘПЛӘР
Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләребез — шатланыр өчен иң мөһим сәбәп. Уйлап кына карагыз: без Галәмнең Хакимен беләбез! Ул безнең Аллаһыбыз, Атабыз һәм Дустыбыз! (Зәб. 71:17, 18)
Моннан тыш, тормыш бүләге дә безгә зур шатлык китерә (Вәг. 3:12, 13). Йәһвә безне үзенә җәлеп итте, һәм хәзер без аның ихтыярын аңлыйбыз (Көл. 1:9, 10). Тормышыбыз мәгънәсез түгел, без билгеле бер максат белән яшибез. Бу дөньяда исә кешеләр нәрсә өчен яшәгәннәрен аңламый. Рәсүл Паул, бу аерманы күрсәтеп, болай дигән: «„Аллаһы үзен яратучыларга әзерләгәнне күз дә күрмәгән, колак та ишетмәгән һәм бу турыда кеше күңелендә уй да тумаган“. Ә Аллаһы безгә моны үз рухы аша ачты» (1 Көр. 2:9, 10). Әллә Йәһвәнең ихтыярын аңлау безнең өчен шатлык чыганагы түгелме?
Йәһвә безнең өчен хәтта күбрәкне эшләгән. Мәсәлән, ул, гөнаһларыбызның кичерелүе мөмкин булсын өчен, чаралар күргән (1 Яхъя 2:12). Өстәвенә, Аллаһы безгә яңа дөньяны вәгъдә итә (Рим. 12:12). Инде бүген безнең бөтендөнья кардәшлегебез бар (Зәб. 133:1). Аллаһы шулай ук безне Иблистән һәм җеннәрдән яклый (Зәб. 91:11). Йәһвәнең кайгыртуын истә тотсак, безнең шатлыгыбыз, һичшиксез, үсәчәк (Флп. 4:4).
ШАТЛЫКНЫ НИЧЕК АРТТЫРЫРГА?
Шатлыклы мәсихче тагы да шатлыклырак була аламы? Гайсә болай дигән: «Мин сезгә боларны куанычым сездә булсын һәм куанычыгыз тулы булсын дип сөйлим» (Яхъя 15:11). Бу сүзләрдән күренгәнчә, без күбрәк шатлык кичерә алабыз. Мәсәлән, учак ныграк янсын өчен, аңа утын өстәп торырга кирәк. Нәкъ шулай ук, шатлыгыбыз артсын өчен, безгә Аллаһыдан изге рух сорарга кирәк. Моннан тыш, изге рух ярдәмендә язылган Аллаһы Сүзен укып уйлану мөһим. Бу да шатлыгыбыз өчен «ягулык» булыр (Зәб. 1:1, 2; Лүк 11:13).
Аллаһы хуплаган эшләр белән актив шөгыльләнү дә безгә шатлык өсти (Зәб. 35:27; 112:1). Ни өчен? Изге Язмаларда болай диелә: «Аллаһыны тирән хөрмәт ит, аның әмерләрен үтә, бу — кешенең төп бурычы бит» (Вәг. 12:13). Чыннан да, без Аллаһының ихтыярын үтәр өчен барлыкка китерелгән. Менә ни өчен Йәһвәгә хезмәт итү безгә тормышта иң зур шатлык китерәb.
ШАТЛЫКТАН КИЛГӘН ФАЙДА
Шатлык тормышның төрле өлкәләренә уңай яктан тәэсир итә. Мәсәлән, авырлыкларга карамастан, шатлык белән хезмәт итсәк, күктәге Атабыз, моны күреп, бик сөенер (Кан. 16:15; 1 Тис. 5:16—18). Өстәвенә, чын шатлыкка ия булып, без материаль нәрсәләрне тормышта иң мөһиме дип санамаячакбыз. Киресенчә, без Патшалыкны беренче урынга куеп яшәрбез (Мат. 13:44). Нәтиҗәдә, яхшы җимешләр урып, без тагы да күбрәк шатлыкка ия булырбыз, канәгатьлек сизәрбез һәм башкаларны бәхетле итәрбез (Рәс. 20:35; Флп. 1:3—5).
Небраска штатындагы (АКШ) университетта эшләүче бер галим сәламәтлек өлкәсендә үткәрелгән кайбер тикшерүләр нигезендә мондый нәтиҗәгә килгән: «Әгәр сез тормышыгыз белән канәгать һәм үзегезне бәхетле хис итәсез икән, киләчәктә, мөгаен, сәламәтлегегез белән авырлыклар азрак булачак». Аның сүзләрен Изге Язмалар да раслый: «Шат йөрәк — яхшы дәва ул» (Гыйб. сүз. 17:22).
Без бик тынычсыз вакытта яшибез, шулай да, дога кылып һәм изге рух сорап, Йәһвә Сүзен өйрәнеп һәм аның турында уйланып, без сүрелмәс шатлык кичерә алабыз. Ә Йәһвәнең безне инде ничек фатихалаганы турында уйлансак, башка хезмәтчеләрнең иманнарыннан үрнәк алсак һәм Аллаһы ихтыярын үтәргә тырышсак, без шатлыгыбызны арттыра алырбыз. Шулчак без Зәбур 64:10 да язылган сүзләрнең хаклыгына үзебез инанырбыз: «Тәкъва кеше Йәһвәдә сөенеч һәм сыеныч табар».
a Түземлек сыйфаты киләсе мәкаләләрнең берсендә каралачак.
b «Шатлыкны үстерергә тагын нәрсә ярдәм итәр?» дигән рамканы кара.